kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туфан Ми?нуллин и?атында ш?хес язмышы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

                                                 У?га,сулга аумыйм, ??н?з алга барам,

                                               Юлда манигъ к?рс?м, тиб?м ??м аударам;

                                               Кал?м кулда була торып, яшь шагыйрьг?,

                                               М?гъл?мдер ки, курку бел?н ?рк? харам.

                                                                                                     Г.Тукай

?йтерсе? ,Г.Тукай бу шигыр юлларында Туфан Ми?нуллин турында язып калдырган.

 

 

Минем ф?нни-тикшерен? эшемне? максаты:

1.К?ренекле драматург Туфан Ми?нуллин и?аты турында т?рле чыганаклардан файдаланып, м?мкин кад?р к?бр?к материал туплау ??м ?йр?н?.

2.Драматург Туфан Ми?нуллин и?атында милл?т язмышы, ил язмышы.ш?хес язмышы чагылышын ассызыклап к?рс?т?.

3.Милл?т язмышы ?чен к?р?ш?че драматург Туфан Ми?нуллинны безне? буынга ??рьяклап ?рн?к итеп кую, и?атына м?х?бб?т т?рбиял??.

 

Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Ч?нки, беренчед?н, Туфан Ми?нуллин ?зг?ртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызны? б?генге язмышы, ?тк?не ??м кил?ч?ге ?чен борчылып, ?з ?с?рл?ренд? к?рс?т? алды. Икенчед?н, язучы кеше язмышын ??мгыять ??м милл?т язмышы бел?н б?йл?нешт? карап, халкыбызны? милли й?зен, гореф-гад?тл?рен тасвирлау аша ??р кешене? ?з алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген иск?рт?. ?ченчед?н, Т.Ми?нуллин милл?тне? б?тенлеген саклау-б?ген безне? т?п бурычларыбызны? берсе ик?нлеген а?лата, татарны? милли й?зен саклап калу ?чен к?р?ш юлларын тасвирлый, милл?тебез язмышына битараф булмаска ?нди. Кил?ч?кт? Туфан Ми?нуллинны? башка ?с?рл?рен? д? к?з?т? ясап, сезне? х?кемегезг? алып килермен.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туфан Ми?нуллин и?атында ш?хес язмышы. »

. Укучыларның муниципаль фәнни- гамәли конференциясе

«Мәктәп белемнәреннән-фәнни эзләнүләргә »

 

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ СЕКЦИЯСЕ

Туфан Миңнуллин иҗатында шәхес язмышы.



 


Фәнни эш

                                                                                            



Башкарды:10 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 9нчы Г классы укучысы

Хәйруллин Руслан Фикрәт улы.

Фәнни җитәкче :10 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бәхтиярова Әлфия Габитҗан кызы












Алабуга, 2014















 Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Туфан Миңнуллин-әдәбият өлкәсендәге күпкырлы талант иясе


II.Төп өлеш.

  1. Туфан Миңнуллинның милли рухта язылган әсәрләре.

  2. Туфан Миңнуллинның татар драматургиясен үстерүдәге роле 

3.Әлмәндәр -чын халыкчан образ” 


III.Йомгаклау.


IV.Кулланылган әдәбият.



































Кереш өлеш.

Драматург һәм прозаик Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан АССРның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта районның Олы Кариле һәм Кама Тамагы сельполарында хисапчы-счетовод, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол путевкасы белән чирәм җирләргә китеп, Кустанай өлкәсендәге бер совхозрабкоопта баш бухгалтер булып эшли. 1956—1961 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, аны Минзәлә дәүләт драма театрына актер итеп җибәрәләр. Бераздан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күчерелә һәм анда 1964 елның көзенә кадәр эшли. 1964—1967 елларда Т. Миңнуллин—Казан телестудиясендә өлкәд редактор, аннары берникадәр вакыт «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1968 елның көзеннән ул бөтенләе белән әдәби иҗат эшенә күчә.

1975—1977 елларда Т. Миңнуллин Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Т. Миңнуллин— 1971 елдан КПСС члены.

Т. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак ул драматургия жанрының олырак формаларында көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәлек комедиясе — Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Казанда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм, тамашычылар-ның игътибарын казанып, театр җәмәгатьчелегендә һәм тәнкыйтьтә уңай бә яңа пьесалары куелгач, Т. Миңнуллин тәнкыйтьтә үзенчәлекле драматург буларак телгә алына башлый. Татарстан китап нәшрияты 1965—1970 еллар арасында аның пьесалары, юмористик хикәяләре һәм новеллалары тупланган биш җыентыгын бастырып чыгара.

Җитмешенче еллар — Т. Миңнуллин художник-драматург буларак ижадв йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм индивидуаль сыйфатларга байый бару чоры дияргә мөмкин., тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак илтеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970—1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1972; «Ир-егетләр», 1971; «Канкай угылы Бәхтияр», 1974; «Әлдермештән Әлмәндәр», 1976; «Дуслар җыелган җирдә», 1977; «Адәм баласына ял кирәк», 1979; «Моңлы бер җыр», 1981; «Монда тудык, монда үстек», 1982; «Әниләр һәм бәбиләр», 1983),. Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү», 1971; «Ай булмаса, йолдыз бар», 1977; «Яшьлегем — җүләрлегем», 1978; «Бәйләнчек», 1982), Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш», 1973; «Уйланыр чак», 1973; «Китәр юлың еракмы?», 1975; «Ак тәүбә, кара тәүбә», 1976; «Кырларым-тугайларым», 1978) пьесасының премьерасы була. Бу спектакльләр һәммәсе дә диярлек тамашачыда зур кызыксыну уята, озак еллар буе сәхнәдән төшмичә уйнала килә.

Т. Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Илебез театрларының Т. Миңнуллин драматургиясе белән кызыксынуы елдан-ел арта бара.

Т. Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссер Марсель Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы артист Шәүкәт Биктимеров белән бергә, 1979 елда РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа Татарстан АССРның (1978) һәм РСФСРның (1984) атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, 1984 елда исә ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Т. Миңнуллин әдәби иҗатын иҗтимагый-политик эшчәнлек белән бәйләп бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзының партия оешмасына җитәкчелек итте, 1984 елда Татарстан АССР Верховный Советына депутат итеп сайланды. Татарстан язучыларының X съездында (май, 1984) Т. Миңнуллин союз идарәсенең председателе итеп сайланды.

Т. Миңнуллин —1969 елдан СССР Язучылар союзы члены.











Төп өлеш

Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле зур. Без бер генә минутка үзебезне Тукайсыз итеп күз алдына китереп карыйк. Я бөек Сәлих Сәйдәшевсез?... Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки Җәлилсез?! Тагын бер генә минутка үзебезне “Шүрәле”сез, “Зәнгәр шәл”сез, “Моабит дәфтәр”сез дип уйлап карыйк. Шушы бер минут эчендә дә без үзебезнең ни кадәрле ярлы икәнлегебезне чамалап өлгерер идек. Әйе, бөек иҗади шәхесләр үзләренең героик тормышлары, хезмәткә бирелгәнлекләре белән безнең яшәешкә мәгънә биреп, юлыбызны ачыграк күрсәтеп торсалар, аларның иҗат байлыгы безнең яшәешне соры бертөрлелектән коткарып, аңа матурлык, хәрәкәт өсти, баета һәм кеше гомеренең офыкларын киңәйтә. Илебездә булсын, чит җирләрдә булсын, танышканда үзебезнең исемнәрдән элек без Тукай, Җәлил исемнәрен атыйбыз, халкыбызның героик үткәне белән горурланабыз. Шушы горурлык хисе безгә сәнгать аша, әдәбият аша сеңә.

Бер сүз белән әйткәндә, әдәбиятның, сәнгатьнең мөмкинлеге һәм кодрәте чиксез киң. Без моны хәзерге заманның алдынгы иҗат вәкилләренең эшчәнлеге мисалында да ачык күрәбез.

Бер генә минутка үзебезнезне, бүгенге татар театрын, драматургиябезне Туфан Миңнулинсыз күз алдына китереп карыйк эле?! Шул минут эчендә дә без үзебезнең шактый фәкыйрь икәнлегебезне, бик күп уйлардан, шатлыклардан, сөенечләрдән мәхрүм икәнлегебезне бәяләп өлгерер иде!

Кулыма Туфан Миңнуллинның пьесасы килеп эләкте. Каян, ничек алганмындыр, хәзер анысын хәтерләмим, әмма мин ул пьесага эч пошканнан ябыштым. Беләм, җанга якын әсәр белән очрашканда ялгызлык шунда ук югала, онытыла, син һәрвакыт яңа кеше, яңа әсәр йогынтысы астында дөньяның ныклыгы һәм шул дөньядагы үз урынын турында, ялгыз түгеллегең турында сөенеп уйланасың.

Бәләкәй генә, гади генә “Бәхетле кияү” исемле пьеса иде ул. Мин аны печән җыеп сусап кайтканнан соң, бер чүмеч чишмә суын эчкән кебек йотып бетердем. Укып та бетердем, җанымны әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек биләп алды. Бөтен дөньяны онытыр өчен, башка әсәрләрен дә укыйсым килде. Әйе, моңарчы да Туфан абыйны белә идем мин, кыска юмаристик хикәяләр язуын белә идем, артист икәнен белә идем, Мәскәүдә югары белем алып кайтканын белә идем, тапкыр авыл егете икәнен белә идем. Пьесаны укыган кичне мин искиткеч бай идем. Бүлмә киңәйде, җилләр мине еракларга алып киттеләр... бик гади генә сюжет.

Безнең халкыбыз өчен, бүгенгебез өчен гадәти сюжет. Авыл кызы бәхет эзләп шәһәргә бара да үзе кебек үк авылдан килгән егеткә кияүгә чыга. Һәм болар өйләнешкәч, беренче тапкыр кыз авылына кунакка кайталар. Күчтәнәчләр кулда, әйтер сүзләр күңелдә, куллар җитәкләшкән, иңәр иңдә, кияү белән кыз авылга кайталар. Кыз-кияүгә чыгып, туган авылына кайта. Кыз әти-әнисе, туган-тумачалары, күршеләре янына беренче тапкыр үзенең мәңгелек гомер юлдашы белән кайта. Кыз мең тапкыр үзенең авылы турында, бала чагында суга йөргән чишмәләр турында сөйләп өлгергән инде. Минем әти-әни ягымлы, кунакчыл, күршеләр кунак өчен үлеп тора, дип кияүне әллә кайчан ышандырган ул.

Менә кияү белән кыз авылга кайтып җитәләр. Кайтып керсәләр, ни гаҗәп... авылда кыз сөйләгәннәрнең берсе дә юк. Ата кырыс кына күрешә дә, хәл-әхвәл белешеп тә тормыйча, каядыр чыгып югала... Әнисе дә кияүне көтеп тормаган, тырт та пырт кына тора. Ә юмарт күңелле, тәмле телле күрше бөтенләй күрмәгәнгә салышып үтеп китә. Кызның бәгыре телгәләнә: ни булган боларга? Ул берничек тә бу үзгәрешне, бу көтелмәгән салкынлыкны аңлый алмый, димәк, аңлата да алмый, үз шатлыгын уртак итмәгән авылына бик нык үпкәли. Нишләргә?!

Мәсьәләнең асылы иртән генә ачылана: төнлә яңгыр явып китә. Бәрәкәтле, көтелгән яңгыр була бу, игеннәргә дәва, күңелләргә көч бирә торган яңгыр явып китә. Һәм бу яңгырны аларга кияү алып кайткан. Моңарчы яздан бирле яңгыр көтеп тилмергән авыл кешеләре бер төн эчендә үзгәрәләр, алар нәкъ кыз сөйләгән юмарт, кече күңелле, тәмле телле халәтләренә кайталар. Хезмәтләре белән күңелләре тыгыз бәйләнгән бу авыл кешеләренең. Бу бәйләнеш аларның яшәү мәгънәсе, эчке дөньяларының матурлыгы, сафлыгы. Корылыкта да, яңгырлар вакытында да, бәхеттә дә язмышлары, көнкүрешләре җир белән тыгыз һәм мәңгелеккә бәйләнгән, шушы гади кешеләр беренче карашка гына гади булып күренәләр, аларның гомерләре, яшәүләре тирән мәгънәгә ия, аларның яшәү максатлары көнләшерлек зур булып, шул максатларына бирелгәнлекләре аларны тагын да үстерә. Аларны гади исем белән дә атыйсы да килми башлый. Шуна күрә исемнәрен атамыйча, гади генә, әмма баш хәрефләр белән Ата, Ана, Кәләш, Кияү, Күрше дип атап йөртер идем мин аларны. Бу пьеса- яңа кеше туу, яңа драматург турында хәбәр. Бу пьеса язылган көнне татар драматургиясендә Ф. Халиди, Г. Камал, Г. Коләхметов, М. Фәйзи, К.Тинчурин, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәтләр янында Т. Миңнуллин да бик озакка һәм ныклы урын ала. Т. Миңнуллин «Бәхетле кияү” пьесасы белән үз өстенә зур бурыч йөкли, ул халкыбызның моңын, эчке матурлыгын, гадилектә чагылган бөеклеген җырлаучы булып аваз салды. Тамашачы Туфанның сүзенә шунда ук ышанды, аны үз кешесе итеп кабул итте. Бу зур ышаныч иде. Т. Миңнуллинның “Уйланыр чак”, ”Миләүшәнең туган көне”, ”Ир-егетләр”, ”Китәр юлың еракмы?”, ”Диләфрүзгә дүрт кияү”, ”Бәхтияр Канкаев”,”Ак тәүбә, кара тәүбә”,”Әниләр һәм бәбиләр”,”Ай булмаса йолдыз бар” һәм башка бик күп пьесалары бар. Авторның барлык әсәрләре драматургиябез өчен зур казаныш, театрларыбыз өчен җан азыгы булып килделәр һәм драматургияне иң кыйммәтле, иң көчле әсәре дөньяга туу өчен бәрәкәтле җирлек әзерләделәр.

Т. Миңнуллин- тормышта шаян кеше, җор һәм тапкыр иде.. Аның чыгышларын кайда да яратып тыңладылар. Драматург характерындагы мондый сыйфатлар аның пьесаларына да үзенчәлекле эз салалар. Аның әсәрләре нәкъ чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек һәм мәгънә тирәнлеге аралашып килә.

________________________________________________________________

1.Азат Әхмәдуллин “Сәхнә әдәбияты һәм тормыш” Казан 1980 ел,


Менә, мәсәлән, “Ир-егетләр” исемле пьеса. Колхоз председателе Мәрвән

электәге фронтташ дусты Әхтәмне эчкечелеккә салынгач, шәхес буларак

таркалуга йөз тоткан, мескен хәлендә очрата. Тегесе буфетчы хатыннан аракы теләнеп тора. Мәрвән аны авылларына алып кайта, иркенләп тормыш турында уйланырга, үз язмышы хакында фикер йөртергә, авыл хезмәтчәннәренең эшләре һәм планнары белән якыннан танышырга, җәмгыятькә файдалы кеше юлына кире кайтырга ярдәм итә. Пьесада хәлиткеч сүзне драматургның вакыйгаларны җанландыра һәм персонажларны белү осталыгы әйтә. Инде аракы белән дуслашып өлгергән Әхтәм ниләр генә кыланмый да, ничек кенә төрләнми. Паразитлык тормышыннан намуслы хезмәт юлына күчү аның өчен җайсыз, шуңа күрә ул үзенең хәлен әллә ниткән фәлсәфи фикерләр белән каплап күрсәтмәкче була: аны кемнәрдер кыерсытканнар, язмыш аңа кырын карый, биредә хаксызлык хөкем сөрә, имеш. Шул ук вакытта Әхтәм бөтенләй үк өметсез дә түгел, ул –сәләтле кеше. Мәрвән аның өчен иренми, үзенә җайсызлык китереп булса да , аны коткарырга тырыша. Мәрвән образы- Туфан Миңнуллин драматургиясендәге уңай герой образларыннан берсе. Колхоз производствосын алга җибәрү өчен алып барган көрәше , кешеләргә ышанычы да аны уңай яктан характерлыйлар.

Моннан соң язылган “Үзебез сайлаган язмыш” драмасы белән Т.Миңнуллин уңай герой образын сүрәтләүдә осталыгы артуын, мондый кешеләрнең җәмгыятебез тарихында тоткан урынын сүрәтләүнең әдәбият өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын раслады. Вакыйгалар үзәгенә омтылышлары һәм яшәү принциплары һәркемгә аңлаешлы булган олы идеялар хакында көрәшкә атлыгып торган герой образы куелган. Ул- мәктәп директоры Илгиз Туктаров. Нурия кебек намуслы укытучылар ярдәме белән Илгиз Кәримович мәктәптә ныклы гына тамыр җибәреп өлгергән иске тәртипләргә көрәш ача, ләкин традицияләр көчле, аларны завуч Мөнирә кебекләр һәрвакыт якларга азапланалар. Бу эштә бернинди әшәкелектән дә баш тартмыйча, якларга тырышалар. Чөнки аларга шулай яшәве дә, эшләве дә җиңел, күнегелгән. Укытуның сыйфатын төшерү исәбенә өлгереш процентын югары күрсәтеп, мәктәп коллективы алдынгылар рәтендә йөри. Яңа директор менә шуларга каршы чыга. Көрәш юлында Илгиз Кәримович алдына күп киртәләр корыла. Аны хәтта намуслы һәм тәҗрибәле карт укытучылар да аңламый. Яшь директорны эшеннән алалар, ул моннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Шулай да мораль җиңү аның ягында кала. Һәм ул үзенең нәтиҗәләрен дә бирә башлый. Фасил кебек һәрвакыт битараф булып яшәү ягын каерган кешеләр дә йокыларыннан уяна, актив эшкә тартыла, искелеккә каты удар ясала.

Реаль образлар иҗат итүдә сәхнә үзенчәлекләреннән һәм художество алымнарыннан киң һәм белеп файдалануның уңай нәтиҗәләрен Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”комедиясендә дә күрергә була. 1977 нче елда куелган бу әсәр соңгы елларда сәхнә әдәбиятында күренекле бер вакыйга төсен алды. Образга салынган актуаль һәм тормышчан фәлсәфи фикерләрне тулырак һәм кызыклырак рәвештә әйтеп бирү өчен драматург шартлы-фантастик формага мөрәҗәгать иткән. Яшәүнең мәгънәсе турында, хезмәтнең яме, үлем һәм үлемсезлек хакында сәхнәдә Әлмәндәр белән мифик образ Әҗәл арасында,

ярым шаян төс алган булса да, бик җитди тартып бара. Аңарда дөньяга һәм яшәүгә булган мәхәббәт хисе гаять көчле, аның тормыш тәҗрибәсе зур. Әлмәндәр җир өстеннән, яраткан кешеләреннән һәм яраткан шөгыль –хезмәтеннән тиз генә аерылып китәргә җыенмый. Шулар аңа Әҗәлне берничә тапкыр төп башына утыртырга һәм “теге дөньяга” баруны кичектерергә булыша. Алай гына түгел , карт хәтта үлемне билгесез вакытларга кадәр соңарта алыр иде әле. Тик монысы аның үзе өчен мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе: үлем һәм яшәү турындагы фәлсәфи бәхәс Әлмәндәр файдасына хәл ителә, вакыйга Әҗәлнең карттагы рухи ныклыкны, аның мораль өстенлеген тануы белән очлана. Ике арадагы шартлы көрәш – тормышта алла колы Әҗәлнең үз язмышыннан , үлемсезлегеннән , үз өстенә йөкләнгән рәхимсезлек һәм мәгънәсезлек вазифасыннан туя башлавы күрсәтелә.

Бәләкәй генә Әлмәндәр авылында Әлмәндәр дигән карт яши. Карт дип атарга тел бармый аны, чөнки Әлмәндәр дигән кеше үзе дә бу сүзне яратмый. Патша түгел, король түгел, спортсмен да, актер да түгел, гап-гади Җир кешесе. Образ буларак, Әлмәндәр безгә кайсы ягы белән аерата кадерле? Моны ачыклау өчен, әлбәттә, иң элек аның тормыш юлына мөрәҗәгать итәбез. Кешенең гомер юлы-аның җан көзгесе, теләсәң- теләмәсәң дә ,барын күрсәтеп, сөйләп тора... Әлмәндәр тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын- төчесен, нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Һәм иң әһәмиятлесе шунда, ул авыр катлаулы язмыш кичереп, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә өметләнә һәм шул какшамас омтылышы белән тирә-юньдәге кешеләрне, яшен-картын дәртләндереп, алга ияртеп тә бара ала. Пьеса башында автор Әлмәндәр картны кайнап торган тормыш үзәгенә куя. Үз хуҗалыгында да тынмый Әлмәндәр, колхоз эшенә дә атлыгып тора, эштән читкә җибәрсәләр җәберсенә, рәнҗи, хәтта аның кайнар мәхәббәте дә бар. Ул үзе шикелле үк сөйкемле, горур Хәмдебану карчыкка өйләнергә тели.

Нигә шулкадәр яшәргә, яшәп калырга омтыла Әлмәндәр? Дөрес, һәркемгә җан кадерле, әмма Әлмәндәрдә яшәүгә омтылыш, тормышка мәхәббәт аерым бер дәрәҗәдә күтәрелгән. Нигә алай? Бу зур, фәлсәфи сорауны төрлечә чишеп булыр иде. Әҗәл дип аталган кара , куркыныч күләгә белән Әлмәндәр бер тапкыр гына очрашмаган инде. Әҗәл белән алар өч тапкыр җитди рәвештә күзгә-күз карашканнар. Әлмәндәр аның сөякчел кулларын, салкын сулышын татыган җан. Әҗәл белән очраклы түгел аның очрашуы: ил язмышы кыл өстенә куелганда яки иң зур тарихи вакыйгалар хәл ителгәндә Әҗәл белән якага яка килә Әлмәндәр. Һәм ил белән бергә җиңеп чыга. Әгәр илебез бүген чәчәк ата икән -бу аның да җиңүе. Бүген тормышыбыз матур икән – бу аның да өлеше. Җиңү кадерен белгән, матурлыкның нинди корбаннар биреп яулап алынганын бер генә мизгел дә хәтереннән чыгармаган Әлмәндәр, җирдәге тереклекнең тоткасы, ил агасы үлемне кабул итә алмый. Уе бары тик җимергеч көч булып кына яралган Әҗәлне аңламый, аны кабул итми, аның белән килешли. Матурлыкны үзе эзләп тапкан, көрәшеп алган, тирен түгел, күз яше белән, каны белән тапкан . Матурлыкка бөтен тамырлары белән гайшыйк Әлмәндер белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала . Әҗәл-Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы . Әҗәл илнең иң кискен минутларында Әлмәндәрнең җанын алырга килгән, Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешеләрнең җанын кыйнаган .

Әҗәл-бу очракта бары тик Әлмәндәрнең җанын алырга гына килгән берәмлек түгел: бу кысада Әҗәл сугыш уты кабызучы илбасар да; яхшылакка яманлыкны өстен итәргә азапланган кулак та; дөньяның ярты ягын көлгә әйләндергән, совет халкына егерме миллион корбан китергән фашизм вәкиле дә. Әлмәндәрнең өмете,бердәнбер исән калган улы Искәндәрнең, баш очына да килеп баскан Әҗәл. Искәндәр хәл эчендә. Әлмәндәр моны бик яхшы аңлый, һәм башка бик күп җир бурычлары өстенә аның тагын бер җитди бурычы калкып чыга: ул үзенең сүнмәс дәртен, егетләрчә оптимизмын эшкә җигеп, Әҗәл белән сүзсез генә якалашып яткан яралы улы солдат Искәндәрне дә дәртләндереп, саклап тора. Әгәр Әлмәндәр үлсә, үлемгә бирешсә, күңеле төшкән Искәндәр ни кылыр? Ничек яшәр?! Ә ул яшәргә тиеш бит, яшәргә?! Шуның өчен дә Әлмәндәр Әҗәлгә билен бирергә ашыкмый, үлем карарына имзасын салмый. Буыннар эстафетасы өзелмәсен өчен, шуның изге сагында торучы ил агачы буларак, ул һаман яшәргә омыла. Шуның өчен Искәндәр дә яшәргә тиеш. Искәндәрнең оныгы Гөлфирә яшәргә тиеш, аларның Мансур белән мәхәббәтләре җимешле һәм нәтиҗәле булырга тиеш .”Эшлисе эшләрем бар бит әле”,-ди ул Әҗәлгә. Җансыз, затсыз Әҗәлне ышандырырлык итеп әйтә әйтә. “Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр . Дүртесе кайтмады . Иң олысына утыз алты , иң кечесенә егерме яшь иде “,-ди ул, ачынып. Тормыш, кешелек язмышы турында уйлана. Шуның өчен ул бәләкәй Илсурга җырлар өйрәтә, иң яшь буын вәкиле белән дә тыгыз, ныклы эләмтәдә тора , аны үзенә якынайта. Чөнки Әлмәндәр эстафетаны алып китәргә тиешле кешеләрне аңларга тели. Илсур белән мөнәсәбәте дә җитди аның. Вакыты белән үтә җитди була белә Әлмәндәр, чөнки ул Илсурда үзенең дәвамын күреп сөенә. Тормышның, җиңүнең дәвамы, логик агымы булу кирәк. Бу дәвам тере кешеләрдә чагылыш табарга тиеш . Шуны тапмыйча, шуны ачыкламыйча, бу тормыштан китә алмый Әлмәндәр. Һәм хәленнән килгәнчә, Әҗәл белән көрәшә. Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме-үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә:”Сез адәмнәр бәхетлеләр ,үлә аласыз”,-ди . Бу сүзләрне Әлмәндәрнең үлемсезлегенә ышангач кына әйтергә мөмкин.

Әлмәндәр образын тудырып Туфан Миңнуллин үзенең җитди, зур, талантлы һәм халыкчан драматург булуын тагын бер кат раслады. Халык тормышын, халык вәкилләрен тасвирлаганда гадилеккә һәм бөеклеккә ирешә алу сәгатьтә зур осталык һәм талант теләп итә . Туфан әнә шул олы , мактаулы юлдан бара. Әлмәндәргә ничә яшь соң әле?

Картаймас та, үлмәс тә безнең Әлмәндәребез. Әлмәндәрне үтерә торган түгел – чөнки ул халык күңеленә мәңгегә язылган .

-_____________________________________________________________

1,2-Т..Миңнуллин Сайланма әсәрләр,10 томда,-Казан: Татар.кит.нәшр.,2002.

Йомгаклау.


Т. Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.

Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы-бөек драматургы Туфан Миңнуллин турында шактый гына материал тупланды. Аның уйлата да, елата да, көлдерә дә торган сәхнә әсәрләрен хәзерге һәм киләчәк буын балалары да яратып укыячакларына, сәхнәдә яратып караячакларына ышанып калам. Туфан ага, сез безнең күңелләрдә мәңге яшәячәксез! Безнең буын балаларыннан сезгә бик зур рәхмәт. Сезнең рухыгыз һәрвакыт шат булсын!

























Кулланылган әдәбият:


1.Азат Әхмәдуллин “Сәхнә әдәбияты һәм тормыш” Казан 1980 ел, 236-338 нче битләр.

2.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,1 том.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2002.-528б.

3.Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр,10 томда,10 том.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2002.-447б.

4.Т.Миңнуллин” Китәр юлың еракмы?” Казан, 1978 ел,3-6 бит.

5.Т.Галиуллин. Дәвамлылык. Казан,1987,8-15 бит.

6”Татарстан” журналы. 1988 ел.III сан.

































Уңга,сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм һәм аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

Г.Тукай

Әйтерсең ,Г.Тукай бу шигыр юлларында Туфан Миңнуллин турында язып калдырган.



Минем фәнни-тикшеренү эшемнең максаты:

1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.

2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы, ил язмышы.шәхес язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.

3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.


Мин сайлаган тема бик актуаль дип саныйм.Чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллин үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге өчен борчылып, үз әсәрләрендә күрсәтә алды. Икенчедән, язучы кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген искәртә. Өченчедән, Т.Миңнуллин милләтнең бөтенлеген саклау-бүген безнең төп бурычларыбызның берсе икәнлеген аңлата, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлый, милләтебез язмышына битараф булмаска өнди. Киләчәктә Туфан Миңнуллинның башка әсәрләренә дә күзәтү ясап, сезнең хөкемегезгә алып килермен.











































«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Мәгълүмати- методик үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «10 нчы урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе




 http://nsportal.ru/node/1474108/svidetelstvo_tr/0


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 10 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Туфан Ми?нуллин и?атында ш?хес язмышы.

Автор: Бахтиярова Альфия Габитзяновна

Дата: 14.01.2015

Номер свидетельства: 155120


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства