kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Лебеди из разных материалов своими руками.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эшк?ртм?не? планы.

I. Оештыру ?леше.

II. Белемн?рне актуальл?штер?.

     1.Яз ??м кошлар турында ??г?м?.

     2.Кышлаучы ??м к?чм? кошлар турында белемн?рен ныгыту.

III. Я?а белем ??м к?некм?л?р бир?.

     1.”Кайсы кош артык” уены.

     2. Аккошлар турында м?гълумат бир?.

     3. Технологик карта буенча эшл?н?ч?к эшк? анализ ясау.

     4. Куркынычсызлык кагыйд?л?рен иск? т?шер?.

     5. М?ст?кыйль эшл??.

IV. Д?реск? йомгак ясау.

     1. Эшл?рне анализлау.

     2. ”З??г?р к?л” шигырен с?йл?т?.

     3. Кошлар к?не турында иск? т?шер?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Лебеди из разных материалов своими руками. »

Тема: “Аккошлар күлдә” – төрле материалдан аккош ясау.

Максат : Төрле материалдан аккош эшләргә өйрәтү.

Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш турындагы белемнәрне

ныгыту, укучыларның иҗатларын, күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын

мөстәкыйльлекләрен үстерү.

Табигатькә сакчыл караш, матурлыкка омтылыш, чисталык, хезмәт

сөючәнлек, пөхтәлек, бер-берсенә карата ярдәмчеллек тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле материаллардан ясалган аккошлар, аккош, камыш, күл

өлгеләре, кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре,

технологик карта.

Материал: пенопласт, кош мамыклары, ПВА җилеме, кул сөрткечләр,

төсле картоннар, краска.

Эш кораллары: кайчы, пумала.

Дәрес планы

I. Оештыру өлеше.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Яз һәм кошлар турында әңгәмә.

2.Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен ныгыту.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1.”Кайсы кош артык” уены.

2. Аккошлар турында мәгълумат бирү.

3. Технологик карта буенча эшләнәчәк эшкә анализ ясау.

4. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

5. Мөстәкыйль эшләү.

IV. Дәрескә йомгак ясау.

1. Эшләрне анализлау.

2. ”Зәңгәр күл” шигырен сөйләтү.

3. Кошлар көне турында искә төшерү.





Дәрес барышы.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезне сәламләп алыйк әле.

Хәерле көн, уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле көн, кунаклар!

- Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?

- Яз көне нинди үзгәрешләр була? (1 нче слайд)

- Ни өчен кошлар безнең дусларыбыз?

- Ни өчен алар җылы якка китәләр? Ул кошлар ничек аталалар? (2 нче слайд)

- Безнең якларда калучы кошлар ничек аталалар? (3 нче слайд)

- Хәзер “Нинди кош артык? Уены уйнап алыйк әле (4 нче слайд)

- Кайсы кош артык дип уйлыйсыз? Ни өчен? (5 нче слайд)

- Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык, горурлык һәм нәфислек символы булып тора. Ул – бакча һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Әлеге мәһабәт кош суда җиңел һәм тавышсыз йөзә. Аккош узган урында су яктырып, перламутр төсенә кереп кала. Аның судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра.

Аккош, яз көне җылы яклардан кайткач, оясын кеше керә алмаслык аулак күлләрдәге куе камышлар арасына ясый. Ул искиткеч сизгер һәм сак кош.

Аккош сайрамый торган кош. Алар кыйгакларга яки ысылдарга гына мөмкин.

Язын күлләрдә

Искиткеч балкыш.

Җылы яклардан

Кайткан бит аккош.

Ул сайрамый да,

Тик йөзә бирә.

Шулчак күңелгә

Нәфислек керә.

Көчле булса да,

Мохтаҗ яклауга.

Их аккошларны

Ничек сакларга?!

-Укучылар, игътибар итегез әле бу кошка. Ул нишләптер моңсу, күңелсез. Бәлки ул иптәшләреннән аерылып калгандыр. Әйдәгез, хәзер без аңа иптәшкә яңа дуслар ясарбыз һәм бу эшне күмәкләшеп башкарырбыз.

- Хәзер бергәләп, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик әле (6 нчы слайд).

- Хәзер план картаны карыйбыз (7 нче слайд). Башта шаблон буенча пенопластка аккош төшерәбез, кисәбез, тиешле төсләргә буйыйбыз һәм иң соңыннан каурыйларны ябыштырабыз. Камышларны шаблон буенча сызабыз һәм кисәбез. Ә ни өчен монда өзек-өзек сызыклар бирелгән соң?

- Дөрес. Бу сызыклар бөкләргә кирәклекне аңлата. Әйдәгез, бөтенебез эшкә керешик (укучыларның мөстәкыйль эшләүләре, авырсынган балаларга ярдәм итү).

- Барыбыз да эшләрне төгәлләдеме? Хәзер бөтенебез бергә композиция төзибез. Композиция - эшләнгән әйберләрнең урнаштырылу тәртибе (8 нче слайд).

- Күл кырыена камышларны ябыштырабыз, аккошларны парлап күл уртасына урнаштырабыз. Менә күрдегезме, ничек матур килеп чыкты. Молодцы! Барыгыз да бик тырыштыгыз, чиста, пөхтә эшләдегез.

- Үзебезне күл буенда итеп хис итик.

Исәнме, зәңгәр күл!

Аптырап калдыңмы?

Бу, дип, нинди кунаклар?

Ярыңа утыртырга

Алып килдек куаклар.

Юкса тирә-ягыңда

Агачлар бетеп бара.

Казларың бөтенләйгә

Очып китсә нишләрсең?

Балыклар зәңгәр күлдә

Үлеп бетсә нишләрсең?

- Менә хәзер бу рәсемгә карагыз әле. (9 нчы слайд). Монда Ашыт тыюлыгындагы аккошлар төшерелгән, бар халык аларны күзәтергә тырыша.

- Әйдәгез, укучылар, кошлар турында табышмаклар әйтешеп алыйк әле.

  1. Өе ак,баганасы кызыл,

Суга керә, коры чыга (каз)

  1. Ерактан килгән кунак булса да,

Тәрәз артында гына тора (карлыгач)

  1. Бер иҗеге йорт хайваны,

Ә икенчесе – фигыль,

Үзе безнең як кошы,

Тик бездә узмый кышы (сыерчык)



  1. Көндез йоклый, төнлә оча,

Узгынчыны куркыта (ябалак)

  1. Топ-топ табагач

Табагачта бер агач.

Койрыгы бер колач (саескан)

  1. Урмый, чәчми, ил өстендә көн итә (чыпчык)

- Хәзер сүз җыючы уены уйнап алыйк. Буталган хәрефләрдән кош исемнәре төзик.

- Укучылар, ел саен 1 апрель кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Ләкин кошларны елга бер генә көн саклау дигән сүз түгел бу. Әйдәгез, кошларга игътибарыбызны тагын да арттырыйк, аларның үтенечләренә колак салыйк. Без игътибарлы булсак, кошлар да туган ягыбыз табигатен саклауда зур ярдәм итәр. Бүген дәрестә алган белемнәрегез сезнең күңелләрдә табигатькә, кеше тормышына карата мәрхәмәт, горурлык хисе уятсын. Бер-берегезгә дә кешелекле, ярдәмчел булып үсегез! Дәресебез шуның белән тәмам. Чыгарга мөмкин. Барыгызга да бик зур рәхмәт.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Лебеди из разных материалов своими руками.

Автор: Загидуллина Розалия Ахатовна

Дата: 17.05.2015

Номер свидетельства: 212522

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(203) "Программа  объединения по аппликации «Веселые картинки»  (для детей среднего и старшего дошкольного возраста) "
    ["seo_title"] => string(121) "proghramma-obiedinieniia-po-applikatsii-viesielyie-kartinki-dlia-dietiei-sriedniegho-i-starshiegho-doshkol-nogho-vozrasta"
    ["file_id"] => string(6) "149379"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420174191"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(167) "Конспект занятия по художественно-эстетическому воспитанию детей в дошкольном учреждении"
    ["seo_title"] => string(106) "konspiekt-zaniatiia-po-khudozhiestvienno-estietichieskomu-vospitaniiu-dietiei-v-doshkol-nom-uchriezhdienii"
    ["file_id"] => string(6) "222774"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1436795619"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(43) "«Весна и приметы весны»"
    ["seo_title"] => string(24) "viesna_i_primiety_viesny"
    ["file_id"] => string(6) "396674"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1488300857"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Творческий проект на тему "Моя семья""
    ["seo_title"] => string(42) "tvorchieskii-proiekt-na-tiemu-moia-siem-ia"
    ["file_id"] => string(6) "281655"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1453561372"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(130) "Развлечение с родителями в средней группе" Наши добрые ,старые сказки !""
    ["seo_title"] => string(80) "razvliechieniie-s-roditieliami-v-sriedniei-ghruppie-nashi-dobryie-staryie-skazki"
    ["file_id"] => string(6) "316872"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1460193807"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства