kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау.                                                                        

Сыйныф: 7 (татар т?ркеме)

 Максат:

1) укучыларны? теманы ничек ?зл?штер?л?рен? контроль ясау, белемн?рен системалаштыру;

2) ?йр?нелг?н кагыйд?л?рне практикада куллана бел?л?рен? иреш?, фигыль т?ркемч?л?рен ??мл? эченд? таба бел?, аларга морфологик – синтаксик анализ ясый бел? к?некмл?рен ныгыту,уйлау- фикерл?? с?л?тл?рен, активлыкларын к?ч?йт?;

3) Укучыларны? с?з байлыгын баету, игътибарлылык, м?ст?кыйльлек т?рбиял??. Сугыш ветераннарына, олыларга карата ихтирам хисен т?рбиял??.
?и?азлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, м?каль язылган карточкалар, мультимедиа,  компьютер, аудиоязма, презентация

Метод ??м алымнар: ??г?м?, ?лешч? эзл?н?, м?ст?кыйль эш, тест

Д?рес тибы: белемн?рне гомумил?штер?  ??м  системалаштыру  д?ресе

Д?рес барышы

  1. Оештыру ?леше.

У?ай психологик хал?т тудыру.
Укытучы: Х?ерле к?н, укучылар. Татар теле д?ресен башлыйбыз. Бер-берегезг? у?ышлар тел?гез. 

Дежур бел?н ??г?м?.

2. Д?реск? максат ??м бурычлар кую. Укучыларны? уку эшч?нлеген мотивлаштыру.

- б?генге д?рест? без “фигыль” темасы буенча алган белемн?рне иск? т?шерербез, кабатларбыз.

3. Белемн?рне актуальл?штер?.

Игътибар экранга. Сезг?  табышмаклар бирелг?н,  ?авабын табарга кир?к, мисаллар китерерг?.

  1. Кир?к ик?н – боерабыз,

      Кир?к ик?н – тыябыз.

      ??мл?д? т?рле-т?рле

      Зат ??м санны тоябыз.

                            (боерык фигыль)

            

  1. Эшне, х?лне, х?р?к?тне

Без белдереп кил?без.

Эшл??чене? азмы, к?пме

Ик?нен д? бел?без.

                       (хик?я фигыль)

  1. К?рс?термен шартын эшне?

?т?л? – ?т?лм?вен

Белдер?м тел?к- ?тенечне?

К?пт?рле м?гън?сен.

                        (шарт фигыль)

  1. Ачыклыймын т?п фигыльне?

?ст?м? эшен, х?лен.

Р?вешен д?, урынын да

Эш-х?лне? выкыт-м?лен.

                          (х?л фигыль)

Сыйфат бел?н фигыль минем дуслар

Уртак яклар к?п безне?

Билгел?рен хуплау эш-х?лл?рне?

??мл?д? кайбер с?зне?.

                            (сыйфат фигыль)

  • Бу с?зл?рне н?рс? берл?штер?? ( фигыль т?ркемч?л?ре)
  • Сез нич? фигыль т?ркемч?л?рен бел?сез? (7)
  • Кайсылары ?итми? (исем фигыль, инфинитив)

Укучылар 4?р берл?шеп, исем фигыль ??м инфинитив турында сораулар т?зил?р ??м каршы командага бир?л?р.

4. Белемн?рне гомумил?штер? ??м системалаштыру.

Укучыларны гомумил?штерелг?н эшч?нлекк? ?зерл??.

Тиешле д?р???д? я?адан ?зл?штер? (?зг?ртелг?н сораулар бел?н)

Укучыларга ике вариантта т?зелг?н тест бирел?. Укучылар тест эшлил?р,аннан со? партадашы бел?н алмашып, ?авапларын тикшер?л?р, билге куялар.

1 вариант

 А1. Боерык фигыль н?рс?не белдер??                                                           

 а) эшне? ?т??чег? м?н?с?б?тен

б) эш-х?р?к?тне? шартын

в) эш кушуны, боеруны

А2. Кайсы р?тт? билгеле ?тк?н заман хик?я фигыльл?р бирелг?н?

а) кайта, барган, килг?н

б) барды, очты, карады

в) к?лс?, уйлар, эшли

А3. Кайсы кушымчалар х?зерге заман хик?я фигыльнеке?

а) –ган/-г?н, -кан/-к?н

б) –ар/-?р, -р

в) –а/-?, -ый/-и

А4. Фигыльне? барлык-юклык формасы н?рс?не белдер??

а)  эш-х?лне? ??рвакыт ?т?л?ен

б) эш-х?лне? ??рвакыт ?т?лм?вен

в) эш-х?лне? ?т?л?-?т?лм?вен

А5. Кил?че, кайтучы, кит?че  с?зл?ре нинди с?з т?ркемен? карый?

а) х?зерге заман сыйфат фигыль

б) исем

в) сыйфат

А6. Х?л фигыльне? нич? т?ре бар?

а)  биш

б) д?рт

в) ?ч

А7. Кайсы кушымчалар исем фигыльнеке?

а) –у/-?

б) –а/-?

в) –ый/-и

А8. Кайсы р?тт? инфинитивлар бирелг?н?

а) чаба, ?сте, сиб?р

б) алып, караучы, калса

в) ашарга, т?зерг?, ?йтерг?

А9. Сиз?без, сиз?сез, сиз?л?р  с?зл?ре н?рс? бел?н т?рл?нг?н?

а) сан бел?н

б) тартым бел?н

в) зат-сан бел?н

А10. Нич? затланышсыз фигыль т?ре бар?

а) биш

б) д?рт

в) ?ч

II вариант

А1. Шарт фигыль н?рс?не белдер??       

   а) эшне кайсы зат ?т?вен

б) эш-х?р?к?тне ?т??не? шартын

в) эшне? ?т?л?-?т?лм?вен

А2. Кайсы р?тт? билгесез ?тк?н заман хик?я фигыльл?р бирелг?н?

а) барса, килсен, саный

б) акты, сузачак, уйлар

в) ауган, озаткан, алган

А3. Кайсы р?тт? билгесез кил?ч?к заман фигыльл?р бирелг?н?

а) сизгер, ?ткер, тапкыр

б) камыр, сыер, сикер

в) килер, барыр, санар

А4. Кайсы кушымчалар х?л фигыльне? беренче т?ренеке?

а) –ып/ -еп, -п

б) –ды/ -де, -ты/ -те

в) –гач/ -г?ч, -кач/ -к?ч

А5. ?тк?н заман хик?я фигыльне? нинди т?рл?ре бар?

а) ??рвакыт билгеле

б) билгеле ??м билгесез

в) ??рвакыт билгесез

А6. Нич? затланышлы фигыль бар?

а) ?ч

б) д?рт

 в) биш

А7. Исем фигыль килеш, тартым, сан бел?н т?рл?н?ме?

а) т?рл?нми

б) т?рл?н?

в) кайберл?ре т?рл?н?

А8. Юган к?лм?к с?зтезм?сенд? билгел?нг?н с?з нинди с?з т?ркемен? карый?

а) ?тк?н заман хик?я фигыль

б) сыйфат

в) ?тк?н заман сыйфат фигыль

А 9. Кайсы р?тт? шарт фигыльл?р бирелг?н?

а) сатса, уйласа, китм?с?

б) алыр, кага, укыды

в) белеп, киг?ч, к?р?ч?к

А10. Нинди фигыльл?р заман бел?н т?рл?н??

а) х?л фигыль, сыйфат фигыль

б) инфинитив, исем фигыль

в) хик?я фигыль, сыйфат фигыль

Ял ит?  (“Мин яратам, сине, Татарстан!” ?ыры я?гырый, укучылар ирекле к?нег?л?р ясап, ял ит?л?р)

5. Белем ??м осталыкларны я?а ситуацияд? куллану.

 Ты?ла, сайла, яз!

(укучыларга аудиоязма – Г. Гыйниятуллинаны? шигыре т?къдим ител?, укучылар ты?лаганнан со? таблицага шигырьд?ге  фигыльл?рне  язалар)

                                      Д?ньялар  тыныч   булсын

                                          Бабайлар к?р?шеп безг?

Тынычлык яулап алган.

? к?пл?ре кайталмыйча,

Сугыш кырында калган.

Тизд?н  ?и?? б?йр?ме,

Б?йр?м ит?р бар халык.

Кайберл?ре сагышланып,

Кайберл?ре шатланып.

?ни с?йли, бабаемны?

Яу кырында калганын.

??р ел саен  бу б?йр?мне,

Елап каршы ала ул.

К?кл?ребез аяз булсын,

Сугыш уты янмасын.

?би-бабайлар язмышын

Безг? к?рерг?  язмасын.

 

             Г?лфия Гыйниятуллина.

 

Фигыль т?ркемч?л?ре

1. Боерык фигыль:  булсын, янмасын, язмасын

2. Хик?я фигыль: яулап алган, калган, б?йр?м ит?р, с?йли, каршы ала

3.Шарт фигыль:  -

4. Сыйфат фигыль:  калганын

5. Х?л фигыль: к?р?шеп, кайталмыйча, сагышланып, шатланып, елап

6.Исем фигыль: -

7. Инфинитив: к?рерг?

  • Шигырь н?рс? турында? (?и?? б?йр?ме турында)
  • ?и?? б?йр?ме нинди б?йр?м ул? (Совет илене?, солдатларыны?  фашизмны ?и?? турында)
  • ?и?? б?йр?ме кайчан була? (9 майда)
  • Быел ?и??не? нич? еллыгы (70 еллыгы)
  • Безне? илд? бу б?йр?мг? игътибар ??рвакытзур, л?кин быел б?йр?мне бик зурлап ?тк?рерг? уйлыйлар, ни ?чен дип уйлыйсыз? (ч?нки, беренчед?н, зур дата, икенчед?н, сугыш ветераннары саны кими бара.)
  • ?йе, без алар алдында т?л?п бетерм?слек  бурычлы. Кил?ч?кт? к?кл?ребез гел д? аяз, тормышыбыз тыныч  булсын иде!

6. ?зл?штер? д?р???сен тикшер?, ?иб?релг?н хаталар буенча фикерл?ш? ??м аларны т?з?т?.

  1. ??рбер р?тт?н бер?р укучы такта янына чыга, бирелг?н фигыльг? морфологик-синтаксик анализ ясый. Калганнар урыннарында эшлил?р.

1 укучы:  шатланыпфигыль, затланышсыз ф., х?л ф., барлыкта, т?п юн?лешт?, ??мл?д? х?л.

2 укучы:  янмасын - фигыль, затланышлы ф., боерык ф., юклыкта, т?п юн?лешт?, 3 зат, берлек санда, ??мл?д? х?б?р.

3 укучы:  калганын – фигыль, затланышсыз ф., сыйфат ф.,барлыкта, т?п юн?лешт?, ?тк?н заманда, исемл?шк?н, берлек санда, 3 зат тартым бел?н т?рл?нг?н, т?шем килешенд?, ??мл?д? т?мамлык.

?Эшч?нлекк? н?ти?? ясау, ?йр?нелг?н материалны анализлау.

  • Без б?ген д?рест? нинди с?з т?ркемен кабатладык? (фигыльне)
  • Фигыльне? безне? тормышыбызда бер?р ???мияте бармы? (?йе, фигыльл?р бик кир?кле с?з т?ркемн?ре ик?н, фигыльне? т?п вазифасы – х?б?р, м?гъл?мат ?иткер?, алардан башка с?йл?шеп т?, ??мл? т?зеп т? булмый)

- Алган белемн?рне кайда куллана алырбыз?(С?йл?м т?зег?нд?.) 
- Д?рест? сезне? н?рс? яхшы, ? н?рс? авыррак килеп чыкты? 
- Тагын н?рс? ?стенд? эшл?рг? кир?к булыр? 

?й эше бир?. (фигыльне кабатларга, морфологик анализны ятларга, ?д?би ?с?рл?рд?н фигыльне? т?рле т?ркемч?л?ре булган ??мл?л?р табып язарга.(??мл?не? нинди ?с?рд?н алынганлыгын ??м авторын к?рс?терг?.)  )

  Билгел?р кую.

Укытучы: Кадерле укучылар, д?ресебезне йомгаклап шуны ?йт?сем кил?: Й?зегез ямьле, с?зегез т?мле, эшегез гамьле, кыйблагыз туры булсын.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау. »

Затланышлы һәм затланышсыз фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

Укытучы: Кәлимуллина Эльмира Фәрит кызы,1кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф: 7 (татар төркеме)

Дәрес: татар теле

Тема: Затланышлы һәм затланышсыз фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат:

1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга морфологик – синтаксик анализ ясый белү күнекмләрен ныгыту,уйлау- фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3) Укучыларның сүз байлыгын баету, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Сугыш ветераннарына, олыларга карата ихтирам хисен тәрбияләү.
Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мәкаль язылган карточкалар, мультимедиа, компьютер, аудиоязма, презентация

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, тест

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе


Дәрес барышы


  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру. 
Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегезгә уңышлар теләгез. 

Дежур белән әңгәмә.


2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.


- бүгенге дәрестә без “фигыль” темасы буенча алган белемнәрне искә төшерербез, кабатларбыз.


3. Белемнәрне актуальләштерү.


Игътибар экранга. Сезгә табышмаклар бирелгән, җавабын табарга кирәк, мисаллар китерергә.

  1. Кирәк икән – боерабыз,

Кирәк икән – тыябыз.

Җөмләдә төрле-төрле

Зат һәм санны тоябыз.

(боерык фигыль)

Мисаллар: утыр, басыгыз, язсын, эшләгез;

  1. Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

(хикәя фигыль)

Мисаллар: уйлый, шатланабыз, йөгерәсең;


  1. Күрсәтермен шартын эшнең

Үтәлү – үтәлмәвен

Белдерәм теләк- үтенечнең

Күптөрле мәгънәсен.

(шарт фигыль)

Мисаллар: теманы аңласа, күнегүне эшли; яңгыр яумаса, экскурсиягә барабыз; тизрәк җәй җитсә иде, математикадан “биш”ле алсам иде;


  1. Ачыклыймын төп фигыльнең

Өстәмә эшен, хәлен.

Рөвешен дә, урынын да

Эш-хәлнең выкыт-мәлен.

(хәл фигыль)

Мисаллар: тыңлап утыра, кычкырып сөйләшә;

Сыйфат белән фигыль минем дуслар

Уртак яклар күп безнең

Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең

Җөмләдә кайбер сүзнең.

(сыйфат фигыль)

Мисаллар: мәктәптән кайтучы малай,чистарта торган фильтр;


  • Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? ( фигыль төркемчәләре)

  • Сез ничә фигыль төркемчәләрен беләсез? (7)

  • Кайсылары җитми? (исем фигыль, инфинитив)


Укучылар 4әр берләшеп, исем фигыль һәм инфинитив турында сораулар төзиләр һәм каршы командага бирәләр.


4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән)

Укучыларга ике вариантта төзелгән тест бирелә. Укучылар тест эшлиләр,аннан соң партадашы белән алмашып, җавапларын тикшерәләр, билге куялар.


1 вариант


А1. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

а) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен

б) эш-хәрәкәтнең шартын

в) эш кушуны, боеруны

А2. Кайсы рәттә билгеле үткән заман хикәя фигыльләр бирелгән?

а) кайта, барган, килгән

б) барды, очты, карады

в) көлсә, уйлар, эшли

А3. Кайсы кушымчалар хәзерге заман хикәя фигыльнеке?

а) –ган/-гән, -кан/-кән

б) –ар/-әр, -р

в) –а/-ә, -ый/-и

А4. Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?

а) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен

б) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен

в) эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен

А5. Килүче, кайтучы, китүче сүзләре нинди сүз төркеменә карый?

а) хәзерге заман сыйфат фигыль

б) исем

в) сыйфат

А6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) биш

б) дүрт

в) өч

А7. Кайсы кушымчалар исем фигыльнеке?

а) –у/-ү

б) –а/-ә

в) –ый/-и

А8. Кайсы рәттә инфинитивлар бирелгән?

а) чаба, үсте, сибәр

б) алып, караучы, калса

в) ашарга, төзергә, әйтергә

А9. Сизәбез, сизәсез, сизәләр сүзләре нәрсә белән төрләнгән?

а) сан белән

б) тартым белән

в) зат-сан белән

А10. Ничә затланышсыз фигыль төре бар?

а) биш

б) дүрт

в) өч



II вариант



А1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

а) эшне кайсы зат үтәвен

б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын

в) эшнең үтәлү-үтәлмәвен

А2. Кайсы рәттә билгесез үткән заман хикәя фигыльләр бирелгән?

а) барса, килсен, саный

б) акты, сузачак, уйлар

в) ауган, озаткан, алган

А3. Кайсы рәттә билгесез киләчәк заман фигыльләр бирелгән?

а) сизгер, үткер, тапкыр

б) камыр, сыер, сикер

в) килер, барыр, санар

А4. Кайсы кушымчалар хәл фигыльнең беренче төренеке?

а) –ып/ -еп, -п

б) –ды/ -де, -ты/ -те

в) –гач/ -гәч, -кач/ -кәч

А5. Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төрләре бар?

а) һәрвакыт билгеле

б) билгеле һәм билгесез

в) һәрвакыт билгесез

А6. Ничә затланышлы фигыль бар?

а) өч

б) дүрт

в) биш

А7. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән төрләнәме?

а) төрләнми

б) төрләнә

в) кайберләре төрләнә

А8. Юган күлмәк сүзтезмәсендә билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә карый?

а) үткән заман хикәя фигыль

б) сыйфат

в) үткән заман сыйфат фигыль

А 9. Кайсы рәттә шарт фигыльләр бирелгән?

а) сатса, уйласа, китмәсә

б) алыр, кага, укыды

в) белеп, кигәч, күрәчәк

А10. Нинди фигыльләр заман белән төрләнә?

а) хәл фигыль, сыйфат фигыль

б) инфинитив, исем фигыль

в) хикәя фигыль, сыйфат фигыль


Ял итү (“Мин яратам, сине, Татарстан!” җыры яңгырый, укучылар ирекле күнегүләр ясап, ял итәләр)


5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.


Тыңла, сайла, яз!

(укучыларга аудиоязма – Г. Гыйниятуллинаның шигыре тәкъдим ителә, укучылар тыңлаганнан соң таблицага шигырьдәге фигыльләрне язалар)



Дөньялар  тыныч   булсын


Бабайлар көрәшеп безгә

Тынычлык яулап алган.

Ә күпләре кайталмыйча,

Сугыш кырында калган.

Тиздән  Җиңү бәйрәме,

Бәйрәм итәр бар халык.

Кайберләре сагышланып,

Кайберләре шатланып.

Әни сөйли, бабаемның

Яу кырында калганын.

Һәр ел саен  бу бәйрәмне,

Елап каршы ала ул.

Күкләребез аяз булсын,

Сугыш уты янмасын.

Әби-бабайлар язмышын

Безгә күрергә  язмасын.



             Гөлфия Гыйниятуллина.




Фигыль төркемчәләре


1.

Боерык фигыль

Булсын, янмасын, язмасын

2.

Хикәя фигыль

яулап алган, калган, бәйрәм итәр, сөйли, каршы ала

3.

Шарт фигыль

-

4.

Сыйфат фигыль

калганын

5.

Хәл фигыль

көрәшеп, кайталмыйча, сагышланып, шатланып, елап

6.

Исем фигыль

-

7.

Инфинитив

күрергә



  • Шигырь нәрсә турында? (Җиңү бәйрәме турында)

  • Җиңү бәйрәме нинди бәйрәм ул? (Совет иленең, солдатларының фашизмны җиңү турында)

  • Җиңү бәйрәме кайчан була? (9 майда)

  • Быел Җиңүнең ничә еллыгы (70 еллыгы)

  • Безнең илдә бу бәйрәмгә игътибар һәрвакытзур, ләкин быел бәйрәмне бик зурлап үткәрергә уйлыйлар, ни өчен дип уйлыйсыз? (чөнки, беренчедән, зур дата, икенчедән, сугыш ветераннары саны кими бара.)

  • Әйе, без алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч  булсын иде!



6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.


  1. Һәрбер рәттән берәр укучы такта янына чыга, бирелгән фигыльгә морфологик-синтаксик анализ ясый. Калганнар урыннарында эшлиләр.

1 укучы: шатланыпфигыль, затланышсыз ф., хәл ф., барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл.

2 укучы: янмасын - фигыль, затланышлы ф., боерык ф., юклыкта, төп юнәлештә, 3 зат, берлек санда, җөмләдә хәбәр.

3 укучы: калганын – фигыль, затланышсыз ф., сыйфат ф.,барлыкта, төп юнәлештә, үткән заманда, исемләшкән, берлек санда, 3 зат тартым белән төрләнгән, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык.


  1. Кем тизрәк?” уены.

Тактага укучы чакырыла, 1 минут эчендә фигыльгә кагылышлы сораулар бирелә, “әйе”, “юк” сүзләре белән җавап бирергә кирәк.

1. Фигыльләрне 2 төркемгә бүлеп өйрәнәләр.(әйе)
2. 7 фигыль төркемчәсе бар. (әйе)
3. Фигыльләр килеш белән төрләнә. (юк)
4. Затланышсыз фигыльләр 4. (әйе) 
5. Мактый-хуплый, шатлана-елый синоним фигыльләр. (юк)

6. Хәл фигыльнең 4 төре бар.(әйе)
7.Исем фигыльләр эш-хәлнең исемен атый. (әйе)

8. Уйла, эшлә – исем фигыльләр. (юк)

9. Татар телендә 5 фигыль юнәлеше бар.(әйе)

10. –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш фигыль ясаучы кушымчалар.(юк)


  1. 1. Сыйфат фигыль заман белән төрләнә. (әйе)

2.-у/-ү хәл фигыль кушымчасы. (юк)

3.Эшләмичә фигыле юклыкта. (әйе)

4. Нинди? Ни эшләгән хәл фигыль сораулары. (юк)

5. Барлык фигыльләрдә дә барлык-юклык формасы бар.(әйе)

6. Хәл фигыль белән инфинитив сан белән төрләнми. (әйе)

7. Сыйфат фигыльнең 6 заман формасы бар.(әйе)

8. Җырла, уйлаш, сана, матурлан фигыльләре ясалма фигыльләр. (әйе)

9.Фигыльләр җөмләдә күбрәк хәбәр булып киләләр. (әйе)

10. Барырга,уйнарга, биергә исем фигыльләр. (юк)


  1. 1. Нишли? нишләде? нишләгән?хикәя фигыль сораулары. (әйе)

2.Фигыльләр предметның билгесен белдерә. (юк)

3.Барыйк, укысын, килегез фигыльләре боерык фигыльләр. (әйе)

4. Үткән заман хикәя фигыльнең 3 төре бар. (юк)

5. Затланышлы фигыльләр 4. (юк)

6. Хикәя һәм сыйфат фигыльләр заман белән төрләнә.(әйе)

7. Йөгерә-чаба, дәвалый-терелтә синоним фигыльләр. (әйе)

8.Сакламаска, уйнамаска, эшләмәскә юклыктагы инфинитив. (әйе)

9. Сизәбез, сизәсез, сизәләр сүзләре тартым белән төрләнгән. (юк)

10. Кайтса, яуса, килсә шарт фигыльләр. (әйе)

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

  • Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык? (фигыльне)

  • Фигыльнең безнең тормышыбызда берәр әһәмияте бармы? (Әйе, фигыльләр бик кирәкле сүз төркемнәре икән, фигыльнең төп вазифасы – хәбәр, мәгълүмат җиткерү, алардан башка сөйләшеп тә, җөмлә төзеп тә булмый)

- Алган белемнәрне кайда куллана алырбыз?(Сөйләм төзегәндә.) 
- Дәрестә сезнең нәрсә яхшы, ә нәрсә авыррак килеп чыкты? 
- Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк булыр? 



Өй эше бирү. (фигыльне кабатларга, морфологик анализны ятларга, әдәби әсәрләрдән фигыльнең төрле төркемчәләре булган җөмләләр табып язарга.(Җөмләнең нинди әсәрдән алынганлыгын һәм авторын күрсәтергә.)  )

Билгеләр кую.

Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле, эшегез гамьле, кыйблагыз туры булсын.


Вакыт калса, төркемнәрдә эш. Мәкальләрнең башы язылган карточкалар таратыла, аерым кәгазьләрдә мәкальләрнең ахыры язылган. Бер-берсенә туры китереп ябыштырырга.

Эш төрләре:

  • мәкальләрдән фигыльләрне табып, төркемчәләрен билгеләргә.

  • мәкальләрнең мәгънәләре буенча үзара фикерләшү.



1.

Аз сөйлә, ...

күп эшлә.


2.

Бүгенге эшне...

иртәгә калдырма.

3.

Һөнәрле үлмәс,...

һөнәрсез көн күрмәс.

4.

Тел сөйли, ...

кул эшли.




1.

Эш эшләми ...

уңыш килми.


2.

Кеше холкын күзәт,...

үзеңнекен төзәт.


3.

Батыр бер үләр,

... куркак мең үләр.


4.

Алтын җирдән табыла, ...

белем – китаптан



1.

Акыллы атын мактар, ...


кыланчык үзен мактар.

2.

Дөньяда ата-анадан башка …

бар да табыла.


3.

Бүгенге эшне ...

иртәгә калдырма.


4.

Башта үзең өйрән, ...

аннан кешене өйрәт.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Калимуллина Эльмира Фаритовна

Дата: 30.03.2015

Номер свидетельства: 194246


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства