kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Открытый урок по татарскому языку "??н?р сайлау - ?аваплы эш"

Нажмите, чтобы узнать подробности

    11 нче сыйныф укучылары ?чен “??н?р сайлау – ?аваплы эш” темасына т?къдим ителг?н д?рес планы бел?н презентация ?з эчен? ?тк?нн?рне ныгытып, диалог ??м монологлар т?з?, ситуатив к?нег?л?р эшл??, тест ярд?менд? ?з-?зе?не тикшер?, т?рле ??н?рл?рг? карата ?з фикерл?ре?не белдер?не к?зд? тота. Бу д?рес план –конспектын тел?с? кайсы сыйныф ?чен яраклаштырырга м?мкин. Бигр?к т? татар ?д?бияты д?ресл?ренд? текстлар, ?с?рл?р бел?н эшл?г?нд? укучыларга ?зл?штер?, ист? калдыруда нык ярд?м ит?. “Кар ?еме” уены, гомум?н, рус телле укучылар бел?н эшл?г?нд? и? отышлы алымнарны? берсе булып тора. ??н?рл?р турында мондый д?ресл?р ?тк?р? алдагы сыйныфларда да бик урынлы булыр иде, дип саныйм.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Открытый урок по татарскому языку "??н?р сайлау - ?аваплы эш" »

11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен дәреснең

план-конспекты


Тема: Һөнәр сайлау - җаваплы эш

Белем бирү максаты:

  • һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

Фикер үстерү максаты:

  • чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

  • укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү;

  • һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү;

  • һөнәр сайлау җаваплы эш икәнен ассызыклау.

Җиһазлау:

  • проектор; ноутбук; дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәкт. 11 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан: Мәгариф, 201..-167 б.; презентацияләр; сүзлек; карточкаларда ситуатив күнегүләр; таратма материаллар.

Дәрес тибы: катнаш

I. Оештыру моменты.

Укучыларның хәлләрен сорашу. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Теманы актуальләштерү.

Без бүгенге дәрестә “Һөнәр сайлау- җаваплы эш” темасына сөйләшербез. Һөнәр сайлау проблемасы буенча үткәннәрне ныгытып, диалог һәм монологлар төзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез, төрле һөнәрләргә карата үз фикерләребезне белдерербез. Нәрсә соң ул һөнәр? Бу сорауга җавапны С.Ожеговның аңлатмалы сүзлегеннән карап әйтик:

Профессия – это у людей основной род занятий трудовой деятельности. Мәгънәсен татарча әйтеп карыйк. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Әйе, һөнәр – ул кешеләрнең төп шөгыле, хезмәт эшчәнлеге. Ә хәзер миңа  һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (Көтелгән җаваплар курсив белән күрсәтелә) (Белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Рәхмәт, укучылар. Әйдәгез әле, бергәләп нинди һөнәрләр булуын искә төшерик.

III. Слайдтагы рәсемнәр белән эш.

(Слайдларда нинди һөнәр иясе икәне әйтелә. Җаваплар дәлилләнә.)

IV. Лексик- грамматик материалны искә төшерү.


1. Җөмлә төзелешен кабатлау.

Укучылар, ә бу маникенда сез нинди һөнәр иясенең эш киемен күрәсез? (Врач, доктор, табиб). Бу һөнәр ияләре нәрсә эшлиләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр икән?

Табиб нишли? (Табиб дәвалый)

Табиб дәвалый. Укучылар, бу- нәрсә? (Җөмлә)

Әйе, бу җөмлә. Бу нинди җөмлә? (Җыйнак җөмлә)

Ни өчен? (Чөнки бу җөмләдә табиб – ия, дәвалый – хәбәр) Без сезнең белән хәзер “Кар өеме” (“Снежный ком”) уены уйнап, бу җыйнак җөмләдән җәенке җөмлә төзербез.

Табиб дәвалый. Кайда? (Укучылар тулы җөмлә белән әйтергә тиеш булалар)

(Табиб хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә.....дәвалый)

Ничәнче?

(Табиб бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә.....дәвалый)

Ничек?

(Табиб бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

Кайчан?

(Бүген, һәрвакыт..... табиб бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

Кемнәр белән?

(Бүген, һәрвакыт..... табиб коллегалары белән, хезмәттәшләре белән.... бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый)

Ни өчен?

(Бүген, һәрвакыт..... табиб коллегалары белән, хезмәттәшләре белән.... бишенче, беренче, кырыгынчы.... хастаханәдә, шифаханәдә, өйдә..... әйбәт, яхшы, начар.... дәвалый, чөнки авыруга, пациентка ярдәм кирәк; чөнки ул аның эше, вазыйфасы; чөнки ул чын доктор; чөнки ул табиб һөнәрен сайлаган; чөнки ул үз эшен бик ярата һ.б.)

2. Текст өстендә эш төркемнәрдә башкарыла.

Карагыз әле, укучылар, нинди матур җөмлә килеп чыкты. (Җөмлә слайдта) Һәр сүзнең үз урыны бар. Ә мин сезне бүген һөнәр сайлау турында республиканың яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Марат Бариев әйткән сүзләр белән таныштырырга телим. Абау, компьютерга тагын вирус кергән бугай. (слайд) Җөмләләр буталып беткән, сүзләр үз урыннарын югалткан, кушымчалары да югалган! Нишлибез? Укучылар, зинһар өчен, ярдәм итегез! Мин һәр партага сүзләре урыннарын югалткан җөмләләр таратам. Кайсыгыз башкалардан тизрәк һәм дөрес итеп җөмлә төзер икән?

“Кенә, күп, яшьләр, буенча , үз, эшләми, һөнәрләре, техникум, лицей, бетергән, вуз. Бетергәндә, укырга, барасыңны, кирәктер, уйларга, турында, ә, яраткан, шуңа күрә, мәктәпне, кая, түгел, һөнәрең. Ул кадәр, кирәк түгел, кирәк, безгә, юрист, психолог, экономист, инженерлар, технологлар, төзүчеләр, токарьлар. Яшьләр, бит, сайламый, һөнәр, сайлый, уку йорты.”

(Җөмләләр тикшерелә. Дөрес җөмлә төзеп укыган укучылар такта янына чыга баралар. Аларга җөмләләр төзәтеп язылган яңа карточкалар биреп барыла.)

Бик зур рәхмәт, укучылар. Сезнең ярдәм белән сүзләр җөмләдә үз урыннарын тапты. Ә хәзер бергәләп җөмләләрдән текст төзергә тиеш булабыз. (Урыннарда утыручы укучылар да катнаша.) Кайсы җөмлә беренче булырга тиеш дип уйлыйсыз? Дөрес, укучылар. Бу – беренче җөмлә. Аны беренче итеп бастырабыз.

(Шул рәвешле җөмләләр тезеп чыгыла. Урыннан берәү текстны матур итеп укый.)

Яшьләр бит һөнәр сайламый, уку йорты сайлый. Техникум, лицей, вуз бетергән күп кенә яшьләр үз һөнәрләре буенча эшләми. Безгә ул кадәр юрист, психолог, экономист кирәк түгел, инженерлар, технологлар, төзүчеләр, токарьлар кирәк. Шуңа күрә мәктәпне бетергәндә, укырга кая барасыңны түгел, ә яраткан һөнәрең турында уйларга кирәктер”

Рәхмәт, укучылар, булдырдыгыз. Рәхим итеп урыннарыгызга утырыгыз. Укучылар, сез Марат әфәнденең фикере белән килешәсезме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.) (Килешәм, чыннан да дәрәҗәле уку йорты тәмамлап кына яхшы белгеч булып булмый һ.б.)

Ә хәзер текстка таянып җөмләләрне дәвам итеп карыйк:

1) Яшьләр һөнәр сайламый, ...

2) Техникум, югары уку йортын бетергән ...

3) Мәктәпне бетергәндә, ...

4) Һөнәр сайлау- ...

3. Сорау җөмләләр төзү.

Шулай итеп, Бүген мин сезне һөнәрләр турында сөйләшүгә чакырам.

Әйдәгез әле, шушы җөмлә мисалында сорау җөмләләр төзик, дәрес башында уйнаган “Кар өеме”н кире сүтеп карыйк.

Һәр җөмләнең грамматик нигезе булырга тиеш. Бу нинди җөмлә? (Җәенке җөмлә). Хәзер шуннан җыйнак җөмлә ясыйбыз.

Мин чакырам. Җөмләнең баш кисәкләренә сораулар куябыз.

  1. Кем чакыра?

  2. Мин нишлим?

Ә хәзер җөмләнең башка кисәкләренә сорау куеп, сорау җөмләләр төзүне дәвам итәбез. Бүген сүзенә сорау куябыз.

-Мин кайчан чакырам?

-Мин кемне чакырам?

-Мин нәрсәгә чакырам?

-Мин нәрсә турында сөйләшүгә чакырам?

Укучылар, сораулар куелып бетте дип уйлыйсызмы? Әле без сорау алмашлыклары куеп кына җөмләләр төзедек. Башкача төзеп булмыймы?

(-мы/-ме кисәкчәләре куеп төзеп була)

Әйе, укучылар. Без –мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып та сорау җөмләләр төзи алабыз. Эшне башлыйбыз.

-Мин чакыраммы?

-Мин бүген чакыраммы?

-Мин бүген сезне чакыраммы?

-Мин бүген сезне сөйләшүгә чакыраммы?

-Мин бүген сезне һөнәрләр турында сөйләшүгә чакыраммы?

Ә хәзер, әйдәгез, сорау җөмләләрне әллә сүзен кулланып катлауландырабыз:

-Мин чакыраммы, әллә чакырмыйммы?

-Мин бүген чакыраммы, әллә иртәгәме?

-Мин сезне чакыраммы, әллә юкмы?

-Мин сөйләшүгә чакыраммы, әллә юкмы?...

Афәрин, укучылар. Менә, күрәсезме, без сезнең белән никадәр дөрес сорау җөмләләр төзедек. Һәр җөмләдә һәр сүзнең үз урыны бар икәненә тагын бер кат ышандык.

3. Төркемнәрдә эш.

Узган дәрестә без бүгенге көндә популяр да, актуаль да булган һөнәрләр турында сөйләшкән идек. Мин төркемнәргә төрле һөнәр исеме язылган карточкалар бирәм. Сез исемен атамыйча гына шул сүзне башка төркемгә аңлатып бирергә тиеш буласыз.

(Социолог, координатор, супервайзер, промоутер сүзләре бирелә)

(Супервайзер- промоутерлар җитәкчесе. Ул рекламаны дөрес оештыру өчен, клиентлар белән ничек сөйләшергә, үз-үзеңне ничек тотарга, сатып алучыларга нинди юнәлеш бирергә кирәклекне аңлатучы;

Промоутерлар – рекламаны тормышка ашыручылар: листовкалар, купоннар тараталар, товар турында тулы мәгълүмат, аны куллану буенча киңәшләр бирәләр, бүләкләр тараталар, дегустацияләр уздыралар;

Социолог - җәмгыятьтәге төрле катлауларның, төркемнәрнең фикерен һәм бер- берсенә йогынтысын өйрәнә;

Координатор – проек җитәкчесенең уң кулы - реклама оештыруны контрольдә тотучы.)

4. Парларда эш.

Дустыңнан сора:

- готов ли он к выбору профессии;

-что он знает о своей будущей профессии;

-что он ждет от своей профессии;

-как он готовится к выбору профессии.

5. Тәрҗемә һәм дөрес әйтелеш өстендә эш.

Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул грамоталы яза һәм дөрес сөйләшә белергә тиеш. Әйдәгез, бу өлкәдә белемнәребезне тикшереп карыйк.

(Узган дәрестә өйрәнелгән сүзләр русча әйтелә. Укучылар дәфтәрләрдә шул сүзләрнең тәрҗемәсен яза һәм транскрипция билгеләре белән күрсәтә. Шул ук эшне тактада ике укучы эшли)

Потребность- ихтыяҗ

Недовольство-канәгатьсезлек

Не по душе- күңелгә ятмау

Как вести себя- үз-үзеңне ничек тоту

Общественность- җәмәгатьчелек

Влияние- йогынты

Заслужить уважение- ихтирам казану

(Слайдтан карап укучылар бер-берсенең эшләрен тикшереп бәялиләр. Бәяләр тыңлана)

6. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Дустыңа киңәш бир:

-побольше узнать о выбранной профессии;

-узнать, востребована ли выбранная им профессия;

-где можно получить образование по данной профессии.

7. Слайдлар белән эш.

Укучылар, психологлар һөнәрләрне 5 төргә бүлгәннәрен сез инде беләсез. Әйдәгез әле бергәләп искә төшерик. (Человек - человек, человек - природа, человек - техника, человек - знаковая система, человек - художественный образ) (Татарча төр атамалары слайдта таблица итеп бирелә)

Кеше - кеше. Укучылар бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?

( Табиб, тәрбияче, укытучы,сатучы,чәчтараш....)

Кеше - табигать. Ә бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?

(Терлекче, агроном, бакчачы,....)

Кеше - техника. (Машина йөртүче, тимерче, эретеп ябыштыручы,..)

Кеше - билгеләр системасы. (Тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы,…)

Кеше - сәнгать образы. (Рәссам, диктор, буяучы, бизәүче...)

Ә алдагы слайдта кешегә хас сыйфатлар язылган. Ничек уйлыйсыз, бу сыйфатларга ия булган кеше нинди һөнәр төрен сайлый ала? ( Укучылар укып, җавап бирә, фикерләрнең дөреслеге тикшерелә.)

Чыныккан, түземле, күзәтүчән, игътибарлы... (Бу кеше - табигать дигән төркемгә керә.)

Җитез, тиз фикерләүче, техника турында күп белә,.....

Бу сыйфатларга ия булган кешегә нинди эш төре тәкъдим итә аласыз?

(Кеше - техника)

Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас?

Эшлекле, яхшы оештыручы, кешегә тәэсир итәргә сәләтле, әдәпле, аралашучан....

(Бу – кеше - кеше төркеменә керүче һөнәрләргә хас сыйфатлар)

Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас?

Игътибарлы, түземле, сабыр, тырыш, белемле...

(Бу сыйфатлар кеше - билгеләр системасы дигән төргә туры килә.)



Һәм соңгы сыйфатларны укыйбыз. Бу сыйфатларга ия булган кеше кем булып эшли ала?

Шат күңелле, җор телле, аралашучан, күзәтүчән...

(Кеше - сәнгать образы)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, укучылар. Ә хәзер анкета сораулары аша үзегезгә нинди һөнәр туры килүен ачыкларга тәкъдим итәм.

Анкета сораулары:

1) Нинди китаплар укырга яратасың?

а) детектив, триллер;

ә) роман;

б) фантастика;

в) non-fiction;

г) маҗаралы.

2) Синеңчә, буш вакытыңны ничек үткәрү әйбәт?

а) дуслар белән аралашып;

ә) музей, кино, театрга барып;

б) яңалыклар белән танышып;

в) китап укып;

г) урманда йөреп.

3) Һөнәр сайлаганда, иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар бирәсең?

а) җәмгыятькә бу һөнәрнең кирәклегенә;

ә) үзең өчен кызыклы булуына;

б) ни дәрәҗәдә престижлы булуына;

в) хезмәт хакына;

г) мөһимлегенә.

4) Ничек саныйсың?

а) кәгазьдә;

ә) санарга яратмыйм;

б) калькуляторда;

в) хәтердән;

г) төрлечә.

5) Мәгълүматны каян аласың?

а) кешеләр сөйләшүеннән;

ә) күз белән;

б) тәҗрибә аша;

в) китаплардан яки интернеттан;

г) төрле юллар аша, иң мөһиме, дөньядан артка калмаска!

6) Нинди төс яратасың?

а) ачык булмаган төсләрне;

ә) якты, ачык төсләрне;

б) кер күтәрә торган төсләрне;

в) ак, кара, контраст төсләрне;

г) яшел, зәңгәр, сары төсләрне.


7) Нинди режимда эшли алыр идең?

а) теләсә нинди режимга яраклаша алам;

ә) ирекле булырга яратам;

б) тыгыз графиклы эш көнен хуп күрәм;

в) теләсә нинди очракта да мин бөтен кешедән күбрәк эшлим;

г)яраткан эшем булса, көчем беткәнче эшләячәкмен.

8) Дөньяның кайсы почмагына сәяхәткә барыр идең?

а) кая да булса, миңа бар җирдә дә кызык;

ә) кызыклы тарихы булган илгә;

б) Европага яки Америкага;

в) Азиягә;

г) Африкага.

9) Нәрсә ул шоу-бизнес?

а) кызыклы яшәү рәвеше һәм күп акча эшләү;

ә) күп очракта түбән зәвыкка хезмәт итүче сәнгать;

б) беркатлы кешеләрнең кесәсеннән акча алу юлы;

в) кешеләрдә зәвык тәрбияләү;

г) һәрвакыт булган һәм булачак кәсеп.

10) Һөнәрне ничек сайларга?

а) кешеләр белән киңәшләшергә;

ә) профессиягә ихтыяҗ булуына карап;

б) табыш китерүенә карап;

в) тормышта үзең өчен нәрсә кызык икәнен билгеләргә, аннан соң һөнәр сайларга;

г) үз холкыңны игътибарга алып.


Ә хәзер “а”га- 1, “ә”гә- 2, “б”га- 3, “в”га- 4, “г”га- 5 очко куеп, балларны саныйк.

10-15 – Кешеләр белән даими аралашуга корылган һөнәр төрләре синеке.

16-24 – Иҗатка зур игътибар бирәсең, сәнгать өлкәсенә китсәң, тормышта үз юлыңны табарсың дип уйлап була.

25-35 – Машиналар, механика дөньясында үзеңне джунглидагы тәҗрибәле аучы кебек тоясың. Техника белән бәйле һөнәрләр синеке.

36-45 – Сиңа төрле китаплар, файл, текстлар белән бәйле һөнәрләр туры килә, ягъни хәбәрдарлык өлкәсендә үз урыныңны табарсың.

46 һәм аннан да күбрәк - Кешене “табигать патшасы” дип атасалар да, тирә- юнь белән гармониядә яшәр өчен күп белергә, күп укырга кирәк. Син табигатькә якын кешегә охшагансың. Үзеңне бу өлкәдә сынап карый аласың.

Шулай итеп, һөнәр сайлаганда кемдер әле икеләнә икән- психологлардан ярдәм сорарга курыкмагыз. Үзегезнең сайларга уйлаган һөнәрләрегез белән уртаклашсагыз иде. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Кадерле балалар, әгәр дә сез:

    • Миңа нинди һөнәр ошый? Мин ни эшләргә яратам?

    • Булдыра аламмы?

    • Ул һөнәргә ихтыяҗ бармы? –дигән 4 сорауга төгәл җавап бирәсез икән, сайлаган һөнәрегез уңышлы булыр, дип ышанасы килә. Хыялларыгыз томышка ашсын. Дәрестә актив катнашканыгыз өчен барыгызга да чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Өйгә эшне сайлап алып эшләргә мөмкин:

1. Яраткан һөнәреңә презентация эшләргә;

2. Яраткан һөнәреңә реклама ясарга;

3. Безгә таныш булмаган һөнәрләр турында мәгълүмат табарга (мәсәлән: титестер, актуарий, һ.б.)

Ә дәресне түбәндәге шигъри юллар белән төгәллисем килә:

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Дәрес бетте. Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Открытый урок по татарскому языку "??н?р сайлау - ?аваплы эш"

Автор: Махмутова Гульшат Разиновна

Дата: 28.01.2015

Номер свидетельства: 162872


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства