kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка внеклассного мероприятия по родному (татарскому) языку и литературе на тему: "Рэхмэт, тормыш!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Р?хм?т,Тормыш!

-Х?ерле к?н укучылар,укытучылар,килг?н кунаклар.Бер ген? минутка кузл?регезне йомыгыз да узегезне ап-ак ромашкалар ускэн болында дип хис итегез, сез ч?ч?кл?рне? хуш исен иснисез д? иркен итеп сулап куясыз ??м сезг? шундый р?х?т булып кит?.Шул р?х?тлекл?рне тоярга ??м сиз?рг? м?мкинлекне бирг?н тормыш турында с?йл?шербез. Б?генге кич?без “Р?хм?т,тормыш !”дип атала.

-Укучылар, сез бу сузл?рне ничек а?лыйсыз?

-Н?рс? ул тормыш?(гомер яш?у)

-Тормыш т?шенч?се бел?н нинди т?шенч?л?р б?йле, тормыш диг?нд? куз алдыгызга н?рс?л?р кил??(язмыш,гомер,б?хет,гаил?.)

-Сезнен? алдыгызда куренекле ш?хесл?рне? фикерл?ре – афоризмнар :

“Кеше ?чен и? кадерле н?рс?- тормыш.Ул а?а бер тапкыр гына бирел?, ??м аны шундый  итеп яш?рг? кир?к, файдасыз яш?г?н еллар ?чен ?кенерлек булмасын, улг?нд? д?:б?тен тормыш ??м барлык к?ч д?ньяда и? гуз?л н?рс?г? бирелде, дип ?йтерлек булсын.”(Н.Островский.)

“Тормыш – бер очы янып, к?лг? ?йл?неп, икенче очы, ч?ч?к атып, ?имеш бир?че м??гелек агач.”(С.Джонсон.)

“?и?ел тормыш эзл?г?н кеше- и? мескен кеше.”(Д.Джорджан.)

“Кешене? и? кадерле н?рс?се- гомере. Яш?у- эзл?н? ??м борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн.)

“Чын тормышны? т?п максаты – гуз?ллекне тоя бел?, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон.)

“Кеше ?з тормышын узе биз?рг? тиеш. Д?нья матур, якты.Тик шул матурлык, шул яктылык бел?н файдалана белерг? кир?к(М.К?рим)

-Сез шушы афоризмнарны  ничек а?лыйсыз?

-Дим?к,тормыш- ул м??гелек агач,тормыш- туктаусыз алга бару диг?н суз; томышны? матур вакытлары да, авыр вакытлары да була.Кеше узене? тормышына узе ху?а.

-Бу афоризмнар бел?н ризалашасызмы?

-Алар безне н?рс? ?шл?рг? ?йр?т??(тормышны? матурлыгын,кыймм?тен белерг?,гомерне? кадерен белеп яш?рг?,тормышны? авыр шартларын да узенд? яш?у к?чен табырга).

-? н?рс? була ул тормышны? матурлыгын- кыймм?тен бел??

(Матурлыкка соклана белу,кешел?рг?,табиг?тк? игътибарлы булу,?ти-?ние?? ??рвакыт шатлык бул?к ит?,аларны? кадерен белу,гаил?д? б?хе?ле булу,файда ??м шатлык китер? торган эшне таба бел?.)

-Б?хет т?шенч?сен ??ркем ?зенч? а?лый.Б?хетле яш?у ?чен, кемдер акча тели,кемг?дер гаил? кир?к, ? кайбер??л?р с?ламатлекне ?стен куялар.

-? сезне?ч?, балалар, б?хетле тормыш – нинди тормыш ул?(?ни-?ти,гаил?? булу,кешене? яраткан эше булу,с?л?м?тлек.)

-Д?ньяларда яш?? р?х?т,

Туганнар берг? булса.

Гаил? учагы ??рвакыт

Безне ?ылытып торса.

?йе, д?ньяларда  яш??  р?х?т, гаил? б?хетле булса, с?лам?т булса?.С?лам?т булса? гына, байлыкка ??м у?ышка ирешерг? м?мкин. Л?кин тормыш гел б?хетле ??м бер кайгысыз гына булмый.

“Язмыш си?а ?ылы елмайганда, кеше булып калу ?и?ел, ? мен? киресенч? булганда, к?пк? авырырак” дип ?йтк?н Франсуа де Ларошфуко

-?йе, тормышны?  авыр вакытлары да була.Тормыш сынаулардан тора.Т?рлебез т?рлеч? уза бу сынауларны.Аларны у?ышлы уза белерг? кир?к. Язмышлар сынавына бирешмич?, тормышка гашыйк булып яшик. Айдар Галимов  ?ырында ?ырлаганча:

Яш?рг? ик?н яш?рг?,

Яшьн?рг? ик?няшьн?рг?.

Тормыш авырлыгына сынмыйча, сыгылмыйча яш?рг?.

Тормыш ди?гез ул.Шул ди?гезд? батмас ?чен ?з к?йм??не, ?з кыбла?ны таба белерг? кир?к.

1 укучы.Ак каенга аслып менг?н кебек,

Мин тормышта ?аман яктыга,

Югарыга табан юл алдым;

Менг?н саен ?ирне? матурлыгын,

Яктылыгын кубр?к куралдым.

? син мен?лм?де?,

Калды?,

Югалды?.

Тормыш бит ул чыннан да гуз?л. Моны кур?, а?лый, тоя белерг?, яш?уне? м?гн?сен? т?шенерг?  ген? кир?к.Х?зер тормыш авыр,кызыксыз диючел?р бар.Кемдер сине? тормышны килеп матурламый,кызык итми.Син ?зе?  тормышны матур ит?рг? тиешсе?.Шуны?  ?чен тырышырга,тормышка чынга  ашардай максат  куеп яш?рг? тиешсе?.

2 укучы.Мин тормышка гашыйк. Мин тормышка гашыйкмын.Тып-тып тамган, тамчыларны, к?чле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган г?рл?векл?рне яратам.Кошлар ?ыры ты?лап,?ир й?зенен шау ч?ч?к бел? кумел?ч?ген? ышандырып,умырзая керфекл?рен ачуга, ку?ел ?ырлый башлый.? б?рел?р!Кург?н саен мин аларны беренче ген? кур?м кебек.Бернич? к?н ?т?г?,алар – яфрак.Мин аларга ?р я?адан гашыйк булам.З??г?р биеклект?, торналар оча.Алар тавышында кешел?рг? с?йлисе сузл?ремне, ?ырлыйсы ?ырларымны ишет?м.??й ?итс? кырлар ?стенд? дулкыннар уйный.Шунда мин талгын гына ?илд? тибр?лг?н алтын башакларга гашыйк булам. Яратуым чиксез.Битт?н с?еп иск?н йомшак  ?илл?рне ген? тугел,тамырлар сусап калган чакта  я?гыр болытларын куып китерг?н, к?чле ?илл?рне яшенне д? яратам.Д?ньяны ут алыр кебек.Тир?кл?р кырылып бет?р кебек,тик ку?ел курыкмый, ? шатлана, балкып салават к?пере  сузылачагына, тамырлар я?гырдан алган я?а к?ч бел?н яш??л?рен д?вам ит?ч?ген? ышана.? ?мет- яш?у тер?ге!

3 укучы. Р?хм?т, тормыш! Р?хм?т си?а, кояш! Т?п -туг?р?к булып тау артыннан к?л?- к?л? килеп чыккан ?чен.К?луе? бар д?ньяга нур булып б?ркел?. Си?а ?релеп, г?лл?р булып ?с?без, синд? наз, синд? яш?у,синд? шатлык.

4 укучы.Р?хм?т си?а, ?ил! Ачык т?р?з?мне? челт?р п?рд?л?рен ?илферд?теп, ч?чл?рем? йомшак кагылып, к??елемне ?илл?ндерг?не? ?чен.Р?хм?т ?илк?й.Бакчамдагы шомырт, сирень ч?ч?кл?рене? хуш исл?рен ми?а бул?к итк?не? ?чен.

Р?хм?т сезг?, Туган ?ирем,болыннарым, тугайларым, кырларым!Р?хм?т сезг?, т?мле сулы чишм?л?рем! Бер йотым суыгызда- ме? д?ва.

Шигыр

Килкабыз диг?н бер авыл бар

Б?г?,С?н  буйларында,

Аны? сихри матурлыгы

Кырлар, урманнарында.

Ямьле Буа буена

Т?шс??, кайтасы килми.

Зифа каен урманнары

К?зл?ре?не ирк?ли.

Авылымны? чишм?л?ре

Ага челтер?п кен?

Шифалы салкын сулары

Т?нн?рг? сих?т бир?.

Авыл кечкен? булса да

Тарихы кызык аны?:

Кил абыз диг?н бер абзый

Булдырган аны? данын.

Игенн?ре к?кр?п ?с?

Ки? басу – кырларында,

М?д?ният учагы да,

М?кт?п т? бар авылда.

Килкабыз авылы халкы ис?

Берд?м – дус булып яши.

Авылыбыз яш?сен дип,

Кулдан килг?нне эшли.

?ыр:Г?з?л ?ирем Янгирова Лиана

5 укучы.Без бу д?ньяга яш?рг? дип туганбыз. Д?ньяны танып, изгелек кылып ??рчак  шатланып яш?рг? насыйп булса иде ??мм?безг?.Яш?? ямен т?мен бел? бары б?хетле ад?м.Б?хетсез бу ?и?анда минуты ?р?м.

2014 нче ел Россия федерациясе ??м Башкортостан Республикасы президентлары тарафыннан М?д?ният елы дип иглан ителде.

М?д?ният-ул..

Элек-элект?н авылыбызда терлекчелек,?ир эшк?рт?,игенчелек, итек басу,умартачылык,ш?л б?йл??,сандык,рамнар ясау эше алга китк?н.??н?рг? ия булган кеше элек-элект?н макталган,дан тоткан.Шундый оста кулларыбызны?,р?сем с?нгатен? гашыйк авылдашларыбызны? б?генге к?нд? и?ат ит?чел?ребезне? берсе Наил Х?йд?р улы бел?н таныштырып кит?себез кил?.Наил абый хаклы ялда.Тормыш ипт?ше Ф?йр?з? апа бел?н ?зл?ре т?зег?н якты, матур ?йд? гомер ит?л?р.”С?л?тне? бер ?леше тумыштан,тугыз ?леше тырышлыктан” диг?н м?калебез н?к Наил абый турында.Туган авылыбызны? матурлыгын,к?рк?млеген ?зене? картиналарында с?р?тли.

? х?зер аны? турында видео язма карап ?т?рсез.

БИЮ:кантри

7 укучы.Кеше г?мере- уянып кил?че табигатьне сизелер- сизелм?с кен? сыйпап ?пк?н та? ?иле кебек.Ул шулкад?р кыска ки, ??л?неп карарга ??м н?рс?дер а?ларга ?лгер? алмыйсы?,утларында яндырып, сагыш мо?га салып уза да кит? г?мер диг?н кадерле мизгел.?г?р шулай кыска ик?н, ул х?йр?н калырлык гуз?л булырга. Л?зз?т шатлыктан гына торырга, искиткеч  асылташтай балкырга тиеш.

-Бу заманда ??р кешег? кайтып егылырлык ?ылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кир?к.Гаил?-ул и? олы таянычыбыз, и? ышанычлы сыеныр урыныбыз.??р ??мгыятьне? нигезен гаил? т?шкил ит?.Гаил?л?р тату ??м нык булса,??мгыятебез д? нык булыр.

 Тормышы-??рберебез ?чен очсыз-кырыйсыз хезм?т ??м сик?лт?ле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп берг? атлаучылар-б?генге кич?безне? геройлары.Безне? б?генге кич?безд? тату гаил?л?рне? берсе Гиндуллиннар гаил? башлыгы ?нф?л ?н??р улы.С?зне а?а бир?без.

6 укучы..Р?хм?т, тормыш! Сынаулары?а сынмаслык к?ч бирг?не? ?чен.Матурлыкны к?реп, яхшылкыны тоеп яш?у с?л?темн?н аермавы? ?чен.Кыенлыклар килг?нд?, дулкын булып ярларга кагам, кош булып ярларга б?рел?м.Давыл булып чашам. ? шулай да Кеше булып калу матуррак.

Р?хм?т, тормыш!Кеше булып яш?вемне тал?п иткэне? ?чен.

15 феврал совет гаск?рл?рене? Авганистаннан чыгарылуга 25 ел

23феврал  Ватанны саклаучылар к?не

-??ркем ?ирг? ?з б?хете бел?н туа.Кеше туып,азмы-купме акыл туплау бел?н,?з б?хет х?зин?сен тулыландырырга эзл?рг? чыга.Кемдер аны ?айлы ??м ирт? таба.Икенчел?ре ис? кулында коралы тетк?л?неп бетк?нче ?ир казый.Кораллары сынса,?ирг? куллары бел?н ябыша,куллары эшт?н чыкса,тешл?рен корал ит?.

? х?зер с?зне Чечен сугышыны? тере ша?иты Рафаил? Гимазовка с?з бирел?.

1 сыйныф укучылары шигыр с?йли

Чын ир.

-К?з астында кара тамга,

Ма?гайда яшел т?сл?р.

Аякта  ертык штаннар

Шундый була ул малайлар.

Илен?  хезм?т ит?р,

Кызларны назлап с?яр.

Кир?к булса,дошманы да

Кыйнарга табар к?чл?р.

Шундый була ул егетл?р.

Тормышта тугры булыр,

?итмеш ??н?р д? аз булыр.

Кир?к булса,д?ньяны да

К?т?рерлек к?ч табылыр.

Шундый егет чын ир булыр!

8 укучы.Д?ньяны? ш?фкать символына ?верелг?н Тереза Ана и? ?метсез чакларда да кешед? ?мет чаткысы кабыза алырлык искиткеч га??еп гыйбар?л?р ?йтеп калдырган.Мен? алар:

Тормыш- м?мкинлек, аннан файдаланабыз

Тормыш-хозурлык, аны? р?х?тен к?регез.

Тормыш- хыял, аны чы?га ашырыгыз.

Тормыш- бурыч, аны ут?гез.

Тормыш- уен, аны уйнагыз.

Тормыш- байлык, аны? кадерен белегез.

Тормыш- с?лам?тлек, аны саклагыз.

С?лам?тлек-саулык и? м??им байлык.С?лам?тлек какшамасын ?чен,?зе?не? с?лам?тлеге? ?стенд? эшл?рг? кир?к.Кече яшьт?н ?к кайгыртырга.Д?рес тукланырга,физик яктан ?зе?не чыныктырырга,гигиена тал?пл?рен ?т?рг?,?з организмы?ны яхшы белерг? кир?к.Кеше с?лам?т булганда гына зур эшл?р башкара ала.Д??л?тебезне? башлыклары да с?лам?т,акыл бел?н эш ит? торган кешел?р булырга тиеш.Шул вакытта гына бай ??мгыять  т?зерг? була.Сау кеше ярлы т?гел ул,аны? башка байлыклары булмаса да саулыгы бар, яки саулык-зур байлык,-дип юкка гына ?йтми халкыбыз.

Тормыш- м?х?бб?т, анна л?зз?т  алыгыз.

Тормыш- кайгы, а?а бирешм?гез.

Тормыш- к?р?ш, а?а чыдагыз.

Тормыш- б?хет, аны тудырыгыз.

Тормыш ул тормыш, аны? ?чен к?р?шегез.

Томыш артык матур, аны харап итм?гез.

Укучылар, без сезне? бел?н б?генге к?нне? кеше с?лам?тлеген? зыян салучы и? тиск?ре к?ренешл?ре булган наркомания,,т?м?ке тарту  заманны? и? зур проблемалары ик?нен бел?без.Бу матд?л?рне? организмга т?эсирен, аларны куллануны? к??елсез н?тиж?л?рен ачыклап килдек,зарарлы гад?тл?рг? каршы торуны? кайбер кагыйд?л?рен бел?без.Т?м?ке тарту,алкогольле эчемлекл?р куллану,наркомания-кешене? ?зен? ген? т?гел,?  ?йл?н?-тир?д?ге башка кешел?рг? д? зур зыян сала,??мгыятьне?  нигезен какшата.Бу турыда беркайчан да ист?н чыгармыйк,с?лам?тлегебезне саклыйк,??ркем ?з с?лам?тлеген бары тик ?зе ген? саклый ала,шуны ист?н чыгармыйк.??р яман гад?тт?н котылуга  караганда,аны булдырмау яхшы булуны,??р авыруны д?валауга караганда,аны кис?т?  жи?ел булуны бервакытта да онытмыйк.Без олы тормыш юлы,с?лам?тлек,м?х?бб?т,б?хет юлы сайлыйбыз.

Акмулла "Кешене? биш асылы”.

Кеше ?чен и? ??в?л – Намус, диг?н,

Намусы?ны сатып итм? табыш, диг?н.

Байлык ?чен илен – к?нен саткан кеше

Ике д?нья ?чен ул явыз, диг?н.

Икенче и? кыймм?тлесе  - Акыл диг?н.

Акылсызда акыл ягы такыр, диг?н.

Акылсызда намус та юк, иман даюк,

Яманга ант итеп барын сатар, диг?н.

?ченче и? кыймм?тлесе - ?д?п, диг?н,

?д?п – к?чле м?х?бб?тк? с?б?п, диг?н.

?д?псезд? б?хет т? юк, т??фыйк та юк,

Кеше исемен к?т?р? д? га??п, диг?н.

Д?ртенче и? кыймм?тлесе – К??ел, диг?н.

К??еле бозык кеше – кеше т?гел, диг?н.

Бозыкларга ?ир ?стенн?н асты яхшы,

Яш?м? д?, ?леп ?ирг? к?мел, диг?н.

Бишенче и? кыймм?тлесе – Сабыр, диг?н.

Сабыр кеше зур б?хетл?р табар, диг?н.

Бер д? юкка ачуланып  д?нья бозу

Бер кайгыдан икенчег? салыр, диг?н.

Мин сезне? тормышта мондый дивизга тугры булуыгызны телим:

Язмыш сине? тез асты?а китереп сукса – егылмас ?чен якасына ябыш. Утларга салса – ?зе? аннан да к?чле ян, шул вакыт аны? кызуын сизм?ссе?. Суларга ташласа – к?бек булып ?ск? к?т?релм? - асылташ булып т?пк? бат, ялтыравы?ны к?реп, чумып алырлар. Тузан итеп ?авага к?т?рс? - я?гыр тамчыларына кушылып, ?ире?? т?ш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар бел?н бастырса – чишм?г? ?верелеп, ирекк? ургы. ?ирг? к?мс? - орлык шикелле тишелеп чык. ?илк?не?не ?илл?р екса – й?р?ге?не ?илк?н итеп к?т?р. Нинди ген? очракта да ?и??рг? ?йр?н. К?чле рухлылар гына максатка иреш? алалар, т?земн?р ген? б?хетк? лаек.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия по родному (татарскому) языку и литературе на тему: "Рэхмэт, тормыш!"»

Рәхмәт,Тормыш!

-Хәерле көн укучылар,укытучылар,килгән кунаклар.Бер генә минутка кузләрегезне йомыгыз да узегезне ап-ак ромашкалар ускэн болында дип хис итегез, сез чәчәкләрнең хуш исен иснисез дә иркен итеп сулап куясыз һәм сезгә шундый рәхәт булып китә.Шул рәхәтлекләрне тоярга һәм сизәргә мөмкинлекне биргән тормыш турында сөйләшербез. Бүгенге кичәбез “Рәхмәт,тормыш !”дип атала.

-Укучылар, сез бу сузләрне ничек аңлыйсыз?

-Нәрсә ул тормыш?(гомер яшәу)

-Тормыш төшенчәсе белән нинди төшенчәләр бәйле, тормыш дигәндә куз алдыгызга нәрсәләр килә?(язмыш,гомер,бәхет,гаилә...)

-Сезненң алдыгызда куренекле шәхесләрнең фикерләре – афоризмнар :

“Кеше өчен иң кадерле нәрсә- тормыш....Ул аңа бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк, файдасыз яшәгән еллар өчен үкенерлек булмасын, улгәндә дә: бөтен тормыш һәм барлык көч дөньяда иң гузәл нәрсәгә бирелде, дип әйтерлек булсын.”(Н.Островский.)

“Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач.”(С.Джонсон.)

“Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джорджан.)

“Кешенең иң кадерле нәрсәсе- гомере. Яшәу- эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн.)

“Чын тормышның төп максаты – гузәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон.)

“Кеше үз тормышын узе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк(М.Кәрим)

-Сез шушы афоризмнарны ничек аңлыйсыз?

-Димәк,тормыш- ул мәңгелек агач,тормыш- туктаусыз алга бару дигән суз; томышның матур вакытлары да, авыр вакытлары да була.Кеше узенең тормышына узе хуҗа.

-Бу афоризмнар белән ризалашасызмы?

-Алар безне нәрсә әшләргә өйрәтә?(тормышның матурлыгын,кыйммәтен белергә,гомернең кадерен белеп яшәргә,тормышның авыр шартларын да узендә яшәу көчен табырга).

-Ә нәрсә була ул тормышның матурлыгын- кыйммәтен белү?

(Матурлыкка соклана белу,кешеләргә,табигәткә игътибарлы булу,әти-әниеңә һәрвакыт шатлык буләк итү,аларның кадерен белу,гаиләдә бәхеҗле булу,файда һәм шатлык китерә торган эшне таба белү.)

-Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый.Бәхетле яшәу өчен, кемдер акча тели,кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламатлекне өстен куялар.

-Ә сезнеңчә, балалар, бәхетле тормыш – нинди тормыш ул?(әни-әти,гаиләң булу,кешенең яраткан эше булу,сәләмәтлек .)

-Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса .

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса.

Әйе, дөньяларда яшәү рәхәт , гаилә бәхетле булса, сәламәт булсаң.Сәламәт булсаң гына , байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. Ләкин тормыш гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына булмый.

“Язмыш сиңа җылы елмайганда , кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авырырак” дип әйткән Франсуа де Ларошфуко

-Әйе, тормышның авыр вакытлары да була.Тормыш сынаулардан тора.Төрлебез төрлечә уза бу сынауларны.Аларны уңышлы уза белергә кирәк. Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик. Айдар Галимов җырында җырлаганча:

Яшәргә икән яшәргә,

Яшьнәргә икән яшьнәргә.

Тормыш авырлыгына сынмыйча, сыгылмыйча яшәргә.

Тормыш диңгез ул.Шул диңгездә батмас өчен үз көймәңне, үз кыблаңны таба белергә кирәк.

1 укучы.Ак каенга аслып менгән кебек,

Мин тормышта һаман яктыга,

Югарыга табан юл алдым;

Менгән саен җирнең матурлыгын,

Яктылыгын кубрәк куралдым...

Ә син менәлмәдең,

Калдың,

Югалдың...

Тормыш бит ул чыннан да гузәл. Моны курә, аңлый, тоя белергә, яшәунең мәгнәсенә төшенергә генә кирәк.Хәзер тормыш авыр,кызыксыз диючеләр бар.Кемдер синең тормышны килеп матурламый,кызык итми.Син үзең тормышны матур итәргә тиешсең.Шуның өчен тырышырга,тормышка чынга ашардай максат куеп яшәргә тиешсең.

2 укучы.Мин тормышка гашыйк. Мин тормышка гашыйкмын.Тып-тып тамган, тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган гөрләвекләрне яратам.Кошлар җыры тыңлап,җир йөзенен шау чәчәк белә кумеләчәгенә ышандырып,умырзая керфекләрен ачуга, куңел җырлый башлый.Ә бөреләр!Кургән саен мин аларны беренче генә курәм кебек.Берничә көн үтүгә,алар – яфрак.Мин аларга өр яңадан гашыйк булам.Зәңгәр биеклектә, торналар оча.Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сузләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм.Җәй җитсә кырлар өстендә дулкыннар уйный.Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам. Яратуым чиксез.Биттән сөеп искән йомшак җилләрне генә тугел,тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән, көчле җилләрне яшенне дә яратам.Дөньяны ут алыр кебек.Тирәкләр кырылып бетәр кебек,тик куңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават күпере сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет- яшәу терәге!

3 укучы. Рәхмәт, тормыш! Рәхмәт сиңа, кояш! Түп -тугәрәк булып тау артыннан көлә- көлә килеп чыккан өчен.Көлуең бар дөньяга нур булып бөркелә. Сиңа үрелеп, гөлләр булып үсәбез, синдә наз, синдә яшәу,синдә шатлык.

4 укучы.Рәхмәт сиңа, җил! Ачык тәрәзәмнең челтәр пәрдәләрен җилфердәтеп, чәчләремә йомшак кагылып, күңелемне җилләндергәнең өчен.Рәхмәт җилкәй.Бакчамдагы шомырт, сирень чәчәкләренең хуш исләрен миңа буләк иткәнең өчен.

Рәхмәт сезгә, Туган җирем,болыннарым, тугайларым, кырларым!Рәхмәт сезгә, тәмле сулы чишмәләрем! Бер йотым суыгызда- мең дәва.

Шигыр

Килкабыз дигән бер авыл бар

Бөгә,Сөн буйларында,

Аның сихри матурлыгы

Кырлар, урманнарында.


Ямьле Буа буена

Төшсәң, кайтасы килми.

Зифа каен урманнары

Күзләреңне иркәли.


Авылымның чишмәләре

Ага челтерәп кенә

Шифалы салкын сулары

Тәннәргә сихәт бирә.


Авыл кечкенә булса да

Тарихы кызык аның:

Кил абыз дигән бер абзый

Булдырган аның данын.


Игеннәре күкрәп үсә

Киң басу – кырларында,

Мәдәният учагы да,

Мәктәп тә бар авылда.



Килкабыз авылы халкы исә

Бердәм – дус булып яши.

Авылыбыз яшәсен дип,

Кулдан килгәнне эшли.


Җыр:Гүзәл җирем Янгирова Лиана

5 укучы.Без бу дөньяга яшәргә дип туганбыз. Дөньяны танып, изгелек кылып һәрчак шатланып яшәргә насыйп булса иде һәммәбезгә.Яшәү ямен тәмен белә бары бәхетле адәм.Бәхетсез бу җиһанда минуты әрәм.

2014 нче ел Россия федерациясе һәм Башкортостан Республикасы президентлары тарафыннан Мәдәният елы дип иглан ителде.

Мәдәният-ул ............







Элек-электән авылыбызда терлекчелек,җир эшкәртү,игенчелек, итек басу,умартачылык,шәл бәйләү,сандык,рамнар ясау эше алга киткән.Һөнәргә ия булган кеше элек-электән макталган,дан тоткан.Шундый оста кулларыбызның,рәсем сәнгатенә гашыйк авылдашларыбызның бүгенге көндә иҗат итүчеләребезнең берсе Наил Хәйдәр улы белән таныштырып китәсебез килә.Наил абый хаклы ялда.Тормыш иптәше Фәйрүзә апа белән үзләре төзегән якты, матур өйдә гомер итәләр.”Сәләтнең бер өлеше тумыштан,тугыз өлеше тырышлыктан” дигән мәкалебез нәк Наил абый турында.Туган авылыбызның матурлыгын,күркәмлеген үзенең картиналарында сүрәтли.

Ә хәзер аның турында видео язма карап үтәрсез.

БИЮ:кантри

7 укучы.Кеше гөмере- уянып килүче табигатьне сизелер- сизелмәс кенә сыйпап үпкән таң җиле кебек.Ул шулкадәр кыска ки, әһләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга өлгерә алмыйсың,утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гөмер дигән кадерле мизгел.Әгәр шулай кыска икән, ул хәйрән калырлык гузәл булырга. Ләззәт шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиеш.

------Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кирәк.Гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә.Гаиләләр тату һәм нык булса,җәмгыятебез дә нык булыр.

Тормышы-һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар-бүгенге кичәбезнең геройлары.Безнең бүгенге кичәбездә тату гаиләләрнең берсе Гиндуллиннар гаилә башлыгы Әнфәл Әнүәр улы.Сүзне аңа бирәбез.

6 укучы..Рәхмәт, тормыш! Сынауларыңа сынмаслык көч биргәнең өчен.Матурлыкны күреп, яхшылкыны тоеп яшәу сәләтемнән аермавың өчен.Кыенлыклар килгәндә, дулкын булып ярларга кагам, кош булып ярларга бәреләм.Давыл булып чашам. Ә шулай да Кеше булып калу матуррак.

Рәхмәт, тормыш!Кеше булып яшәвемне таләп иткэнең өчен.

15 феврал совет гаскәрләренең Авганистаннан чыгарылуга 25 ел

23феврал Ватанны саклаучылар көне

-Һәркем җиргә үз бәхете белән туа.Кеше туып,азмы-купме акыл туплау белән,үз бәхет хәзинәсен тулыландырырга эзләргә чыга.Кемдер аны җайлы һәм иртә таба.Икенчеләре исә кулында коралы теткәләнеп беткәнче ңир казый.Кораллары сынса,җиргә куллары белән ябыша,куллары эштән чыкса,тешләрен корал итә.

Ә хәзер сүзне Чечен сугышының тере шаһиты Рафаилҗ Гимазовка сүз бирелә.

1 сыйныф укучылары шигыр сөйли

Чын ир.

-Күз астында кара тамга,

Маңгайда яшел төсләр.

Аякта ертык штаннар

Шундый була ул малайлар.

Иленә хезмәт итәр,

Кызларны назлап сөяр.

Кирәк булса,дошманы да

Кыйнарга табар көчләр.

Шундый була ул егетләр.

Тормышта тугры булыр,

Җитмеш һөнәр дә аз булыр.

Кирәк булса,дөньяны да

Күтәрерлек көч табылыр.

Шундый егет чын ир булыр!

8 укучы.Дөньяның шәфкать символына әверелгән Тереза Ана иң өметсез чакларда да кешедә өмет чаткысы кабыза алырлык искиткеч гаҗәеп гыйбарәләр әйтеп калдырган.Менә алар:

Тормыш- мөмкинлек, аннан файдаланабыз

Тормыш-хозурлык, аның рәхәтен күрегез.

Тормыш- хыял, аны чыңга ашырыгыз.

Тормыш- бурыч, аны утәгез.

Тормыш- уен, аны уйнагыз.

Тормыш- байлык, аның кадерен белегез.

Тормыш- сәламәтлек, аны саклагыз.

Сәламәтлек-саулык иң мөһим байлык.Сәламәтлек какшамасын өчен,үзеңнең сәламәтлегең өстендә эшләргә кирәк.Кече яшьтән үк кайгыртырга.Дөрес тукланырга,физик яктан үзеңне чыныктырырга,гигиена таләпләрен үтәргә,үз организмыңны яхшы белергә кирәк.Кеше сәламәт булганда гына зур эшләр башкара ала.Дәүләтебезнең башлыклары да сәламәт,акыл белән эш итә торган кешеләр булырга тиеш.Шул вакытта гына бай җәмгыять төзергә була.Сау кеше ярлы түгел ул,аның башка байлыклары булмаса да саулыгы бар, яки саулык-зур байлык,-дип юкка гына әйтми халкыбыз.

Тормыш- мәхәббәт, анна ләззәт алыгыз.

Тормыш- кайгы, аңа бирешмәгез.

Тормыш- көрәш, аңа чыдагыз.

Тормыш- бәхет, аны тудырыгыз.

Тормыш ул тормыш, аның өчен көрәшегез.

Томыш артык матур, аны харап итмәгез.

Укучылар, без сезнең белән бүгенге көннең кеше сәламәтлегенә зыян салучы иң тискәре күренешләре булган наркомания,,тәмәке тарту заманның иң зур проблемалары икәнен беләбез.Бу матдәләрнең организмга тәэсирен, аларны куллануның күңелсез нәтижәләрен ачыклап килдек,зарарлы гадәтләргә каршы торуның кайбер кагыйдәләрен беләбез.Тәмәке тарту,алкогольле эчемлекләр куллану,наркомания-кешенең үзенә генә түгел,ә әйләнә-тирәдәге башка кешеләргә дә зур зыян сала,җәмгыятьнең нигезен какшата.Бу турыда беркайчан да истән чыгармыйк,сәламәтлегебезне саклыйк,һәркем үз сәламәтлеген бары тик үзе генә саклый ала,шуны истән чыгармыйк.Һәр яман гадәттән котылуга караганда,аны булдырмау яхшы булуны,һәр авыруны дәвалауга караганда,аны кисәтү жиңел булуны бервакытта да онытмыйк.Без олы тормыш юлы,сәламәтлек,мәхәббәт,бәхет юлы сайлыйбыз.

Акмулла "Кешенең биш асылы”.

Кеше өчен иң әүвәл – Намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен – көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

Икенче иң кыйммәтлесе  - Акыл дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман даюк,

Яманга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - Әдәп, дигән,

Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.

Дүртенче иң кыйммәтлесе – Күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе – Сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып  дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Мин сезнең тормышта мондый дивизга тугры булуыгызны телим:

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар, түземнәр генә бәхеткә лаек.





































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс

Автор: Махиянова Гульнара Рафкатовна

Дата: 07.03.2016

Номер свидетельства: 302848


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства