kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Г.Афзал и?атында халык язмышы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Г.Афзал и?атында халык язмышы

Х?зерге татар шигъриятене? к?ренекле в?киле булган Гамил Афзал поэзияг? шактый озын ??м катлаулы юл ?теп килде.Б?тен гомерен юл газабы бел?н чагыштырган шагыйрь укучыны ирл?рч? кыюлыгы, т?землелеге, авырлыкларга баш им?ве, тормышка олы м?х?бб?те, куйган максатыннан тайпылмыйча д?ньядан олы х?зин? эзл?ве бел?н ?зен? тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка и? якын торган, халыкны? яш??-тормыш ит? р?вешл?рен белг?н, ?зе д? гади халык бел?н и?г?-и? куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка ш???рен корган, урман киск?н.                                                                 ?д?бият м?йданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярд?м кулы сузган Сибгат Х?ким шагыйрь турында болай яза: "Аны? берд?нбер максаты - халыктан алган шигъри таланты бел?н шул халыкка хезм?т ит?". ?дипне? туган ?ирг?, аны? табигатен?, халыкны? гореф-гад?тл?рен?, ?хлак-кануннарына х?рм?те, кешег? м?н?с?б?те, ?з кул к?че бел?н к?н к?р?че гади кешел?рне? эш-гам?ленд?, фикер-омтылышларында матурлыкны, г?з?ллекне укучыларга да к?рс?т? бел?е ??р чор ?чен актуаль.

Д?ньяда гаделсезлек, янып бетм?г?н утлы кис?? кебек, башын гел калкытып тора. ? инде бу гаделсезлек сине? халкы?ны? ?тк?нен?, тарихына кагылса, к??ел т?ренд? кан?гатьсезлек уянып, ул с?нм?с сагышка ?верел?. Г. Афзал туган халкыны? язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, ?аны ?рнеп сызлана. "Сарматлар", "Тарих ме? д?...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьл?ренд? ул ерак тарихны, аны? с?хиф?л?рен б?генге к?н югарылыгыннан килеп б?яли; шундый м?ш??р тарихы булган, Кол Гали, С?ембик?, Колш?риф, Муса ??лил, Салават батыр, Н.Ис?нб?т кебек б?ек ш?хесл?рне бирг?н халык эзсез югала алмый. ?тк?н тарихыбыз турында с?з барса да, х?зерге яш?ешк?, ?хлаксызлыкка, р?н?ет?л?рг? киная шигырьл?рне? ??р юлыннан а?кып, сизелеп тора:

Кайда сез, сарматлар, скифлар, 

Кем улы кемн?рд?н ятсына? –дип, сорый ул "Сарматлар" исемле шигыренд?.

Бу-тарих, халык алдында, ?з намусы? каршында ?аваплылык хисе. Шул тынгысызлыгы аны татар тарихы турында уйланулар юлына алып чыга. Лирикасында тарихилык рухы к?ч?я, милл?те ?тк?н олы ??м фа?игале юлны и?л?п, замандашын м?ст?кыйльлек ?чен к?р?ш юлына чыгарга ?зерли, большевиклар алып барган с?яс?тне фаш ит?. “Ачы язмышлар”, “Кара таплар”, “Тиран”, “Я?а юл” шигыре гыйбр?тле:

Большевиклар искелекне ?и?де.

Я?а юлга чыгып шат булдык.

Я?а юлдан барган идек инде,

Колымага килеп тап булдык.

Г.Афзал –?д?биятка чорны? и? фа?игале елларында аяк баскан язучы.  Ул с?рген темасына язды, ?зене? ??м халкыны? башына килг?н бу аф?т турында ?ан тетр?ткеч шигырьл?рен калдырды. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигыренд? шагыйрь с?ргенг? с?релг?н гади халыкны? чын х?лен а?латып бир?.

?илекл?рг? ?тк?н курку хисе

Ихтыярсыз итте.

Мал караган, сабан с?рг?н кеше

С?ргенн?рг? китте.

Г. Афзал ?зене? с?рген чоры турында зур-зур ?с?рл?р язып калдырмаса да, бу чорга, ш?хес культы в?хшилеген? ул шигърияте аша ?зене? кискен б?ясен бир?.

Татарларны Магнитка т?зелешенд? ничек кен? кимсетс?л?р д?, аларны? милли рухын, иманын бетер? алмаганнар. Г. Афзал шуны? бер тере ша?иты. Ул да кырыс д?ньяны? ?зенн?н ачы сабак ала, ?мма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин к?п к?рдем туган-?ск?н ?ирд?

Замананы? кара болытларын.

Гомер итеп урыс бел?н берг?,

Татар ик?немне онытмадым.

Татар ?ыры, ?киятл?ре килде

Таулы-ташлы Урал артларына.

Милли рухым х?ср?тл?рне ?и?де

Кайгылы ??м авыр чакларымда, - дип яза ул со?ыннан ?зене? “Милли рух” дип аталган шигыренд?.

Шагыйрьне? геройлары - тормышны? ?чесен-т?чесен татыган, д?ньяга ?зме-к?пме"ф?лс?ф?г?" ия булган, урта ??м ?лк?н буын кешел?ре. Бригадир Ахун, мактанмый булдыралмый торган С?л?хетдин абзый, йомшак креслога кунаклаган председатель яки ?зене? черек мещан ф?лс?ф?сен? табынып яш??че "урынбасар" дисе?ме - болар барысы да тормышчан ??м тере типлар. Мондыйлар б?ген д? ??р авылда, ??р т?б?кт? очрый.

Аны? авылдашлары бел?н якын элемт?д? торуы, осталыкка таба ?с? юллары, и?атыны? ч?ч?к аткан вакытлары , ш??р?тк? иреш? юллары ??м гомерене? со?гы еллары, ?дипне? ?леменн?н со? авылдашларыны? а?а булган м?х?бб?тене? чиксезлеге турында с?йли.

Безне? районны?  Такталачык авылы м?кт?бенд? Г.Афзал музее эшли. Музей – безне? ?чен, республика ?чен зур байлык ул. Музейдагы экспонатлар шагыйрьне? тормышын гына т?гел, ? б?лки туган авылны?, татар халкыны? зур тарихы турында да с?йли.  Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык бел?н с?ргенг? с?рс?л?р д?, аны гомерлек гарип калдырсалар да, Г.Афзалны? рухы сынмый, ул кешел?рг? ышанычын югалтмый, шагыйрь б?тен гомерен милл?тен? хезм?т ит?г? багышлый. Гамил Афзал – б?хетле шагыйрь. Туган авылында музее эшли, м?кт?п стеналары  арасында шигырьл?ре я?гырый, авылны? т?п урамы аны? исемен й?рт?. Шагыйрьне? ?д?би мирасы – безне? ?чен васыять ул, туган телне, туган ?ирне, халкыбыз ?тк?н данлы тарихны онытмаска ?нди, чакыра, гади хезм?т кешесене? б?еклеген?, эчке матурлыгына дан ?ырлый. Гамил Афзал кебек шагыйребез булу бел?н без бик б?хетле.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Г.Афзал и?атында халык язмышы. »

Г.Афзал иҗатында халык язмышы

Хәзерге татар шигъриятенең күренекле вәкиле булган Гамил Афзал поэзиягә шактый озын һәм катлаулы юл үтеп килде.Бөтен гомерен юл газабы белән чагыштырган шагыйрь укучыны ирләрчә кыюлыгы, түземлелеге, авырлыкларга баш имәве, тормышка олы мәхәббәте, куйган максатыннан тайпылмыйча дөньядан олы хәзинә эзләве белән үзенә тарта, сокландыра. Гамил Афзал халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып, Магнитка шәһәрен корган, урман кискән. Әдәбият мәйданына юл ярганда, Гамил Афзалга бик зур ярдәм кулы сузган Сибгат Хәким шагыйрь турында болай яза: "Аның бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү". Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш-гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлыкны, гүзәллекне укучыларга да күрсәтә белүе һәр чор өчен актуаль.

Дөньяда гаделсезлек, янып бетмәгән утлы кисәү кебек, башын гел калкытып тора. Ә инде бу гаделсезлек синең халкыңның үткәненә, тарихына кагылса, күңел түрендә канәгатьсезлек уянып, ул сүнмәс сагышка әверелә. Г. Афзал туган халкының язмышы, узган олы юлы турында туктаусыз уйлана, җаны әрнеп сызлана. "Сарматлар", "Тарих мең дә...", "Кол Гали", "Салават батыр", "Болгарлар" кебек шигырьләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге көн югарылыгыннан килеп бәяли; шундый мәшһүр тарихы булган, Кол Гали, Сөембикә, Колшәриф, Муса Җәлил, Салават батыр, Н.Исәнбәт кебек бөек шәхесләрне биргән халык эзсез югала алмый. Үткән тарихыбыз турында сүз барса да, хәзерге яшәешкә, әхлаксызлыкка, рәнҗетүләргә киная шигырьләрнең һәр юлыннан аңкып, сизелеп тора:

Кайда сез, сарматлар, скифлар,

Кем улы кемнәрдән ятсына? –дип, сорый ул "Сарматлар" исемле шигырендә.

Бу-тарих, халык алдында, үз намусың каршында җаваплылык хисе. Шул тынгысызлыгы аны татар тарихы турында уйланулар юлына алып чыга. Лирикасында тарихилык рухы көчәя, милләте үткән олы һәм фаҗигале юлны иңләп, замандашын мөстәкыйльлек өчен көрәш юлына чыгарга әзерли, большевиклар алып барган сәясәтне фаш итә. “Ачы язмышлар”, “Кара таплар”, “Тиран”, “Яңа юл” шигыре гыйбрәтле:

Большевиклар искелекне җиңде.

Яңа юлга чыгып шат булдык.

Яңа юлдан барган идек инде,

Колымага килеп тап булдык.

Г.Афзал –әдәбиятка чорның иң фаҗигале елларында аяк баскан язучы. Ул сөрген темасына язды, үзенең һәм халкының башына килгән бу афәт турында җан тетрәткеч шигырьләрен калдырды. “Сыйнфый дошманнар...” дип аталган шигырендә шагыйрь сөргенгә сөрелгән гади халыкның чын хәлен аңлатып бирә.

Җилекләргә үткән курку хисе

Ихтыярсыз итте.

Мал караган, сабан сөргән кеше

Сөргеннәргә китте.

Г. Афзал үзенең сөрген чоры турында зур-зур әсәрләр язып калдырмаса да, бу чорга, шәхес культы вәхшилегенә ул шигърияте аша үзенең кискен бәясен бирә.

Татарларны Магнитка төзелешендә ничек кенә кимсетсәләр дә, аларның милли рухын, иманын бетерә алмаганнар. Г. Афзал шуның бер тере шаһиты. Ул да кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак ала, әмма нинди шартларда да, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып кала...

Мин күп күрдем туган-үскән җирдә

Замананың кара болытларын.

Гомер итеп урыс белән бергә,

Татар икәнемне онытмадым.

Татар җыры, әкиятләре килде

Таулы-ташлы Урал артларына.

Милли рухым хәсрәтләрне җиңде

Кайгылы һәм авыр чакларымда, - дип яза ул соңыннан үзенең “Милли рух” дип аталган шигырендә.

Шагыйрьнең геройлары - тормышның әчесен-төчесен татыган, дөньяга әзме-күпме"фәлсәфәгә" ия булган, урта һәм өлкән буын кешеләре. Бригадир Ахун, мактанмый булдыралмый торган Сәләхетдин абзый, йомшак креслога кунаклаган председатель яки үзенең черек мещан фәлсәфәсенә табынып яшәүче "урынбасар" дисеңме - болар барысы да тормышчан һәм тере типлар. Мондыйлар бүген дә һәр авылда, һәр төбәктә очрый.

Аның авылдашлары белән якын элемтәдә торуы, осталыкка таба үсү юллары, иҗатының чәчәк аткан вакытлары , шөһрәткә ирешү юллары һәм гомеренең соңгы еллары, әдипнең үлеменнән соң авылдашларының аңа булган мәхәббәтенең чиксезлеге турында сөйли.

Безнең районның Такталачык авылы мәктәбендә Г.Афзал музее эшли. Музей – безнең өчен, республика өчен зур байлык ул. Музейдагы экспонатлар шагыйрьнең тормышын гына түгел, ә бәлки туган авылның, татар халкының зур тарихы турында да сөйли. Балачактан туган авылыннан, урман-кырларыннан каерып алып, мылтык белән сөргенгә сөрсәләр дә, аны гомерлек гарип калдырсалар да, Г.Афзалның рухы сынмый, ул кешеләргә ышанычын югалтмый, шагыйрь бөтен гомерен милләтенә хезмәт итүгә багышлый. Гамил Афзал – бәхетле шагыйрь. Туган авылында музее эшли, мәктәп стеналары арасында шигырьләре яңгырый, авылның төп урамы аның исемен йөртә. Шагыйрьнең әдәби мирасы – безнең өчен васыять ул, туган телне, туган җирне, халкыбыз үткән данлы тарихны онытмаска өнди, чакыра, гади хезмәт кешесенең бөеклегенә, эчке матурлыгына дан җырлый. Гамил Афзал кебек шагыйребез булу белән без бик бәхетле.

1

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Г.Афзал и?атында халык язмышы.

Автор: Салахова Сурия Рустямовна

Дата: 14.11.2014

Номер свидетельства: 130815

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства