2) ”Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел;
Татар теленнән эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, УМК, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләрдән, календарь-тематик планнан,әдәбият исемлегеннән.
Эш программасы “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на һәм “Үрнәк программа”га нигезләнеп төзелде. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.Программа 2011 нче елда бастырылган.
- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева , Г.М. Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
-Мультимедиа;
-Эш программасы үрнәге.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч белем төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты - балаларга башлангыч белем бирү белән беррәттән, аларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион һәм интерактив, дистанцион технологияләрдән файдалану зарур.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон”” нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп уку фәннәренең берсе булып тора.
Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле һәм әдәби уку” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.
“Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 2 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
– әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Диалогик сөйләм.
2 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ.б.
– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.
– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
– 2 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
-Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.
-Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
-ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
-Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
-тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
-укыганда сүзлекләр куллана белү.
-программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.
№ | Дәрес темасы | Дәрес саны | Төп эчтәлек | Көтелгән нәтиҗә | Укучылар эшчәнлеге төрләре | Контроль эш төрләре | Үткәрү вакыты |
Предмет | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы | план | факт |
Без мәктәпкә барабыз (32 сәг) |
1. | Яңа уку елы белән! Мин, син алмашлык-ларының юнәлеш килеше | 1 | Уку-язу әсбаплары исемнәре, исәнләшә-саубуллаша белү | Үзең турында сөйли белү | Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү | Үз хезмәтеңне оештыру, дәрестә игътибарлы булу,бер-береңне ишетә белү | Сүзлек белән эш, фонетик зарядка, диалог уку, диалогка репликалар өстәү | | | |
2. | -мы, -ме сорау кисәкчәләре | 1 | Сорау аффиксларын куллана белү | Ситуатив күнегүләр. Хәзерге заман фигыльләре белән җөмләләр төзү | Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү | Дәрестә дөрес утыру һәм җавап бирү, укытучыны ишетә белү | Карточкалар белән эш, җөмлә һәм диалог төзү, сорауларга җавап бирә белү, уен уйнау | | | |
3. | Татар теленең хәреф-аваз системасы. Транскрипция. | 1 | Сузык һәм тартык авазлар. Аларның бүленешен белү | Транскрипция билгеләре белән яза белү. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес язу | Шартлы билгеләрне өйрәнү Сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү | Күршең белән хезмәттәшлек итү | Саннарны дөрес әйтү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү, ситуатив күнегүләр | | | |
4. | Татар телендә сингармонизм законы. | 1 | Алынма сүзләр һәм татар теленең үз сүзләрен аера белү | Калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү,сингармонизм законын аңлау | Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Парларда эшли белү | Сүзлек белән эш, фонетик зарядка | | | |
5. | Иҗек. | 1 | Хәреф, аваз, иҗекләрне, сузык һәм тартык авазларны аера белү | Татар теленә генә хас булган авазларны ишетә, әйтә, яза белү. | Тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру | Укытучыны ишетә белү, тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү | Дөрес әйтү, уку, транскрипция билгеләре белән язу | | | |
6. | Кем?Нәрсә? сораулары. Исемнең күплек саны. | 1 | Күплек кушымчалары, аларның үзенчәлеген аңлау | Предметларны саннар кулланып үзеңә сорый белү | Кагыйдәләргә нигезләнеп хаталы сүзләрне тикшерү, яздыру, җөмләләр төзү | Язмача күнегүләр эшләү, күнекмә булдыру | Гр.күнегүләр, кагыйдәне чылбыр рәвешендә өйрәнү | | | |
7. | 1-10га кадәр саннар.Ничә?соравы | 1 | 1-10 га кадәр саннарның әйтелешен, язы-лышын искә төшерү | Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру | Ничәнче сыйныфта укуны сорый һәм җавап бирә белү | Тактадагы информация (плакатлар) белән эшләргә өйрәнү | Тиз итеп санарга өйрәнү, карточкалар белән эш эшләү | | | |
8. | Тәртип саны. Ничәнче? соравы | 1 | Тәртип саннарының язылышы һәм әйтелешен өйрәнү. | -нчы, -нче кушымчаларын кулланып күнекмә булдыру | План буенча сөйли белү | Рәсемнәр белән биремнәр үтәү | Сорауларга җавап бирә белү, җөмләләр төзү | | | |
9. | Боерык фигыльнең барлык формасы белән таныштыру | 1 | Боерык фигыльнең барлык формасын өйрәнү | Уку хезмәте турында сорый белү | Иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү | Парларда диалог оештыру | Гр. күнегүләр, җөмләләр төзү, сораулар кую | | | |
10 | Боерык фигыльнең юклык формасы | 1 | Боерык фигыльнең юклык формасын өйрәнү | Уку хезмәтен юклык формасында әйтә белү | Объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү | Рәсемнәр белән биремнәр үтәү | Рәсемнәр белән биремнәр үтәү, язма күнегүләр башкару | | | |
11 | Кереш контроль эш | 1 | Үз-үзеңә контроль ясау | кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау Язма эш | | Контроль эш | | |
12-13 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат- санда төрләнеше | 1-2 | Хәзерге заман хикәя фигыль нең зат- санда төрләнешен өйрәнү | Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйли белү | Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру | Күнегүләр эшләгәндә ялгышларны төзәтә белү | Язма күнегүләр башкару, җөмләләр төзү, уен уйнау | | | |
14 | Хәзерге заман хикәя фигыленең1-3зат юклык формасы | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыленең юклык формасын өйрәнү | -мый/ -ми аффиксларын җөмлә төзегәндә куллана белү | Күнегүләр эшләгәндә ялгышларны төзәтә белү | Ситуатив күнегүләр | Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү | | | |
15 | Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнеше | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыль юклык формасының зат- санда төрләнешен белү | Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвеңне (эшләмәвен) әйтә белү | Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү | Парлап эшләү күнекмәләре | Диалогны тулыландырып уку, сөйләшү | | | |
16 | Исемнең урын- вакыт килеше | 1 | Исемнең урын- вакыт килешен искә төшерү | -да/-дә, -та/-тә аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру. | Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү | Дөрес яза белү күнекмәләрен булдыру | гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр | | | |
17 | Кайда? соравына җавап формасы. | 1 | Яңгырау һәм саңгырау авазларның үзенчәлеген белү | -да/-дә, -та/-тә аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру. | Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү | Дәреслек белән эшли белү | Карточкалар, китап белән эш, сораулар бирә белү | | | |
18 | Исемнең юнәлеш килеше | 1 | Исемнең юнәлеш килешен искә төшерү | га/-гә, -ка/-кә аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру. | Предметларны кая куйганыңны әйтә белү | Парларда диалог оештыру | Тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, диалогны тулыландырып уку, сөйләшү | | | |
19 | Кая? соравына җавап формасы | 1 | Яңгырау, саңгырау һәм сузык авазларына тәмамланган исемнәрне аера белү | га/-гә, -ка/-кә аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру. | Предметларны кая куйганыңны әйтә белү | Ситуатив күнегүләр | Рәсемнәр белән биремнәр үтәү, язма күнегүләр башкару | | | |
20 | Кайда? соравы.Астында,өстендә, эчендә бәйлек сүзләре | 1 | Кайда? соравы белән җөмләләр төзү һәм аларга астында өстендә бәйлек сүзл әре белән җавап бирә белү | Астында, өстендә бәйлек сүзләренең дөрес язылышын истә калдыру. | Алган белемнәрне гомумиләштерү | Парларда диалог оештыру | Сорауларга җавап бирә белү, җөмләләр төзү | | | |
21. | Исемнең чыгыш килеше. Кайдан? соравы кушымчалары | 1 | Исемнең чыгыш килешен искә төшерү | -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән, аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру | Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү | Дөрес яза белү күнекмәләрен булдыру | диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр | | | |
22. | Кайдан? соравына җавап формасы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар | 1 | Яңгырау һәм саңгырау авазларның үзенчәлеген белү | -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән, аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру | Үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү | Дәреслек белән эшли белү | Карточкалар, китап белән эш, язма эш төрләре | | | |
23 | 1чирек контроль эш | 1 | Контроль бәяләү | Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен булдыру | Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү, мөмкинлекләреңне бәяләү | Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртугы ихтыяҗ формалаштыру | | Контролъ эш эшләү | | |
24 | Күнегүләр эшләү (Хаталар өстендә эш) | 1 | Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү | Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен булдыру | Мөмкинлекләреңне бәяләү | Сүзлек, кагыйдәләр белән системалы эшләү | Хаталар өстендә эш эшләү | | | |
25 | Исемнәрдә килеш кушымчал ары | 1 | Исемнәрдә килеш кушымчал арын искә төшерү | Яңгырау һәм саңгырау авазл арга карап сүзләргә тиешле кушымча куя белү. | Килеше кушымчаларын таный белү | Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Рәсем ясап аны сөйли, аңлата белү | | | |
26. | Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап килеш төрләнешендә тиешле кушымчалар кую. | 1 | Сүзлек диктантына әзер булу | Яңгырау һәм саңгырау авазларга карап сүзләргә тиешле кушымчалар ялгый белү | Алган белемнәрне гомумиләштерү. сүзләрне орфографик яктан дөрес язарга өйрәнү | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | гр. күнегүләр, сүзлек диктанты язу | Сүзлек диктанты. | | |
27-28 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль | 1-2 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын өйрәнү | -ды/ -де, -ты/ -те аффиксларын куллана белү | Сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Рәсем буенча җөмләләр төзү | диалогны дәвам итү, ситуатив күнегүләр | | | |
29-30 | Билгеле үткән заман формасының зат-санда төрләнеше | 1-2 | Билгеле үткән заман формасының зат-санда төрләнешен өйрәнү | Үзеңнең, иптәшеңнең эшләгән эшләрен билгеле үткән заман формасында әйтә белү | Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү | Ситуатив күнегүләр башкару | Карточкалар, китап белән эш, язма эш төрләре | | | |
31 | Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль | 1 | Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын ныгыту (“Күмәч”әк.) | Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын чагыштыра белү | объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү | Ситуатив күнегүләр башкару | сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку | | | |
32 | Контроль монолог“Без мәктәпкә барабыз” бүлеген йомгаклау | 1 | “Без мәктәпкә барабыз” бүлегендә кулланылганлексиканы ныгыту | Уку хезмәте турында сөйли белү | Алган белемнәрне практикада куллана белү | Алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау | Ситуатив күнегүләр | Мөстәкыйль эш | | |
Көзге уңыш (9 сәг.) | | |
33-34 | Җиләк-җимеш яратам. Әле кисәкчәсе | 1-2 | Җиләк-җимеш исемнәрен искә төшерү | Яратам,яратмыйм фигылен куллана белү. Әле кисәкчәсенең мәгънәсен аңлау | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү | Үткән материалны искә төшерү, чиста язуны камилләштерү | Карточкалар белән эш, кроссворд чишү, диалог төзү | | | |
35 | Күчереп язу. “Базарда” | 1 | “Базарда” исемле текст белән танышу | Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү | Эш тәртибен аңлап, язуэшчәнлеген оештыра белү | Чиста язуны камилләштерү | | Контролъ күчереп язу | | |
36 | Чөнки теркәгече | 1 | Чөнки теркәгече белән танышу | Чөнки теркәгечен кулланып җөмләләр төзи белү | Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү | Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру | Хаталар өстендә эш эшләү, җөмләләр төзү | | | |
37 | Сыйфатның гади дәрәҗәсе | 1 | Сыйфатның гади дәрәҗәсен өйрәнү | Нинди? соравын,сыйфатның гади дәрәҗәсен таный, куллана белү | Эш сыйфатына бәя бирә белү | Сүзлек белән системалы эшләү | сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр, диалогны тулыландырып уку | | | |
38 | “Көзге уңыш” темасы буенча күнегүләр.Ә теркәгече | 1 | “Көзге уңыш” темасы буенча күнегүләр эшләү. Ә теркәгече белән танышу | Белемнәрне практикада куллана.Ә теркәгечен куллан ып җөмләләр төзү | Фикерләрне логик чылбырга салу | Тулы җавап бирергә өйрәтү, көз билгеләрен сөйли белү | Рәсем ясап аны сөйли, аңлата белү | | | |
39 | Ө,О хәрефләренең язылышы | 1 | ө, о авазларының язылышын өйрәнү | ө, о авазлары кергән сүзләр белән җөмләләр төзү. Әлеге авазларны аерырга өйрәнү | объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү | Дөрес яза белү күнекмәләрен булдыру | сорау кую, сөйләшү, фонетик зарядка | | | |
40 | Яшелчәләр нинди? | 1 | Яшелчәләрне төсен әйтә белү, әйдә базарга барабыз төзелмәсе белән танышу | Яшелчәләрнең төсе, формасы, тәме турында сөйләргә өйрәнү | Сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Күнегүләр эшләү | Хаталар өстендә эш эшләү, китап белән эш | | | |
41 | “Базарда” бүлеген йомгаклау | 1 | “Базарда” бүлегендә кулланылганлексиканы ныгыту | Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турында сөйли белү | Алган белемнәрне практикада куллана белү | Алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлдау | | Тест формасы | | |
Мин чисталык яратам (18 сәг.) |
42 | “Мин чисталык яратам” темасы буенча лексик берәмлекләр | 1 | Чисталык төшенчәсе белән танышу | Сүзләрне аңлап өйрәнү. | Тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру | Дәреслек белән эшли белү | сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр | | | |
43 | Нинди? соравы | 1 | Сыйфатларны искә төшерү | Өйрәнелгән сүләрне кулланы п сораулар төзи алу. кирәк,кирәк ме,кирәкми сүзләрен искә төшерү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү | диалогларны тулыландырып уку | | | |
44 | Сабын белән юына төзелмәсе | 1 | Сабын белән юына төзелмәсен өйрәнү | Чисталык турында бәйләнешле сөйли белү, | Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайла | Гигиеник таләпләрне үтәргә өйрәтү | Язма күнегүләр башкару | | | |
45 | I яртыеллыкка контроль эш | 1 | Контроль бәяләү | Каллиграфик дөрес язу күнекмәләрен булдыру | Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү, мөмкинлекләреңне бәяләү | Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртугы ихтыяҗ формалаштыру | | Контроль эш | | |
46 | Хәзерге заман хикәя фигыль-нең I,III зат берлек сан формалары | 1 | Көндәлек режим темасына мөнәсәбәтле сүзтезмәләр өйрәнү | Хәзерге заман хикәя фигыльне I,III зат берлек санда куллану | Фикерләрне логик чылбырга салу | Ситуатив күнегүләр эшләү | Карточкалар, китап белән эш, язма эш төрләре | | | |
47-48 | Тән әгъзалары. | 1-2 | Тән әгъзаларының исемнәрен искә төшерү | Тән әгъзаларын атый белү | Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү | Телдән күнегүләр эшләү | Карточкалар белән эш, уен уйнау | | | |
49-51 | Исемнәрне I, II, III зат тартым белән төрләндерү | 1-3 | Исемнәрне I, II, III зат тартым белән танышу | Исемнәрне I, II, III зат тартым белән төрләндерү | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү | Мөстәкыйль эшли белү | Күнегүләр эшләү | | | |
52 | Исемнәрне I, II, III зат тартым белән төрләндерүне ныгыту | 1 | Исемнәрне I, II, III зат тартым белән танышуны ныгыту | Исемнәрнең зат санда тартым бн төрләндерүне камилләштерү | Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү | Телдән күнегүләр эшләү | диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү | | | |
53 | Предметларның барлыгын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү формасы | 1 | Предметларның барлыгын, юклыгын әйтә белү | Предметларның барлыгын, юклыгын 3 затта сорау, җавап бирү | Тиешле мәгълүматны сайлап алу; төп мәгълүматны аеру | Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру | гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү | | | |
54 | Табибта | 1 | Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү | Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Җөмләләр төзи белү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү | ситуатив күнегүләр | | | |
55 | Хәл сорау кирәк эш | 1 | Хәл сорау этикетын өйрәнү | Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәк тәкъдим итә белү | Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайла | Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү | сорау кую, сөйләшү | | | |
56 | 11-100-гә кадәр саннар | 1 | 11-100-гә кадәр саннарны искә төшерү | Саннарны сөйләмдә куллана белә. | Фикерләрне логик чылбырга салу | Бер-береңне ишетә белү | Саннар белән җөмләләр төзү | | | |
57 | Синең башың төзелмәсе | 1 | Синең башың төзелмәсе белән танышу | Кешеләрнең хәлен сорый, әйберләр тәкъдим итә белү | Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү | Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәләрен формалаштыру | Карточкалар, китап белән эш, язма эш төрләре | | | |
58 | Нәрсә белән? сораулары һәм аңа җавап формасы | 1 | Нәрсә белән? Соравы белән танышу | Нәрсә белән? сорауларына җавап бирә белү. | Фикерләрне логик чылбырга салу | Үзлектән эшләү. Сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эшләү | диалогны тулыландыру,табышмаклар чишү | | | |
59 | “Мин чисталык яратам” темасын йомгаклау | 1 | “Мин чисталык яратам” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү | Объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү | Күнегүләр эшләү | Китапта бирелгән күнегүләр белән эш | Мөстәкыйль эш | | |
Кыш (10 сәг) |
60-61 | Кыш билгеләре | 1-2 | Кыш билгеләрен өйрәнү | Ел фасылларын,ай исемнәрен, кыш билгеләрен әйтә белү | Эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. | Үрнәк буенча диалоглар төзү | сорау кую, сөйләшү | | | |
62 | Яңа ел бәйрәме | 1 | Яңа ел бәйрәме белән котлау | Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәмнә чакыра белү | Уку максатын мөстәкыйль билгеләү | Яңа сүзләр өйрәнү | Открытка ясау | | | |
63-64 | Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2 зат күплек сан формасы | 1-2 | Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2 зат күплек сан формасын өйрәнү | Хәзерге заман хикәя фигыль 1,2зат күплек сан формасын белү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү | Сүзлек белән эш итә белү | Язма күнегүләр башкару | | | |
65 | Кышкы уен. | 1 | Кышкы уен төрләрен искә төшерү | Кышкы уен төрләре турында сөйли белү, уенга чакыру | сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Тулы җавап бирергә өйрәтү | Диалогик сөйләмне камилләштерү | | | |
66 | Сүзлек диктанты “Кыш” Үткән заман хикәя фигыль формасы | 1 | Кыш темасына кагылышлы лексик берәмлекләрне искә төшерү | Үткән заман хикәя фигыль-не барлык-юклык формасында куллана белү | Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау | Тулы җавап бирергә өйрәтү | Контроль эш эшләү | Сүзлек диктанты | | |
67 | Мин җимлек ясадым төзелмәсе | 1 | Мин җимлек ясадым төзелмәсе белән танышу | Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңныңнәрсә ясаганын сорый белү. | Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү | Гомумиләштерү күнекмәләре үстерү.Сюжетлы рәсем буенча хикәя төзи белү | Гр. күнегүләр, план төзү, диалогны дәвам итү | | | |
68 | ”Кыш”темасына хикәя төзү | 1 | Кыш темасына кагылышлы лексик берәмлекләрне урынлы куллана белү | Хәзерге заман хикәя фигыль-не 1,2,3 зат берлек санда төрләндерү. | Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү | Мөстәкыйль эшли белү | Ситуатив күнегүләр | аудирование | | |
69 | “Кыш” темасын йомгаклау. | 1 | “кыш” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Белемнәрне практикада куллана белү | Эш сыйфатына бәя бирә белү | Күнегүләр эшләү | Кроссворд чишү,уен уйнау | Тест формасы | | |
| Безнең гаилә (11 сәг) |
70-71 | Безнең гаилә. Без,сез,алар алмшлыклары | 1-2 | Без,сез,алар алмшлыкларын искә төшерү | Гаилә әгъзаларын, аш вакытларын әйтә белү. Яңа лексиканы аңлый белү | Эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. | Дидактик уеннар уйнау | диалогны тулыландыру, сөйләшү, табышмаклар чишү | | | |
72-73 | Исемнең төшем килешендә төрләнеше | 1-2 | Исемнең төшем килешендә төрләнешен өйрәнү | -ны/-не аффиксларының дөрес язылышын истә калдыру | Уку максатын мөстәкыйль билгеләү | Мөстәкыйль эшли белү Алган белемнәрне гомумиләштерү | гр. Күнегүләр башкару | | | |
74 | Чиреклек контроль эш “Безне гаилә”темасы. | 1 | Гаилә лексикасы | Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү | Язма эшкә булган орфографик таләпләр | | Контролъ эш | | |
75 | Кабатлау дәресе (Хаталар өстендә эш) | 1 | “Безнең гаилә” бүлегендә очраган лексик берәмлекләрне искә төшерү | Җибәрелгән хаталарны кагыйдәләр аша төзәтә белү, грамматиканы кабатлау | сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Дөрес язу күнекмәләре | Хаталар өстендә эш эшләү, кабатлау | | | |
76-77 | Татар халык ашлары | 1-2 | Татар халык ашларының исемнәрен искә төшерү | Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү | Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау | Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү | сорау кую, диалогны тулыландырып уку | | | |
78 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль | 1 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын ныгыту | Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру | Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү | Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү | Язма күнегүләр башкару | аудирование | | |
79 | “Безнең гаилә” турында әңгәмә | 1 | Гаилә турында сөйләргә өйрәнү | Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү | Эш тәртибен аңлап, укуэшчәнлеген оештыра белү | Гаилә турында сөйләү | Бәйләнешле сөйләм үстерү | | | |
80 | “Безнең гаилә” темасын йомгаклау | 1 | “Безнең гаилә” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү | Күнегүләр башкару | Китапта бирелгән күнегүләр белән эш, уеннар уйнау | Мөстәкыйль эш | | |
| | Яз (5 сәг) | | | |
81-82 | Яз билгеләре. Кайчан? соравы | 1-2 | Яз билгеләре турында сөйли белү | Яз билгеләрен әйтә белү. Кайчан? соравына җавап бирергә өйрәнү | әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү | Сүзләрне дөрес яза һәм әйтә белү | Язма һәм телдән күнегүләр башкару (китап белән эш) | | | |
83 | 1- 20 гә кадәр саннар | 1 | 1- 20 гә кадәр саннарны искә төшерү | 1 - 20 гә кадәр саный һәм аларны укый, язарга өйрәнү. | мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару | Дөрес яза белү күнекмәләре | Язма күнегүләр башкару | | | |
84 | 8 Мартка яисә туган көнгә котлау язу | 1 | 8 Мартка яисә туган көнгә котлау язу | Бәйрәмгә котлау язарга өйрәнү | укуэшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | Мөстәкыйль эшли белү | Открытка ясап, котлау язу | | | |
85 | “Яз” темасын йомгаклау (сүзлек диктанты) | 1 | “Яз” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Белемнәрне практикада куллану | укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү | Язма эшкә булган орфографик таләпләр | | Сүзлек диктанты | | |
Мин Татарстанда яшим (7 сәг) | | | | | |
86-87 | Ялгызлык исемнәр | 1-2 | Ялгызлык исемнәрнең функциясен өйрәнү | Ялгызлык исемнәрен таный, дөрес яза.белү | иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү | Сүзлек белән системалы эшләү | диалогны тулыландыру, сөйләшү | | | |
88 | Кайда? Кайдан? сораулары | 1 | Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү | Мәгънә буенча сүзләргә тиешле кушымчалар куя белү | сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу | Рәсемнәр буенча эшләргә өйрәнү, сүзләрдә кушымча-ларны күрсәтә белү | Кроссворд чишү, диалоглар төзү | | | |
89 | Без шәһәрдә яшибез | 1 | Кайда яшәвеңне әйтә белү | Бер- береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнен әйтә белү | эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау | Карта белән системалы эшләү | Язма һәм телдән күнегүләр башкару (китап белән эш) | | | |
90 | Светофорның өч күзе | 1 | Юл йөрү кагыйдәләрен белү | Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү | объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү | Дәфтәрләрдә җөмлә төзү күнегүләре | Юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә кору | | | |
91 | Күчереп язу. “Юлда” | 1 | “Юлда” тексты белән эш | Сүзләрне дөрес уку һәм яза белү | уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | Чиста язуны камилләштерү | | Контролъ күчереп язу | | |
92 | “Мин Татарстанда яшим”темасын йомгаклау | 1 | “Юлда” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Авыл табигате турында сөйли белү | Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Парлап эшләү күнекмәләре | Күнегүләр эшләү | | | |
| Кибеттә (5 сәг) | | | | |
93-94 | Киемнәр кибетендә. Мактау сүзләре | 1-2 | Кибеттә киемнәр сатып ала белү | Исемнәрнең күплек санда куллану. Бер-береңне мактау, матур сүзләр әйтә белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Татар телендәге басым,сорау,җавап интонацияләре буенча эзлекле эшләү | Карточкалар белән эш, сүзлек эше | | | |
95 | Исемнәрнең 1, 2 зат тартым белән төрләнеше | 1 | Исемнәрне 1. 2 затта тартым белән төрләндерү | Киемнәрнең бәяләрен сорый белү | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | Өйрәнгән грамматик структ ураларны бәйләнешле сөйл әмдә файдалану күнекмәләрен булдыру | Уен уйнау, тәрҗемә итү | | | |
96 | Ашамлыклар кибете | 1 | Ашамлык исемнәрен әйтә белү | Нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклесен сорый белү | Фикерләрне логик чылбырга салу | Парлап эшләү күнекмәләре | Карточкалар белән эш, әйберләр сатып алу, диалоглар төзү | | | |
97 | “Кибеттә”темасын йомгаклау (Еллык йомгаклау контроль эше) | 1 | “Кибеттә” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү | Билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү | Бәйләнешле сөйләм үстерү | | Контролъ эш | | |
Җәй (7 сәг) | | | | | |
98 | Ямьле җәй җитте | 1 | Җәй көне турында сөйли белү | Кагыйдәләрне искә төшерү, аларны практикада куллану | Уку максатын мөстәкыйль билгеләү | Фигыльләрне куллану күнекмәләрен тирәнәйтү | Диалоглар төзү | | | |
99 | Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау | 1 | Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрен кабатлау | Җәй көне турында сөйли белү | Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү | Ситуатив күнегүләр эшләү | сорау кую, сөйләшү, ситуатив күнегүләр | | | |
100 | Аша бәйлеге | 1 | Аша бәйлеге белән танышу | Урманга барганыңны, җиләк җыйганыңны әйтә белү | сөйләм берәмлекләренлогик тәртипкә салу | Язуда дөрес куллану. | Кроссворд чишү, диалоглар төзү | | | |
101 | Без Сабантуйга барабыз | 1 | Сабантуйда катнашу турында сөйләшү | Монологик сөйләм үстерү | Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Әңгәмә кору, тәрҗемә итү, рәсем буенча сөйләү | | | |
102 | “Җәй темасын” йомгаклау | 1 | “Җәй” бүлегендә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне искә төшерү | Җәйге табигать турында сөйли белү | Әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү | Күнегүләр эшләү | Язма һәм телдән күнегүләр башкару (китап белән эш) | Мөстәкыйль эш | | |
103-105 | Үткәннәрне кабатлау | 3 | 2 нче сыйныфта өйрәнелгән лексик материалны искә төшерү | Грамматик кагыйдәләр ярдәмендә белән җөмләләр төзи белү, сорауларга җавап бирә белү | Уку максатын мөстәкыйль билгеләү | Әңгәмәләр кору | Уен уйнау, татар телендә мультфильмнар карау | | | |