kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Туган к?н - и? к??елле б?йр?м".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: ?з – ?зе?не д?рес, т?ртипле тоту.??рвакыт ярд?мчел, к?л?ч, шат к??елле булу кешене? культурасына, с?лам?тлеген? у?ай йогынты ясавын т?шендер?. Бер – берл?рен ныграк белерг? ярд?м ит?. Зал б?йр?мч? биз?лг?н.Матур к?й уйный.Ике клоун с?хн? буйлап й?рил?р. 1 нче клоун- Фунтик : Уф,арыдым,яра мин утырып х?л ?ыеп алыйм ?ле.( утыра) 2 нче клоун –Пунтик :Син н?рс?, тор, тиз бул,безне бит туган к?н кич?сен? чакырдылар,балалар к?т?л?р безне.( Фунтикны тартып торгыза). Шуннан Фунтик балаларны к?реп ала. Фунтик:Ис?нмесез, балалар, мондамы туган к?н кич?се ?тк?р?л?р? (балалар: -“?йе”,- дип ?авап бир?л?р). Без балалар сезг? кунакка килдек, минем исемем Фунтик. Пунтик :? минеке,? минеке Пунтик.(Барып укучылар бел?н к?реш?,кочаклый) Фунтик: Туган к?нн?ре булган укучылар чыксыннар ?ле т?рг?. Пунтик:Котлыйм, котлыйм сезне балалар! (балаларны котлый) Котлы булсын туган к?не?, К?зл?ре?д? нурлар с?нм?сен. Б?генгед?й, шат елмайган й?зе?, Кайгы чаткылары к?рм?сен. Фунтик : Син яш?г?н г?з?л ?ирд? Гел аяз булсын к?ге?. Б?хетле балачак, озын гомер. Телибез си?а б?ген!
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Туган к?н - и? к??елле б?йр?м".»

Туган көн - иң күңелле бәйрәм.


Петрова Альбина Наил кызы

Актаныш районы

Такталачык VIII төрдәге махсус

(коррекцион) гомуми белем

бирү интернат-мәктәбе



Максат: Үз – үзеңне дөрес, тәртипле тоту.Һәрвакыт ярдәмчел, көләч, шат күңелле булу кешенең культурасына, сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын төшендерү. Бер – берләрен ныграк белергә ярдәм итү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Матур көй уйный.Ике клоун сәхнә буйлап йөриләр.

1 нче клоун- Фунтик : Уф,арыдым,яра мин утырып хәл җыеп алыйм әле.( утыра)

2 нче клоун –Пунтик :Син нәрсә, тор, тиз бул,безне бит туган көн кичәсенә чакырдылар,балалар көтәләр безне.( Фунтикны тартып торгыза).

Шуннан Фунтик балаларны күреп ала.

Фунтик:Исәнмесез, балалар, мондамы туган көн кичәсе үткәрәләр? (балалар: -“әйе”,- дип җавап бирәләр). Без балалар сезгә кунакка килдек, минем исемем Фунтик.

Пунтик :Ә минеке,ә минеке Пунтик.(Барып укучылар белән күрешә,кочаклый)

Фунтик: Туган көннәре булган укучылар чыксыннар әле түргә.

Пунтик:Котлыйм, котлыйм сезне балалар! (балаларны котлый)

Котлы булсын туган көнең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Фунтик : Син яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күгең.

Бәхетле балачак, озын гомер.

Телибез сиңа бүген!

Пунтик: Әйдәгез балалар бер уен уйнап алабыз.Уеныбыз “Әйдә, исәнләшәбез”дип атала. Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә биеп әйләнә башлыйлар( татар халык бию койлэре яңгырый).Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның ике юлы беткәч, барысы да туктап калалар.Ике түгәрәктәге уенчылар да ,бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән исәнләшәләр. Уйнаучылар күрешеп беткәнче, уен шулай дәвам итә.

Фунтик: Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. Шушы күтәренке кәефтә туган көн кичәбезне дәвам итәбез.

Фунтик: Укучылар,мин сезнең белемнәрегезне дә тикшереп карыйм әле. Хәзер сезгә дуслык турында мәкальләр әйтәм.Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерәсез.

  • Кош – канаты белән ( кеше дуслык белән көчле).

  • 100 сум акчаң булганчы,(100 дустың булсын)

  • Дуслык сүздә түгел,( эштә сынала).

  • Дусларын онытканны, (үзен дә онытырлар).

  • Дустың авырса, (син дә ыңгыраш).

  • Матурлык – бер көнлек, дуслык – ( гомерлек).

  • Күп дус эзләгән, (дуссыз калыр).

  • Кешенең иң зур дәүләте – ( чын дусты).

  • Аерылганны аю ашар,бүленгәнне (бүре ашар)

  • Күрше хакы – (тәңре хакы.)


Пунтик: Балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән,молодцы!

Фунтик: Җырлар тыңлыйк,җырлыйк,отыйк,

Җыр күңелне җылыта

Әйдә җырлап яшик,дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта

Әйдәгез балалар җырлыйбыз. “Үз җырыбыз”(Ф.Галимов көе,Ә.Яруллин сүзләре)

Пунтик: Бик матур итеп җырлый да беләсез икән балалар!

Пунтик: Күз алдыгызга китерегез әле.Эссе, кояш кыздыра. Башыгызны эссе кояштан ничек сакларсыз? (укучылар җавабы тыңланыла)Әйе, газетадан шапка, панамалар ясарга мөмкин.

Эшләпәләрнең ниндиләре генә юк: саламнан үргәне, теккәне, җәй кия торганы, көзгесе-язгысы, чәчәклесе, ләкин барысы да ни өчен хезмәт итә , укучылар?

  • матурлык өчен

  • башны салкыннан саклау өчен

  • башны артык эсседән саклау өчен

  • кайберәүләр модный булыр өчен кия.

Ә ничек уйлыйсыз, башны сакларга кирәкме?

- Кирәк,чөнки сәламәт кеше генә матур яши ала, бәхетле була, җәмгыятькә файда китерә ала.

Хәзер сезнең җитезлекне сынарга вакыт җитте.Хәзер “Эшләпәләр ярышы” уенын уйнап алырбыз. 2 минут эчендә кайсы команда күбрәк баш киеме ясый.

Фунтик: Булдырдыгыз балалар.Шундый җитез икәнсез!Сезнең белән шундый күңелле!

Пунтик: Ә сез укучылар бии беләсезме?(укучылар бииләр).Эх,сез бик матур биисез,безнең дә бииселәр килеп китте,әллә бөтенебез дә биеп алабызмы? (балалар белән бергә бию)

Фунтик: Эх,эх,мин балалар шундый,шундый,менә шундый(кулы белән күрсәтә),шәәәәп уен беләм.Ул уен “Менә шулай”дип атала

(Һәр сорауга бергәләп,”Менә шулай”дип җавап бирергә,берүк вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтергә) Кайсы укучы дөрес эшләми уеннан чыгып бара.

-Ничек яшисез?(кул белән күрсәтергә)

-Ничек атлыйсыз? (атлап)

-Ничек еракка карыйсыз?(каш өстенә кулны куеп карау)

-Ничек йоклыйсыз? (күзне йому)

-Ничек сәгатькә карыйсыз?(сәгатькә карау)

-Ничек ботка ашыйсыз? (ашап күрсәтү)

-Ничек колак кашыйсыз.( кул белән колак кашу)

Пунтик: Уен ошадымы балалар? (укучылар җавабы)

Фунтик:Ә хәзер,ә хәзер “Әйе һәм юк” уены уйныйбызмы? Мин сораулар бирәм, сез “ әйе”, “ юк” дип кенә җавап бирәсез.

-Алтын таракның төшеп калган урыны урман? ( юк,басма)

-Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп... бу юлларны Ш.Галиев язган?( юк, Г.Тукай)

-Былтыр исемле егет “Саламторхан” әкиятеннән?( юк,Шүрәле әкиятеннән)

-Дөя 3 көн ашамыйча тора аламы?(Әйе)

-“ Төремкәй”(Теремок) әкиятендә өйне, төремкәйне төлке ватамы? (юк,аю)

Пунтик: Молодцы балалар,бик күп әкиятләр беләсез икән.Акыллы,тырыш,уңган балалар сез!

Фунтик: Шатлык, бәхет телим, дустым,
Сиңа бәйрәм көнеңдә.
Шул шатлык, ак бәхетләр
Сөендерсен сине дә.
Озын гомер, ак бәхетләр
Сиңа минем теләгем.
Шушы кечкенә шигырем
Булсын сиңа бүләгем.

-Ә хәзер балалар,бер-беребезне туган көннәре белән котлыйк әле.

Фунтик:Котлы булсын туган көнең,

Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.

Бүгенгедәй,шат елмайган йөзең,

Кайгы чаткылары күрмәсен.

Син яшәгән гүзәл җирдә

Гел аяз булсын күгең.

Бәхетле балачак,озын гомер

Телибез сиңа бүген!

Пунтик: Изге теләк белән барыгызга,

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

Җыр: “Җыр керсен күңелгә”.(З.Хәйретдинов көе, Н.Камалов сүз.)











Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"Туган к?н - и? к??елле б?йр?м".

Автор: Петрова Альбина Наилевна

Дата: 20.11.2015

Номер свидетельства: 255912


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства