kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Милли кием

Нажмите, чтобы узнать подробности

Национальная одежда татарского народа разных времен.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Милли кием»

Милли кием –  халкымның күңел көзгесе. Сөй гомерне, сөй халыкны,  сөй халыкның дөньясын.  Г. Тукай.

Милли кием –

халкымның күңел көзгесе.

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. Г. Тукай.

Максат:

Максат:

  • халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;
  • милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә соклану хисе тәрбияләү.
бурычлар:

бурычлар:

  • Милли киемнәрнең тарихын өйрәнү;
  • Татар халкының милли кием үрнәкләрен саклап калу һәм киләчәк буынга җиткерү;
  • Популяр әдәбият битләреннән, музей һәм гыйльми оешмалар фондыннан алынган , күп еллар буена экспедицияләргә йөреп җыелган материалларны өйрәнү.
Эш методлары:

Эш методлары:

  • Музей экспонатлары белән таныштыру;
  • Халык киеме төрләре белән кызыксындыру;
  • Тотып карарга һәм фотога төшереп алырга мөмкинчелек тудыру;
  • Экспедицияләр оештыру;
  • Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли киемнәр куллану.
Фәнни эзләнү эшләре Проект Эзләнү Татар халык милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнү. Милли киемнәрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Фәнни эзләнү эшләре

Проект

Эзләнү

Татар халык милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен өйрәнү.

Милли киемнәрнең төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.

Милли өс киемнәре Түбәтәй, калфаклар- ның бизәкләре Борынгы бизәнү әйберләре  Эзләнү эшенең тармаклары Читек-чүәк үрнәкләре Заманча милли киемнәр

Милли өс киемнәре

Түбәтәй, калфаклар-

ның бизәкләре

Борынгы бизәнү әйберләре

Эзләнү эшенең

тармаклары

Читек-чүәк үрнәкләре

Заманча милли киемнәр

Көтелгән нәтиҗәләр:

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • даими рәвештә, милли киемнәрне өйрәнү максатыннан чыгып, экспедицияләр оештыру;
  • фольклор коллективын булдыру һәм чыгышларда җирле милли кием төрләрен табигый халәттә куллану;
  • заманча милли киемнәр уйлап чыгаруда укучыларның иҗади сәләтләрен ачу.
Калфак кигән кыз баланың Багып алчы йөзенә: Нинди гүзәл татар кызы! – Күз тимәсен үзенә.   Килешеп тора түбәтәй Аның күркәм йөзенә: Нинди матур татар улы! – Күз тимәсен үзенә. Үзе тыйнак, үзе горур, Хак сүз булыр әйткәне. Яратыр газиз Ватанны, Сөяр әткәй-әнкәйне!   Дәү булгач та шулай калыр Татар баласы булып. Әйтерләр: - Татар кызы бу! Диярләр: - Татар улы!

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы! –

Күз тимәсен үзенә.

 

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы! –

Күз тимәсен үзенә.

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне!

 

Дәү булгач та шулай калыр

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

- Татар кызы бу!

Диярләр:

- Татар улы!

милли өс киемнәре

милли өс киемнәре

  • Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халыкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе.
Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

*Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыль-ләре, Һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашу-лары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвы-гын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән.

*Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыль-ләре, Һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашу-лары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен, яшен, характерын, эстетик зәвы-гын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән.

* Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием.

* Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием.

* XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлы. Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.

* XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлы. Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли.

*Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган). Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән .

*Борынгы стильдәге ирләр күлмәген мамык, җитен, киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр (ефәк күлмәк-ыштан кияргә ирләргә шәригать кушмаган). Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән

.

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә.

Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы. XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы, бигрәк тә ситсы нык таралган заманнарда хәйран купшы бала итәкләр кую модага керә.

Алъяпкычымның бизәге Әллә кайдан күренә. Аллы-гөлле чәчәк төшкән, Килешәдер үземә.  

Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

 

  • Күлмәк-ыштанга якын нәрсә — алъяпкыч. Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән.
  • Борынгырак заманнарда фәкать күкрәкчәле алъяпкычлар гына булса, XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала.
Бәрхетләрдән тегелгән, Ука белән чигелгән, Нәкышләре көмешләргә, Алтыннарга күмелгән.  * Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

* Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Элегрәк камзуллар (ирләрдә, хатыннарда) чабулы, ябык күкрәкле, тар утыртма якалы, өч яки биш билле һәм тезгә җитәр-җитмәс озынлыкта булган. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша тешә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында, яңа кием стиленә күчү дәверендә, ирләр камзулы Аурупа кием төре — жилеткага яраклаша тешә.

Бигрәк матур түбәтәе Энҗе бөртекләр белән. Алар монда килгән гүя Чын әкият иленнән.  

Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

*Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.  *Әрсезгә кия торган түбәтәй-ләрне карарак төстәге тукы-мадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгән-нәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.  *Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала.

*Түбәтәй. Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.

*Әрсезгә кия торган түбәтәй-ләрне карарак төстәге тукы-мадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгән-нәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.

*Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры XX йөз башында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәhәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй - кәләпүшләр тарала.

Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була.

Хатын-кызларның баш киемнәре шактый катлаулы. Калфакларның төрләре гаять күп. XIX гасырның урталарына кадәр зур, чуклары аркага ук (яки иңгә) төшеп торган капчык калфаклар кигәннәр. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык катлам кызларына да хас була.

Беләзегем- йөзегем, Киярмен әле үзем. Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек.  Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган.

Беләзегем- йөзегем,

Киярмен әле үзем.

Татар хатын-кызларының яраткан бизәнү әйберләре — беләзек һәм йөзек. Муен һәм күкрәкне бизәгән зиннәтле әйберләр дә күп төрле булган.

Читек кигән, иген иккән Халкым элек-электән. Читек кигән халкым күреп Дошман борылып киткән.   Чия пешкән, алма төшкән Каюлы да, челтәрле. Илдә итекләр күп булыр, Читеккә соң җитәрме?!   Арча кызлары ник чибәр? Читек кигәнгә чибәр. Читек киеп уйнап, биеп, Әйдә, бер җырлап җибәр!  

Читек кигән, иген иккән

Халкым элек-электән.

Читек кигән халкым күреп

Дошман борылып киткән.

 

Чия пешкән, алма төшкән

Каюлы да, челтәрле.

Илдә итекләр күп булыр,

Читеккә соң җитәрме?!

 

Арча кызлары ник чибәр?

Читек кигәнгә чибәр.

Читек киеп уйнап, биеп,

Әйдә, бер җырлап җибәр!

 

* Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.  Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

* Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка Һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

Чорлар алмашу белән, кием-салым да үзгәрешләр кичергән. Ул кешенең яңалыкка Һәм камиллеккә омтылышы белән ярашкан. Бу омтылыш бигрәк тә хатын-кыз киемендәге үзгәрешләрдә чагылыш тапкан.

* Милли киемнән йөргән хатын-кызларны да бик еш очратырга мөмкин. Хәтта, төрле милли оешмаларда татар милли киеменә багышланган кичәләр уздырыла. Анда кызлар татар костюмы элементлары файдаланылган заманча һәм мөселман киемнәрен тәкъдим итәләр. Күбесенчә, мөселман кызлары өчен костюмнарны

* Милли киемнән йөргән хатын-кызларны да бик еш очратырга мөмкин. Хәтта, төрле милли оешмаларда татар милли киеменә багышланган кичәләр уздырыла. Анда кызлар татар костюмы элементлары файдаланылган заманча һәм мөселман киемнәрен тәкъдим итәләр. Күбесенчә, мөселман кызлары өчен костюмнарны "Әл-Бәрәкәт" фирмасы тегә. Алар арасында заманча стильдәгеләре һәм традицион мөселман костюмнары да бар. Киемнәр кызлар өчен махсус сайлана. Иң мөһиме, татар милли киеме һәм мөселманнар өчен традицион стильдә тегелгән кием гадилеге белән аерылып тора.

Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә. Бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, калфак-түбәтәйләр дә заманчалаштырыла.

Хәзерге вакытта милли киемнәр заман таләпләренә туры китерелеп тегелә. Бизәнү әйберләре, аяк киемнәре, калфак-түбәтәйләр дә заманчалаштырыла.

Кулланылган әдәбият:  

Кулланылган әдәбият:

 

  • Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
  • ” Сөйли белгән морадына ирешкән” Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
  • “ Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
  • Татар халык иҗаты
  • “ Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.
  • “ Татар халык киемнәре”,Татар китап нәшрияты.  


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Милли кием

Автор: Тимофеева Тамара Петровна

Дата: 17.09.2017

Номер свидетельства: 428510

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(174) "Конспект урока татарского языка "Үткән заман сыйфат фигыль. ““Милли киемнәр” кибете” тексты""
    ["seo_title"] => string(80) "konspiekt_uroka_tatarskogho_iazyka_utk_n_zaman_syifat_fighyl_milli_kiiemn_r_kibi"
    ["file_id"] => string(6) "384590"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1485533588"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(97) "Мероприятие на тему: Милләт – ара татыулыҡты нығытыу"
    ["seo_title"] => string(31) "mill_t_ara_tatyulyk_ty_nyg_ytyu"
    ["file_id"] => string(6) "347460"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1475608897"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(29) ""Милли б?йр?мн?р" "
    ["seo_title"] => string(15) "milli-b-ir-mn-r"
    ["file_id"] => string(6) "147299"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1419354676"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) "Татарские национальные одежды "
    ["seo_title"] => string(34) "tatarskiie-natsional-nyie-odiezhdy"
    ["file_id"] => string(6) "231728"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442600190"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(142) "Реферат "Милл?т  югалуны? бер с?б?бе-катнаш никах "  ( Гаяз Исхакый ?с?рл?ре буенча"
    ["seo_title"] => string(73) "riefieratmilltiughalunynbiersbbiekatnashnikakhgaiaziskhakyisrlriebuiencha"
    ["file_id"] => string(6) "312675"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1459365713"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства