kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татарские национальные одежды

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Киемн?р темасына б?йле с?зл?рне кабатлау ??м аларны с?йл?мд? активлаштыру, милли кием исемн?рен д?рес ?йт? ??м с?йл?мд? куллана бел? к?некм?л?рен булдыру ?стенд? эшл??; аралаша бел? с?л?тен ?стер?, татар халкыны? милли киемн?рен? соклану ??м ихтирам хисл?ре т?рбиял??. ?и?азлау: д?реслек, магнитофон, диск, компьютер, презентация, татар милли киемн?ре р?семн?ре. Д?рес планы: I. ?тк?н д?ресл?рд? алган белемн?рен ныгыту ?чен сорауларга ?авап бир?. II. Я?а тема ?йр?н?. 1. Магнитофоннан с?зл?р ты?лау ??м кабатлау, [к], [къ] авазларын д?рес ?йт?. 2. С?злек ?стенд? эш.  3. Татар милли киемн?ре киг?н кыз ??м егет р?семе. ?йр?нг?н я?а с?зл?р бел?н -лы/-ле, -сыз/-сез кушымчаларын кулланып, с?зтезм?л?р т?з?.  4. ??р с?зтезм?г? туры килг?н рус ??м татар киеме, б?йр?ме, к?р?ше, биз?ге р?семн?рен к?рс?т?, чагыштыру. 5. Кагыйд?не иск? т?шер?. Сорауларга ?авап бир?. Резеда В?лиеваны? «К?л?п?шем, калфагым» шигырен уку, магнитофоннан шул ?ырны ты?лау ??м ?ырлап карау. III. Йомгаклау. IV. ?й эше. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татарские национальные одежды »

ТАТАР МИЛЛИ КИЕМНӘРЕ

Мусина Р.И.,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат: Киемнәр темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру, милли кием исемнәрен дөрес әйтә һәм сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү; аралаша белү сәләтен үстерү, татар халкының милли киемнәренә соклану һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, диск, компьютер, презентация, татар милли киемнәре рәсемнәре.

I. Оештыру, актуальләштерү. Үткән дәресләрдә алган белемнәрен ныгыту өчен сорауларга җавап бирү.

- Укучылар, без өйрәнә торган 6 нчы тема ничек атала?

- Киемеңә карап каршылыйлар.

- Мәкальнең ахырын әйтеп бетерегез.

- Акылыңа карап озаталар.

- Ә хәзер мәкальне рус теленә тәрҗемә итик.

- Встречают по одежке, провожают по уму.

- Укучылар, үткәннәрне кабатлап бераз сөйләшеп алыйк.

1) - Нинди баш киемнәре беләсез?

- Нинди өс киемнәре беләсез?

- Нинди аяк киемнәре беләсез?

2) - ... , спроси у друга, какую одежду одевают зимой.

- ... , спроси у друга, какую одежду одевают летом.

- ... , спроси у друга, какую одежду он(а) любит одевать.

3) - Син ничәнче үлчәм күлмәк киясең?

- Ә син ничәнче үлчәм туфли киясең?

- ... , әйт әле , ... ничәнче үлчәм туфли кия?

4) - Бәйрәмгә барганда ничек киенәсең?

- Театрга барганда ничек киенәсең?

- Спорт белән шөгыльләнгәндә ничек киенәсең?

- Бакчада эшләгәндә ничек киенәсең?

- Мәктәпкә барганда ничек киенәсез?

- Сез ничек уйлыйсыз, мәктәп формасы мәҗбүри булырга тиешме?

5) - Дустыгызның өстендә яңа кием күрсәгез, сез аңа нинди матур сүзләр әйтә аласыз?

(Яңа киемең белән котлыйм!

Җылы тәнегездә тузсын!

Күлмәгең котлы булсын! )

II. Яңа тема өйрәнү.

1. Магнитофоннан сүзләр тыңлау һәм кабатлау, [к], [къ] авазларын дөрес әйтү.

Күлмәк, кәләпүш, читек, камзул, казаки, кафтан, яулык, калфак, башмак.

2.Сүзлек өстендә эш.

Калфак калфак ( рәсемнәре)

Кәләпүш тюбетейка

Ефәк шәл шелковый шаль

Күлмәк платье

Камзул камзол

Алъяпкыч фартук

Башмак башмак

Читек ичиги

3. Татар милли киемнәре кигән кыз һәм егет рәсеме. Өйрәнгән яңа сүзләр белән -лы/-ле ,-сыз/-сез кушымчаларын кулланып, сүзтезмәләр төзү.

Калфаклы кыз, калфаксыз кыз, ...

4. 5 нче күнегү, татарча-русча парлап әйтегез. (Һәр сүзтезмәгә туры килгән рус һәм татар киеме, бәйрәме, көрәше, бизәге рәсемнәрен күрсәтү, чагыштыру).

кием праздник

бәйрәм борьба

милли национальный

көрәш орнамент

бизәк одежда


5. Кагыйдәне искә төшерү.


Нинди? - Какой ( -ая, ое, ие) ?

-ган / -гән ... -ш-, -вш-, -нн-, -т-

-кан / -кән ...

Сәйлән белән чигелгән калфак –вышитый бисером калфак

Үземә ошаган җәйге күлмәк –понравившееся мне летнее платье

Милли бизәк төшкән кәләпүш –вышитая национальным узором тюбетейка


6. 3 нче күнегүдәге текстны аңлау өчен, сүзлек өстендә эш.

энҗе – жемчуг, жемчужный

милли – национальный

сәйлән – бисер

чигәргә - вышивать

сәхнә - сцена

чыгыш ясарга - выступать

7. 3 нче күнегү. Текстны укыгыз. Сания апа киемнәр кибетеннән нәрсәләр сатып алган?

Казанда Кремль урамында “Милли киемнәр” кибете бар. Ниләр генә юк анда: күлмәкләр, камзуллар, сәйлән белән чигелгән калфаклар, ефәк яулыклар, милли бизәк төшкән түбәтәйләр, чигүле читекләр һәм чүәкләр...

Сания апа бүген шул кибеткә барды. Анда ул үзенә ошаган җәйге күлмәк сатып алды. Сәйлән белән чигелгән калфакны да бик ошатты. Аны оныгына бүләккә алды, чөнки оныгы Гүзәл гел сәхнәдә концертларда чыгыш ясый, татарча җырлар җырлый.

8. Сорауларга җавап бирү.

- Казанда «Милли киемнәр» кибете кайда урнашкан?

- «Милли киемнәр» кибетендә ниләр бар?

- Сания апа кая барган?

- Ул анда нәрсә сатып алган?

- Гүзәл сәйлән белән чигелгән калфакны кайда кияр?

9. Бер укучы татар телендә эчтәлеген сөйләп карый.

10. 5 нче сыйныф укучысы Алинә безгә бүләк алып килгән. Ул Резеда Вәлиеваның «Энҗе калфак» шигырен сөйли.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр,

Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, дисеннәр.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киеп кенә.

  1. 11 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү.

  • Кызга калфакны кем бүләк иткән?

  • Ул калфак нинди?

  • Калфак кызга килешәме?

  • Энҗе калфакны киеп, ул кайда чыгыш ясый?

12. Резеда Вәлиеваның «Кәләпүшем, калфагым» шигырен уку, магнитофоннан шул җырны тыңлау һәм җырлап карау.

III. Йомгаклау.

IV. Өй эше.

  1. Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язарга, ятларга.

  2. «Кәләпүшем, калфагым» шигырен сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  3. Малайларга (укытучы әзерләгән) кәләпүш, кызларга калфак рәсемен буяп килергә.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Татарские национальные одежды

Автор: Мусина Римма Инсафовна

Дата: 18.09.2015

Номер свидетельства: 231728

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(124) "ОЗНАКОМЛЕНИЕ ДЕТЕЙ  С ТАТАРСКИМ ДЕКОРАТИВНО-ПРИКЛАДНЫМ ИСКУССТВОМ "
    ["seo_title"] => string(69) "oznakomlieniie-dietiei-s-tatarskim-diekorativno-prikladnym-iskusstvom"
    ["file_id"] => string(6) "230523"
    ["category_seo"] => string(3) "izo"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442163253"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(165) "исследовательская работа по теме "Сохранение традиций татарского национального костюма" "
    ["seo_title"] => string(98) "issliedovatiel-skaia-rabota-po-tiemie-sokhranieniie-traditsii-tatarskogho-natsional-nogho-kostiuma"
    ["file_id"] => string(6) "164505"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1422641288"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(164) "Внеклассное мероприятие по трудовому обучению «Традиционные костюмы народов Прикамья » "
    ["seo_title"] => string(95) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-po-trudovomu-obuchieniiu-traditsionnyie-kostiumy-narodov-prikam-ia"
    ["file_id"] => string(6) "247396"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1446554415"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(115) "НОД "Знакомство с коренными народами Сибири: "Сибирские татары""
    ["seo_title"] => string(61) "nod-znakomstvo-s-koriennymi-narodami-sibiri-sibirskiie-tatary"
    ["file_id"] => string(6) "249854"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1446984770"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(88) "разработка урока по изобразительному искусству"
    ["seo_title"] => string(47) "razrabotka-uroka-po-izobrazitiel-nomu-iskusstvu"
    ["file_id"] => string(6) "248150"
    ["category_seo"] => string(3) "izo"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1446666778"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства