kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай"

Нажмите, чтобы узнать подробности

КВНга ?зерлек алдан ук башлана. А. Пушкин ??м Г. Тукай  биографиясен, шигырьл?рен, ?киятл?рен укып чыгалар. ??р команда эмблема ясый, ?з командасына исем сайлый, х?кемдарларга б?л?к ясыйлар.

Зал матур итеп биз?л?. Т?рд? – А. Пушкин ??м Г. Тукай портретлары. Аларны? ?с?рл?рен? ясалган иллюстрациял?р, плакатлар элен?.

                            Кич? барышы

С. С?йд?шевны? “Ш?рекъ биюе” к?е я?гырый.

Алып баручы:

Яшел им?н-ди?гез култыгында;

Алтын чылбыр тора б?йл?неп:

?йр?телг?н м?че й?ри шунда

Чылбыр бел?н к?н-т?н ?йл?неп;

У?га бара м?че,  ?ырлар ?ырлый,

?кият с?йли китеп сул якка. . .

А. С. Пушкин ??м Г. Тукайга багышланган б?йгебезне башлыйбыз. КВНда  2 команда катнаша. Уенга бары тик у?ган,  тапкыр,  зир?к,  т?ск? матур, акыллы укучылар гына килг?н. Х?кемдарлар бел?н танышыйк.

                                 К??елле музыка я?гырый. С?хн?г? командалар чакырыла. С?ламл?? ?чен с?з ??р командага бирел?.

Алып баручы:

Х?зер,  дуслар , к?ч сынашыйк.

Батырлар алга чыксын.

Зир?клеген, тапкырлыгын

Булганлыгын к?рс?т? алсын.

1тур.”Сынатма , капитан!”-дип атала. А.С. Пушкин ??м Г. Тукайны?  тормышы  ??м и?атына багышлана.

1к: А. С. Пушкинны? ?нисене? исеме ничек? (Надежда Осиповна)

2к: Г. Тукайны? ?тисене? исеме ничек? (М?х?мм?тгариф)

1к: А. С. Пушкинны? ?тисене? исеме ничек?(Сергей Львович)

2к: Г. Тукайны?  ?нисене? исеме ничек? (М?мд?д?)

1к: А. С. Пушкин балачагында  нинди телд? ?йб?т с?йл?шк?н? (Француз теленд?)

2к: Г. Тукай балачагында нинди телд? ?йб?т с?йл?шк?н? (татар теленд?)

1к. А. С. Пушкин балачагында кайда с?гатьл?р буе утырган? (китапхан?д?)

2к: Г. Тукай нич? ел яш?г?н? (27 ел яш?г?н)

1к: А. С. Пушкинны?  и? яраткан ел фасылы? (К?з)

2к: Г. Тукай нинди ел фасылында туган? (Яз к?не)

1к: Г. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч авылында)

2к: А. С. Пушкин “Руслан ??м Людмила”поэмасын нич? яшенд? яза?

(18 яшенд?)

1к: Г. Тукай яш?г?н урыннарны санап чыгыгыз. (Кушлавыч, Сасна,?чиле,Кырлай, Казан, Уральск)

2к: “Ул минем берд?нбер дустым. Ми?а аны? бел?н булганда гына к??елсез т?гел.” – дип язган А.С.Пушкин ?зене? дусларына. Кем турында с?з бара?

(Арина Радионовна)

1к: Г.Тукай рус шагыйрьл?ренн?н кемн?рне яратып укый? (Пушкин, Лермонтов, Тютчев )

2к: Пушкинны? яраткан язучылары кемн?р? (Гомер, Руссо, Крылов, Державин)

1к: Г. Тукайны? гимн урынына кулланылган шигыре? (“Туган тел”)

2к: Лицейда имтиханнар бирг?нд?, Пушкин ?зене? “Царское село ист?лекл?ре” диг?н шигырен укый. Шигырь соклану тудырган.Мен? Державинны кем алаштырыр! – дип кем кычкырган?

Алып баручы: ??р кешене? д? ?анында шигърият ята дил?р. Шигърият – ул матурлык, чисталык, ??м м?х?бб?т диг?н с?з! Кеше гомере буе ?н? шуларга тугрылыклы булыпяш?рг? тиештер. ? без ?зебезне? Тукайны бик яраткан кебек, Пушкинны да х?рм?т ит?без, шигырьл?рен к??елл?рд? й?рт?без.

2 тур. ШИГЫРЬНЕ? ИСЕМЕН ?ЙТ!

1к:

Р?ш?тк?м, дымлы т?рм?д? мин,

Тоткын ?ск?н яшь бер карчыга.

Мо?лы дустым ?илпеп канатларын,

Канлы ?имен чукый каршымда. ( А. Пушкин “Тоткын” – “Узник”)

2к.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда!

Уйныймын , очамын.

Якты к?н булганда

Ирк?ли ??м с?я

Кояшны? яктысы.

Аш буладыр  ми?а

Ч?ч?кл?р хуш исе.

(Г. Тукай “Бала бел?н к?б?л?к”)

1к:

-Ник газаплыйсы? болай син, мин ?ле бик кечкен?;

Мин туганга тик ике айлап булыр й? ?ч кен?.

Юк, кир?кми, мин ?йр?нмим, минем уйныйсым кил?;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым кил?.

(Г. Тукай “Кызыклы ш?керт”)

2к.

Дустым минем авыр елларымны?,

К?г?рченем, х?лсез серд?шем,

Тынлыгында нарат урманыны?

К?пт?н мине ялгыз к?т?се?. ( А. Пушкин “Няняга” – “Няне”)

1к:

Кышкы ямьсез  юл буйлап

Тройка алга омтыла,

Бертуктаусыз кы?гырау чы?лап,

К??елне талчыктыра. ( А. Пушкин “Кышкы юл” – “Зимняя дорога”)

2к:

Безне? Гали бигр?к тату к??? бел?н,

Мен? к???  карап тора т?р?з?д?н

Гали аны чир?м бел?н кунак ит?.

К??? р?хм?т укый-сакалын селкет?.

(Г. Тукай “Гала бел?н к???”)

Алып баручы: ?кият ул – мог?иза.  ??р халык ?з хыялын, ?з ?метен ?киятк? салган. ?киятне сабыйлар да, олылар да ярата.  А.С.Пушкин 6 ?кият язган. ?киятл?рне? исемн?рен ?йтеп чыгыгыз.

  • “Поп ??м аны? ялчысы Балда турында ?кият.”
  • “Салтан патша бел?н аны? данлы, ку?тле улы ба?адир князь  Гвидон Салтанович ??м г?з?л патша кызы Аккош турында ?кият.”
  • “Патшаны? ?лг?н кызы ??м ?иде ба?адир турында ?кият.”
  • “Балыкчы ??м балык турында ?кият.”
  • “Алтын ?т?ч турында ?кият.”
  • “Аю турында”

Габдулла Тукай язган ?киятл?рне? исемн?рен?йтеп чыгыгыз.

  • “Ш?р?ле”
  • “Су анасы”
  • “К??? бел?н  Сарык хик?ясе”
  • “Алтын ?т?ч”
  • “Мияубик?”

3тур.?КИЯТ АРТЫННАН ?КИЯТ.

Бу геройларны? исеме ничек ик?н?

1к:Карт, усал, а?а бик к?п байлык кир?к. Аны? карты бар. Ул аны х?рм?т итми, киресенч?, кимсет?. (Карчык)

2к:Суда яши. Ч?чл?ре озын. Аны? тарагы бар. Су буенда басмада ч?чл?рен тарый. (Су анасы)

1к:Кара урманда яши. Бармаклары озын. Кешел?рне кытыкларга ярата. Борыны к?кре. Ма?гаенда бер м?гезе бар. (Ш?р?ле)

2к:

Акылсыз, башы бар.

А?а ялчы кир?к.

Аш та пешерсен,

Ат та карасын,

Балта остасы да булсын.

Тик акчаны к?п сорамасын. (Поп)

1к:Бу патша яшь бик?г? ?йл?н?, сугышка кит?. Улы туа. Хатынын ??м улын югалта. Гвидон исемле улы данлы, ку?тле була. Бик озак эзли. Со?ыннан кадерле кешел?рен таба.(Салтан)

2к:Кырлай авылында яши. К?чле. Батыр. Эшл?рг? ярата. Тапкыр. (Былтыр)

1к:Ул яшь, с?йкемле. Алсу й?зле. Аны урманда агачка б?йлил?р. ?иде ба?адир бел?н очраша. (Патша кызы)

2к:Йокларга ярата. Т?шенд? тычканнарны, к?сел?рне к?р?. С?т ярата.

(Песи)

1к:Ир  бел?н хатын аларны ?йл?ренн?н куа. Кырда юл ?стенд? б?ре башын табалар. (К???, Сарык)

2к. Ап-ак й?зле, зифа буйлы, акыллы, кара ч?чле. Тик т?к?ббер, ?зс?зле, бик т? к?нче. Ул к?згег? еш карарга ярата. (Патшабик?)

4тур.?КИЯТ ШУЛАЙ БАШЛАНА.

??рбер ?киятне? башламы була. Алар т?рлеч? башлана. Мин сезг? ?киятне? башламын укыйм, ? сез ?киятне? исемен ?йтегез.

1к:Борын заман бер ир бел?н хатын торган,

Тормышлары шактый гына ф?кыйрь булган;

Асраганнар бер к??? берл? бер сарык, -

Болар булган берсенн?н д? берсе арык.

2к:Саубуллашып бик? бел?н,

С?ф?р чыга патша илд?н.

Т?р?з т?бенд? хатын,

К?теп кала патшасын.

1к:З??г?р ди?гезне? н?къ   кырыенда.

Карт бел?н карчык яши булганнар;

Искереп бетк?н бер землянкада

Н?къ  33 ел берг? торганнар.

2к:??й к?не . Эссе ?авада мин суда койнам, й?з?м,

Ч?чр?т?м , уйныйм, чумам, башым бел?н суны с?з?м.

Шул р?вешч? бер с?гать ярым кад?рле уйнагач,

Инде шаять бер с?гатьсез  тирл?м?мем дип уйлагач.

1к:Еракта т?гел, якында,

?иде ди?гез артында

Додон патша торган, ди

Яман з???р булган, ди.

2к:Н?къКазан артында бардыр бер авыл-

                                  Кырлай , дил?р;

?ырлаганда к?й ?чен “тавыклары ?ырлый” , дил?р.

1к.

Ал аякларга башын куйган да йоклый,

Т?шт? д? тычкан, к?се халкы бел?н ул эш к?р?.

2к:?ч кыз т?р?з т?бенд?

Кичен ?еп эрл?г?нд?:

“Булсам мин бер патшабик?,”-

Дип берсе с?з башлап кит?

5тур. Серле предмет.

Кайбер ?киятл?рд?, ?кият геройлары бер?р тылсымлы ?йбер?чен к?р?ш?л?р, авыр м?сь?л?л?р чиш?л?р. Х?зер сезг? д? м?сь?л? чиш?рг? туры килер. Бу з??г?р тартмада предмет. Тартмадагы ?йбер А.С.Пушкин ?киятенн?н алынган. Сез ми?а сораулар бирегез,? мин сезг? “?йе”, “Юк”дип кен??йт?ч?кмен.

(к?зге, алма)

6тур.?КИЯТ ГЕРОЙЛАРЫНЫ? ПАРАДЫ.

Геройларны танырсыз мик?н?

Музыка я?гырый. С?хн?г? ?кият геройлары чыга. Укучылар ?кият геройларыны? с?зл?рен  ?йт?л?р, командалар аларны танып исемн?рен атыйлар.

  1. – Шулай да кыз с?йкемлер?к

Алсурак ??м ак й?злер?к (к?зге)

  1. – Кара монда, Хатын!-

?зе? яхшы бел?се? бит печ?н хакын,-

Китсен безд?н чыгып К??? бел?н Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык. (ир)

  1. – ?ай, балалар!

Тозакка килеп капканнар,

Лачын кошларым минем!

Килде,а?! ???л к?нем! (патша)

  1. – Кайда минем алтын тарак? Бир! (Су анасы)      
  1. – Тукта, ?би,

Син к?т мине ?з ген?...

Этне тыярмын ?зем.

??м садака бераз гына

Алып чыгармын мин си?а.(кыз)

  1. – И ?егет, ?ич юк ик?ндер м?рх?м?т хиссе? сине?,

?йтче, зин?ар, м?рх?м?тсез! Кем син? Исме? кем сине?? (Ш?р?ле)

7. –Ис?нме! Кыз матуры,

Бул, ?йд?, патша хатыны

??м сентябрьахрына

Тап бер ба?адир ми?а. (Солтан патша)

7тур.Ш?Р?ЛЕ СОРАУЛАРЫ.

1. К??? бел?н Сарык юл ?стенд? н?рс? табалар?

А. аю башы. Б. т?лке башы. В. буре башы.

2. Мияубик? т?шт? н?рс? к?р??

А. тычкан. Б. балык. В. с?т.

3. Авыл малае Су анасыны? н?рс?сен урлый?

А. тазын. Б. тарагын. В. туфлиен.

4. Яшь егет кайсы авылда яши?

А. Катмыш. Б. Кырлай. В. Кыерлы.

5. Ш?р?ле б?р?н? ярыгына  н?рс?сен кыстыра?

А. бармагын. Б. аягын. В. башын.

6. Ир бел?н хатын н?рс?л?р асраганнар?

А. Сарык бел?н К???. Б. Сарык бел?н Эт. В. К??? бел?н Сыер.

8тур. Галим м?чене? сораулары.А.С.Пушкинны? ?кият геройларыннан и? акыллы, и? белемле, и? тапкыр галим м?че. К?пме ул ?киятл?р, ?ырлар бел?! ? сезг? ул бернич? сорау ?зерл?г?н.

  1. Поп бел?н Балда кайда очрашканнар?
  2. ; Б) базарда В) кырда
  3. ?иде ба?адирны? этл?рене? кушаматы?

А) Соколко; Б) Шарик; В)Жучка

  1. Король Елисейг? яраткан бик?се кайда ик?нен н?рс? ?йт??

А) ?ил; Б) ай; В) елга

  1. Падишахны? ?лг?н кызы кайда йоклый?

А) кыя; Б) кыр; В)тау

  1. Патша кызыны? матурлыгына кем к?нн?ш??

А) ?ги анасы; Б) нянясы; В) апасы

  1. Яшь  бик? улы Гвидон бел?н ди?гезд? н?рс?д? й?з?л?р?

А) чил?кт?; Б) мичк?д?; В) к?йм?д?

Х?КЕМДАРЛАР ?И??ЧЕ КОМАНДАНЫ БИЛГЕЛИ.

 

 

 

 

 

 

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай" »

Тема:А. С. Пушкин һәм Г. Тукайга багышланган КВН.


КВНга әзерлек алдан ук башлана. А. Пушкин һәм Г. Тукай биографиясен, шигырьләрен, әкиятләрен укып чыгалар. Һәр команда эмблема ясый, үз командасына исем сайлый, хөкемдарларга бүләк ясыйлар.

Зал матур итеп бизәлә. Түрдә – А. Пушкин һәм Г. Тукай портретлары. Аларның әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр, плакатлар эленә.

Кичә барышы

С. Сәйдәшевның “Шәрекъ биюе” көе яңгырый.

Алып баручы:

Яшел имән-диңгез култыгында;

Алтын чылбыр тора бәйләнеп:

Өйрәтелгән мәче йөри шунда

Чылбыр белән көн-төн әйләнеп;

Уңга бара мәче, җырлар җырлый,

Әкият сөйли китеп сул якка. . .


А. С. Пушкин һәм Г. Тукайга багышланган бәйгебезне башлыйбыз. КВНда 2 команда катнаша. Уенга бары тик уңган, тапкыр, зирәк, төскә матур, акыллы укучылар гына килгән. Хөкемдарлар белән танышыйк.

Күңелле музыка яңгырый. Сәхнәгә командалар чакырыла. Сәламләү өчен сүз һәр командага бирелә.


Алып баручы:

Хәзер, дуслар , көч сынашыйк.

Батырлар алга чыксын.

Зирәклеген, тапкырлыгын

Булганлыгын күрсәтә алсын.


1тур.”Сынатма , капитан!”-дип атала. А.С. Пушкин һәм Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышлана.


1к: А. С. Пушкинның әнисенең исеме ничек? (Надежда Осиповна)

2к: Г. Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)

1к: А. С. Пушкинның әтисенең исеме ничек?(Сергей Львович)

2к: Г. Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)

1к: А. С. Пушкин балачагында нинди телдә әйбәт сөйләшкән? (Француз телендә)

2к: Г. Тукай балачагында нинди телдә әйбәт сөйләшкән? (татар телендә)

1к. А. С. Пушкин балачагында кайда сәгатьләр буе утырган? (китапханәдә)

2к: Г. Тукай ничә ел яшәгән? (27 ел яшәгән)

1к: А. С. Пушкинның иң яраткан ел фасылы? (Көз)

2к: Г. Тукай нинди ел фасылында туган? (Яз көне)

1к: Г. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч авылында)

2к: А. С. Пушкин “Руслан һәм Людмила”поэмасын ничә яшендә яза?

(18 яшендә)

1к: Г. Тукай яшәгән урыннарны санап чыгыгыз. (Кушлавыч, Сасна,Өчиле,Кырлай, Казан, Уральск)

2к: “Ул минем бердәнбер дустым. Миңа аның белән булганда гына күңелсез түгел.” – дип язган А.С.Пушкин үзенең дусларына. Кем турында сүз бара?

(Арина Радионовна)

1к: Г.Тукай рус шагыйрьләреннән кемнәрне яратып укый? (Пушкин, Лермонтов, Тютчев )

2к: Пушкинның яраткан язучылары кемнәр? (Гомер, Руссо, Крылов, Державин)

1к: Г. Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре? (“Туган тел”)

2к: Лицейда имтиханнар биргәндә, Пушкин үзенең “Царское село истәлекләре” дигән шигырен укый. Шигырь соклану тудырган.

  • Менә Державинны кем алаштырыр! – дип кем кычкырган?



Алып баручы: Һәр кешенең дә җанында шигърият ята диләр. Шигърият – ул матурлык, чисталык, һәм мәхәббәт дигән сүз! Кеше гомере буе әнә шуларга тугрылыклы булыпяшәргә тиештер. Ә без үзебезнең Тукайны бик яраткан кебек, Пушкинны да хөрмәт итәбез, шигырьләрен күңелләрдә йөртәбез.


2 тур. ШИГЫРЬНЕҢ ИСЕМЕН ӘЙТ!

1к:

Рәшәткәм, дымлы төрмәдә мин,

Тоткын үскән яшь бер карчыга.

Моңлы дустым җилпеп канатларын,

Канлы җимен чукый каршымда. ( А. Пушкин “Тоткын” – “Узник”)


2к.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда!

Уйныймын , очамын.

Якты көн булганда

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Г. Тукай “Бала белән күбәләк”)

1к:

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

(Г. Тукай “Кызыклы шәкерт”)

2к.

Дустым минем авыр елларымның,

Күгәрченем, хәлсез сердәшем,

Тынлыгында нарат урманының

Күптән мине ялгыз көтәсең. ( А. Пушкин “Няняга” – “Няне”)



1к:

Кышкы ямьсез юл буйлап

Тройка алга омтыла,

Бертуктаусыз кыңгырау чыңлап,

Күңелне талчыктыра. ( А. Пушкин “Кышкы юл” – “Зимняя дорога”)

2к:

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый-сакалын селкетә.

(Г. Тукай “Гала белән кәҗә”)

Алып баручы: Әкият ул – могҗиза. Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкияткә салган. Әкиятне сабыйлар да, олылар да ярата. А.С.Пушкин 6 әкият язган. Әкиятләрнең исемнәрен әйтеп чыгыгыз.

  • “Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият.”

  • “Салтан патша белән аның данлы, куәтле улы баһадир князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият.”

  • “Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында әкият.”

  • “Балыкчы һәм балык турында әкият.”

  • “Алтын әтәч турында әкият.”

  • “Аю турында”



Габдулла Тукай язган әкиятләрнең исемнәрен әйтеп чыгыгыз.



  • “Шүрәле”

  • “Су анасы”

  • “Кәҗә белән Сарык хикәясе”

  • “Алтын әтәч”

  • “Мияубикә”

3тур.ӘКИЯТ АРТЫННАН ӘКИЯТ.


Бу геройларның исеме ничек икән?


1к:Карт, усал, аңа бик күп байлык кирәк. Аның карты бар. Ул аны хөрмәт итми, киресенчә, кимсетә. (Карчык)

2к:Суда яши. Чәчләре озын. Аның тарагы бар. Су буенда басмада чәчләрен тарый. (Су анасы)

1к:Кара урманда яши. Бармаклары озын. Кешеләрне кытыкларга ярата. Борыны кәкре. Маңгаенда бер мөгезе бар. (Шүрәле)



2к:

Акылсыз, башы бар.

Аңа ялчы кирәк.

Аш та пешерсен,

Ат та карасын,

Балта остасы да булсын.

Тик акчаны күп сорамасын. (Поп)

1к:Бу патша яшь бикәгә өйләнә, сугышка китә. Улы туа. Хатынын һәм улын югалта. Гвидон исемле улы данлы, куәтле була. Бик озак эзли. Соңыннан кадерле кешеләрен таба.(Салтан)

2к:Кырлай авылында яши. Көчле. Батыр. Эшләргә ярата. Тапкыр. (Былтыр)

1к:Ул яшь, сөйкемле. Алсу йөзле. Аны урманда агачка бәйлиләр. Җиде баһадир белән очраша. (Патша кызы)

2к:Йокларга ярата. Төшендә тычканнарны, күселәрне күрә. Сөт ярата.

(Песи)

1к:Ир белән хатын аларны өйләреннән куа. Кырда юл өстендә бүре башын табалар. (Кәҗә, Сарык)

2к. Ап-ак йөзле, зифа буйлы, акыллы, кара чәчле. Тик тәкәббер, үзсүзле, бик тә көнче. Ул көзгегә еш карарга ярата. (Патшабикә)


4тур.ӘКИЯТ ШУЛАЙ БАШЛАНА.

Һәрбер әкиятнең башламы була. Алар төрлечә башлана. Мин сезгә әкиятнең башламын укыйм, ә сез әкиятнең исемен әйтегез.

1к:Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык, -

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

2к:Саубуллашып бикә белән,

Сәфәр чыга патша илдән.

Тәрәз төбендә хатын,

Көтеп кала патшасын.

1к:Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда.

Карт белән карчык яши булганнар;

Искереп беткән бер землянкада

Нәкъ 33 ел бергә торганнар.

2к:Җәй көне . Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм,

Чәчрәтәм , уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәмем дип уйлагач.

1к:Еракта түгел, якында,

Җиде диңгез артында

Додон патша торган, ди

Яман зәһәр булган, ди.

2к:НәкъКазан артында бардыр бер авыл-

Кырлай , диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлый” , диләр.

1к.

Ал аякларга башын куйган да йоклый,

Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә.

2к:Өч кыз тәрәз төбендә

Кичен җеп эрләгәндә:

“Булсам мин бер патшабикә,”-

Дип берсе сүз башлап китә


5тур. Серле предмет.

Кайбер әкиятләрдә, әкият геройлары берәр тылсымлы әйберөчен көрәшәләр, авыр мәсьәләләр чишәләр. Хәзер сезгә дә мәсьәлә чишәргә туры килер. Бу зәңгәр тартмада предмет. Тартмадагы әйбер А.С.Пушкин әкиятеннән алынган. Сез миңа сораулар бирегез,ә мин сезгә “Әйе”, “Юк”дип кенәәйтәчәкмен.

(көзге, алма)

6тур.ӘКИЯТ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ПАРАДЫ.

Геройларны танырсыз микән?

Музыка яңгырый. Сәхнәгә әкият геройлары чыга. Укучылар әкият геройларының сүзләрен әйтәләр, командалар аларны танып исемнәрен атыйлар.

  1. – Шулай да кыз сөйкемлерәк

Алсурак һәм ак йөзлерәк (көзге)

  1. – Кара монда, Хатын!-

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,-

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык. (ир)

  1. – Һай, балалар!

Тозакка килеп капканнар,

Лачын кошларым минем!

Килде,аһ! Әҗәл көнем! (патша)

  1. – Кайда минем алтын тарак? Бир! (Су анасы)

  1. – Тукта, әби,

Син көт мине әз генә...

Этне тыярмын үзем.

Һәм садака бераз гына

Алып чыгармын мин сиңа.(кыз)

  1. – И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? (Шүрәле)

7. –Исәнме! Кыз матуры,

Бул, әйдә, патша хатыны

Һәм сентябрь ахрына

Тап бер баһадир миңа. (Солтан патша)



7тур.ШҮРӘЛЕ СОРАУЛАРЫ.

1. Кәҗә белән Сарык юл өстендә нәрсә табалар?

А. аю башы. Б. төлке башы. В. буре башы.


2. Мияубикә төштә нәрсә күрә?

А. тычкан. Б. балык. В. сөт.


3. Авыл малае Су анасының нәрсәсен урлый?

А. тазын. Б. тарагын. В. туфлиен.


4. Яшь егет кайсы авылда яши?

А. Катмыш. Б. Кырлай. В. Кыерлы.


5. Шүрәле бүрәнә ярыгына нәрсәсен кыстыра?

А. бармагын. Б. аягын. В. башын.


6. Ир белән хатын нәрсәләр асраганнар?

А. Сарык белән Кәҗә. Б. Сарык белән Эт. В. Кәҗә белән Сыер.


8тур. Галим мәченең сораулары.А.С.Пушкинның әкият геройларыннан иң акыллы, иң белемле, иң тапкыр галим мәче. Күпме ул әкиятләр, җырлар белә! Ә сезгә ул берничә сорау әзерләгән.

  1. Поп белән Балда кайда очрашканнар?

А)урманда; Б) базарда В) кырда

  1. Җиде баһадирның этләренең кушаматы?

А) Соколко; Б) Шарик; В)Жучка

  1. Король Елисейгә яраткан бикәсе кайда икәнен нәрсә әйтә?

А) җил; Б) ай; В) елга

  1. Падишахның үлгән кызы кайда йоклый?

А) кыя; Б) кыр; В)тау

  1. Патша кызының матурлыгына кем көннәшә?

А) үги анасы; Б) нянясы; В) апасы

  1. Яшь бикә улы Гвидон белән диңгездә нәрсәдә йөзәләр?

А) чиләктә; Б) мичкәдә; В) көймәдә


ХӨКЕМДАРЛАР ҖИҢҮЧЕ КОМАНДАНЫ БИЛГЕЛИ.

















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай"

Автор: Ахтямова Гузалия Гильмутдиновна

Дата: 17.06.2014

Номер свидетельства: 106239


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства