kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"һөнәр сайлау- җаваплы эш"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында укытучы,пешекче,тракторчы,шофер,тегүче кебек һөнәрләр бар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"һөнәр сайлау- җаваплы эш"»

Тема :.Һөнәр сайлау" темасы буенча кабатлау дәресе

Максат : 1.. Белемнәрне системалаштыру, белгәннәрне ныгыту

2. Кеше тормышында һәнәрнең мөһим урын тотуына ышандыру.

3.Хаталарны булдырмау чараларын эзләү.

Дәрес барышы

Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйбәт икән, дәресебезгә керешергә дә мөмкин. Гадәттәгечә, эшне өйгә бирелгән биремнәрне тикшерүдән башлыйк. Нинди эш бирелгән иде?

Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

1) Шарт фигыльне кабатлап килергә кирәк иде.

2) Сезнең гаиләдә вакытның кадерен беләләрме? Шулар хакында әти - әниләр белән әңгәмә үткәрергә кирәк иде..

Җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала.

Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Дәрес барышы:

1.Хаталарны төзәтү эшен үткәрү.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Әйе укучылар, кеше билгеле бер тәртип, режим белән яшәргә тиеш. Кечкенәдән вакытның кадерен белергә өйрәнсәң, үскәч үзеңә бик җиңел булачак. Юкка гына байлыкны табып була, ә белемне кое казып кына табып була, димәгәннәр безнең борынгы бабаларыбыз. Димәк без һәрвакыт укырга тиешбез.

3. Шарт фигыльне ныгыту күнегүләре эшләү.

4..Буш вакыт, һәнәр турында белгәннәрне системалаштыру эше.

Укучылар, кечкенә генә хикәяне тыңлагыз әле.

Бер сыйныфта биш Алсу

Бер сыйныфта Алсу исемле биш кыз укыган, ди. Алар бер анадан туган шикелле уңган, сөйкемле булганнар. Берсе тегү – чигү эшен оста башкарган. Белгәннәрен сораган кешеләргә дә өйрәткән. Шуңа күрә аны “алтын куллы Алсу” дигәннәр.

Кызларның икенчесе рәсемнәрне матур ясаган. “Коеп куйган рәссам” булган.

Ә өченче Алсу тәмле ризыклар пешерә икән. “Әнисеннән дә уздыра”,- дип мактаганнар кызны.

Дүртенчесе гөлләр үстерергә яраткан. Миләүшә, яраннар белән тулы бүлмәдән кешеләрнең китәселәре килмәгән, матурлыкка сокланып туя алмаганнар.

Алсуларның бишенчесе дусларын үзенең җырлары, биюләре белән шатландырган. “ Гел елмаеп яшәгез, усал булмагыз!”- дигән ул кешеләргә.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар: ФИНК- РАУНД-РОБИН—подумай,запиши, обсуди в команде!

1нче бирем.

1) Алсулар кайсы яклары белән бер – берсенә охшаш?

Алар барысы да уңган, сөйкемле.

2)Кызлар бер – берсеннән кай яклары белән аерылалар?

Аларның һәрберсе нинди дә булса һөнәргә оста.

3)Нинди һәнәрләргә оста?

Тегәләр, чигәләр, рәсем ясыйлар, тәмле ризыклар пешерәләр, гөлләр үстерәләр, җырлыйлар, бииләр.

4)Дусларын нәрсә белән шаталандырганнар?

Яхшы эшләре белән

Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Һөнәр, аның кеше тормышында мөһим урын тотуы турында.

Бирем.

Нәрсә ул һөнәр?

Кул көче белән башкарылган эш.

- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

- Күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга.

- Нәрсә ул профессия?

- Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.

- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Ял итеп алу: профессияләр языгыз. СТЕЗЕ КЛАСС(30 секундта белгән профессияләрне язу,сөйләшмичә парда аралашу, күчереп язу. Группада чиратлап уку, яза бару)

Ә сезне әти - әниләрегез нинди һөнәрләргә өйрәтте?

Җаваплар.

- Укучылар, Һөнәр белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәр үзе ашата.

Һөнәрле үргә йөзәр.

Оста кулда һөнәр бар.

Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый.

Әйе укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә.



Аның кулы тимәгән, күңел җылысы төшмәгән бер генә нәрсә дә юктыр. Шундый кешеләр турында “ Кулыннан гөлләр тама” дип әйтәләр дә инде.

Рефлекция.

Укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Һөнәрле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Дәрес кайсы ягы белән сезгә файдалы булды?

Җаваплар.

Өйгә эш бирү.

1. Сезнең нәселдә алтын куллы кешеләр бармы? Шулар хакында гаиләдә сөйләшү үткәрегез.

2. “ Алтын куллы туганнарым” дигән темага минисочинеие языгыз

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар: ФИНК- РАУНД-РОБИН—подумай,запиши, обсуди в команде!

1нче бирем.

1) Алсулар кайсы яклары белән бер – берсенә охшаш?

2)Кызлар бер – берсеннән кай яклары белән аерылалар?

3)Нинди һәнәрләргә оста?

4)Дусларын нәрсә белән шаталандырганнар?

2бирем

1-Нәрсә ул һөнәр?

2 -Нинди дә булса һөнәрле булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

3- Нәрсә ул профессия?

4-Ә сезне әти - әниләрегез нинди һөнәрләргә өйрәтте?

Ял итеп алу: профессияләр языгыз. СТЕЗЕ КЛАСС(30 секундта белгән профессияләрне язу,сөйләшмичә парда аралашу, күчереп язу. Группада чиратлап уку, яза бару)

Җаваплар.

Аңлатыгыз:

1Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

1Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

2Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

2Һөнәр үзе ашата.

3Һөнәрле үргә йөзәр.

3Оста кулда һөнәр бар.

4Һөнәрле кеше – бай кеше.

4Малы югалса да, ул үзе югалмый.

Р.С



Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп. Кешелек өчен бик әһәмиятле һөнәрләрнең берсе — машина йөртүче (шофер). Бу кешеләрдән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Алар һәркөнне миллионлаган кешеләрне автобусларда, трамвай-троллейбусларда эшкә алып баралар, эштән алып кайталар. Һәркөнне меңнәрчә тонна товарларны илебезнең бер почмагыннан икенче почмагына ташыйлар.

Югары класслы шофер булу өчен, автомобиль йөртү таныклыгы алу гына җитми. Аның өчен бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Шофер өчен иң кирәклеләре дип игътибарлылык, саклык, түземлек, аруны онытып тору, үз машинаңны саклау һәм ярату сыйфатларын әйтер идем.



Үскәч, минем дә машина йөртүче буласым килә. Чөнки мин машинада йөрергә бик яратам. Әтием дә машина йөртүче. Ул мине машинада йөрергә өйрәтә, юл йөрү кагыйдәләрен аңлата. Хәзерге техника катлаулы, барысын да белер өчен, яхшы укырга кирәк.

Мине, бигрәк тә, ерак юлларга йөрүче шофер хезмәте кызыктыра. Беренче чиратта, әлбәттә, ерак юлларның романтикасы белән җәлеп итә ул мине. Ерак һәм озак рейсларда күпме яңа җирләр күрәсең, күпме яңа кешеләр белән аралашасың! Танк кебек зур машинаның руле артыңда, аның көчен һәм тизлеген тоеп бару ничек рәхәт була! Ә алдагы шома юл, синең машинаң астына кереп китеп, артта калып бара, ә алда еракларга барып югала. Бу хис белән нәрсә генә чагыша ала икән?!

Үзеңнең җәмгыятькә кирәклегеңне тою, гадел эшләп алынган акчаңны гаиләңә кайтарып бирү бик рәхәттер ул!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"һөнәр сайлау- җаваплы эш"

Автор: Шарапова Рамиля Мударисовна

Дата: 29.11.2016

Номер свидетельства: 363748

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(107) "Открытый урок по татарскому языку "??н?р сайлау - ?аваплы эш" "
    ["seo_title"] => string(61) "otkrytyi-urok-po-tatarskomu-iazyku-hon-r-sailau-zh-avaply-esh"
    ["file_id"] => string(6) "162872"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422424500"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(55) "Кил?ч?гебез ?зебезне? кулларда "
    ["seo_title"] => string(37) "kil-ch-ghiebiez-uziebieznien-kullarda"
    ["file_id"] => string(6) "152074"
    ["category_seo"] => string(10) "geografiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420802491"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) ""?иде юл чатында" . ??н?р сайлау кич?се."
    ["seo_title"] => string(42) "zh-idie-iul-chatynda-hon-r-sailau-kich-sie"
    ["file_id"] => string(6) "257751"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1448380461"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(71) "Конспект урока "??н?р сайлау -?аваплы эш" "
    ["seo_title"] => string(42) "konspiekt-uroka-hon-r-sailau-zh-avaply-esh"
    ["file_id"] => string(6) "224244"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1438614906"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(102) "Мин -  ?з илемне? кечкен?, л?кин кануннарны ?т??че гражданы. "
    ["seo_title"] => string(63) "min-uz-iliemnien-kiechkien-l-kin-kanunnarny-ut-uchie-ghrazhdany"
    ["file_id"] => string(6) "149619"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420264844"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства