kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган көнең котлы булсын!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие для коррекционных школ для проведения день рождени. На татарском языке.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган көнең котлы булсын!»

Туган көнең котлы булсын!



Тәрбияче :Исәнмесез хөрмәтле кунаклар,кадерле балалар!Без сезнең белән бүген кыш аенда туучы балаларның туган көн бәйрәменә җыелдык.

Өйләргә нур өстәп шатлыклы зур бәхет булып сабый дөньяга килә. Бала дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәрә, карлыгачлар бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелә, кояш исә җир йөзендә якты нур сибүче кечкенә кояш туу шатлыгыннан җир тирәли әйләнә, аның елмаюыннан җирдә матур гөлләр үсә, җимешләр пешә, саф сулы чишмәләр челтерәп ага, инешләргә кушыла. Әнә шулай дөньга туган һәр сабый табигатьне яшәртә, матурлата, яшәртә, тулыландыра. Күз карасыдай кадерле, йөрәк парәседәй газиз балаларыбыз! Сез- галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз да, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәктә, иң моңлы, иң якты җыр да.

Инде ничә тапкыр язлар сезгә

Бүләк итә матур гөлләрен.

Бәхет белән үтсен гомерегез

Котлы булсын туган көнегез.

Тәрбияче: Тиздән безнең бәйрәмгә Шаян дустыбыз да килеп җитәчәк.

Шаян: Исәнмесез,якын дусларыбыз! Мине танып өлгердегезме әле? Мин Шаян дустыгыз булам.Мин бик шаянланырга яратам.

Тәрбияче: Исәнме Шаян дус, рәхим итеп түрдән уз.

Шаян:


Ишеттегезме әле?

Сез белдегезме әле?

Бүген интернат- мәктәптә

Дусларның туган көне.

Тәрбияче: Әйе, Шаян бездә бүген зур бәйрәм.Бездә –туган көн бәйрәме!


Шаян:


Әйе, белдем ,белдем.

Шул бәйрәмгә һәркемне

Кунакка дәшәләр ди.

Балаларның һәркайсына

Бүләкләр өләшәләр ди.


Тәрбияче: Шаян әйдә син безнең кыш аенда туучы балаларны кунакка чакыра тор.


Бүләксез булмас барып

Булмас бармый да калып .

Мин мәктәпкә бәйрәмгә

Дусларны алып килим.

Бу дөньяда дусларсыз

Күңелсез булыр димен


Тәрбияче:


Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгз дә.

Кирәк һәммәбезгә дә.


Иң беренче ай -декабрь

Килә безгә котыптан.

Башка бүрек кидертә

Йөртә туннан, толыптан

Тәрбияче: Дусларым! Кышның беренче ае карлы ,салкын, шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре алып килүче декабрьдә туган балаларны бирегә

чакырыйк әле.Менә алар: Лутфуллина Фәйрүзә,Хасбиуллин Рафис,Шарипова Эльвина,Мухаметзянов Рәсим ,Свинин Андрей,Сайфутдинова Миләүшә,Султанов Әсхәт,Якупов Гадел,Тимофеев Владим,Гибадуллин Рамазан,Решеткин Тимур,Решеткина Камилла.


Миләүшә:

Салкын кышны җылытырга

Туганмын мин дөньяга

Әти-әни өзелеп көткән

Бәхет көткән өр-яңа.


Ильвина:

Туган көннәр котлы булсын.

Янымда гел дуслар булсын.

Безнең ягымлы йөзләрдә

Шатлык нуры балкып торсын.



Тәрбияче: Ә хәзер сезнең игътибарыгызга 3нче төркем балалары катнашында җыр: “Туган көн”.

Тәрбияче: Ә хәзер декабрь аенда туучы балалар белән кызыклы уен уйнап алырбыз.”Кыш бабай” рәсемен ясау.

Башлык” уены.

Бүләкләр тапшыру.




Тәрбияче:

Бүген кояш иртә торган

Җилләр дә уянганнар.

Чәчәкләр дә ачылганнар

Кошлар да куанганнар.


Өзелеп –өзелеп сайрый былбыл,

Ни әйтмәкче була икән?

Күбәләкләр леп-леп итеп

ник гөлләргә куна икән?

Җырлый-җырлый дусларыма

Чәчәкләр алып киләм.

Туган көннәр белән , дуслар,

Туган көнегез белән!



Ә хәзер залга салкын тыннары белән матур бизәкләр ясап сөендергән гыйнвар аенда туучы балаларны сәхнә түренә чакырабыз.Менә алар:Хузиахметов Салават,Спиридонов Ринат,Давыдов Данил,Заляева Зәринә,Зарипов Айваз,Андреев Тимур,Ибатуллин Ирек,Хайруллин Ислам,Заляев Инсаф. Бүген кояш иртә торган


Ринат:

Бүген бездә олы бәйрәм.

Уйныйлар да,көләләр.

Безнең дуслар шундый алар,

Бәйрәм итә беләләр.



Айваз:

Бүген бездә олы бәйрәм

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Күңел шуңа шатлана.

Тәрбияче: Сезне котлап 6 нчы кызлар башкаруында бию “Ромашка” .


Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең белән “ Градусник” уены уйнап

алырбыз.

Кем тизрәк киенә?”уены.

Бүләкләр тапшыру.


Тәрбияче: Нәрсә соң ул туган көн?

Бәйрәм итә торган көн!

Уенчыклар, күчтәнәчләр

Бүләк итә торан көн!

 Бәйрәмнәр бик күп алар.

Туган көн ул бер генә.

Уйнап үскән дусларыңның

Тик кадерен бел генә.

Бүген бит бик матур көн

Бездә шатлык булган көн.

Уйнап- көлеп, җырлап –биеп

Гөрләп үтсен туган көн



Тәрбияче: Дусларым, үзенең адаштыргыч бураннары, энҗе бөртек карлы февраль аенда туучы балаларны чакырыйк әле.Менә алар:Казакова София,Ходайбергенова Лилия,Губайдуллин Фаниль,Кулиева Гөлия,Сайфутдинов Булат,Вахитов Алмас.


Фәнил:


Бар дуслар бергә җыелдык

Барыбыз бергә булдык.

Бергә шундый күңелле.

Әллә шулай түгелме?


Данияр:


Беркем читтә калмасын

Безнең белән уйнасын.

Бергә бәйрәм иткән көннәр

Онытырлык булмасын.


Тәрбияче: Сезнең игътибарыгызга 1нче төркем балалары катнашында җыр: “Үз җырыбыз булсын әле”



Тәрбияче: Балалар,без сезнең белән” Кыш бабай капчыгы” уенын уйнап китәрбез.

Кар бөртекләрен җыю” уены.

Бүләкләр тапшыру.


Лиза:

Нәрсә соң ул туган көн?

Бәйрәм итә торган көн!

Уенчыклар, күчтәнәчләр

Бүләк итә торган көн!

Бәйрәмнәр бик күп алар.

Туган көн ул бер генә.

Уйнап үскән дусларыңның

Тик кадерен бел генә.


Марсель:


Бүген бит бик матур көн

Бездә шатлык булган көн.

Уйнап- көлеп, җырлап –биеп

Гөрләп үтсен туган көн!

Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Туган көннәр гөрләп үтсен

Биибез дә җырлыйбыз!


Тәрбияче:Әйдәгез әле, залда утыручы балалар белән дә “ Зиһен сынау” уены уйнап китик әле.Мин сезгә табышмаклар әйтәм,сез җавабын табыгыз.


Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән.(Кыш)


Җир өстендә ак мамык.(Кар)

Колак,борынны уып,

Өеңә кертә куып.(Салкын)


Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә,су була.(Кар бөртеге)


Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була.(Боз)


Бөтен җирне тутыра.

Үзе ямьсез ыжгыра.(Буран)


Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда була таяклар

Бар бер чана,

Утырасы юк,

Бассаң-үзе чаба.(Чаңгы)


Утырып шуам аңа ,

Бураннар тузып кала.

Шундый җитез нәрсә ул,

Әйдәле,әйтеп кара.(Чана)


Ай яктысы астында

Балалар чана шуа.

Ел ахыры икәндер.

Кайсы ай бу?(Декабрь)


Яңа елда яңа кар.

Җемелдәр дә елкылдар.

Агачлар көмеш кенә.

Коры суык урамда.

Кайсы айда?(Гыйнварда)


Юлда җәяүле буран,

Көрткә күмелә урам.

Кояш толыбын сала,

Бераз кар көрәп ала.

Бетми кар көрәп кенә

Кайсы ай бу? Кем белә?(Февраль)


Кышын да ,җәен дә бертөсле.(Чыршы,нарат)


Ишектән керер,түргә менеп утырыр.(Суык)


Җәй көне чоланда ята,

Кыш көне бездән калмый.(Киез итекләр)


Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак.(Перчатка)


Ә хәзер залга мин шарлар җибәрәм.Сез шарларны кулыгыз белән тотып туган көннәрен уздыручы балаларга матур теләкләрегезне әйтегез.

Ап- ак гөлләр белән бизәп

Туган якның ал таңнарын

Җыр-моң булып җиргә кар явып

Туган якны сагынып кыш килде.

Мөмкин түгел кеше гомеренең

Язын, җәен, көзен билгеләү.

Кыш аенда туган балалар

Матур булсын сезнең теләкләр.

Яңа яуган ап-ак кардай

Бәхет, сәләмәтлек, сезгә теләкләр

Тәрбияче: Кадерле кыш аенда туучы балалар! Сезне барыгызны да гомер бәйрәмегез белән чын куңелдән котлыйбыз.Барачак юлларыгыз ак кардай ак, бәхетегез энҗе карлардай саф, чиста булсын, өмет чаткылары беркайчан сүнмәсен, барлык теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын!Балаларны чәй табынына һәм кичке дискотекага көтеп калабыз!





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Коррекционная школа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Туган көнең котлы булсын!

Автор: Шакирова Гульуза Зиннуровна

Дата: 28.03.2022

Номер свидетельства: 603595

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(49) ""Туган к?н - и? к??елле б?йр?м"."
    ["seo_title"] => string(24) "tughankoninkunielliebirm"
    ["file_id"] => string(6) "255912"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1448018822"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) "Зурлар т?ркеменд? к??ел ачу."
    ["seo_title"] => string(31) "zurlar-torkiemiend-kun-iel-achu"
    ["file_id"] => string(6) "291039"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1455046382"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "“Р?хм?т, си?а, ?лифба!” "
    ["seo_title"] => string(19) "r-khm-t-sin-a-lifba"
    ["file_id"] => string(6) "178878"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424887376"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "?нил?р  б?йр?ме "?нием- берд?н берем""
    ["seo_title"] => string(28) "nilrbirmieniiembierdnbieriem"
    ["file_id"] => string(6) "271120"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451380210"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) "внеклассное мероприятие "Сабантуй! "
    ["seo_title"] => string(37) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-sabantui"
    ["file_id"] => string(6) "128513"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415530443"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства