kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Габдулла Тукай и?атында музыка

Нажмите, чтобы узнать подробности

??р халыкны?, ??р милл?тне? й?зек кашы булырдай г?з?л ш?хесл?ре, олы талантлары, б?тен кешелек д?ньясы тарихында эз калдырган затлары була. Б?ек шагыйребез Габдулла Тукай ?н? шундый олы ш?хесл?рне? берсе.Тукайны зурлау, аны? б?еклеген буыннардан – буыннарга ?иткереп бару – безне? изге бурычыбыз. Тукай и?аты – ?д?биятыбызны? соклангыч х?зин?се. 27 яшенд? ул татар д?ньясына гына т?гел, б?тен т?рки д?ньяга хезм?т ит?рлек бай и?ат (9 поэма, 400г? якын шигырь, баллада, ?ыр, б?ет, м?н???т, 350д?н артык ч?чм?, проза ?с?рл?ре: хик?ял?р, ист?лекл?р, м?кал?л?р, рецензиял?р, репортажлар, фельетоннар, м?с?лл?р, ?киятл?р) калдырып, якты д?ньядан китеп бара. Аны? и?ади эшч?нлеге тулы бер гасырны? ?д?бият д?ньясы ??елл?ре ?чен юл к?рс?т?че маяк булып янып тора.

?г?р халкыбызны? б?ек шагыйре Г.Тукайны? тормыш юлына к?з салсак, аны? бик кечкен?д?н ?к ?ырга, мо?га тартылуын ??м алардан к??елен? юаныч алуын к?р?без.Ул ист?лекл?ренд? алты яшенн?н ?к халык ?ырларын башкаруын ?йт?, дини китаплар “Б?д?вам”, “Кисекбаш”, “М?х?мм?дия”л?рне яратып укуы турында язып калдыра.

Тукай кечкен?д?н ?к ?зе ишетк?н, ты?лаган халык ?ырларын язу д?фт?рен? терк?п барган. Вафатына к?п еллар узгач, аны? кулъязмаларын табалар. ?леге д?фт?рд? аны? 28 халык ?ыры терк?лг?н була. Алар арасында халкыбызны? бик сир?к очрый торган ?ырлары булуы зур ???миятк? ия. ?ле алай гына т?гел, Тукайны? халык ?ырларын ?ыеп, ?йр?неп кен? калмыйча, оста башкаручы да булганы билгеле. Без аны? бу с?л?те турында  “Халык ?д?бияты” исемле гыйльми хезм?тенн?н укып бел?без: ”Мин кечкен?д?н ?к ?ырчы идем. Кайда ишетс?м д?, ?ырлау тавышын салкын кан бел?н ты?лый алмый идем. М?др?с?д? х?лф?л?р, кече атна кичл?рд?, бер кадак сим?нк?, ярты кадак чикл?век алып ясаган м??лесл?рд? д? мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан к?йл?рне ?ырлар бир? идем, шул ?ырлавым б?раб?рен? х?лф?л?рд?н бер?р уч сим?нк сим?нк? ??дия кыйлына иде. Мин кулымдагы сим?нк?не бетк?нче яргач, тагын ?ырлый идем. М?др?с?д?к мине ?ырчы дил?р иде”.

Г.Тукай халык ?ырларын к??еле тулган, кайгылы мизгелл?рд? ?ырлаган, ? андый мизгелл?р ятим баланы? тормышында к?п булган шул:

“ ?илбер – ?илбер й?рг?н чакта,

                          ?ил ачадыр куенымны;

                          К??елсез чакта ?ырласа?,

                          ?ыр ачадыр к??елне”, -

дип ?зе д? язып куя. ?ырларны? шагыйрь ?чен к??ел юанычы булганлыгын т?б?нд?ге шигырь юлларыннан да а?лыйбыз:

“ Валла?и, ?андай к?р?м мин

                                     искел?рне? ?ырларын,

                          К?кр?гемд? саклыйм, ?йтерсе?,

                                             р?с?лне? тырнагын”.

Татар профессиональ музыка с?нгате барлыкка кил?енд?, балет жанры тууында Тукай  и?атыны? роле гаять зур. Тукай булмаса, С.С?йд?шев, Ф.Яруллиннар булыр идеме ик?н? М?ш??р композитор Ф.Яруллинны? “Ш?р?ле” балетын гына алыйк ?ле, к?пме Европа илл?рене? с?хн?л?ренд? шаулап барды, татар музыкасын д?нья аренасына алып чыкты. ? бит аны? нигезенд? Тукай таланты, ул тудырган шигъриобразларята. ? аны? шигырьл?рен? к?пме халык ?ырлары (“Туган тел”, “Т?фтил??”, ?.б.), композиторлар ?с?рл?ре и?ат ителг?н!

Г.Тукай Казанда  “Ш?рык клуб”ы  ачылуны?  беренче к?ненн?н алып, анда ?тк?рел? торган ?д?би кич?л?рд?, концертларда ?зе д? еш кына катнаша.?леге клубта татар халык ?ырларын яхшы белг?н, к?ренекле музыкант А.Эйхенвальд бел?н танышып, Тукай музыка ?лк?сенд?ге проблемалар турында фикер алыша.Тукайны? татар халык  музыкаль фольклорын бик тир?нтен а?лавы, халык ?ырларыны? нечк?лекл?рен профессиональ телд? а?латуы ??м халык мо?нарын бозып башкаручыларга ?зене? ризасызлыгын белдереп, “милли музыкада ?зенч?лекне саклап калу”  кир?клеген  ?йт?е  Эйхенвальдны шаккатыра. Ул Тукайны?  милли музыкага, ?ыр с?нгатен?  булган карашына соклана.

Шулай итеп, б?ек шагыйребезне? тормыш ??м и?ат юлына к?з салсак, бик яшьт?н алып гомерене? со?гы к?нен? кад?р а?а ?ыр, милли мо?нарыбыз юлдаш булганын к?р?без.

“?ырлый – ?ырлый ?л?рмен мин ?лг?нд? д?,

Д?шми калмам Газраилне к?рг?нд? д?;

“Без кит?рбез, сез каласыз”, - 

                          дип ?ырлармын,

??с?демне туфрак берл? к?мг?нд? д?”.

Без – б?хетле милл?т балалары, ч?нки безне? Тукаебыз бар. ? Тукайлы булу – зур булу ул, мо?лы – ?ырлы булу ул, туган телле, татар телле булу ул! 

Котлы булсын Тукай б?йр?ме!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай и?атында музыка »

Шагыйрь тормышында милли музыканың роле

Мавлеев А.И.

Менделеев шәһәре №4 урта белем бирү мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы


Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.Тукайны зурлау, аның бөеклеген буыннардан – буыннарга җиткереп бару – безнең изге бурычыбыз. Тукай иҗаты – әдәбиятыбызның соклангыч хәзинәсе. 27 яшендә ул татар дөньясына гына түгел, бөтен төрки дөньяга хезмәт итәрлек бай иҗат (9 поэма, 400гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350дән артык чәчмә, проза әсәрләре: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортажлар, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр) калдырып, якты дөньядан китеп бара. Аның иҗади эшчәнлеге тулы бер гасырның әдәбият дөньясы әһелләре өчен юл күрсәтүче маяк булып янып тора.

Әгәр халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына күз салсак, аның бик кечкенәдән үк җырга, моңга тартылуын һәм алардан күңеленә юаныч алуын күрәбез.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә, дини китаплар “Бәдәвам”, “Кисекбаш”, “Мөхәммәдия”ләрне яратып укуы турында язып калдыра.

Тукай кечкенәдән үк үзе ишеткән, тыңлаган халык җырларын язу дәфтәренә теркәп барган. Вафатына күп еллар узгач, аның кулъязмаларын табалар. Әлеге дәфтәрдә аның 28 халык җыры теркәлгән була. Алар арасында халкыбызның бик сирәк очрый торган җырлары булуы зур әһәмияткә ия. Әле алай гына түгел, Тукайның халык җырларын җыеп, өйрәнеп кенә калмыйча, оста башкаручы да булганы билгеле. Без аның бу сәләте турында “Халык әдәбияты” исемле гыйльми хезмәтеннән укып беләбез: ”Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлар бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнк симәнкә һәдия кыйлына иде. Мин кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде”.

Г.Тукай халык җырларын күңеле тулган, кайгылы мизгелләрдә җырлаган, ә андый мизгелләр ятим баланың тормышында күп булган шул:

Җилбер – җилбер йөргән чакта,

Җил ачадыр куенымны;

Күңелсез чакта җырласаң,

Җыр ачадыр күңелне”, -

дип үзе дә язып куя. Җырларның шагыйрь өчен күңел юанычы булганлыгын түбәндәге шигырь юлларыннан да аңлыйбыз:

Валлаһи, җандай күрәм мин

искеләрнең җырларын,

Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең,

рәсүлнең тырнагын”.

Татар профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүендә, балет жанры тууында Тукай иҗатының роле гаять зур. Тукай булмаса, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллиннар булыр идеме икән? Мәшһүр композитор Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетын гына алыйк әле, күпме Европа илләренең сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Ә бит аның нигезендә Тукай таланты, ул тудырган шигъри образлар ята. Ә аның шигырьләренә күпме халык җырлары (“Туган тел”, “Тәфтиләү”, һ.б.), композиторлар әсәрләре иҗат ителгән!

Г.Тукай Казанда “Шәрык клуб”ы ачылуның беренче көненнән алып, анда үткәрелә торган әдәби кичәләрдә, концертларда үзе дә еш кына катнаша.Әлеге клубта татар халык җырларын яхшы белгән, күренекле музыкант А.Эйхенвальд белән танышып, Тукай музыка өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыша.Тукайның татар халык музыкаль фольклорын бик тирәнтен аңлавы, халык җырларының нечкәлекләрен профессиональ телдә аңлатуы һәм халык моңнарын бозып башкаручыларга үзенең ризасызлыгын белдереп, “милли музыкада үзенчәлекне саклап калу” кирәклеген әйтүе Эйхенвальдны шаккатыра. Ул Тукайның милли музыкага, җыр сәнгатенә булган карашына соклана.

Шулай итеп, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлына күз салсак, бик яшьтән алып гомеренең соңгы көненә кадәр аңа җыр, милли моңнарыбыз юлдаш булганын күрәбез.

Җырлый – җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

Без китәрбез, сез каласыз”, -

дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә”.

Без – бәхетле милләт балалары, чөнки безнең Тукаебыз бар. Ә Тукайлы булу – зур булу ул, моңлы – җырлы булу ул, туган телле, татар телле булу ул!

Котлы булсын Тукай бәйрәме!



Файдаланылган әдәбият исемлеге

Тукай Г. Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? / Г.Тукай // Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Т.3. – Б.11 – 13.

Габдулла Тукай. Әсәрләр дүрт томда. – Казан: Тат.кит.нәшр., 4 том,1977, 281б; 177б.

Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1997, 22б.

Тукай турында истәлекләр. Төзүчеләре И.Нуруллин, Р.Якупов. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1986, 66 – 67бб.

Тукай илә халык иҗаты. //Мәдәни җомга, 1997 ел, 18 апрель, 14 бит.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Музыка

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Габдулла Тукай и?атында музыка

Автор: Мавлеева Рахиля Миргазияновна

Дата: 17.09.2015

Номер свидетельства: 231428


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства