Боерык фигыль
Сираҗетдинова Зоя Петровна, Казандагы 49 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема. Боерык фигыль. (рус төркеме, 7нче сыйныф)
Максат. Боерык фигыльләрне җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләрен булдыру; боерык фигыльне тексттан табу, башка сүз төркемнәреннән ясый белү, аны сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.
Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица, Сәнифә Рангулованың “Елмай” җыры, боерык фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.
Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, кабатлау, демонстрация.
Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән эш, сөйләм телен үстерү, күнегүләр һәм тест эшләү, мөстәкыйль эш.
Дәрес тибы. Кабатлау, ныгыту дәресе.
Дәрес планы.
Оештыру. (2 минут)
II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)
Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.
III. Төп өлеш. (13 минут)
1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькә сакчыл караш турында фикер алышу. (6 минут)
2. Таблица белән эш . (5 минут)
3. Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)
IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (20 минут)
1. Күнегүләр эшләү. (8 минут)
2. Карточкалар белән эш.Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне билгеләү. (5 минут)
3. Мөстәкыйль эш (тест башкару). (2 минут)
4. Омоним сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.
5. Сайланма диктант. Боерык фигыльләрне сайлап язу, аларга морфологик анализ ясау. (5 минут)
V. Өйгә эш. ( 2 минут)
I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.
II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык
фигыль кергән 2 строфа язып килергә.
VI. Йомгаклау. ( 3 минут)
1. Сорауларга җавап алу. (2 минут)
2. Белемнәрне бәяләү. (1 минут)
Дәрес барышы.
Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Барчабызга да хәерле көн, күтәренке кәеф теләп, татар теле дәресен башлыйбыз. Ә хәзер, матур итеп утырып, бер җыр тыңлап алыйк әле. (Сәнифә Рангулованың “Елмай” җыры тыңлана.)
Белемнәрне актуальләштерү.
Сораулар.
Укытучы. Укучылар, бу җырда нинди сүз еш кабатлана? (елмай)
Укытучы. Ул нинди сүз төркеменә карый? (фигыль)
Укытучы. Нәрсә соң ул фигыль? (мөстәкыйль сүз төркеме)
Укытучы. Ул нәрсәне белдерә? (эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)
Укытучы. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? (нишли, нишләде, нишләр, нишлә?..)
2. Фигыль сорауларына теоретик разминка 2 нче слайд
Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.
Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (заман, зат-сан белән төрләнә, барлык – юклык формаларда килә)
Укытучы. Зат-сан белән төрләнешеннән чыгып, фигыльләр нинди 2 зур төркемчәгә бүленә? (затланышлы һәм затланышсыз)
Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?
Укучы. Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.
Укытучы. Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? Санап чыгыгыз әле.
Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.
Укытучы. Бик дөрес, укучылар. Без бүген сезнең белән боерык фигыльләрне гомумиләштереп кабатлыйбыз һәм дәрес ахырында тест сорауларына җавап бирербез.
-Ә хәзер, әйдәгез бергәләшеп тактада боерык фигыльнең моделен төзик. Я әле, Алинә, башла.
Укытучы. Нәрсәдән башлыйбыз?
3. 3 нче слайд. Модель төзү
Боерык фигыль
мәгънәсе соравы төрләнеше җөмләдә
эш кушуны нишлә? зат-сан белән хәбәр
боеруны, өндәүне нишләмә?
үтенү, ялвару
Укытучы. Димәк, модельга карап, кем кагыйдәне әйтеп бирер?
Укучы. Эш кушуны, боеруны, өндәүне, үтенү-ялваруны белдереп, нишлә, нишләмә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме боерык фигыль дип атала. Ул зат –сан белән төрләнә, җөмләдә хәбәр булып килә.
Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, боерык фигыль турында галимнәребез, тел белгечләребез нинди кагыйдә бирәләр икән? Кагыйдәне укыйк әле.
4. Кагыйдәне уку. 4нче cлайд
Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне, киңәш итүне, үтенү, ялваруны белдерә. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була. Мәсәлән: Алсу, әнигә булыш! Укы! Китапны алып бир әле! |
Укытучы. Димәк, боерык фигыль нинди мәгънәләр белдерә икән? (боеруны, өндәүне, эшкә чакыруны, үтенүне, ялваруны, таләп итүне, киңәш итүне.)
Әйдәгез әле, шушы урында өй эшен тикшереп алыйк. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде, Яна? (боерык фигыльнең төрле мәгънәләрен белдергән 3 җөмлә төзергә яки 3мәкаль язып килергә)
5. Өй эшен тикшерү.
Укытучы. Бик әйбәт, укучылар.
– Димәк, боерык фигыль нәрсәләр белән төрләнә? Нинди формаларда килергә мөмкин? (Зат-сан белән төрләнә, барлыкта һәм юклыкта булырга мөмкин.)
Төп өлеш.
1. Карточкалар белән эш. Төркемнәрдә эшләү. Ә хәзер, укучылар, төркемнәргә бүленеп, эшләп алыйк. (3рәт – 3 төркем) Биремнәр таратыла. 5 нче cлайд
1. Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә. Аз сөйлә, күп эшлә. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. 2. Бер фигыльне зат –сан белән төрләндерергә. 3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә. Үрнәк: укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр булып килә. |
6 нчы cлайд Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә. Намусыңны яшьтән сакла. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул. 2. Бер фигыльне зат –сан белән төрләндерергә. 3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә. Үрнәк: укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр булып килә. |
7 нче cлайд
Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә. Тасма телгә ышанма. Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә. 2. Бер фигыльне зат –сан белән төрләндерергә. 3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә. Үрнәк: укы- боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр булып килә. |
Укытучы. Мәкаль һәм әйтемнәр аша халык ни әйтергә теләгән?
Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, тәртипле, кешелекле булырга кирәклекне.
2. Дәфтәрләрдә эшләү. 8нче cлайд
-Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрдә эшләп алабыз.
Бирелгән мәкаль һәм әйтемнәрдән 3сен сайлап алып, дәфтәрләргә язарга, 2 фигыльне барлык һәм юклык формада зат – сан белән төрләндерергә.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Намусыңны яшьтән сакла.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.
Тасма телгә ышанма.
Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.
Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.
9 нчы слайд. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Берлек санда | Күплек санда |
I - | I - |
II бар, кил | II бар-ыгыз, кил-егез |
III бар-сын, кил-сен | III бар-сын-нар, кил-сен-нәр |
10 нчы слайд. Боерык фигыльләрнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше
Берлек санда | Күплек санда |
I - | I - |
II бар-ма, кил-мә | II бар-ма-гыз, кил-мә-гез |
III бар-ма-сын, кил-мә-сен | III бар-ма-сын-нар, кил-мә-сен-нәр |
3. Физкультминут. 11нче слайд
IV. Күнекмәләрне ныгыту.
“Дәвам ит” уены. 12 нче слайд.
Әйткән фигыль формаларыннан боерык фигыль ясау, барлык һәм юклык формаларга кую.
Булу – бул , булма
Елмаю-
Аерылу-
Карый – кара
Ташларга –
Чыгам –
Баргач-
Тыңлый-
2. 13 нче слайд.
Башка сүз төркемнәреннән боерык фигыль формасын ясау һәм нәтиҗә чыгару (укучылар урыннардан кул күтәреп җавап бирә).
исем боерык ф. сыйфат боерык ф.
җыр - җырла тыныч - тынычлан
тоз - тозла матур - матурла
рәвеш боерык ф. ис.ф. боерык ф.
тиз - тизләт тыңлау - тыңла
күп - күбәйт сөйләү - сөйлә
– Димәк, укучылар, исемнән, сыйфаттан, рәвештән, фигыльдән боерык фигыль ясарга мөмкин икән.
3. 14 нче слайд.
Ситуатив биремнәр эшләү.
Укучылар ситуацияләргә карап, җөмләләр төзиләр, сөйләшәләр.
Посоветуйте сестрёнке:
-вставать рано, убирать постель и делать зарядку;
-старательно учиться по всем предметам и аккуратно заполнять дневник;
-внимательно слушать учителя и вовремя выполнять домашнее задание.
15 нче слайд.
4. Тест эшләү.
ТЕСТ
Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Дустың үзеңнән яхшы булсын.
а) хикәя фигыль б) боерык фигыль
3.Кайсы раслау дөрес?
а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.
б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.
4. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен б) боеру, үтенүне
5. Җөмләдән фигыльне тап, зат -санын билгелә. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
а) 2 зат берлек санда б) 3 зат күплек санда
6. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне
16 нчы слайд.
Экрандагы дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.
Дөрес җаваплар:
1. а
2. б
3. б
4. б
5. а
6. б
17 нче слайд.
Бәяләү критерийлары:
Хатасы юк – «5»
1-2 хата – «4»
3 хата - «3»
18 нче слайд.
V. Өй эше бирү.
I вариант. Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль яки әйтем табарга.
II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.
III вариант. 5сүзгә морфологик анализ ясарга.
VI . Йомгаклау.
· Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?
· Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
· Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?
Боерык фигыль турында нәтиҗә ясау өчен ике укучы такта янына чакырыла. Бер укучы – укытучы ролен, ә икенчесе укучы ролен башкара. Нәтиҗә сорау - җавап формасында ясала.
Белемнәрне бәяләү.
Үзанализ
Дәреснең темасы: “Боерык фигыль”. Төп максат: боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Актуальләштерү этабында укучыларның алдагы дәресләрдә фигыль төркемчәләре буенча алган белемнәре фронталь сорау алу ярдәмендә тикшерелә.
Яңа тема аңлату слайдлар ярдәмендә мультимедиа проекторы аша оештырыла. Укучыларга эзләнергә мөмкинчелек тудыру максатыннан,дәреслектәге күнегүләр, карточкалар, тест файдаланыла.
Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерүгә мәкаль-әйтемнәр кулланыла. Халкыбызның рухи мирасы - мәкаль һәм әйтемнәр әдәплелек, миһербанлылык тәрбияли.
*Дустың үзеңнән яхшы булсын.
*Дус-ишле булыйм дисәң, ачу тотма.
*Буласы дуска ышанып, иске дустан аерылма.
*Кешенең кемлеген беләсең килсә, дусларыңа кара.
*Ахмак дустың булганчы, акыллы дошманың булсын.
*Дустың өчен сөен, үзең өчен көен.
*Телең белән фикерләмә, акылың белән фикерлә.
*Күңелгә ятмаганны дус итмә.
*Дустың авырса, син дә ыңгыраш.
*Дуска керсәң утырып чык, дошманга керсәң басып чык.
*Яхшыны макта, яманны тәнкыйтьлә.