kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Зурлар т?ркеменд? к??ел ачу.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Н??р?з м?б?р?к булсын!

 Зал б?йр?мч? биз?лг?н. Йорт к?ренеше.  ?йд? ?ст?л, ?ст?лд? самовар, татар халык ашлары. Стенада чиг?ле с?лге, т?р?з? т?бенд? г?лл?р. Якларында агачлар.

К?н бел?н т?н чыга.

К?н: Ис?нме, т?нк?ем!

Т?н: Ярый ?ле син бар, к?нк?ем!

К?н: Мин д? сине бик сагындым, т?нк?ем.

Т?н: Янар йолдызларым, к?меш аемнан си?а с?лам китердем.

К?н: Туган ягыбызга яз кил?, Н??р?з кил?! Б?йр?м бел?н т?брик ит?м сине, т?нк?ем.

Т?н: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшл?ре башланыр. ? б?ген без вакытларыбыз – с?гатьл?ребез бел?н тигезл?ш?без. Мин кыскарам, ? син озыная барасы?.

К?н:  Еллар тыныч булсын!

Игенн?р мул булсын,

Я рабби, Ходаем!

Т?н: ?йд?, к?нк?ем, Н??р?збик? килеп ?итми мик?н, к?з?теп килик ?ле. (кит?л?р)

Кояш чыга

Кояш:

Мин булмасам,

К?не? матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым си?а б?ркел?.

Колач ??еп, матурлыкка т?релеп,

Бар табигать ямьг? к?мел?.

Уяна иркен болыннар,

Ачыла г?л керфекл?ре,

Тибр?л? яфрак ?стенд?,

Уйный чык б?ртекл?ре.

?ыр:  “Яз кил?”

Алып баручы:

?н? яз яшелл?н?,

?ир-анабыз г?лл?н?,

Бозны тиш? ак ч?ч?к,

К?нг? бага саф ч?ч?к!

Ис?нмесез, саумысыз, ??рбарчагыз!

Б?ген безд? б?йр?м к?н.

Уйнап к??ел ачам дип,

Б?йр?мг? килде ??ркем.  

С?хн?. Авыл йорты. ?би бел?н бабай икесе ген? яшил?р..

?би: кара ?ле, картым, б?ген ”Н??р?з” б?йр?ме т?гелме со? ул?

Бабай: ?йе шул карчык, онытып та торабыз бит. Борынгы  заманнарда безне? бабаларыбыз «Я?а ел» б?йр?мен 22нче мартта уздырганнар. Аны “Н??р?з”дип атаганнар. Бу к?нне малайлар бел?н кызлар, ??р ?йг? кереп, ху?аларга такмаклар-такмазалар ?йтк?нн?р, аларны б?йр?м бел?н котлаганнар.

?би: ?йе шул картым, ?йе шул. Безне? балаларда килеп ?ит?рл?р. К?чт?н?чл?ремне ?зерли торыйм ?ле. ( ?би к?рзинг? н?рс?л?рдер сала)

Музыка тавышы ишетел?.

Алып баручы:

К?ч безне? к??елг?,

?ыр яме, ?ир яме!

 Р?хим ит, т?рд?н уз.

Н??р?з б?йр?ме!

Бабай: Ч? ?н? ?зл?ре д? кил?л?р бугай!

Милли киемн?р киг?н, кулларына к?рзинн?р,

 матур чил?кл?р тоткан балалар кер?л?р.

1бала:

Торыгыз, тор, ху?алар!
Н??р?з ?итте бел?мсез?
Н??р?зчел?р килде сезг?,
Ни с?енче бир?сез?

2 бала:
?йд?ме т?т?й?
??тр?к бир к?к?й!
Бирс?? безг? ?ч к?к?й,
Тавыгы? салыр й?з к?к?й.

3  бала:
Табакка кабак кир?к,
Май к?к?й калач кир?к.
К?м?чен д? кызганма
Озак яш? сызланма!

4 бала:
Дуслар, эшегез у? булсын,
Тел?гегез юш булсын.
К??елегез хуш булсын.
Н??р?з м?б?р?к булсын!

5 бала:
Н??р?з б?йр?ме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Н??р?з к?ен кем к?йл?с?

Ул д?ртле ??м бай булсын!

 ?би: Ис?нн?рмесез, балакайларым.  Н??р?з котлы булсын!

 6 бала:

 Х?ер дога колабыз,

 Аш-сый к?теп торабыз,

 Н??р?з м?б?р?к булсын!

7 бала 

Н??р?з ?йттек без сезг?,

Хакын бирегез безг?,

Яшегез ?итсен й?зг?!

Малыгыз артсын к?зг?!

8 бала 

?й, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан т?ш бабай
Биш тиен акча бир бабай.
Н??р?з м?б?р?к бад!

Бабай: Ис?нмесез, оланнарым. Мондый м?хт?р?м б?йр?м ?чен биш тиен ген? акчаны табабыз инде аны. Х?зерге заманда биш тиен п?чт?к бит ул. ( Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп ?иб?р?). Ягез ?ле, кайсыгыз ?лгерр?к ик?н? К?рс?тегез ?ле ?итезлегегезне!

?би:  ?й балакайларым, к?пт?н к?т? идек сезне бабагыз бел?н. К?чт?н?чл?ремне д? ?зерл?п куйган идем. ?йд?гез ?ле берг?л?п бер?р уенда уйнап алыйк.

Уен: “Т?б?т?й”

?би: Мен? р?хм?т, оланнарым, булдырдыгыз. Мин сезг? б?хет, ис?нлек телим. Бер-берегезг? ягымлы булыгыз, кешел?р бел?н ис?нл?шегез, шул вакытта к??елегезг? изгелек нуры тулыр.

Бабай: Оланнар,карагыз ?ле кара каргалар, сыерчыклар  килг?нн?р. Алар яз кил?сен х?б?р ит?чел?р.

Карга:

Ачылды ак калын юрган,

Ис? язгы ?илл?р д?.

Без кайтабыз сагындырган,

Туган ?ск?н ?ирл?рг?.

Сыерчык:

К?нн?рне юлда ?тк?реп,

Куанышып сезг? очтык.

Канатларга к?т?реп,

Сезг? яз алып кайттык.

Икесе берг?:

Яз кызы Н??р?збик?,

Тизд?н сезг? килеп ?ит?.

?ыр: “ Сыерчык”

9 бала

К?нн?р аяз, к?кт?н алсу,

Нур сибеп кояш к?л?.

?ирг? тама к?меш тамчы,

Сагынып к?тк?н яз кил?.

10 бала

?йтегез, кайсы вакыт,

Яздагыдан ямьлер?к.

Кыш айларын да яратам,

?мма яз к??еллер?к.

Алып баручы. Балалар Н??р?з килс? ген? яз була бит. ?йд?гез ?ле, берг?л?п, Н??р?збик?не чакырыйк. Н??р?збик??-?-?.

Башына ч?ч?к такыя, ?стен? яшел к?лм?к киг?н Н??р?збик? кер?

Алып баручы

Хуш кил?се?, г?з?л Н??р?з! –

 Б?ген к?н ти? т?нн?рг?,

Урын юк ?ич к?нл?рг?,

Без д? ти?, без д? тигез!

М?б?р?к Н??р?з! - дибез.

Н??р?збик?:

Агымсулар кичтем мин,

Сезг? килеп ?иттем мин,

Н??р?з ?йтеп ?ттем мин,

Н??р?з м?б?рак булсын.

 11бала

Хуш кил?се? г?з?л Н??р?з!-
Язгы я?а елыбыз,
Я?а елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга я?гырасын 
Безне? д?ртле ?ырыбыз.

“Н??р?з  кил?”?ыры

Н??р?з:

- Мине сагынып к?теп алганыгыз ?чен р?хм?т сезг?!

 Яратыгыз к?зне д?,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз ??йне д?,
Яратыгыз язны да.

Балалар:

- Н??р?з, Н??рз зур р?хм?т 
Телисе? изге тел?к.

 Бабай: Н??р?збик?, кызым, безне бу язда н?рс?л?р к?т?? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы х?ср?тме, ?лл? б?хетле, шат к?нн?рме?

Н??р?з: Балалар, сез эш с?ясезме?

Балалар: С?ябез.

Н??р?з: Арагызда ялкаулар юкмы? ?ир эшен яратасызмы? Кеше хезм?тен х?рм?тлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы у?ган кешел?рне шатлыклы к?нн?р к?т?. ?ирд?н муллык, кояштан ?ылылык, к?кт?н я?гыр и??р.

Бабай: Р?хм?т, кызым.

Н??р?з: Газиз балаларым, улларым, кызларым! К?н бел?н т?н тоташкан, тигезл?шк?н к?нне кешел?рг? б?хет тел?гез, бер- берегезг? ягымлы булыгыз. Кешел?р бел?н ике кулыгызны биреп к?решегез. Шул вакытта к?рм?с к?зл?регез к?р? башлар, телсезл?рне? теле ачылыр, т?негезг? сих?т, к??елегезг? игелек нуры и??р.

Карга: (телеграмма алып кер?)

- Игътибар, игътибар! Х?б?р бар, х?б?р бар.(алып баручыга бир?)

Алып баручы

 - Телеграмма? Кемн?н булыр ик?н? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тизд?н килеп ?ит?рмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай кил?м диг?н.

(кы?гырау тавышы ишетел?, гармун тавышы).

Алып баручы: ишеттегезме, кы?гырау ??м гармун тавышы. Тагын кунаклар кил?л?р ахыры. Мен? кем кил? безг?, р?хим ит т?ребезг?.

Кыш бабай:

Бу нинди ?ыен монда? (Н??р?зг?)

Ми?а ?йтми китк?нсе?,

Кышны ?и??м диг?нсе?,

Ха- ха- ха!

Бер ?рермен - ?ил ис?р,

Шыткан ч?ч?кне кис?р,

Ике ?рс?м - кар ятар,

Елга-к?лг? боз катар,

Кит, Н??р?з, кит.

Н??р?з:

Шап итс?м – ?ил тынар,

Елмайсам – кары? елар.

?зе? кит, кыш!

Кыш бабай:

Минем ?итез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.

Н??р?з.

Минем д? бит тайларым бар

?итез апрель, майларым бар.

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасы?. Безне? балалар да бел?л?р бит инде, кыш артыннан яз кил?. Ходай т?гал? табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай. ? шулай да к?ч сынашыйк. Болай гына урынымны Н??р?збик?г? калдыру юк.

Н??р?з: Б?тен шартлары?ны да ?т?рмен.

Кыш бабай:

Мен? х?зер карыйк ?ле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Н??р?з: Мин риза.

Балалар:

Кыш бабай, ачуланма

Яратсак та ?зе?не

Быелга син китеп тор,

Н??р?зг? бир к?не?не.

Кыш бабай:

?ле минем к?чем ?ит?рлек.

Мен? кашык, мен? к?к?й

Тот кулы?а чиб?рк?й

Син д? й?гер, мин д? калмам,

Кайсыбыз алдан килер?

Кашыкка йомырка куеп узышалар

 Кыш бабай:

 ?йд? х?зер биюд? д? ярышабыз.

 Бие, бие чиб?рк?й,

 Мине узалмассы? син.

 Син яшь мин карт булсам да,

 Биюд? калышмам мин.

Кыш бабай бел?н Н??р?збик? биил?р

Кыш бабай:

Уф арыдым, сусадым.

Харап булдым, ?и?елдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Алып баручы.

Салкын кышны яз ?и?де,

Моны барчагыз к?рде.

Куллар кулга тотынып

Без б?йр?м итик инде.

 Н??р?з:

Котлап с?лам бирдегез,

Мине к?теп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

К?еф – сафа корыгыз.

Инде мине ты?лагыз.

Язлар, ??йл?р имин килсен,

К?к й?зе аяз булсын.

Барчабызга с?лам?тлек,

Б?хетл?р алып килсен!

Алып баручы

Алдагы к?нн?регезд?

Телибез зур у?ышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта гына

Яш?гез дуслар.

“Без б?хетле, шат балалар” ?ыры

Шарапова Ф?рсия Ф??им кызы

Актаныш  муниципаль районы

“Гомуми ?сеш бир?че№1

 балалар бакчасы м?кт?пк?ч? белем бир?

 муниципаль оешмасы” т?рбиячесе

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Зурлар т?ркеменд? к??ел ачу.»

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Йорт күренеше. Өйдә өстәл, өстәлдә самовар, татар халык ашлары. Стенада чигүле сөлге, тәрәзә төбендә гөлләр. Якларында агачлар.

Көн белән төн чыга.

Көн: Исәнме, төнкәем!

Төн: Ярый әле син бар, көнкәем!

Көн: Мин дә сине бик сагындым, төнкәем.

Төн: Янар йолдызларым, көмеш аемнан сиңа сәлам китердем.

Көн: Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине, төнкәем.

Төн: Кырлар, басулар кардан ачылгач, язгы кыр эшләре башланыр. Ә бүген без вакытларыбыз – сәгатьләребез белән тигезләшәбез. Мин кыскарам, ә син озыная барасың.

Көн: Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын,

Я рабби, Ходаем!

Төн: Әйдә, көнкәем, Нәүрүзбикә килеп җитми микән, күзәтеп килик әле. (китәләр)

Кояш чыга

Кояш:

Мин булмасам,

Көнең матур булыр идеме, кешем!

Якты нурым сиңа бөркелә.

Колач җәеп, матурлыкка төрелеп,

Бар табигать ямьгә күмелә.

Уяна иркен болыннар,

Ачыла гөл керфекләре,

Тибрәлә яфрак өстендә,

Уйный чык бөртекләре.

Җыр: “Яз килә”

Алып баручы:

Әнә яз яшелләнә,

Җир-анабыз гөлләнә,

Бозны тишә ак чәчәк,

Көнгә бага саф чәчәк!

Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн.

Уйнап күңел ачам дип,

Бәйрәмгә килде һәркем.  

Сәхнә. Авыл йорты. Әби белән бабай икесе генә яшиләр. .

Әби: кара әле, картым, бүген ”Нәүрүз” бәйрәме түгелме соң ул?

Бабай: Әйе шул карчык, онытып та торабыз бит. Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз «Яңа ел» бәйрәмен 22нче мартта уздырганнар. Аны “Нәүрүз”дип атаганнар. Бу көнне малайлар белән кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Әби: Әйе шул картым, әйе шул. Безнең балаларда килеп җитәрләр. Күчтәнәчләремне әзерли торыйм әле. ( Әби кәрзингә нәрсәләрдер сала)

Музыка тавышы ишетелә.

Алып баручы:

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз.

Нәүрүз бәйрәме!

Бабай: Чү әнә үзләре дә киләләр бугай!

Милли киемнәр кигән, кулларына кәрзиннәр,

матур чиләкләр тоткан балалар керәләр.



1бала:

Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?

2 бала:
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.

3 бала:
Табакка кабак кирәк,
Май күкәй калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма
Озак яшә сызланма!

4 бала:
Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын.
Күңелегез хуш булсын.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!

5 бала:
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә

Ул дәртле һәм бай булсын!

 Әби: Исәннәрмесез, балакайларым. Нәүрәз котлы булсын!

 6 бала:

Хәер дога колабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

7 бала 

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә!

Малыгыз артсын көзгә!

8 бала 

Әй, Ишбабай, Ишбабай,
Мич башыннан төш бабай
Биш тиен акча бир бабай.
Нәүрүз мөбәрәк бад!

Бабай: Исәнмесез, оланнарым. Мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш тиен генә акчаны табабыз инде аны. Хәзерге заманда биш тиен пүчтәк бит ул. ( Янчыгын тартып чыгара да, вак акчалар сибеп җибәрә). Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән? Күрсәтегез әле җитезлегегезне!

Әби: Әй балакайларым, күптән көтә идек сезне бабагыз белән. Күчтәнәчләремне дә әзерләп куйган идем. Әйдәгез әле бергәләп берәр уенда уйнап алыйк.

Уен: “Түбәтәй”

Әби: Менә рәхмәт, оланнарым, булдырдыгыз. Мин сезгә бәхет, исәнлек телим. Бер-берегезгә ягымлы булыгыз, кешеләр белән исәнләшегез, шул вакытта күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

Бабай: Оланнар,карагыз әле кара каргалар, сыерчыклар килгәннәр. Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

Карга:

Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә.

Без кайтабыз сагындырган,

Туган үскән җирләргә.

Сыерчык:

Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык.

Канатларга күтәреп,

Сезгә яз алып кайттык.

Икесе бергә:

Яз кызы Нәүрүзбикә,

Тиздән сезгә килеп җитә.

Җыр: “ Сыерчык”

9 бала

Көннәр аяз, күктән алсу,

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

10 бала

Әйтегез, кайсы вакыт,

Яздагыдан ямьлерәк.

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Алып баручы. Балалар Нәүрүз килсә генә яз була бит. Әйдәгез әле, бергәләп, Нәүрүзбикәне чакырыйк. Нәүрүзбикәү-ү-ү....

Башына чәчәк такыя, өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә

Алып баручы

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! –

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юк һич көнләргә,

Без дә тиң, без дә тигез!

Мөбәрәк Нәүрүз! - дибез.

Нәүрүзбикә:

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин,

Нәүрүз мөбәрак булсын.

11бала

Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын 
Безнең дәртле җырыбыз.

Нәүрүз килә”җыры

Нәүрүз:

- Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз кышны да,
Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз язны да.

Балалар:

- Нәүрүз, Нәүрз зур рәхмәт 
Телисең изге теләк.

 Бабай: Нәүрүзбикә, кызым, безне бу язда нәрсәләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы, кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?

Нәүрүз: Балалар, сез эш сөясезме?

Балалар: Сөябез.

Нәүрүз: Арагызда ялкаулар юкмы? Җир эшен яратасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме? Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне шатлыклы көннәр көтә. Җирдән муллык, кояштан җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Бабай: Рәхмәт, кызым.

Нәүрүз: Газиз балаларым, улларым, кызларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер- берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә игелек нуры иңәр.

Карга: (телеграмма алып керә)

- Игътибар, игътибар! Хәбәр бар, хәбәр бар.(алып баручыга бирә)

Алып баручы

- Телеграмма? Кемнән булыр икән? (укый) “Кадерле балалар, мин юлда тиздән килеп җитәрмен. Кыш бабагыз”. Кызык, Кыш бабай киләм дигән.

(кыңгырау тавышы ишетелә, гармун тавышы).

Алып баручы: ишеттегезме, кыңгырау һәм гармун тавышы. Тагын кунаклар киләләр ахыры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.

Кыш бабай:

Бу нинди җыен монда? (Нәүрүзгә)

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха- ха- ха!

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм - кар ятар,

Елга-күлгә боз катар,

Кит, Нәүрүз, кит.

Нәүрүз:

Шап итсәм – җил тынар,

Елмайсам – карың елар.

Үзең кит, кыш!

Кыш бабай:

Минем җитез тайларым бар,

Гыйнвар, февраль айларым бар.


Нәүрүз.

Минем дә бит тайларым бар

Җитез апрель, майларым бар.

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә. Ходай тәгалә табигатьне шулай яраткан.

Кыш бабай. Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүз: Бөтен шартларыңны да үтәрмен.

Кыш бабай:

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Нәүрүз: Мин риза.

Балалар:

Кыш бабай, ачуланма

Яратсак та үзеңне

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш бабай:

Әле минем көчем җитәрлек.

Менә кашык, менә күкәй

Тот кулыңа чибәркәй

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз алдан килер?

Кашыкка йомырка куеп узышалар

Кыш бабай:

Әйдә хәзер биюдә дә ярышабыз.

Бие, бие чибәркәй,

Мине узалмассың син.

Син яшь мин карт булсам да,

 Биюдә калышмам мин.

Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр

Кыш бабай:

Уф арыдым, сусадым.

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз алдында хур булдым.

Алып баручы.

Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Куллар кулга тотынып

Без бәйрәм итик инде.

Нәүрүз:

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

Кәеф – сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Язлар, җәйләр имин килсен,

Күк йөзе аяз булсын.

Барчабызга сәламәтлек,

Бәхетләр алып килсен!

Алып баручы

Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта гына

Яшәгез дуслар.

Без бәхетле, шат балалар” җыры



Шарапова Фәрсия Фәһим кызы

Актаныш муниципаль районы

“Гомуми үсеш бирүче№1

балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү

муниципаль оешмасы” тәрбиячесе






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Зурлар т?ркеменд? к??ел ачу.

Автор: Шарапова Фарсия Фагимовна

Дата: 09.02.2016

Номер свидетельства: 291039


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства