фәнни- тикшеренү конференциясе
Секция: татар теле һәм татар әдәбияты
Фәнни – тикшеренү эше
Тема: “Ике язмыш”
Тугушева Гүзәлия Р.
9 нчы Б сыйныфы укучысы
Җитәкче: Исхакова Гөлфия Әхәт кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Янкә 2015ел.
Эчтәлек
Кереш.......................................................................................................3 б.
Беренче бүлек
1.1. ... Каралтырга түгел, агартырга
Килә кеше бу җир йөзенә... ........................................................5 б.
1.2. Сындырылсалар да сынмаган шәхесләр.....................................7 б.
Икенче бүлек
... Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була. ......................................................................16 б.
Йомгак ....................................................................................................20 б. Кулланылган әдәбият ...........................................................................23 б.
Кереш
2015 нче елда каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 70 ел. Хәсән Туфанның тууына 115 ел тула.
Әдәбият дәресләрендә Ф.Кәримнең тормыш юлы, иҗаты, гаиләсенә, иҗатташ дусларына язган хатлары, Ләйлә ханымның әтисе турында язган истәлекләре белән таныштык, мине ялкынлы да, моңлы да, үз Туган иленең патриоты булган шагыйрь язмышы кызыксындырды: минем аның турында күбрәк беләсем килде һәм эзләнә башладым ...
Тетрәндерде дә, сокландырды да мине Ф.Кәримнең язмышы. Аның ”Кыр казы” исемле җыентыгына кергән шигырьләре һәм поэмалары белән танышканда, “Сагынып кайтам сине“ шигыре игътибарымны җәлеп итте. Бигрәк тә күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан турында язылган фикерләр уйландырды . Автор яза:
... Иске капчык асып конвой белән
Урамнарың аша узганда
Очыраса, күрмәгәнгә салышып
Узып китәр хәтта Туфан да.
... Ә соң минем Адам, нәни Ләйләм,
Син белмисең булыр аларны .
Белмисеңдер, юкса түзмәс идең,
Шагыйрь күңеле чөнки яралы.
Түзмәс идең, авыр көннәрендә
Барып сыйпар идең башларын;
- Беләм, дисең... Ә соң, белә торып,
Ник аларны читкә ташладың?1
Фатих Кәрим үзенең якын дусты Хәсән Туфанга үпкәсен белдерә. Ә ни өчен? Бу мине бик гаҗәпләндерде һәм Хәсән Туфанның да тормыш юлы белән кызыксына башладым: күп эзләндем, укыдым.
Ф. Кәрим белән Х. Туфан язмышында уртак яклар күп икән , шуңа күрә фәнни эшемә ике бөек шәхеснең тормыш юлын өйрәнеп, еллар, тарихның авыр сынаулары, тормышның кырыс рәхимсезлеге аларны ничек кенә сынаса да, аларның рухлары сынмавын, нинди генә хәлдә дә, нинди генә шартларда да олы җанлы, рухи яктан көчле, корычтай ихтыярларын кешеләргә үрнәк итеп куйган; язмышларын җиңеп, үз халкына рухи көч бирерлек әсәрләр язуларын бәян итүне максат итеп куйдым.
Шушы максаттан чыгып , түбәндәге бурычларны билгеләдем :
- Ф.Кәрим һәм Х.Туфанның тормыш юллары белән танышу, алар тормы-шындагы уртак якларны билгеләү.
- Сталин репрессиясе елларында Ф.Кәрим һәм Х.Туфанның фаҗигале яз-мышларын күрсәтү.
- Фатих Кәримнең Хәсән Туфанга үпкә белдерүенең сәбәбен ачыклау .
- Ф. Кәримнең сугышта, Х.Туфанның ерак сөргендә язылган шигырьләрендә сугыш фаҗигасенең бирелеше һәм Җиңүгә ышанычның шиксезлеген ассызыклау .
- Бөек әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү – исәннәрнең изге бурычы булуын раслау .
Мин үземнең фәнни эшемдә Фатих Кәрим һәм Хәсән Туфан әсәрләрен, Зәет Мәҗитов, Рафаэль Мостафин, Клара Булатова, Галимҗан Гыйльманов, Сибгат Хәким, Рабит Батулла, Газиз Кашапов хезмәтләрен кулландым .
Эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Беренче бүлек
1.1. ... Каралтырга түгел , агартырга
Килә кеше бу җир йөзенә .
Ике шәхес – ике язмыш...
Иҗатының беренче чорыннан ук ( 1927 – 1932 еллар ) Фатих Кәрим – шагыйрь, көрәшче һәм патриот. Әдәбиятка килгән елларыннан ук үзенең зәвыклы, тырыш иҗатчы булуын күрсәтә. Аның Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми кебек якын дуслары Фатих Кәримнең хезмәт сөючән, эшлекле, пөхтә, үз- үзенә дә, иптәшләренә дә игътибарлы, таләпчән, олы җанлы кеше булуы турында язалар.
Хәсән Туфан да тыныч, сабыр холыклы, ярдәмчел, кешеләрне яратуы, киң күңелле, мөлаем булуы белән башкалардан аерылып торган .
Ф. Кәрим :
Карбыз кебек кап урталай
Ярыр идем лә бу Җир шарын ,
Ике ярымшарны бер –берсенә бәреп,
Кояр идем бөтен чүп- чарын,- дип яза.
Тормышында үзәгенә үткән сәбәпләр булмаса, шагыйрь бу юлларны язган булыр идеме икән? Фатих Кәримнең тормышы, язмышы сикәлтәләрсез генә, такыр гына булмый.
Аның туган җире - Башкортстан туфрагындагы Дим буе- Бишбүләк районы, Ает авылы.
Булачак шагыйрь бик яшьли шигырь тыңларга да, үзе дә язарга яраткан.
Сукыр әтисенең шигырьләрен, апасы Мәрьямнең Дим буе табигатен тасвир-лап язган шигъри әсәрләрен яратып тыңлый.
Язмышның беренче сынауларын бала чагында ук үтәргә туры килә. 8-9 яшьтә әтисез калу, аннары балалар йортында үткән еллар аның күңелендә тирән яралар калдыра. 1922-1924 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый. Аны тәмамлагач, абыйсы - шагыйрь Ярлы Кәрим (Габдулла Кәримов )- аны Казанга алып китә. 1925- 1929 елларда Казан Җир төзелеше техникумында укый, иҗат эше белән шөгыльлән.
Ф.Кәрим Дим буенда туып үскән булса, Х. Туфан урманнарга бай Кармәт якларыннан.
Якташы Газиз Кашапов аңа багышлап язган бер шигырендә болай ди:
Карурмандай Кармәт урманнары
Тирәсендә дәү-дәү имәннәр...
Алар кемне шулай сагынудан
Ботакларын түбән игәннәр?
Әйе, Татарстанның Аксубай районында Иске Кармәт исемле авыл бар.
Булачак шагыйрь шушы авылда 1900 елның 9 нчы декабрендә әнисенең унынчы баласы булып дөньяга килә. Аңа Хизбулла дип исем кушалар.
Әтисе Фәхри-Таһир бик акыллы кеше була. Авылга поплар халыкны чукындырырга килгәч, балаларын атка төяп, күрше авылга алып китә.Чиркәүгә буйсынмаган Фәхри – Таһирның балалары әнисе Гөлзизә исеме буенча бирелгән Гөлзизин фамилиясе белән теркәләләр.(Ул вакытта чиркәүгә буйсынмаган ир баласына үз фамилиясен бирә алмаган).
Укырга –язарга әтисеннән өйрәнә. 1907 елда авылда мәдрәсә салына, шунда укый. Үзи, Иске Әдәмсу, Чистай мәктәпләрендә укуы да мәгълүм.
1914 елның язында ул, абыйларына ияреп, Себер якларына чыгып китә, бакыр руднигында эшли. Көзен туганнары аны Уфага, шул чорның алдынгы мәдрәсәләреннән берсе – “Галиягә“ укырга җибәрәләр. 1918-1924 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1924 елда Казанга килә. 1924-1928 елларда Бишбалта мәктәбендә укытучы булып эшли . Матбугатта беренче шигырьләре 1924 елда басыла башлый.
Шагыйрь булып, әсәрләрен бастыра башлагач, Хәсән әдәби имзасын бабасы Фәхретдиннең кушаматы “Дуфан”нан “Туфан” дип ала.
Димәк , ике шагыйрьнең балалык елларыннан килгән уртаклыклар бар: икесе дә авылдан, берсе әтисенең, абыйсының, апасының шигырьләрен тыңлап үсә. Икенчесе :” Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә әни өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәттә, ә үзе шундый үтә нечкә күңелле, үтә шагыйрь җанлы булгангадыр, тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын минем күздән яшерергә, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә тырышкан булган күрәсең ул”,- дип яза.
Алар тормышында абыйлары да зур роль уйнаган. Ф.Кәрим абыйсы ярдәме белән Казанга килә, техникумга укырга керә, ә Хәсән Туфан, абыйлары киңәше буенча,“Галия” мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта диярлек (1924, 1925 елларда) Казанга киләләр, якын дуслар булалар, шигърият уты белән яналар .
1.2. Сындырылсалар да сынмаган шәхесләр
Ә язмыш сыный да сыный. Матбугатта беренче әсәрләре генә күренә башлаганда, Казан Җир төзелеше техникумында укыган елларда ук, ”мулла баласы “ исеме тагылып, Фатих Кәрим комсомолдан чыгарыла. Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашып кына аны комсомол сафында калдыралар.
1931 елда, беренче китабы дөнья күргәч, Ф.Кәрим җыентыгына чор-дашларының тагын берсе ( күп материаллар карасам да, исемен , фамилиясен тапмадым ) ябырыла. “Ф.Кәрим,-дип яза ул,- хәзерге көндә кызыл сүзләр кыстыргалап язып баручы, төптә буржуага хезмәт итәргә хәзерләнгән бер шагыйрь“. “Аның күп шигырьләре яшьләр өчен иң зарарлы нәрсәләр“. “Ул – солтангалиевче, җидегәнчеләрнең юлдашы”.2
Бу гаепләр шагыйрь җанын тирән җәрәхәтләгәннәр, ләкин алар, кызга-нычка каршы, тирәнтен өйрәнелмәгәннәр.
Ф.Кәрим өстенә килгән кара болыт 1936 елдан башлап тагын да куера. 1937 елда ул эшеннән чыгарыла һәм 1938 елның 3 гыйнварында, “халык дошманы” исеме тагылып, Кремль төрмәсенә озатыла. Башта аны 10 елга хөкем итәләр, ә 4 елдан соң, яңадан суд ясалып, 1941 елның 3 декабрендә Фатих Кәрим, акланып, өенә, гаиләсенә кайта. Могҗиза белән өстендәге таудай гаептән котылган шагыйрьнең кичерешләрен күз алдына китерү дә бик авыр. Шагыйрьнең төрмәләрдә, сөргеннәрдә күргәннәре дә әле тулысынча өйрәнелмәгән. Ләкин 4 елга сузылган газаплы төннәр һәм көннәрнең иң ышанычлы дәлилләре – шагыйрьнең үзе ясаган дәфтәрләрендә теркәлеп калган шигырьләре. Алар 1938- 1941 еллар дәвамында язылганнар. Нәкъ шул вакытта язылган “Сагынып кайтам сине” шигырендә Ф. Кәрим үзенең дусты Хәсән Туфанны телгә ала, аңа үпкә белдерә. Кызганыч, шагыйрь әле бу вакытта якын дустының,“халык дошманы” исеме тагылып, төрмәләрдә газап чигүен белми.
Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар.
Моңа кадәр биш елга якын матбугат битләрендә аның турында кискен тәнкыйть мәкаләләре басылып килгән. Сүз, нигездә, “Ант” поэмасы турында барган. 1934 елда революционер, дәүләт эшлеклесе С.М.Кировны үтерәләр. Аның үлеменә багышлап, Х. Туфан шушы поэмасын язган. Бу поэмада кайберәүләр “җитди идеологик хаталар“, хәтта “бөек юлбашчыбыз Сталинга яла ягу“ кебек “читкә тайпылулар” күргәннәр. Ул чорда мондый гаепләүләрнең баш бәясенә торуын аңлавы читен түгел .
Кулга алгач, аны Черек күл төрмәсенә китерәләр. 58 нче камерага ябалар. Монда кергәндә, ул шушы тар, караңгы һәм дымлы камерада ел ярымга якын ялгыз утырачагын күз алдына да китерми.
Ялгыз камерада үткәргән беренче көннәр никадәр авыр булмасын, чын авырлыклар алда икән әле.
Ниһаять, Туфанны ул түземсезлек белән көткән сорау алуга чакыралар. Тикшерүче – утыз яшьләр чамасындагы спай гәүдәле, салкын карашлы, елан кебек зәһәр адәм, гадәттәгечә, исем – фамилиясен, туган, торган җирләрен сорашканнан соң, Хәсән абыйга аны нәрсәдә гаепләүләрен әйтә.Ул контрреволюцион оешма төзеп, чит ил разведкалары белән элемтәгә кереп, Совет властен таркатырга маташуда гаепләнә икән. Оешманың ничек төзелүе, эше һәм әгъзалары турында аңа баш ватасы да юк – барысы да язылган, кәгазьгә теркәлгән. Туфанга гаебен танып, кул куярга да үзе белән бер оешмада торган җинаятьче иптәшләренең исемнәрен атарга гына калган икән. Әлбәттә, Хәсән Туфан мондый тәкъдимне нәфрәт белән кире кага.Тикшерүченең моңа бер дә исе китми. “Куярсың, янәсе. Бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, берсекөнгә кулыңны куярсың... Синең ише контраларны күп күрдек, янәсе. Барысы да башта баш тарткан була. Ләкин вакыты җиткәч, бөтенесе кул куя.
Һәм менә шуннан соң башлана да инде ...
Көне буе сорау алуда ач тотканнан соң, кичкырын гына камерасына илтеп ябалар. “Кормушка”да калдырырылган ярты миски салкын баланда белән бер телем кара икмәкне капкалап алганнан соң, Хәсән абый йокларга ята. Әмма йокыга китәргә өлгерми, ишек дөбер – шатыр ачыла, сакчылар аны урыныннан тартып төшерәләр дә, типкәләп – төрткәләп, яңадан сорау алырга алып китәләр.
Бу юлы икенче тикшерүче сорау ала. Монысы ул кадәр усал кыланмый. Туфанның иң изге идеалларын мыскыл итәргә тырышмый. Кул куй, дип, ул хәтле бәйләнеп тә тормый. Аңардан тик бер нәрсә генә сорала – арестантка йокларга ирек бирмәскә. Үзе арып, беразга чыгып торса, сакчылар тоткынга этеп – төртеп, штык очы белән кадап, ә тоткын ава башласа, колак төбенә сугып булса да күз йомарга мөмкинлек бирмиләр. Камерага “Подъем” алдыннан гына алып кайталар. Ә иртә таңнан яңадан шул ук хәл...
Ялгызлыкка, ачлыкка күнегә башлаган Туфан бу яңа җәзаны бик авыр кичерә. Бөтенләй ач килеш кеше бер-ике ай түзә ала, ә йокламыйча атна – ун көн генә. Күпләр, мондый җәзага чыдый алмыйча, я барлык “гаепләрен”
таныйлар, шул исәптән , башкаларны да батыралар, я акылдан шашалар...
Туфанның да, ахыр чиккә җитеп, ихтыяры какшый башлаган чаклары була. Әллә кул куеп, бу җәзадан котылып торырга инде?-дип уйлый ул.
-Судта барыбер баш тартачакмын. Аңларлар, күрерләр – барысы да мондый ук түгелдер әле...”
Ләкин ул моның белән күпме кешенең кулга алынуына сәбәпче булачак...Әнә, тикшерүче исемлеген дә әзерләп куйган ич! Барысы да аның танышлары, дус язучылары. Тикшерүче аларны Туфан өстеннән үзләре язып биргән дип әйтә әйтүен, ләкин шагыйрь моңа ышанмый. Шулай булган тәкъдирдә дә, ул кулларын яла белән пычратмас, кеше өстеннән гайбәт сөйләмәс. Шулай итеп ул, үлсәм дә кул куймаска, дигән катгый карарга килә. Карар- бер хәл, аны үтәү өчен көч тә кирәк бит! Туфан исә көннән – көн хәлсезләнә бара...
Тикшерүчегә башта Туфанны сындыру әллә ни авыр булмас кебек тоелган-дыр, күрәсең. “Черек интеллигент”, җитмәсә- шагыйрь. Күрер күзгә дә ябык – хәлсез кешегә охшаган. Ләкин айлар уза тора, әмма тоткын һаман буйсынмый да буйсынмый... Болай да ябык Хәсән Туфан шыр сөяккә кала, күзләре эчкә бата, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Шулай да “гаебен” танымый һәм бер исемне дә атамый. Физик газапларга түзеп була, ә иң авыры- җан газабы. Тикшерүченең бөтен максаты–кешелек сыйфатыңны юкка чыгару, ихтыярыңны сындыру. Бер сындырдымы – ул сине курчак урынына уйната ала, теләсә нәрсә яздыра да, кул да куйдыра ... Әмма шагыйрь бирешми .
Бөек Ватан сугышы башлангач, Туфанның хәле бераз җиңеләя төшә. Сорау алырга да сирәгрәк чакыра башлыйлар.
Кулга алынганнан соң беренче мәртәбә Туфан шигырьләр яза башлый. Яза дип... Аның кәгазе дә, каләме дә, күзлеге дә булмый. Ул язганнарын күңеленә беркетеп куя. Тукай, Такташ, башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен искә төшереп яттан укый.
Шигърият аңа иманын, кешелек горурлыгын саклап калырга мөмкинлек бирә.
Сугыш башлану белән, үз гаебен танымаган, кул куярга өлгермәгән бик күпләрне, иреккә чыгарып, я сугышка, я тылдагы завод- фабрикаларга җибәрәләр. Туфанның бөтен хыялы – сугышка барып, илен сакларга, үзенең ил алдындагы бурычын үтәп, булмаган гаебен кан белән юарга... Ул, фронтка җибәрүләрен сорап, берничә мәртәбә гариза яза. Хәтта исән калу ихтималы булмаган, үз- үзен корбан итәрлек задание бирүләрен үтенеп карый. Җавап – фәлән булмый ...
Ә 1942 елның 7 нче мартында суд була .
Тикшерүче алдан әзерләп куелган, Туфанга күптән таныш гаепләү актын укый. Х.Туфан контрреволюцион оешма оештыруда, фашистик Германия һәм империалистик Япония файдасына шпионаж алып баруда гаепләнә.
Суд шагыйрьне иң югары җәзага – үлемгә хөкем итә.
Үзен эчтән ничек кенә әзерләмәсен, бу карар аңа нык тәэсир итә. Колагында хөкемнең соңгы сүзләре яңгырый. “Приговор окончательный и обжалованию не подлежит… Привести в исполнение в течение семидесяти двух часов с момента вынесения.” Димәк , аның бу якты дөньяда күп булса өч тәүлек гомере калган булып чыга... Х.Туфан ике айга якын үлем көтеп ята.
Ләкин аның язмышы тагын бер көтелмәгән борылыш ясый. Аны тикшерүче бүлмәсенә алып керәләр дә үлем карарының ун елга каты режимлы колониядә утыру белән алышынуын игълан итәләр.
Бу хөкем карары чыгарылгач, аны Черек күл төрмәсеннән Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр. Бу борынгы төрмәгә килгәч, теләсә нинди сынауларга әзер булган Хәсән ага таң кала. Тар караңгы коридор буйлап аны камера янына алып киләләр. Ишекне ачсалар – камера халык белән шыгрым тулган. Элек мондый камераларда икешәр кеше утырса, хәзер 40 тан да артык. Һава тынчу, рәшәткәле тәрәзә такта белән кадакланган, басып торырга да урын юк.Чак кына һава керерлек бердәнбер урын – ишек астындагы ярык. Шул ярык янына ятып, чиратлашып һава сулыйлар икән...
Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Аларны аякларыннан сөйрәп алып китәләр дә тагын берничәне төртеп кертәләр. Х.Туфанның да чатнап башы авырта, сулыш алу авырлаша, яңаклары яна, температурасы күтәрелә. Ул үпкә авыруы белән авырган булган. Шул кузгалган булса кирәк. Ул үзенең мондый шартларда озак яши алмаячагын яхшы аңлый .
Менә шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларындагы иң зур шатлыгын да татый . Беркөнне камерага бер тоткынны китерәләр. Аркасында –киндер биштәр. Аякларында – автомобиль покрышкасыннан ясалган башмак-лар. Хәсән Туфанның караңгыга ияләшкән күзләре бу кешенең түгәрәк йөзендә ниндидер таныш чалымнар абайлый .
- Фатих энем , әллә синме ?
Бу, чыннан да, Фатих Кәрим булып чыга. Алар кочаклашып исәнләшәләр, баштан кичкәннәрен сорашалар. Ф.Кәрим биштәр төбендә сакланган бер-ике сохари белән Туфанны сыйлый. Алар берничә көн бергә булалар. Бер- берсенә шигырьләрен укыйлар.
Ф.Кәрим аңа :
- Хәсән абый, мин озакламый иреккә чыгарга тиеш. Әгәр дә син ашъяулыкка төрелгән ипи алсаң, бел, мин иректә!-ди.
Озакламый Фатих Кәримне алып чыгып китәләр. Байтактан соң Туфанга ашъяулыкка төрелгән ипи кертеп бирәләр.
Менә шушы очрашу мизгелләрен мин дә күз алдымнан үткәрдем. “Сагынып кайтам сине “ шигырен язган вакытта, Ф.Кәрим дустының да кулга алынуын белмәгән. Шагыйрь күңелендә үпкә сакланмасын өчен, язмыш аларны бергә очраштыргандыр, мөгаен. Бу соңгы күрешү була. Озакламый Ф.Кәрим сугышка китә, ә Х.Туфанның колония һәм сөрген тормышы башлана.
Колониядә урман кисә, фронт өчен кием тегә, аны кием тегү цехына бригадир итеп билгелиләр, аның кул астында 40 тан артык хатын-кыз эшли.Ул аларга ярдәм итә, үзенең азык-төлек паеклары белән бүлешә.
10 ел вакыт узып китә.Бу еллар аның өчен эзсез узмый: ул арый, хәлсезләнә. Срогы бетәр алдыннан үткәрелгән медицина комиссиясе аны бернинди эшкә дә яраксыз дип таба. Мондый карар белән колониядә тотмыйлар, өйгә кайтарып җибәрәләр. Х.Туфан да, түземсезләнеп, иреккә чыгу көнен көтә, тик өметләр акланмый. Бер сүз дә аңлатып тормыйча, хәтта әйберләрен алырга да ирек бирмичә, аны Себергә-мәңгелек сөргенгә җибәрәләр. Ул Усть-Тарка районының Покровка авылына эләгә. Бер колхозчы гаиләсенә фатирга кертәләр, фермага мал караучы итеп куялар. Ә иртә яздан кар төшкәнче көтү көтә.
Аның төшенкелеккә бирелгән чаклары да була, бигрәк тә хатынының үлеме турында ишеткәч авыр була. Кечкенә кызчыгын сагынуга (бу вакытта кызына инде 20 яшь тулып килә, ләкин аның күңелендә ул һаман да шул нәни кызчык булып кала),туган якларын, туган телен сагынуга түзәр хәле калмый. Шундый чакларда ул җиргә капланып елый.
1953 елның 5 мартында И.В.Сталин үлә.Ул үлгәч,”шәхес культы”дигән сүзләр матбугат битләрендә күренә башлый.
1956 елның 19 мартында, СССРның Генеральный прокуратурасы карары бе-лән, Туфан тулы реабилитация ала, аның бер гаебе дә булмавы, ялгыш утыртылганы таныла һәм 1956 елның июнь аенда Х.Туфан Казанга кайта.
Х.Туфан Казанга кайта, ә бу вакытта Ф.Кәримнең сугыш кырларында ятып калуына 11 ел тулган була.
Язмыш сыный... Шагыйрь кайта. Иң яраткан кешесе – хатыны юк . Аның хәсрәте чиксез... Җан әрнүләре шигырь юлларына күчә:
- Кайт!.- дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр.
Кайттым .
- Бусы- алкалары,
Бусы- кабере..,- диделәр.3
(“Кайсыгызның кулы җылы?”)
Посылкалар белән ярдәм иттең :
- Без бит илдә ... өйдә бит...-дидең.
Ә ул ярдәм
Каныңа алыштырылган
Паекларың икән бит синең...
Алдарсың дип уйлый идеммени?-
Ә син мине алдагансың ич:
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Җаның белән ялгагансың ич !1
Әйе, шагыйрьнең хатыны – Луиза Салиәскәрова – гомеренең соңгы көннәренә кадәр ышанычын югалтмый, сөеклесен онытмый . Кызганычка каршы, аларга кавышу насыйп булмый. Х. Туфан да мәхәббәтенә тугрылыклы булып кала, үзәк өзәрлек шигырьләреннән генә яшәү көче табарга туры килә.
Бу вакытта Казанда тагын берәү сөйгәнен сагынып, юксынып яши. Ул Фа-тих Кәримнең хатыны- Кадрия апа. Шагыйрь хатыны үзенең бер хатында : “Фа-тих, мин сине шулкадәр озак көтәм, бу көтүем сине миңа кайтарырга тиеш. Сине кайтармаска мөмкин түгел,-дип яза. Ике җөмлә! Шул ике җөмләдә никадәр ярату, нинди саф хисләр, чарасызлыктан өзгәләнү һәм өмет.
Ф. Кәрим дә Кадрия апага багышланган “Син еракта” дигән шигырендә Мәхәббәткә олы мәдхия җырлый. Аның өчен мәхәббәт ул- ил өстенә килгән афәтне, ил фаҗигасен, очсыз- кырыйсыз югалтуларны, кайгыларны, хәтта үлемнең үзен дә җиңәргә булышкан көч. Бу юлларны тетрәнмичә укып буламы соң ?
... Син ерак миннән ерагын ,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман ,
Ул сине дә яралый .
Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.
Каһәрле дошманга төзәп
Мин мылтык аткан чакта,
Гүя син патроннар салып
Торасың минем катта .
Ә шулай да... син еракта ,
Мин тик хатыңны күрәм,
Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм...
Ил язмышын даулаганда
Аерылышкан кешеләр ,
Зур кайгыга төшсәләр дә ,
Караңгыга төшмиләр .4
Димәк , язмыш бу ике зур шагыйрьгә мәрхәмәтсез кыланса да, алар бик бәхетле кешеләр. Алар сөйгәннәр, сөелгәннәр.
Сталин лагерьларында да, фронтта да, ерак Себердә дә гаиләләренә булган мәхәббәтләре җан җылысы, яшәү көче, илһам чыганагы биргән.
Ирләренә булган мәхәббәтләрен, “халык дошманы хатыны” дип, эштән куылганда да, фатирдан чыгарылганда да саклап калган; тормышларына илаһи нур өстәп торган хатыннары турында нинди генә сүзләр язсаң да, аларның бөеклеген тасвирлау мөмкин түгел. Алар- фәрештә, алар- көч, алар- илһам чыганагы. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янәшәсендә, исемнәре бронзага язылып, шагыйрь хатыннарына һәйкәл куелырга тиеш. Алар моңа лаек.
Икенче бүлек
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Шигырьдәге сүзләр Ф.Кәримнең нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Ул -бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы, батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан- буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде .
“Үләм икән үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе ,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе”,-дип язды ул “Ватаным өчен” шигырендә.
Сугыш чорында ул 8 поэма, 150 гә якын шигырь, 2 повесть, драма әсәре яза. Әсәрләрендә сугышның чын фаҗигасен күрсәтә, фашизмның йөзен бөтен дөньяга фаш итә.
“Партизан хатыны “ поэмасындагы вакыйгалар тетрәндерә: хатынның ире – партизан. Фашист партизаннарның кайдалыгын белергә тели. Хатын иренең кайдалыгын әйтмәсә, үзен һәм баласын нинди җәза көткәнен белә.Шунда фашист, баланың күкрәгенә хәнҗәр кадап, югары күтәрә, үзәкләрне өзеп бала тавышы яңгырый .
Бу коточарлык дәһшәтне укучыга җиткерү өчен, шагыйрь хәтта табигатьне җанландыра: күл сискәнеп китә; күл өстендә, дулкыннар арасында,үртәлеп, ак-кош кычкыра. Бу бала һәм ана фаҗигасен тагын да арттыра, йөрәкләрне телгәли.
Ф.Кәрим “Бездә яздыр” шигырендә :
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк,- дип яза.
Шагыйрь фикеренчә, фашизм, вәхшилек булмаска тиеш, бары тик матурлык, изгелек яшәтә дөньяны.
Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язган хатларында да Ф. Кәрим Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: “Бөтен кө-чемне фашизмга каршы юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бер-гә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...”
Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән ша-гыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, ты- нычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.
Ә Хәсән Туфан Бөек Ватан сугышы елларында корал тотып көрәшмәсә дә, халкы, якыннары, дуслары тартып кертелгән бу афәт турында күп яза, үзенең
шигырьләре белән ватанпәрвәр шәхес булуын раслый. Тирән философик идеяле, сәнгатьчә нәфис әсәрләр яза шагыйрь бу елларда.
Көтеп тора сабый балалар
Аждаһаның башын өзгәнне.
Ә ул инде,җиңелеп, тезләнде,
Дар элмәге лаек та аңар,
Карап тора сабый балалар...
Гөлләр инде яфрак яралар,
Язы җитте, язы дөньяның!
Ас җәлладны, солдат туганым,
Беләләр бит барыбер балалар...
Гөлләр инде яфрак яралар!
“Гөлләр инде яфрак яралар” шигыре әнә шулай тәмамлана. Автор моннан соң инде җирдә мәңгелек иминлек урнашуын, кешеләрнең бер-берләрен үтерешүләрен күрмичә үскән яңа буын килүен тели, аның сабыйлар күзен кан- лы дәһшәтләрдән аралап каласы килә.
Х.Туфан Бөек Ватан сугышы геройларындагы оптимизмны да зур осталык белән гәүдәләндерде. Бу яктан алганда “Вәссәлам”шигыре отышлы. Монда без Нияз солдат белән очрашабыз. Ул күпне күргән сугышчы, ләкин:
Минага ләккән дә юк,
Үлемгә дәшкән дә юк.
Баш исән, йөрәк исән,
Башкасын әйткән дә юк,-5
дип хәбәр итә ул хатыны Камәргә.”Тагын бер ярсып, бары Берлинны аласы бар”,- ди ул. Әсәрдә сугышчының күңел көрлеге ягымлы юмор аша чагыла.
Сугыш һәм тынычлык темасын Туфан сугыштан соңгы елларда да яктырта. Монда “Кем тиде?” исемле шигырен билгеләп үтәсе килә: менә сугышның канлы давылы үткән җир, бөтен нәрсә җимерелгән, тик ниндидер бер могҗиза аркасында үлми калган сабый күренә...
Беркем дә юк якын-тирәдә:
Үтереп китте сугыш һәммәсен:
Апаларын, казны, әннәсен...
“Чү, елама, бәгырем”,- дияргә
Беркем дә юк якын- тирәдә.
Сугыш килеп китте бу җиргә,
Нәрсә күрсә, шуны яндырып.
Күмер, көл һәм үлек калдырып
Янган- көйгән таллар төбендә,
Сугыш килеп китте бу җиргә.6
Сугыш вәхшәте белән сабыйның беркатлы сафлыгы- шагыйрь шушы ике күренешнең коточкыч каршылыгын ача, шушының белән талау сугышларына булган чиксез нәфрәтен гәүдәләндерә.
Димәк ,Ф.Кәрим һәм Х.Туфан әсәрләренең барысы өчен уртак тема- батырлык., фашистларның ерткычлыгын, вәхшилеген фаш итү, туган илгә бирелгәнлек, илебезнең җиңеп чыгачагына тирән ышаныч.
Йомгак
Фатих Кәрим, Хәсән Туфан язмышларында уртак яклар күп икән: алар тарихның авыр сынауларына бирешмәгәннәр. Тормышның кырыс рәхимсезлеге ничек кенә сынаса да, көчле рухлы, олы җанлы, булып калганнар.
Ф.Кәрим:
Карбыз кебек кап урталай
Ярыр идем дә бу Җир шарын,
Ике ярымшарны бер- берсенә бәреп,
Кояр идем бөтен чүп- чарын,-7
дип язды шигырендә.
Тормышында үзәгенә үткән сәбәпләр булмаса, шагыйрь бу юлларны язган булыр идеме икән? Ә сәбәпләр, күңел яралары күп була.
Кызганычка каршы, Фатих Кәрим алган яраларның аз билгеле булганы, әмма шагыйрь күңелен тирән җәрәхәтләгәннәре дә бар. Казан Җир төзелеше техникумында укыган елларда,”мулла баласы” исеме тагылып, комсомолдан чыгарыла. Тик ВЛКСМ өлкә комитеты катнашып кына, аны комсомол сафында калдыралар. Икенче яраны Ф.Кәримгә чордашларыннан берсе аның беренче җыентыгына язган рецензиясендә ясый. Ул аны буржуага хезмәт итәргә хәзер-ләнгән шагыйрь дип атый.
1937 елда Ф.Кәрим эшеннән чыгарыла һәм 1938 елның 3 нче гыйнварында,“халык дошманы” исеме тагылып, Кремль төрмәсенә озатыла. 10 елга хөкем ителә, ә 4 елдан соң яңадан суд ясалып, 1941 елның декабрендә аклана.
Кызганычка каршы, шагыйрьнең төрмәләрдә күргәннәре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Аның турында материаллар күп түгел. Алга таба аның бу чор тормышы тулысынча өйрәнелер һәм яңа мәгълүматлар белән баетылыр дип уйлыйм.
Ф.Кәрим “Сагынып кайтам сине” шигырендә үзенең якын дусты Хәсән Туфанны телгә ала, аңа үпкәсен белдерә. Кызганыч, әле бу вакытта дустының,”халык дошманы” исеме тагылып төрмәләрдә газап чигүен белми.
Туфанны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар, шул көннән башлап, газап тулы көннәр башлана: сорау алулар, ачлык, ялгыз камерада утырулар, кешелек дәрәҗәңне төшерүләр. Язмыш сыный, ә шагыйрьләр бирешми. 1942елның 7 мартында суд була. Суд шагыйрьне үлем җәзасына хөкем итә. Ләкин аның язмышы тагын бер көтелмәгән борылыш ясый: үлем карарын ун елга каты режимлы колониядә утыру белән алыштыралар. Бу хөкем карары чыгарылгач, аны Черек күл төрмәсеннән Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр. Бу борынгы төрмәгә алып килгәч, теләсә нинди сынауларга әзер булган Хәсән Туфан таң кала. Ике кешелек камерада 40 тан да артык тоткын. Утырырга түгел, хәтта басып торырга да урын юк. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә. Х.Туфанның да хәле авырлаша бара.
Менә шушы җәһәннәм камерасында ул тоткынлык елларындагы иң зур шатлыгын да татый. Алар Фатих Кәрим белән очрашалар. “Сагынып кайтам си-не” шигырен язган вакытта, Ф.Кәрим дустының да кулга алынуын белмәгән. Шагыйрь күңелендә үпкә сакланмасын өчен, язмыш аларны бергә очраштыргандыр, мөгаен. Бу соңгы күрешү була. Озакламый Ф.Кәрим сугышка китә, ә Х.Туфанның колония һәм сөрген тормышы башлана.
Х.Туфан бары тик 1956 елның июнь аенда гына Казанга кайта, бу вакытта Ф.Кәримнең сугыш кырларында ятып калуына 11 ел тулган була.
Язмыш бу ике зур шагыйрьгә мәрхәмәтсез кыланса да, алар бик бәхетле кешеләр. Алар сөйгәннәр, сөелгәннәр. Сталин лагерьларында да, фронтта да, ерак Себердә дә гаиләләренә булган мәхәббәтләре аларга җан җылысы, яшәү көче, илһам чыганагы биргән.
Ирләренә булган мәхәббәтләрен,”халык дошманы хатыны” дип, эштән куылганда да, фатирдан чыгарылганда да саклап калган, газизләренең тормышларына илаһи нур өстәп торучы хатыннары турында нинди генә сүзләр язсаң да, аларның бөеклеген тасвирлау мөмкин түгел. Алар-фәрештә, алар-көч, алар-илһам чыганагы. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләр янәшәсендә, исемнәре бронзага язылып, шагыйрь хатыннарына да һәйкәл куелырга тиеш. Алар моңа лаек.
Ф.Кәрим :
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була,-8
дип язды. Шигырьдәге сүзләр Ф.Кәримнең нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Ул- бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле , туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы, батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Сугыш чорында ул 8 поэма, 150 гә якын шигырь, 2 повесть, драма әсәре яза. Әсәрләрендә сугышның чын фаҗигасен күрсәтә, фашизмның йөзен бөтен дөньяга фаш итә.
Х.Туфан Бөек Ватан сугышы елларында корал тотып көрәшмәсә дә, бу елларда үзен халык белән тулы рухи берлектә тойды, патриотик шигырьләр язды.
Татар шигъриятенең оптимист җырчысы, авыр сугыш елларында солдат та, шагыйрь дә булган Ф.Кәримгә 100 яшь. Ялкынлы йөрәге тынып калганда, аңа 36 гына яшь булган.Ул һаман яшь, батырлыгы онытылмады, ул беркайчан да онытылмас.
Фәнни эшемне язганда, шуңа игътибар иттем: Х.Туфанның “шәхес культы”елларындагы тормышы турында мәгълүматлар бар. Ләкин алар төрле чыганакларда төрлечә бирелә. Мин үзем Рафаэль Мостафин һәм Рабит Батулла хезмәтләреннән файдаландым. Ә менә Ф.Кәрим турында мәгълүматлар күп түгел. Уйлап та куйдым: бүгенге яшь буынның рухи зәгыйфьлеге, мәхәббәт хисләренә, гаилә мөнәсәбәтләренә җиңелчә каравы, тугрылык хисләрен югалта баруы халкыбызның шушы бөек шәхесләрен белеп бетермәве белән дә бәйле кебек...
Кулланылган әдәбият
1.Арсланов А. Шагыйрьне сагыну / А. Арсланов// Ватаным Татарстан.- Казан, 2000.-14 декабрь.-Б.5.
2.Батулла Р. Шагыйрьнең серле дөньясы / Р. Батулла// Мәдәни җомга.- Казан, 2000.- 6 декабрь,-Б.3.
3. Галиуллин Т. Халык шагыйре /Т. Галиуллин// Мәгариф.- 2000.-№12,- Б.12-14.
4.Гыйльманов Г. Вөҗданы саф булып калды табигать һәм халкы каршында.../ Г.Гыйльманов// Мәгърифәт.- Казан, 2009.- 13 гыйнвар,-Б.5.
5.Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М. VI класста әдәбият дәресләре / М.Ш.Җәлә-лиева, Г.М.Әдһәмова.- Казан: Татар. кит., 1981.- Б.81-100.
6. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф.Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов,- Казан: Мәгариф,2004.- Б.186- 195.
7.Кәрим Фатих.Кыр казы: Шигырьләр,поэмалар.- Казан:Татар.кит. нәшр.,2004.-143б.
8.Кашапов Г. Шагыйрьне сагыну /Г. Кашапов// Авыл таңнары,- Аксубай,1981.-Б4.
9.Ф.Кәримнең тууына 100 ел//Мәйдан.-2009.-№1,Б.99-105.
10.Мәҗитов З. Үлемсезлек/ Кәрим Фатих// Кыр казы:Шигырьләр,поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.- 143б.
11.Мифтахова М. Шигырьләрдә- минем йөрәгем / М. Мифтахова // Мәгариф.- 2000.- № 12,-Б.8.
12.Мостафин Р. Иң авыр елларда/Р.Мостафин// Социалистик Татарстан,- Казан,1988.-24 февраль, Б2.
13.Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1964.-310 б.
14.Туфан: Истәлекләр, шмгырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2000.- 152 б.
15.Хәсән Туфан. Лирика.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1980.-185 б.
16.Хәсәнов А. Туры үземә килегез.../А.Хәсәнов// Ватаным Татарстан.-Казан,2000 .-Б2.
1 Кәрим Фатих Кыр казы: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – Б.52.
2 Мәҗитов З. Үлемсезлек. К.Фатих.Шигырьләр,поэмалар,-Казан:Татар.кит.нәшр.,2004.-Б.7.
3 Хәсән Туфан Сайланма әсәрләр.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1964., -Б.209, -Б.212..
4 Кәрим Фатих Кыр казы: Шигырьләр , поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр.,-2004.-Б.143.
5 Хәсән Туфан.Сайланма әсәрләр,-Казан:Татар.кит.нәшр.,1964.-Б.140.
6 Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1964.-Б.145.
7 Кәрим Фатих Кыр казы: Шигырьләр , поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр.,-2004.-Б.5.
8 Кәрим Фатих. Кыр казы: Шигырьләр, поэмалар,-Казан:Татар.кит.нәшр.-Б.66.