Тема: Грамматик биремле диктант хаталары өстендә эш.
Максат: Грамматик биремле диктант эшләренә анализ ясау, еш очрый торган орфографик һәм пунктуацион хаталарны төзәтү, укучыларны үз хаталарын табарга һәм төзәтергә өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Укучыларда алган белемнәрен гамәли куллану күнекмәләре булдыру .
Материал: “Кагыйдәләр җыелмасы”, укучыларның язма эшләре, “Дөрес яз!” таблицасы, проектор, орфографик сүзлекләр, карточкалар .
Дәрес планы .
Оештыру .
II. Актуальләштерү
III.Төп өлеш .
IV.Ныгыту .
V.Өй эше бирү .
VI.Йомгаклау , билге кую .
Дәрес барышы
1.Укучыларны эш нәтиҗәләре белән таныштыру . (Ничә укучы “5” , “4” , “3 “, “2” билгеләре алган )
2.Эшкә гомуми анализ ясау (Кайсы укучыларның, алдагы язма эшләре белән чагыштырганда , эшләре югары бәя алуы , кемнәрнең эш нәтиҗәсе начаррак булуы , моның сәбәпләре әйтелә )
3.Үрнәк эшләр күрсәтелә .
4.Язма эшләрне тарату һәм укучыларның үзанализы .
“Кагыйдәләр җыелмасы”ннан файдаланып, укучылар үз хаталарының кайсы кагыйдәгә караганлыгын билгели, сүзне дөрес итеп яза, кагыйдә номерын күрсәтә.
5.Күп укучыга хас орфографик хаталарны төзәтү
(бу эштә күп укучы аръягындагы , җәбер –рәнҗеш сүзләрендә хата ясаган )
Орфографик сүзлектән карап, аларны укучылар дөрес итеп яза, дөрес язылыш кагыйдәсен аңлата. Аннан соң карточка белән эш башкаралар.
6. Кушма һәм парлы сүзләрдәге хаталарны төзәтү .
Берничә укучының такта янында эшләве (укытучы әйткән сүзләрне язу, язылышын аңлату)
Сүзләр: көнбатыш , кулъяулык , йорт- җир, тирә - юнь,җир- су,сулъяк, төнбоек, агымсу, меңьеллык, башкала .
7. Һ , х хәрефләре кергән сүзләрне дөресләп язу.
Ике укучы такта янына чакырыла һәм алар арасында “Орфографик ярыш “ оештырыла . Иптәшләре аларга һ һәм х хәрефләре кергән сүзләрне әйтеп яздыралар. Кайсы укучы дөрес язуы билгеләнә.
8. Орфографик хаталарны мөстәкыйль рәвештә төзәтеп бетерү.
А) Тыныш билгесе хаталарын төзәтү
“Халыкның бер мәкале : “Матур булып туганчы, бәхетле булып ту,“ - дисә дә , тышкы күркәмлек –тормышта гаять әһәмиятле нәрсә“ дигән җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү, тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлату, кагыйдәләрен әйттерү .
Б) Искә төшергәннәрне ныгыту.
Искәртмәле диктант.
Чулпы яки чәч тәңкәсе татар хатын-кызлары милли киеменә туры килә. Шунлыктан ул борынгы татар җырларында еш телгә алына. Татар бизәнү әйберләренә яңгыраулы стиль хас: яка чылбыры , хәситә, алка һәм чулпыдагы тәңкәләр, бер-берсенә бәрелеп, үзенчәлекле көй– ягымлы көмеш чыңы тудыра торган булганнар.
(Укучыларга җөмләләрне проектор аша экраннан язалар, тыныш билгеләрен аңлаталар)
9. Өйгә эш. Һәркемгә үзе хата җибәргән сүзләр белән җөмләләр төзеп язарга.
Йомгаклау, укучыларга билге кую.