kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Р?хм?т, си?а, ?лифба!”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Зал б?йр?мч? биз?лг?н. Т?рд? плакат: “Р?хм?т, си?а, ?лифба!” Язмада “?лифба” ?ыры я?гырый. 

Максат:Тырышып укуны? кир?клеген исбатлау; к?п белерг? омтылучанлык, китапка м?х?бб?т т?рбиял??, с?нгатьле с?йл?м к?некм?л?рен, укучыларны? с?л?тл?рен ?стер?.

?и?алау: интерактив такта, плакатлар, т?сле к?газьл?рд?н киселг?н билгел?р, компьютер

Убырлы карчык бел?н Ш?р?ле кер?. 
Убырлы карчык: 
- Б?ген М?лбагыш  м?кт?бенд? ?лифба б?йр?ме ик?н. А-ах к?нл?ш?м шул кешел?рд?н. Укырга, язарга ?йр?н?л?р д?, ?лл? нил?р, ?лл? нил?р бел?л?р. ? без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киен?л?р, укыгач яхшы ?йл?рд? торалар, р?х?тл?неп эшлил?р. А-ах, нишлим ик?н, ничек кен? шул б?йр?мн?рен булдырмый калырга ик?н? Ш?р?ле-е-е, син ниг? ми?гер?п басып торасы? со?? Тап инде бер чара! 
Ш?р?ле: Мин д? шуны, ничек комачаулап була ик?н дип уйлап торам бит инде. ?йд?, без аларга ?авап бир? алмый торган сораулар бир?без. Шул сорауларга ?авап бир? алмасалар, алар бит ?лифбаны тагын бер кат укыйлар. 
Убырлы карчык: ?йд? киттек тизр?к! (Чыгып кит?л?р) 
Укытучы: Х?рм?тле укучылар, ?ти-?нил?р, укытучылар! Б?ген безд? зур б?йр?м - ?лифба б?йр?ме. 1 нче сыйныф укучылары ?зл?рене? яраткан д?реслекл?ре бел?н саубуллашалар. 
К?чк?нме бу залга д?ньяны? бар яме, 
К??елл?р т?ренд? ?лифба б?йр?ме. 
Бу матур б?йр?мг? кушыл, дус, ?йд?ле, 
Д?ньяны г?рл?тсен ?лифба б?йр?ме. 
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары кер?. 
1 укучы:Алтын яуган к?зге к?нд? 
Тыйнак ?ттек класска. 
?лифбаны кулга алдык 
?й, с?ендек шул чакта. 
?тием д?, ?нием д? 
Бу к?нне бик к?ттел?р. 
Балалардай дулкынланып 
Мине озата килдел?р. 
2 укучы: Х?зер ?зебез бел?н таныштырабыз: 
(Укучылар ??рберсе ?зе турында шигырьл?р с?йл?п таныштыралар). 
Берг?: ?г?р нич?? дис?гез ? 
Класста д?рт??  без. 
Аерылмас дус булып, 
Тату булып ?с?без. 
?ыр:  “Мин ?с?м”
3. Б?ген безд? зур б?йр?м, 
??мм?без д? шат безне?. 
Со?гы битен укыдык 
Кич? ?лифбабызны?! 

4. Без бит х?зер ??мм?без д? 
Укый-яза бел?без. 

Моны? ?чен ?лифбага 
Бик зур р?хм?т, диябез! 
Укытучы: Укучылар, ?йд?гез, ?лифбаны б?йр?мг? чакырыйк ?ле. 
Балалар: ?лифба, безне? б?йр?мебезг? р?хим ит! 
?лифба: Ис?нмесез, дусларым. 
Балалар: Ис?нме, ?лифба! 
?лифба: Минем кадерле н?ни дусларым, х?рм?тле ?ти-?нил?р, м?хт?р?м кунаклар! Б?ген без укучы гомеренд? бер ген? тапкыр була торган б?йр?мг? ?ыелдык. ?ле кайчан гына 1 нче сентябрьне б?тен гаил?гез бел?н к?теп алган идегез. Сезг? х?рефл?рне тану, алардан и?екл?р, с?зл?р т?з?, укырга ?йр?н? ?и?ел булмады. ?мма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, ?йр?ндегез. 
Укытучы:?йе, ?лифба – баланы? беренче уку китабы. М?кт?п бусагасын атлап керг?ч т? ул туган телебез х?зин?сен шушы китап ярд?менд? ?йр?н? башлый. 
Убырлы кер? (кулында х?рефл?р язылган шарлар): 
Туктагыз ?ле, туктагыз! И ходаем, ?зл?ре б?йр?м ит?л?р д? б?йр?м ит?л?р. Ник ми?а д?шсенн?р. Ми?а чакыру ?иб?рс?гез к?газь бет?р идемени? Мен? кызык ит?м ?ле ?зегезне? Тылсым бел?н б?йр?мегезне ?з?м д? кит?м. 
Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка б?йр?мн?рг? чакырырбыз. Безг? комачаулама. 

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Мен? мин сезг? х?рефле шарлар алып килдем. Шул х?рефл?рд?н с?з т?зегез! Шунда сезг? бик кир?кле бер с?з чыгар. 
10. “?”- ?т?чем ирт?н тора, 
?ава ярып кычкыра. 
Ашыгырга куша безг? 
М?кт?п – белем илен?. 
11. “Л”- К?зл?ремн?н яшьл?р чыкты, 
Капкан идем лимонны. 
Сары булгач, бик т?мле дип 
Белг?н идем мин аны. 
12. “И”- И х?рефе ипид? бар, 
Бар ул ил ??м ирект?. 
И х?рефе икелег? 
Укымаска ?йр?т?. 
13. “Ф”- Ябалакны? зур к?зл?ре 
Ялтырый кара?гыда. 
Ф х?рефен? бик охшаган 
Туп – туры караганда. 
14. “Б”- Б?р барабан, уйна быргы, 
Бар кешел?р ишетсен. 
Б дан башка б?йр?м югын 
Барчасы к?реп китсен. 
15. “А”- А х?рефе – алмада, 
А х?рефе – агачта. 
А х?рефен яратабыз, 
?йр?н?без и? башта. 
БЕРГ?: ?ЛИФБА. 
?ЫР: ?ЛИФБАМ. 

Укытучы: ? х?зер укучыларны котлау ?чен м?кт?бебезне? директор урынбасары Элмира Миннеяр кызына с?з бир?без.

Ш?р?ле кер?: Ис?нмесез, балалар. Сез Убырлыны к?рм?дегезме? Без Убырлы бел?н сезне? янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесен? атланып очты. ?-?-?! Мен? кайда ик?н ул, монда утыра ик?н. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап ?тер?м! (Кытыклаган кыяф?т чыгара.) Кая ?ле, бармакларым да кычытып тора, сезне д? кытыклап алыйм бераз. 
Укытучы: Ч?, ч?, Ш?р?ле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар. Сине? турыдагы ?киятл?рне д? бел?л?р алар. ?йд?, болай килеш?без. Х?зер мин си?а сораулар бир?м, ?г?р шул сорауларга ?авап бир? алса?, син – ?и??че. ?г?р ?авап бир? алмаса?, тынычлап кына безне? б?йр?мне? д?вамын карап кит?се?. Ризамы? 
Ш?р?ле: Риза! ?и, мин белм?г?н н?рс? юк бит ул д?ньяда. Мин бит урмандагы ??р агачны бел?м. Я, бир соравы?ны! 
1 сорау: Билгеле бер т?ртипт? тезелг?н х?рефл?р ?ыелмасы ничек дип атала? 
Ш?р?ле: Бел?м, бел?м, к?рг?нем д? бар? Солдатлар! 
Укытучы: Белм?де? шул, Ш?р?ле! ?йтегез ?ле, балалар! 
Балалар: Алфавит. 
2 сорау: Ни ?чен ъ (калынлык билгесе ) ??м ь ( нечк?лек билгесе) тавышсыз х?рефл?р дип атала? 
Ш?р?ле: Алар кыш к?не кар ашаганнар, тамаклары бетк?н, шу?а к?р? тавышлары чыкмый. 
Укытучы: Тагын белм?де?, Ш?р?ле. Балалар, кайсыгыз ?йт?? 
Укучы: ъ ??м ь билгел?ре аваз белдермил?р. Шу?а к?р? тавышсыз х?рефл?р дип аталалар. 
Ш?р?ле: ?итте, ?итте, сез ?и?дегез. Б?йр?мегезд? калам, ?ле минем ?йр?н?се ?йберл?рем бик к?п ик?н! 
Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит ?ле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт ?ченд? никад?р н?рс? ?йр?нг?нн?р! ?йд?, Ш?р?ле, шуларны карап кына утырыйк ?ле. 
Ш?р?ле: Молодцы балалар. Без Убырлы бел?н сезне? б?йр?мегезне ?з?рбез дип с?йл?шк?н идек. Сезне? белемегезг? сокландык ?ле. Ярый инде, б?йр?мегезне д?вам итегез. 
Укытучы: ?йд?гез, утырыгыз. Б?йр?мебезне? кунаклары булырсыз. ? без, укучылар, б?йр?мебезне д?вам итик. Балалар ?лифбаны т?мамлап йомгак ясарга ?ыелдылар. ?лифба сезне н?рс?л?рг? ?йр?тте ик?н ? С?йл?п к?рс?тегез ?ле. 
1 укучы: 
Х?рефл?р т?рле-т?рле 
Х?рефл?р тере-тере. 
?зл?ре с?йл?н-с?йл?н, 
Биил?р ?йл?н-б?йл?н 
Тезелг?н ?н? берг?, 
С?зл?рг? ?йл?нерг?. 
Р?хим ит, дустым, ?йд?, 
х?рефл?р б?йр?мен?. 
2 укучы: 
Х?рефл?р серле-серле, 
Х?рефл?р тылсым-тылсым, 
Тылсымлы бу х?рефл?р 
??рвакыт юлдаш булсын. 
3 укучы: 
Х?зер инде без, дуслар, 
Тылсымчылар ?зебез. 
Р?х?тл?неп укыйбыз 
Китапны? ??рбер с?зен. 

?лифба: 
Н?ни дусларым, 
Р?хм?т сезг? д?. 
?лифбаны нык 
?зл?штерг?нг?. 
Белем сараен 
Керерг? ачып 

Сезне? кулларда 
Х?зер бар ачкыч. 
Н?ни дусларым, 
Шуны белегез: 
Ф?кать ?лифба 
Белемг? нигез. 
Укучы: ?лифба,?лифба, 
Кит?се? бит инде. 
?ыр итеп ?ырлыйбыз 
И? со?гы бите?не. 
?лифба: Кадерле,балалар, 
Мин кит?м, хушыгыз! 
Акыллы булыгыз, 
Гел бишк? укыгыз. 
Дусларым, ми?а сезне? бел?н саубуллашырга вакыт ?итте. ?земне? урынга тагын да акыллырак китапны – “?д?би уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! ?д?би уку  бел?н дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яш?гез. 
Укучылар: Р?хм?т си?а,?лифба, 
                     Хуш, сау бул, ?лифба! 
?д?би уку: Ис?нмесез, н?ни дусларым! Таныш булыйк, мин – ”?д?би уку” китабы булам. 
Укучылар: Ис?нме, Уку китабы! 
?д?би уку: Минем янга килеп ?ит?егез бел?н котлыйм сезне. Мин сезг? я?а китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (Д?реслекл?р ?л?ш?) 
Укучылар: 
Ис?нме, китап! 
Т?шеп басмадан, 
Син ?ле бер д? 
Бите? ачмаган. 
Тышлыгы? матур, 
Ала к?з явын. 
Каян тапканнар 
Шундый буявын? 
 

?д?би уку: Дусларым, якыннарым – 
С?зл?р, х?рефл?р 
Китердем мин сезг? бик к?п 
Б?л?к д?ресл?р. 
Б?генн?н без ф?н илен?  
Берг? барабыз. 
Л?кин башта ни бел?сез, 
?йтеп карагыз! 
Укучы: Туган телд? а?лашабыз, 
?киятл?р с?йлибез. 
Бигр?к матур, бигр?к назлы 
Безне? татар телебез. 

?ыр:   “Безне? алан”
?д?би уку: К?ттем мин берг?л?п 
Укыр к?н ?итк?нен. 
Мин ?ле ?р - я?а 
Бер тапсыз битл?рем. 
Килдем мин никад?р 
?ыр, шигырь, хик?я, 
М?кальл?р к?т?реп. 
Май ае бетк?нче 
Укырга ?ит?рлек. 
Тап кына ?авабын 
Табышмак ничаклы. 
Тик мен? ?тенеч - 
Таплама китапны. 
Н?ни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу ?чен зур тырышлык кир?к. 
?ЫР: «Туган авыл»
Укытучы: Кадерле балалар! Безне? ?лифбаны ?йр?н?д? зур к?чл?рен куючылар - ?ти-?нил?ребез. ?йд?гез аларга р?хм?тебезне белдерик. 
Сезг? зур р?хм?тебезне 
?иткер?без ??мм?без 
Олы ярд?мегез ?чен 
Башыбызны иябез. 
?тк?й - ?нк?й, газизл?рем 
Гомер бирг?нсез безг? 
Изге итеп ?стердегез 
Ме? р?хм?тлемен сезг?. 

1. Сезне? алда с?з бир?без 
Тырыш булырга 
Ялкауланмаска.  
Артта калмаска. 
"2” ле алмаска. 
2.Алмабыз ?ич т? 
Укырбыз "5” к? 
В?гъд?не ?т?рбез 
Тел?кк? ?ит?рбез 
Туган илг? хезм?т ит?рбез. 


Укытучы: Балалар ! Мен? без сезне? бел?н берг?л?п ?лифбаны т?мамладык, минем сезг? тел?кл?рем бар. 
?йр?тте сезне ?лифба 
Туган илне с?ярг? 
Биерг? д?, ?ырларга 
Дус ??м тату яш?рг?. 
Бу б?йр?м - барыбызны? да уртак б?йр?ме. Х?рм?тле ?ти-?нил?р! 
Балаларны? ?лифбаны яхшы ?зл?штер?д? сезне? ?лешегез бик зур! Х?зер сезне? балаларыгыз чын м?гън?сенд? укучылар булдылар. Укуны эн? бел?н ?ир казуга ти?лил?р. Дим?к, без сезне? бел?н бик зур хезм?т башкарганбыз ик?н. 
        Б?йр?мебез котлы булсын! Тагын шундый бик к?п, бик к?п хезм?т у?ышларын б?йр?м ит?рг? насыйп булсын безг?! Сезне? ??ркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы с?лам?тлек, я?адан-я?а у?ышлар телим.

        Балалар ??м ата – аналар ?чен уеннар унала.

Укытучы: ?йд?гез шушы х?рефл?рд?н с?зл?р т?зик (к, и, т, а, п, с, ы, е, р,ч, ы, к) берг?л?п с?зл?р т?зик.

Укытучы: Балалар, табышмакларга ?авап табыгыз!

1.Казан т?бенд? н?рс? бар?  

2.Китапта бер д? юк, м?кт?пт? ик???

3.Агач т?гел яфраклы,

Тун т?гел – тегелг?н,

Кеше т?гел - с?йли?

4.?зе тег?че т?гел, ?зе эн?л?р ?ыйган.

Укытучы б?л?кл?р тапшыра, ?ти-?нил?р, кунаклар балаларны котлый.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Р?хм?т, си?а, ?лифба!” »

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: “Рәхмәт, сиңа, Әлифба!” Язмада “Әлифба” җыры яңгырый. 

Максат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.

Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, компьютер

Убырлы карчык белән Шүрәле керә. 
Убырлы карчык: 
- Бүген Мәлбагыш мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара! 
Шүрәле: Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар. 
Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр) 
Укытучы: Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . 
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, 
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . 
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле, 
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме. 
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә. 
1 укучы:Алтын яуган көзге көндә 
Тыйнак үттек класска. 
Әлифбаны кулга алдык 
Әй, сөендек шул чакта. 
Әтием дә, әнием дә 
Бу көнне бик көттеләр. 
Балалардай дулкынланып 
Мине озата килделәр. 
2 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз: 
(Укучылар һәрберсе үзе турында шигырьләр сөйләп таныштыралар). 
Бергә: Әгәр ничәү дисәгез ? 
Класста дүртәү без . 
Аерылмас дус булып, 
Тату булып үсәбез . 
Җыр: “Мин үсәм”
3. Бүген бездә зур бәйрәм, 
Һәммәбез дә шат безнең. 
Соңгы битен укыдык 
Кичә Әлифбабызның! 

4. Без бит хәзер һәммәбез дә 
Укый-яза беләбез. 

Моның өчен Әлифбага 
Бик зур рәхмәт, диябез! 
5. Әлифбам өйрәтте 
Хәрефләр танырга, 
Тукталып тормыйча, 
Гел алга барырга. 
6. Хәрефләр диңгезе 
Чайкалды каршымда. 
Хәрефләр бер төсле 
Тоелды барысы да. 
7. Аларны танырга 
Әлифбам булышты. 
Шәп укый алырлар, 
Диеп ул тырышты. 
8. Һәр көн бер авазның 
Исемен белдек без. 
Сузыкка, тартыкка 
Аларны бүлдек без. 
9. Сузыкны җырладык 
Туган тел көенә. 
Ә тартык сузылмый, 
Җырламый һич кенә. 
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле. 
Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит! 
Әлифба: Исәнмесез, дусларым. 
Балалар: Исәнме, Әлифба! 
Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. 
Укытучы:Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. 
Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): 
Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм. 
Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама. 

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар. 
10. “Ә”- Әтәчем иртән тора, 
Һава ярып кычкыра. 
Ашыгырга куша безгә 
Мәктәп – белем иленә. 
11. “Л”- Күзләремнән яшьләр чыкты , 
Капкан идем лимонны . 
Сары булгач , бик тәмле дип 
Белгән идем мин аны . 
12. “И”- И хәрефе ипидә бар, 
Бар ул ил һәм иректә. 
И хәрефе икелегә 
Укымаска өйрәтә. 
13. “Ф”- Ябалакның зур күзләре 
Ялтырый караңгыда. 
Ф хәрефенә бик охшаган 
Туп – туры караганда. 
14. “Б”- Бәр барабан, уйна быргы, 
Бар кешеләр ишетсен. 
Б дан башка бәйрәм югын 
Барчасы күреп китсен. 
15. “А”- А хәрефе – алмада, 
А хәрефе – агачта. 
А хәрефен яратабыз, 
Өйрәнәбез иң башта. 
БЕРГӘ: ӘЛИФБА . 
ҖЫР: ӘЛИФБАМ. 

Укытучы: Ә хәзер укучыларны котлау өчен мәктәбебезнең директор урынбасары Элмира Миннеяр кызына сүз бирәбез.

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз. 
Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар. Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы? 
Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны! 
1 сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала? 
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар! 
Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар! 
Балалар: Алфавит. 
2 сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала? 
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый. 
Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә? 
Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар. 
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән! 
Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле. 
Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез. 
Укытучы: Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик. Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле. 
1 укучы: 
Хәрефләр төрле-төрле 
Хәрефләр тере-тере... 
Үзләре сәйлән-сәйлән, 
Бииләр әйлән-бәйлән 
Тезелгән әнә бергә, 
Сүзләргә әйләнергә. 
Рәхим ит, дустым, әйдә, 
хәрефләр бәйрәменә. 
2 укучы: 
Хәрефләр серле-серле, 
Хәрефләр тылсым-тылсым, 
Тылсымлы бу хәрефләр 
Һәрвакыт юлдаш булсын. 
3 укучы: 
Хәзер инде без, дуслар, 
Тылсымчылар үзебез. 
Рәхәтләнеп укыйбыз 
Китапның һәрбер сүзен. 

1.Тышта ап-ак кар яуганда 
Без җыелдык бәйрәмгә 
Безнең шатлык эчкә сыймый 
Сезгә ничек сөйләргә? 
2. 39 хәреф белән 
Таныштык без дәрестә. 
Олы ярдәмче булдың син, 
Рәхмәт инде, Әлифба! 
3. Сәнгатьле итеп сөйләргә, 
Аңлаешлы укырга, 
Табышмаклар чишәргә 
Өйрәттең син, Әлифба. 
4. Кызларга ул зур ярдәмче, 
Булышчы булсын диде. 
Эшләгән һәрбер эшләре 
Елмаеп торсын диде. 
5. Ә малайларга Әлифба 
Өйрәтте җитез булырга 
Батыр, кыю кешеләрдән 
Үрнәк алып торырга 
6. Өйрәтте Әлифба безне 
Табигатьне сөяргә. 
Кечкенә дусларыбызга 
Бул син, дустым, дияргә. 
7. Курыкмаска салкыннан 
Яңгыр, яшен, карыннан. 
Дус булсагыз, яратсагыз, 
Файда тияр барыннан. 
8. Өйрәтте чиста булырга 
Пөхтәлекне сакларга. 
Усал, ямьсезләрдән безгә 
Кечеләрне якларга . 
9. Өйрәттең син безне 
Ватанны сөяргә, 
Рөхсәт ит, зур рәхмәт, 
Мең рәхмәт дияргә. 

Әлифба: 
Нәни дусларым, 
Рәхмәт сезгә дә. 
Әлифбаны нык 
Үзләштергәнгә. 
Белем сараен 
Керергә ачып 

Сезнең кулларда 
Хәзер бар ачкыч. 
Нәни дусларым, 
Шуны белегез: 
Фәкать әлифба 
Белемгә нигез. 
Укучы: Әлифба,әлифба, 
Китәсең бит инде. 
Җыр итеп җырлыйбыз 
Иң соңгы битеңне. 
Әлифба: Кадерле,балалар, 
Мин китәм, хушыгыз! 
Акыллы булыгыз, 
Гел бишкә укыгыз. 
Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Әдәби уку белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез. 
Укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба, 
Хуш, сау бул, Әлифба! 
Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк, мин – ”Әдәби уку” китабы булам. 
Укучылар: Исәнме, Уку китабы! 
Әдәби уку: Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (Дәреслекләр өләшә) 
Укучылар: 
Исәнме, китап! 
Төшеп басмадан, 
Син әле бер дә 
Битең ачмаган. 
Тышлыгың матур, 
Ала күз явын. 
Каян тапканнар 
Шундый буявын? 

Әдәби уку: Дусларым, якыннарым – 
Сүзләр, хәрефләр 
Китердем мин сезгә бик күп 
Бүләк дәресләр. 
Бүгеннән без фән иленә  
Бергә барабыз. 
Ләкин башта ни беләсез, 
Әйтеп карагыз! 
Укучы: Туган телдә аңлашабыз, 
Әкиятләр сөйлибез. 
Бигрәк матур, бигрәк назлы 
Безнең татар телебез. 
Укучы: Бөек Тукай шигырьләрен 
Язган татар телендә. 
Тукай шигырьләрен укып 
Шатланабыз без көн дә. 
Укучы: Су анасы, Шүрәлене 
Яратып та өлгердек, 
Шүрәлеле урманнарның 
Матурлыкларын күрдек. 
Укучы: Урманнарда озатып йөрдек, 
Сарык белән кәҗәне 
Йөрәкләрне сихерләде 
Тукай әкиятләре. 
Укучы: Татар теле - анам теле, 
Изге туган тел. 
Бишек җыры белән көйләп 
Назлый торган тел. 

Җыр: “Безнең алан”
Әдәби уку: Көттем мин бергәләп 
Укыр көн җиткәнен. 
Мин әле өр - яңа 
Бер тапсыз битләрем. 
Килдем мин никадәр 
Җыр, шигырь, хикәя, 
Мәкальләр күтәреп. 
Май ае беткәнче 
Укырга җитәрлек. 
Тап кына җавабын 
Табышмак ничаклы. 
Тик менә үтенеч - 
Таплама китапны. 
Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. 
ҖЫР: «Туган авыл»
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик. 
Сезгә зур рәхмәтебезне 
Җиткерәбез һәммәбез 
Олы ярдәмегез өчен 
Башыбызны иябез. 
Әткәй - әнкәй , газизләрем 
Гомер биргәнсез безгә 
Изге итеп үстердегез 
Мең рәхмәтлемен сезгә. 

1. Сезнең алда сүз бирәбез 
Тырыш булырга 
Ялкауланмаска.  
Артта калмаска. 
"2” ле алмаска. 
2.Алмабыз һич тә 
Укырбыз "5” кә 
Вәгъдәне үтәрбез 
Теләккә җитәрбез 
Туган илгә хезмәт итәрбез. 

«Математика» дәреслеге керә - Исхакова Ләйсән

Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Русланга ул биргән шар,

Ильяс улына туп.

Даниярга барабан,

Айгөл кызына курчак,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Динар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Ашыга-ашыга “5”ле керә - Динар

“5”ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

Данияр:

Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

Ильяс:

Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

“4” ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

Ләйсән - “4” ле билгесе булып керә.

Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

“4” ле белән, “5” ле белән

Көчле булсын беләкләр.

Рәйлә һәм Аделина

“3” ле билгесе һәм “2” ле билгесе булып кочаклашып керә.

“3” ле билгесе:

Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

“2” ле билгесе:

Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

“3” ле:

Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

“2” ле:

Уйнап - көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

Айгөл:

Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

Данияр:

Матурлык зур роль уйнамый

Кеше булсын намуслы.

Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.

Эчкерсез һәм ягымлы.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар. 
Өйрәтте сезне Әлифба 
Туган илне сөяргә 
Биергә дә, җырларга 
Дус һәм тату яшәргә. 
Бу бәйрәм - барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр! 
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән. 
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

Балалар һәм ата – аналар өчен уеннар унала.

Укытучы: Әйдәгез шушы хәрефләрдән сүзләр төзик (к, и, т, а, п, с, ы, е, р ,ч, ы, к) бергәләп сүзләр төзик.

Укытучы: Балалар, табышмакларга җавап табыгыз!

1.Казан төбендә нәрсә бар?

2.Китапта бер дә юк, мәктәптә икәү?

3.Агач түгел яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел - сөйли?

4.Үзе тегүче түгел, үзе энәләр җыйган.


Укытучы бүләкләр тапшыра, әти-әниләр, кунаклар балаларны котлый.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Р?хм?т, си?а, ?лифба!”

Автор: Афзалова Венера Фаварисовна

Дата: 25.02.2015

Номер свидетельства: 178878


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства