kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тукай әсәрләре сәхнәдә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү кичәсе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тукай әсәрләре сәхнәдә»

Демухаметова Гульшат Мехаматнакиповна

Муниципальное бюджетное общеобразовательное

учреждение «Кукморская средняя школа №3»

Кукморского муниципального района

Республики Татарстан

Тукай әсәрләре сәхнәдә

(Башлангыч сыйныфлар өчен кичә)

(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)

Кыз : Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп!

(“Бала белән күбәләк” әсәре сәхнәләштерелә)

Кыз : Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

(Нәни кыз музыка астында, җиләк җыя).

( Залга, үкереп, Шүрәле керә. Кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә).

Шүрәле: Әй, сылу кыз, кил әле! Ә хәзер, килче бире, уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Без карак, угъры түгел.

Юл да кисмибез, шулай да

Без бик үк тугры түгел.

Кыз: Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан бергә мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле: Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз : . Сезне халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле: .Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз : Баргач, барысын да күрерсез.

Шүрәлеләр: Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.

Кыз: Киттек соң. Әнә тегендә ут күренә. Мәктәп шундадыр.

(Кыз белән шүрәлеләр читтән генә карап торалар. Учак каршына ике Бүре утырган,берсе казан тирәсендә кайнаша. Кәҗә белән Сарык керә. Бүреләрне күргәч, курыкканнарын сиздермәскә тыры­шалар.)

Кәҗә: Исәнмесез, дуслар, Бүре өфөнделәр!

Сарык : Туганнар, дуслар, исәнмесез!

(Бүреләр, куанышып, Сарык белән Кәҗәне әйләндереп алалар.)

Беренче Бүре: Менә шәп! Боткабыз бөтенләй итсез иде, болай булгач, итле дә булдык! Үз аяклары белән казанга керәләр бит! Китерегез миңа иң үткен пычагымны!

Икенче бүре (Сарыкны әйләнеп чыгып). Ай-яй, туны да туны! Үзе йомшак, үзе бөдрә! Моннан миңа менә дигән тун чыга!

Өченче Бүре (Кәҗәнең мөгезенә килеп тотына). Мөгезе! Мин аның мөгезләрен үземнең самокатка куячакмын! Тизрәк алып бирегез миңа мөгезләрен! Тизрәк!

Өлкән бүре. Без аларны хәзер! (Кәҗәгә килеп ябыша).

Кәҗә. Туктагыз! Ашыкмагыз! Безне ашарга өлгерерсез. Кайгырмагыз, бездә ит күп:

Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсыз? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы Бүре башын китер алып!

(Сарык тиз генә капчыктагы Бүре башын алып килә. Моны күреп, Өлкән Бүре читкә тайпыла)

Кәҗә. Микикики! Микикики! Капчыктагы Бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак Бүре башын китер табып!

(Сарык капчыктан "икенче" башны Өлкән Бүре каршына китереп куя)

Беренче Бүре (курка калып). Туктагыз, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры. (Чыгып чаба.)

Икенче Бүре.Тукта, тукта, мин дә барам. Таудан менә алмассың, үзем генә ките­рим суны! (Артыннан чыгып чаба.)

Өченче Бүре. Ә мин?! Сөзеп үтерәләр бит мине болар! Көтегез! (Кача.)

Кәҗә (шатланып).Менә, Сарык , тапкырлык белән хәйлә Бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу Бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.

Сарык. Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!

Кәҗә. Сарык абзый, син үзеңдә бик тиз эләктереп алдың. Капчыкта Бүре башы уникеме? (Көлә.) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.

Сарык (читтә яткан капчыкны ачып) Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (Сикергәли.)

Кәҗә (исе китеп). Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, язга да күп калмый.

Кыз : Туктагыз , ашыкмагыз. Әби- бабагыз янына кайтырга җитешерсез. Бүген 3нче мәктәптә бәйрәм - Бөек Тукаебыз көнен бәйрәм итәләр. Безнең белән шунда барырга теләгегез юкмы?

Кәҗә һәм сарык: барабыз, барабыз. Без бәйрәмнәрне бик яратабыз. Анда сыйланып та буладыр әле?

Кыз : Була була. Иң тәмле сый- Тукаебыз иҗаты белән сыйланырбыз .

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Без дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз! Зыян салмабыз.

Кәҗә , сарык : без дә, без дә бәйрәмгә килдек.

1нче А.б. Рәхмәт инде, дуслар!

Әйдә, түргә үтегез!

Безнең белән бергә-бергә

Бераз бәйрәм итегез!

2нче А.Б Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм!

1нче А.Б. Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш.

Көндәгечә көлә кояш,

Әмма бүген үзгә кояш,

Чөнки бүген үзгә көн-

Тукай көне! Тукай көне!

2нче А.Б. Килә язлар,китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә...

Үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

1нче А.Б. Иртән иртүк кояш көлгән,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,

Түкай көне- Безнең бәйрәм!

2нче А.Б. Күпме шигырьләргә сокландым мин,

Күңелемә күчте ялкыны.

Ә шулай да синең ,Тукай абый,

Шигырьләрең иң-иң якыны.


Сәхнәләштерү



1нче А.б. Дуслар, нишлибез? Су анасы килә!

Шүрәле..Әй, син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.

Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне татарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм?

2нче А.б. Бәйрәм кызып килә инде.

Су анасы. Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын, сәхнәләштергән әсәрләр карармын дигән идем.

1нче А.б. Тыңла, кара Су анасы! Безнең балалар Габдулла Тукайның бик күп әсәрләрен беләләр!

Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар чыгыш ясаганда мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм өемә кайткач, әби белән бабайга күрсәтермен. Башлыйк булмаса.

2.А.б. Габдулла Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык- шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр калдырган.

1.А.б. Кадерле дуслар, сезнең игътибарга Габдулла Тукайның берничә шигырен тәкъдим итәбез.


Сәхнәгә 3нче в сыйныфы укучылары Мусина Эльвина һәм Аглиева Элина, Апарина Русалина чакырыла

2.А.б. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара.

1.А.б. Сабый вакытта күңелләргә су анасы шом сала, төштә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия. Ә шулай да ул безгә якын, кадерле.

2.А.б. Су анасы, шүрәлеләр белән

Әкият дөньясында югалдым.

Укый-укый синең шигырьләрне

Олы тормышка мин юл алдым.

1.А.б. Иң матур җир кайда дисез,

Билгеле Кырлай җире,

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Су анасы, шүрәлеләр

Ел да җыела бире.

(сәхнәләштерелгән күренеш, “Су анасы”.)

2нче а.б. Су анасы әкият сөйли

Серле җәй көннәрендә.

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?

Шүрәле: Кем инде бәйрәмгә буш кул белән килсен. Сезне рәхәтләнеп тыңладык. Ә минем хәзер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә.

Китаптагы сорауларны

Сезгә бирәсем килә.

1нче А.б. Рәхим ит, Шүрәле дус!

(Шүрәле китаптан сораулар укый)

1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)

2. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)

3. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)

(Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый)

Су анасы: Минем дә бер соравым бар:

Нәкъ Кеше кебек үзе,

Ә шулай да шаккаттыра.

-Былтыр кыс-ты-ы! – дип кычкыра,

Туганнарын чакыра. Кем ул?

Шүрәле. Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

Кәҗә. Мин дә әйтәм, тыңлагыз.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның... (Сарык).

Сарык. Әйе, мин ул,мин дуслар.

2 а.б. Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине Тукай.


1а.б. : Тылсымлы шигырләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

2.А.б. Халык моңы синең җырың булды,

Халык күңеле –синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек,

Озын булыр, шагыйрь гомерең!

(“Туган тел” җыры башкарыла.)



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Тукай әсәрләре сәхнәдә

Автор: Демухаметова Гульшат Мехаматнакиповна

Дата: 04.10.2016

Номер свидетельства: 347369

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "Тукай безне? й?р?кл?рд? "
    ["seo_title"] => string(24) "tukai-bieznien-ior-kl-rd"
    ["file_id"] => string(6) "120906"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413822746"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Презентация по теме "Габдулла Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "priezientatsiia-po-tiemie-gabdulla-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "235924"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1443887681"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(57) "Габдулла Тукай и?атында музыка "
    ["seo_title"] => string(32) "gabdulla-tukai-izh-atynda-muzyka"
    ["file_id"] => string(6) "231428"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1442498304"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "konspiekt-mieropriiatiia-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "106239"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402986027"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Салих С?йд?шев – татар халкыны? б?ек улы."
    ["seo_title"] => string(36) "salikhsidshievtatarkhalkynynboiekuly"
    ["file_id"] => string(6) "290712"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1455014578"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства