kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Мин - ?з илемне? кечкен?, л?кин кануннарны ?т??че гражданы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Парламент д?ресе

Тема: Мин -  ?з илемне? кечкен? л?кин кануннарны ?т??че гражданы.

Максат: 1. Укучыларны Россия ??м Татарстан Парламенты бел?н таныштыру;

2.     Укучыларны? Россия гражданнары буларак хокуклары ??м бурычлары турында иск? т?шер?,

3.     И?ади фикерл?? с?л?тл?рен ?стер?.

 

?и?азлау: Д??л?т символлары, Россия ??м Татарстан конституциял?ре.

Методы: к?черелм?, и?ади.

 

Д?ресне? барышы.

Оештыру ?леше.

1.     Укучыларны барлау.

2.     У?ай психологик климат булдыру.

3.     Д?ресне? темасы ??м максаты бел?н таныштыру.

 

Т?п ?леш

1.     ?кият бел?н таныштыру.

Борын- борын заманда ялгыз ?янке т?бенд? булган ди га??еп д??л?т. Бу д??л?тт? яш?г?нн?р ?кияти кешел?р. Ни ?чен га??еп д??л?тме? Ч?нки монда яш??че кешел?р ничек тел?с?л?р шулай яш?г?нн?р. Кибетче эшк? барасы килс? кибетне ачкан, барасы килм?с? к?не буе кызынган. Табиб эшк? бер к?нне ирт?нге 10 га, икенче к?нне обеттан со? гына килг?н. М?кт?пл?рд? укулар атнага 2 ген? к?н булган. Укучылар к?не буе су коенган бит, м?кт?пк? й?рм?г?нн?р.? биология укытучысы эшк? д? барып тормаган, к?б?л?кл?р куып болында й?рг?н.

Тормыш, м?гаен, шулай д?вам да ит?р иде, ?мма бер к?нне бик зур фа?ига була яза. Д?ресл?рг? барырга иренг?н бер малай, ?янке т?бенд?ге коры яфраклардан учак ягып, б?р??ге пешерерг? уйлый. ? ялкын бик тиз тир? - якны чолгап ала. Кешел?р тиз ген? янгын с?ндер?чег? шалтыраталар. ? ул эш урынында юк, кечкен? оныгын к?рерг? кунакка китк?н. Янгынны к?м?к к?ч бел?н к?чк? ген? с?ндерг?нн?р ??м ялгыз ?янке т?бен? ки??шк? ?ыелганнар. Укучылар алар нинди фикерг? килг?нн?р ик?н? (укучыларны? ?аваплары ты?лана) Д?рес, д??л?тт? буталчыклар, а?лашылмаучанлыклар, фа?игал?р булмасын ?чен ??р кеше ?т?рг? тиешле кагыйд?л?р кабул ит?рг? кир?к. Бу кагыйд?л?р ничек атала ик?н? (укучыларны? ?аваплары ты?ланыла)

2.     Законнар турында ??г?м?.

       Сез нинди законнар бел?сез? («М?гариф турында» Татарстан Республикасы Законы; Татарстан Республикасы Гаил? кодексы; Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы; Бюджет кодексы; «М?д?ният турында» Татарстан Республикасы Законы; «Татарстан Республикасы д??л?т символлары турында» Татарстан Республикасы Законы; Сайлау кодексы; Татарстан Республикасы Экология кодексы ??м башкалар).

3.     Укучыларны? хокукларын ??м бурычларын иск? т?шер?.

4.     Конституция турында а?лату.

«Конституция» термины латин с?зенн?н килеп чыккан: constitution – «корылыш, билгел??, урнаштыру» диг?нне а?лата. Ул ??мгыять ??м д??л?т корылышын, хакимият органнарын т?з? т?ртибен ??м принципларын, сайлау системасын, гражданнарны? т?п хокукларын ??м бурычларын билгели.

5.     Д??л?т Думасы ??м Д??л?т Совет турында с?йл??.

Укытучы: Балалар, сез Татарстан Республикасыны? Россия Федерациясе субъекты булуын бел?сез. Аны? ?зене? хакимият органнары системасы бар. ?йд?гез, Татарстан Республикасы Конституциясе тексты нигезенд? «Татарстан Республикасы д??л?т хакимияте органнары» схемасын т?зеп карыйк. Безг? бу эшт? алдагы тукталышта ?зл?штерг?н белемн?ребез ??м т?б?нд?ге терминнар ярд?мг? килер: Президент, Д??л?т Советы, Конституция суды, Министрлар Кабинеты.

?леге биремне ?т?? ?чен мин сезг? видеофильм карарга т?къдим ит?м. Ул сезне? ?чен бик кызыклы булыр. (Татарстан Республикасы Д??л?т Советы турындагы видеофильм карау).

6.     Кемн?р алар депутатлар?

Балалар, кемн?р алар депутатлар?

Сез ничек уйлыйсыз, депутат – ??н?рме ?лл? табигый с?л?тме?

Ничек итеп депутат булырга?

Нич? яшьт?н депутат булып була?

Укучыларны? фикерл?ре ты?лана.

– Безне? тормышыбызда депутатлар нинди роль уйный со??

– Депутат кемн?р каршында ?аваплы була?

(Балаларны? фикерл?ре ты?лана ??м эшч?нлекк? йомгак ясала).

7.     Сайлаулар турында а?лату.

8.     Президент ??м аны сайлау турында с?йл??.

9.     «Президент России школьникам» сайты бел?н таныштыру.

10.                       И?ади эш: Сыйныф ?чен законнар т?къдим ит?рг?.

Йомгаклау.

 

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Мин - ?з илемне? кечкен?, л?кин кануннарны ?т??че гражданы. »

Парламент дәресе

Тема: Мин - үз илемнең кечкенә, ләкин кануннарны үтәүче гражданы.

Максат: 1. Укучыларны Россия һәм Татарстан Парламенты белән таныштыру;

  1. Укучыларның Россия гражданнары буларак хокуклары һәм бурычлары турында искә төшерү,

  2. Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.



Җиһазлау: Дәүләт символлары, Россия һәм Татарстан конституцияләре.

Методы: күчерелмә, иҗади.



Дәреснең барышы.

Оештыру өлеше.

  1. Укучыларны барлау.

  2. Уңай психологик климат булдыру.

  3. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.



Төп өлеш

  1. Әкият белән таныштыру.

Борын- борын заманда ялгыз өянке төбендә булган ди гаҗәеп дәүләт. Бу дәүләттә яшәгәннәр әкияти кешеләр. Ни өчен гаҗәеп дәүләтме? Чөнки монда яшәүче кешеләр ничек теләсәләр шулай яшәгәннәр. Кибетче эшкә барасы килсә кибетне ачкан, барасы килмәсә көне буе кызынган. Табиб эшкә бер көнне иртәнге 10 га, икенче көнне обеттан соң гына килгән. Мәктәпләрдә укулар атнага 2 генә көн булган. Укучылар көне буе су коенган бит, мәктәпкә йөрмәгәннәр.Ә биология укытучысы эшкә дә барып тормаган, күбәләкләр куып болында йөргән.

Тормыш, мөгаен, шулай дәвам да итәр иде, әмма бер көнне бик зур фаҗига була яза. Дәресләргә барырга иренгән бер малай, өянке төбендәге коры яфраклардан учак ягып, бәрәңге пешерергә уйлый. Ә ялкын бик тиз тирә - якны чолгап ала. Кешеләр тиз генә янгын сүндерүчегә шалтыраталар. Ә ул эш урынында юк, кечкенә оныгын күрергә кунакка киткән. Янгынны күмәк көч белән көчкә генә сүндергәннәр һәм ялгыз өянке төбенә киңәшкә җыелганнар. Укучылар алар нинди фикергә килгәннәр икән? (укучыларның җаваплары тыңлана) Дөрес, дәүләттә буталчыклар, аңлашылмаучанлыклар, фаҗигаләр булмасын өчен һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр кабул итәргә кирәк. Бу кагыйдәләр ничек атала икән? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

  1. Законнар турында әңгәмә.

Сез нинди законнар беләсез? («Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законы; Татарстан Республикасы Гаилә кодексы; Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы; Бюджет кодексы; «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законы; «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законы; Сайлау кодексы; Татарстан Республикасы Экология кодексы һәм башкалар).

  1. Укучыларның хокукларын һәм бурычларын искә төшерү.

  2. Конституция турында аңлату.

«Конституция» термины латин сүзеннән килеп чыккан: constitution – «корылыш, билгеләү, урнаштыру» дигәнне аңлата. Ул җәмгыять һәм дәүләт корылышын, хакимият органнарын төзү тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели.

  1. Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Совет турында сөйләү.

Укытучы: Балалар, сез Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъекты булуын беләсез. Аның үзенең хакимият органнары системасы бар. Әйдәгез, Татарстан Республикасы Конституциясе тексты нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары» схемасын төзеп карыйк. Безгә бу эштә алдагы тукталышта үзләштергән белемнәребез һәм түбәндәге терминнар ярдәмгә килер: Президент, Дәүләт Советы, Конституция суды, Министрлар Кабинеты.

Әлеге биремне үтәү өчен мин сезгә видеофильм карарга тәкъдим итәм. Ул сезнең өчен бик кызыклы булыр. (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы турындагы видеофильм карау).

  1. Кемнәр алар депутатлар?

Балалар, кемнәр алар депутатлар?

Сез ничек уйлыйсыз, депутат – һөнәрме әллә табигый сәләтме?

Ничек итеп депутат булырга?

Ничә яшьтән депутат булып була?

Укучыларның фикерләре тыңлана.

– Безнең тормышыбызда депутатлар нинди роль уйный соң?

– Депутат кемнәр каршында җаваплы була?

(Балаларның фикерләре тыңлана һәм эшчәнлеккә йомгак ясала).

  1. Сайлаулар турында аңлату.

  2. Президент һәм аны сайлау турында сөйләү.

  3. «Президент России школьникам» сайты белән таныштыру.

  4. Иҗади эш: Сыйныф өчен законнар тәкъдим итәргә.

Йомгаклау.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Мин - ?з илемне? кечкен?, л?кин кануннарны ?т??че гражданы.

Автор: Мустафина Гулюза Бариевна

Дата: 03.01.2015

Номер свидетельства: 149619


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства