kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Реферат "Милл?т югалуны? бер с?б?бе-катнаш никах " ( Гаяз Исхакый ?с?рл?ре буенча

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                                                                Катнаш никах арткан саен

                                                                                     «Урыс ба?ай» ?рчи ш?б?р?,

                                                                                      Безд? ген? бет?, юкка чыга

                                                                                      Гасырлардан килг?н ш???р?.

                                                                                                    Илдус Гыйл??ев

Катнаш никахлар элек-элект?н ?к булган. ?ир шары д??л?тл?рг? б?лен? башлагач, д??л?тара сугышлар к?б?еп китк?ч, ?и??чел?р ?и?елг?н илне? ме?л?г?н егет­л?рен ??м кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый х?лл?р бигр?к т? Александр Македонский ?ит?кл?г?н яуларны? н?ти??л?ренн?н к?рен?.

Тарихчылар язуынча, А.Македонский я?а эрага кад?р 340-330 елларда Кече Азия, Мисыр, Персия, ?индстанга ясаган сугышчан походларыннан бала тудырырга с?л?тле дист?л?г?н ме? кызны кол итеп алып кайткан ??м ?з илене? ир-егетл?рен? к?чл?п икенче, ?ченче хатынлыкка бирг?н. Шулай итеп, А.Македонский яу кырларында ятып калган сугышчыларга алмашка 18-20 ел эченд? я?а гаск?р ?зерл?п, я?а походлар ясарга ниятл?г?н.

Д??л?тл?р арасында дуслык м?н?с?б?тл?ре урнаштыру, сугышлар булдырмау, тынычлыкта яш?? — бусы да катнаш никахларны? д??л?тара аралашуга йогынты ясау н?ти??се. Тарихта билгеле булган унга якын Мария-Стюарт, Тюдор, Теадор, Антуанетта ??м башкалар Аурупа илл?ре императорлары ??м корольл?рене? кызлары буларак, к?рше ил патшаларыны?

улларына ?тил?ре кушуы буенча кия?г? чыга ??м со?рак кайберл?ре х?тта императрица д?р???сен? кад?р к?т?рел?. Мондый х?лл?р Русия тарихында да була. Мисалга ?би патша — Екатерина Икенчене китереп була. Тумышы бел?н алман кен?зе кызы булса да, ул озак еллар Русия императрицасы булып тора. К?рг?небезч?, катнаш никахта, заманына карап, т?рле ният бел?н торганнар. Чорына карата аларны? файдалы да, тиск?ре д? яклары булган.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Реферат "Милл?т югалуны? бер с?б?бе-катнаш никах " ( Гаяз Исхакый ?с?рл?ре буенча»





















РЕФЕРАТ









Тема: Милләт югалуның бер сәбәбе-катнаш никах

( Гаяз Исхакый әсәрләре буенча)

































Эчтәлек





I.Кереш __________________________________________ 3б.

  1. Катнаш никахларның барлыкка килүе

II. Төп өлеш _______________________________________ 5 б.

1.Милләт югалуның бер сәбәбе-катнаш гаилә

2.Катнаш гаилә нәрсә ул?

3.Гаяз Исхакый- милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаучы әдип

( “ Ул әле өйләнмәгән иде”, “ Ул әле икеләнә иде” әсәрләре)

III. Йомгаклау _______________________________________ 12 б.

IV. Кулланылган әдәбият_____________________________ 13 б.





















Кереш



Катнаш никах арткан саен

«Урыс баҗай» үрчи шәбәрә,

Бездә генә бетә, юкка чыга

Гасырлардан килгән шәҗәрә.

Илдус Гыйләҗев

Катнаш никахлар элек-электән үк булган. Җир шары дәүләтләргә бүленә башлагач, дәүләтара сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең меңләгән егет­ләрен һәм кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский җитәкләгән яуларның нәтиҗәләреннән күренә.

Тарихчылар язуынча, А.Македонский яңа эрага кадәр 340-330 елларда Кече Азия, Мисыр, Персия, Һиндстанга ясаган сугышчан походларыннан бала тудырырга сәләтле дистәләгән мең кызны кол итеп алып кайткан һәм үз иленең ир-егетлөренө көчләп икенче, өченче хатынлыкка биргән. Шулай итеп, А.Македонский яу кырларында ятып калган сугышчыларга алмашка 18-20 ел эчендә яңа гаскәр әзерләп, яңа походлар ясарга ниятләгән.

Дәүләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, сугышлар булдырмау, тынычлыкта яшәү — бусы да катнаш никахларның дәүләтара аралашуга йогынты ясау нәтиҗәсе. Тарихта билгеле булган унга якын Мария-Стюарт, Тюдор, Теадор, Антуанетта һәм башкалар Аурупа илләре императорлары һәм корольләренең кызлары буларак, күрше ил патшаларының

улларына әтиләре кушуы буенча кияүгә чыга һәм соңрак кайберләре хәтта императрица дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Мондый хәлләр Русия тарихында да була. Мисалга Әби патша — Екатерина Икенчене китереп була. Тумышы белән алман кенәзе кызы булса да, ул озак еллар Русия императрицасы булып тора. Күргәнебезчә, катнаш никахта, заманына карап, төрле ният белән торганнар. Чорына карата аларның файдалы да, тискәре дә яклары булган.































Төп өлеш

Нәрсә соң ул катнаш никах? Бу турыда урыс лингвисты. Владимир Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге»ендә дә, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә бернинди мәгълүмат бирелми. Безнең аңлавыбызча, катнаш никах — ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр?

Аерылучылар арасында катнаш гаиләләрнең күп булуы борчый. Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди?» — дигән сорауга, Татарстан ЗАГС идарәсенең бүлек мөдире Б.Хафизов бер татар гәзитенә биргән интервьюсында болай ди: «Шәхси карашыма килгәндә, тискәре карыйм. Христианнар белән мөселманнар кушылып төзелгән никах озын гомерле булмый. Соңгы елларда бу бик нык күзәтелә башлады... Олыгайгач, аерылышучылар арасында катнаш гаиләләрдән күп мисал китереп була. Алар кем кая — мәчеткәме, чиркәүгәме йөрисен хәл итә алмый. Икесе ике төрле гыйбадәтханәгә йөргәч, ике төрле фикер туа. Бу шулай ук бәхәскә китерә. Әмма шул ук вакытта без мондый никахларны чикли дә, тыя да алмыйбыз, чөнки яшьләргә үзләренә пар сайлауда тулы ирек бирелгән.Анысы шулай, сүз дә юк! Һәм яшьләр шул «тулы ирек»тән бик тулы файдалана да инде. Беркем белән дә киңәшмичә, ризалык алмыйча, алда нәрсә булачагын, нәрсә күрәселәрен уйламыйча, күз алларына да китермичә, өйләнешәләр дә куялар. Ә алда күрәселәре, киртәләр -бихисап.

Милләт язмышы турында Гаяз Исхакыйны да бик борчыган,бигрәк тә катнаш гаиләләр милләтне бетерүе турында ике әсәрендә( мин язачак) бик тәэсирләп язган.Әйе,милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә катнаш гаиләләр борчый. Аның күп әсәрләрендә хәзерге көндә яшьләр өчен гы брәтле булган катнаш гаилә мәсьәләсе ассызыклана. Әгәр безнең заманда ул яшьләр арасында киң таралып үзенә бер модага әверелсә, Исхакый аны узган гасыр башында милләтнең киләчәгенә куркыныч янаучы афәт дип бәяли. Чөнки мондый гаиләдә туган балалар, руслашып, татар дөньсыннан читләшәләр. Бүгенге көндә дә шактый киң таралган “катнаш никахлар” татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш һәм ул күпсанлы урыс милләте чолганышында яшәүче татарлар файдасына түгел.
      Кызганычка каршы, татар егете урыс кызына өйләнсә дә, урыслар саны арта, татар кызы урыс егетенә кияүгә чыкса да татар милләте югалтуларга дучар була. Милләтнең сафлыгы, бөтенлеге өчен көрәш башка милләтләргә каршы юнәлдерелгән чара түгел, бәлки инкыйраздан котылып калырга теләүнең бер чагылышы гына , дип Г.Исхакый бу хакта повестьта искәртеп ала. 
Бүгенгесе көндә татар милләте алдында торган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе чыннан да ул катнаш никахлар. Бу ике як өчен дә файдалы гамәл түгел, чөнки һәр милләт вәкиле үзенең ана телен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен югалта.                                         
Гаяз Исхакый – беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип. Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп караган Г. Исхакый бу өлкәдә эзләнә, уйлана.Ул татарның рухи бишеге булган традицион авыл җирлегенә дә, шәһәр тормышына да мөрәҗәгать итә. Шәһәр, билгеле булганча, иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше милли мохиттә генә кала алмый, башка төрле әшәеш күренешләре белән дә очраша, заман цивилизациясенең йогынтысын ныграк сизә. Мондый шартларда кешегә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләрне кайчак авылдагыдан аермалы рәвештә хәл итәргә туры килә. Шәһәр татарлары яшәешен төрле өлкәләрендә рус йогынтасын нык тойдылар. Бу хәл гаилә кору өлкәсендә дә үзен шактый сиздерә. Шунлыктан татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил була. Бу мәсьәлә милләтчел рухлы әдип-галимнәрнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Г. Исхакый да бу мәсьәләгә битараф булып кала алмый. Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы "Ул икеләнә иде” (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбызны дәлилли. 
Повестьләрда татар егетләрен рус хатыннары куенына этәрүче сәбәпләрнең берсе – татарның тәхет әсирлегендә булуы сәбәпле мәдәният, сәнгать һәм көнкүреш яшәешендә рус һәм башка Европа халыкларыннан артта калганлыгы. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй-тойгыларын һәм фикер көрәшен, аларның шәхси драмаларын милләт фаҗигасы дәрәҗәсенә күтәрә. 
"Ул икеләнә иде” повестеның төп герое Хәмит утыз ике яшькә җитеүнә карамастан, һаман әле өйләнмәгән. Аның өчен яшьли өйләнү ул – үзенең хөррияте шәхсияңне бетерү. Өйләнер өчен ул хезмәтенең алгарак китүен, банкта берәр дәрәҗәгә үрләвен,ңалованиесенең ике йөзгә җитүен көтә. 
Гакыл белән өйләнер өчен Хәмит үзенә тиң татар кызын таба алмый. Өйләнергә булгач, өйләнергә. Хәмит дусларына мөрәҗәгать итә, үзенә кыз димләүләрен үтенә. Хәмиткә яңа татар кызы, татар әдәбиятын укыган,татар матбугаты артыннан бара торган кыз кирәк. Танышы Сәгыйтнең киңәше буенча Хәмит бер шәһәргә бай кызын сорарга бара. 

Ләкин Нәфисә белән танышу, аралашу Хәмитне бу уеннан кайтара. Татар кызы Нәфисә Хәмиттә бернинди мәхәббәт хисе уята алмый. Бу кызда Хәмит үзенең киләчәк иптәшен,юлдашын күрми. Аның белән үзен бик уңайсыз хис итә. Татар кызына өйләнә алмагач, әсәр ахырында Хәмит элекке якын танышы Мария Ивановна белән кабат очрашу һәм гаилә кору уена якынлаша башлый. Әгәр Хәмит катнаш гаилә кору мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның герое Шәмсетдин иртә тол калган рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Әсәр дөнья күргән чор әле татарның татар рухлы, үзен тулы мәгънәдә милләте белән татар икәнен тоеп яшәгән вакыт. Приказчик Шәмсетдиннең күңел газаплары менә шушы хискә бәйле. Ул татар кешесе, шуңа күрә аның хатыны да, балалары да ислам диненә булырга тиешләр. Шәмсетдин үзенең гаилә тормышын башкача күз алдына китерә дә башлый. Г. Исхакый кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп Шәмсетдиннең ихтыярсыздан марҗа белән яшвен, чукындырган балалар үстерүен, шул ук вакытта, бу хәлләрне йөрәге кабул итә алмыйча, газап чигеп,балаларын Истанбулда укытып,чын мөселман кешесе итеп тәрбияләү хыялы белән өметләнеп яшәвен тасвирлый. Гади бер приказчик Шәмсетдиннең яшәеше, уй-фкерләре, күңел кичерешләре аша Г.Исхакый үзен борчыган проблеманы үтемле тел белән тасвирлый. Шәмсетдин ХХ йөз башында татар тормышында яңача яшәргә, рухи офыгын киңәйтүгә, баетуга омтылган яшьләрнең бер вәкиле. Авылдан шәһәргә мәдрәсәдә укырга килү Шәмси тормышында һәм дөньяга карашларын да тора-бара шактый үзгәрешләр кертә, аның яшәешен, рухи дөньясын катлауландырып җибәрә.Чөнки хәзер геройның күңелендә авылдан килә торган милли-дини рух шәһәре цивилизациясе тудырган уй-хисләр очраша. Шәхәр гомумән, кичәге авыл егетен ничектер рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Шәмсетдинне үз милләтенең бүгенге яшәеше канәгатьләндерми. Ләкин шул ук вакытта ул үз милләтенә кендеге белән ябышкан бәндә. Татарлык аңа ана сөте, тәрбия белән нык сенгән. Менә шушы ике сыйфат берберсе белән килешә алмау сәбәпле, Шәмсетдиннең күңелендә таркаулык урын ала. Шәмси өчен яңача яшәү көндәлек тормышта марҗа белән яшәү дигән сүз. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна Всильевна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсен бермә-бер катлауландырып җибәрә. Чөнки хәзер ул кәләшенең татар кызы булуын,әммә Аннага охшаган булуын тели башлый. Анна Васильевна тормышы барьяктан да Шәмсетдиннең әти-әнисе, абыйсы белән җиңгәсе яшәгән тормыштан өстен. Ә инде Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте,тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә.Гадәттә, Г. Исхакый иҗат иткән хатын-кызлар ирләргә караган да активрак, кыюрак. Анна Васильевна да танышуның беренче адымыннан ук инициативаны үз кулына ала. Шул ук вакытта ул, хатын-кызга хас булган. Шәмсинең ирегенә киртә куймый. Хәттә аның татар кызына өйләнү теләгенә дә каршы килми. Ана Васильевна Шәмсетдинне үзенә өйләндерүне максат итеп куймый. Бары тик ул аны ярата һәм аның һәр адымы, кылган эше шушы хискә бәйле. Анна Васильевнаның уңганлыгына, булгнлыгына, кешелек сыйфатларына соклану тора-бара Шәмсетдиндә мәхәббәт хисе уята. Тормышта бер-бер артлы килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдә Анна Василҗевнаның үз-үзен тотышы ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыта нына бара. Ләкин татар гаиләсе корып яшәү теләге дә Шәмситдиннең күңеленнән китми. Ничек кенә ул ул бу тормышын кабул итмәсен, Анна Васильевна тарафыннан бирелгән тормыш никадәр рәхәт һәм ләззәтле булмасын, Шәмси эчке мөхите белән татар булып кала. Ул татарлыгыннан котыла алмый һәм котылырга теләми дә. Шуңа күрә аның тормышы рәхәт белән михнәткә әверелә. Анна да, Шәмси дә бәхет төшенчәсен һәрберсе үзенчә аңлыйлар. Анна өчен баштарак бәхет-яраткан кешең белән бергә вакыт үткәрү булса, тора бара, ихтыярсыздан уртак балалар үстереп яши башлагач, чын гаилә тормышы белән никахлашып яшәүгә кайтып кала. Шушы бәхеткә ирешә алмау сәбәпле, аның күңеле китек. Күңеленә Шәмсине югалту куркынычы кереп оялый. Анна шул сәбәпле чиркәүгә йөри башлый, балаларын чукындыра. Шәмсинең бар гомере эштә үтү сәбәпле, балаларны тәрбияләү Аннага кала. Үзе марҗа булгач балаларын да рус мохитендә тәрбияли. 
Хатынының балаларны чиркәүгә алып барып чукындырганнын белгәч, Шәмси, кызып китеп, аның белән араны өзә. Ниһаять, татар кызына өйләнергә ниятләп авылына кайтып китә. Ләкин янәдән марҗасы янына кайта. Әлбәттә, бу процесс Анна "ярдәменнән” башка узмый. Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый. "Ул икеләнә иде” повестендә язучы Хәмитнең уй-ниятләрен, эчке кичерешләрен бәйнә-бәйнә сүрәтләп, үзенчәлекле образ иҗат итә. Психологизмга корылган бу әсәрдә, нигездә, җиткән егетнең күҗел дөньясын, кршылыклы хис-кичерешләрен җентекле тасвирлау бара. Геройның күңел дөньясында барган көрәшләр, каршылыклар сюжет киеренкелегенә сизерерлек йогынты ясый. Әсәрдә уй-хисләр, кичерешләр агымы даими бәрелешләр арылы бара. Г. Исхакый рухи хәятне табигый байлыгында күрсәтергә омтыла. Хәмит аңында дөрес фикер, карар шул әзер хәлендә генә килеп чыкмый, бәлки үтә кискен көрәш нәтиҗәсе буларак туа. Бик тиз арада Хәмит күңеленә капма-каршы дәлилләр килеп китә. Аларның берсе-бер якны, ягъни татар кызына өйләнү, икенчесе башка тарафны – Мария Ивановна белән калуны куәтли. Берсе икенчесен кысрыклый, төртеп чыгара, өстенлек ала. Герой шуларны гүя янәшә куеп, үлчәп карый, иң урынлы дигәнен кабул итәргә тырыша. Аның бу хәтле әсәрнең исеменнән үк күренеп тора. Ул икеләнәиде... Әдип фикер белән фикер, хис белән хис, акыл белән тойгы арасында психологик бәрелешләрне яктырта. Әсәрнең буеннан буена төп герой Хәмитнең уйлануын,икәләнүен күрәбез. Өйләнү мәсьәләсенә караган очсыз-кырыйсыз уйлар, каршылыклы фикерләр Хәмитнең бәгырен бораулый, тынычлыгын ала. Ул татар кызына өйләнү хыялыннан арынырга теләми, шул ук вакыта Мария Ивановна кебек татар кызын таба алмый. Ул үзенә бу рус кызыннан да яхшырак кәләш булмаячагына ышана. Шул фикерне үз күңелендә урнаштыра, шул ниятне үстерә. Г. Исхакыйның икенче әсәре "Ул әле өйләнмәгән иде” повестена килсәк, шулай ук психологизм белән очрашабыз. Автор әсәрнең төп герое Шәмсинең эшлексезлеген, икеләнүчән табигатен, фәлсәфәсен психологик анализ чаралары аша хөкем итә кебек. "Ул икеләнә иде” әсәрендәге Хәмиттән аермалы буларак Шәмсинең күңелендә барган каршылыклар ул кадәр кискен дип әйтеп булмый. Әгәр Хәмит рус кызына өйләнү мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, Шәмси рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васильевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселман итәргә, мйселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсенең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр. 
Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә. 




















Йомгаклау

Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була. 
Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр.
Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.





















Кулланылган әдәбият

1.Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы,”Мәгариф” нәшрияты, 2004

2.Закирә Хәбибуллина, Раушания Миңнуллина Сочинение язарга өйрәнәбез, “Яңалиф” нәшрият йорты, 2002

3. Г.Исхакый Сайланма әсәрләр, V том - Тарих, 2002 ( Мәктәп китапханәсе сериясе)

4. Индус Таһиров. Казанны яулап алу- Россия империясенең башы!- “Мирас” журналы. -2005.- №4

5.  Х.Ю.Миңнегулов Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты.-Казан,2004





 



7



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Реферат "Милл?т югалуны? бер с?б?бе-катнаш никах " ( Гаяз Исхакый ?с?рл?ре буенча

Автор: Габидуллина Дина Гаязтиновна

Дата: 30.03.2016

Номер свидетельства: 312675


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства