kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Күңелле дәресләр

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларның уйлаган фикерене дөрес итеп формадаштырып әйтеп бирү сыйфатын, фәннәргә иҗади кызыксыну уяту

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«викторина күңелле дәресләр»

 Максат:

-укучыларда укуга карата аңлы караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;

- укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;

укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;

уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын

фәннәргә иҗади кызыксыну уяту;

кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;

коллективта эшләргә өйрәтү.


Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор


































Татар теле, әдәбият

Туган җирем- Татарстан турында сораулар укыла, командалар шул сорауларга җавап бирергә тиеш булалар.


Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел"). Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)

Кама, Волга, Белая. Вятка елгалары татарча ничек атала? (Чулман, Идел, Агыйдел, Нократ)

Татарстанның нефть чыгару үзәге? (Әлмәт)

Татар халыкының милли киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч).

Татар халыкының милли ашларын беләсезме? (Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлы аш, бавырсак)

Республикабызның төп табигый байлыгы? (Нефть)

Татарстанның беренче президенты кем? (М.Шәймиев)

Татарстанның дәүләт телләре? (Рус һәм татар телләре)

Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)

Татарча балалар өчен нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Салават күпере)

Балалар өчен татар телендә чыга торган нинди тапшырулар бар? (Күчтәнәч, Яшьләр тукталышы, Тамчы шоу)

Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)

Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)

Татарстан гербының авторы кем? (Р.Фәхретдинов)

Бер хәрефле сүз? (ю, и, у)

Нәүрүз бәйрәме кайчан була? (21 мартта)

30 нчы август нинди бәйрәм? (Татарстан республикасы көне)

Рус кешесе, ә үзе  танылган татар композиторы.(А. С. Ключарев)

Кем ул Гата Камский?Танылган шахматчы)

Татарларның  легендар шагыйре.(Муса Җәлил)

Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?(Г. Камал, М. Җәлил  һ.б)

“Шүрәле” әкиятенең авторы?(Г. Тукай)

Татар халкының милли бәйрәмнәре.(Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сөмбелә)

Балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен Татарстанда булдырылган әдәби бүләк кем исемен йөртә? Абдулла Алиш исемен йөртә.

Нәрсә ул азан? Мөселманнарны намазга чакыру авазы.

Бу тарихи күлне изге дип саныйлар. Аның турында риваятьләр дә байтак. Ул нинди күл

Рабига күле Кабан күле Аккош күл Кабан күле.

Казанны басып алучылардан саклап һәлак булган кайсы имамның исеме мәңгеләштерелде?

Кол Шәриф 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак була. Казан Кремлендә урнашкан иң зур мәчет Кол Шәриф исемен йөртә.

                       “Мәкальләрне дәвам итегез”

Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

Аз сөйлә,...

Кем эшләми,...

Җиде кат үлчә,...

Егет кешегә 70 төрле,..

Чанаңны җәйдән,...

Тырышкан табар,...

Калган эшкә,...

Эш беткәч,...

Китап белем....

Ни чәчсәң,...

                   

            “Бер кем дә онытылмады,  бер нәрсә дә онытылмады”

1.Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?

(22.06.41)

2.Нинди шагыйрьләребез сугышта катнашкан?

(М. Җәлил. А. Алиш, Ф. Кәрим һ.б)

3.Үзенең үлемсез шигырьләрен Муса Җәлил кайсы төрмәдә иҗат итә?

(Моабит төрмәсендә)

4.Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән легендар шагыйрьләрнең икесен атагыз.(М. Җәлил, А. Алиш)

5.Газинур Гафиятуллин кем ул?

(Дошман дзотон күкрәге белән каплаучы татар батыры)
Бөек Ватан сугышы ничә ел дәвам иткән? 4 ел.1941-1945

Георгий лентасының төсләре нәрсәне аңлата? Кара төс-төтен,кызылсары төс- утны аңлата

Фашистлар Германиясен җиңүебез турында радиодан хәбәр итүче дикторның исем фамилиясе ничек? Левитан Юрий Борисович.

1945 нче елда Җиңү парадын кабул иткән Советлар Союзы маршалының исем фамилиясен атагыз? Г.К.Жуков

1945 нче елда Җиңү парадында атлардан башка катнашкан дүрт аяклы сугышчыларны атагыз? Этләр.

Беренче Җиңү парады кайда үткәрелде ? Мәскәү.Кызыл мәйдан.

Өч елга якын блокадада яшәүче герой шәһәрне атагыз? Ленинградта.

”Яшәү юлы” (Дорога жизни) нәрсә ул.? Яшәү юлы-Ленинград шәһәрен блокада вакытында Зур Җир белән тоташтыручы,Ладога күле аша үтүче магистраль.

Ленинградлылар блокада вакытында өй тәрәзәләрен крест формасында кәгазъ тасмалар белән беркеткәннәр.Ни өчен? Бомбёжка вакытында тәрәзәләр ватылмасын өчен.

Һәйкәл түгел , ләкин сугыш геройларына һәйкәлләр , геройлар каберләре янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга мәңгелек дан символы нәрсә ул? Мәңгелек ут.

 “ Шигъри тукталыш”

Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез.

“И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең теле”

(“Туган тел”)

Әйтсәм әйтим, син белеп  кал:

Чын исемем- Былтыр минем...

(“Шүрәле”)

Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.

(“Кызыклы шәкерт”)

“И сабыйлар ,эшләгез сез,

иң мөкатдәс нәрсә эш”

(Эшкә өндәү”)

” Мин качамын- ул куадыр, ул куадыр, мин качам”

( “Су анасы”)

Чоландагы ак майга,

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.

(“Карак песи”)

Калын урманда,

Гел кичкә каршы.

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы.

-Кәккүк, кәккүк,

Кәккүк, кәккүк.

(“Күке”)

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый.

Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый.

Чын күңел белән карый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.

(Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”)

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,

Дәрт биреп безнең шат күңелгә.

Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр

Бит җиңеп алынган гомергә.

(М. Җәлил “Чәчәкләр” )

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

(М.Җәлил “Имән” )

И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.

(М.Җәлил “Эшкә өндәү”)


Танылган шәхесләребез”


Муса Җәлил

Һәр командага бер­бер артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин,

М.Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)

М.Җәлил ничәнче елда вафат була? (1944 елда. 25 нче августта)

Җәлил ничә көн тоткынлыкта була? (791 көн). Беренче шигыре ничә яшьтә һәм нинди псевдоним астында чыга? (13 яшьтә, “Кечкенә Җәлил”)

Әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942)

М.Җәлилнең кызы кем исемле?(Чулпан)

М.Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? (М.Җәлил музее бар,

һәйкәлләр, поселок исеме, урам исемнәре, опера-балет театры)

Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)

Акланганннан соң М.Җәлилне ничек зурлыйлар? (1956 нчы елны үлгәннән соң

Советлар Союзы Герое исеме бирелә.)

Беренче Моабит дәфтәренә ничә шигырь теркәлгән? (60)

Татарстанга ничә дәфтәре кайтты? (2)

Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (1956 елның 2 февралендә)

“Моабит дәфтәрләре” дигән шигырьләр циклы өчен М.Җәлилгә нинди премия

бирелә? (1957елның 22 апрелендә Ленин премиясе бирелә.)

Тормыш иптәше (Әминә)

Хәзерге вакытта “Моабит дәфтәре” кайда саклана? (1983 нче елдан Казанда

М.Җәлилнең музей-квартирасында саклана.)

М.Җәлил иҗатын беләсезме?

Я сузып кына

Я бик еш кына

Кикрикүк, кикрикүк (“Әтәч”)

Сикереп торды Марат

Күрә- эшләр харап

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап (“Сәгать»)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! (“Җырларым”)

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын. (“Кызыл ромашка”)

Ул якын сердәше

Чишмәне сагына;

Таң кошын юксынып

Чишмә дә зарыга.(“Сандугач һәм Чишмә”)

Чәнечкеле тимерчыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без. (“Кошчык”)

Күрше кызы Сәрвәр базда иде,

Иштеп чыкты бала тавышын.

Кинәт, куркып, сүзсез катып калды,

Үлгән килеш күреп танышын.( “Яшь ана”)

Габдулла Тукай

Г.Тукайның биографиясен беләсеңме?” 
Һәр командага бер­бер артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин,

1.Г.Тукайның туган һәм үлгән көне? (26нчы апрель, 1886ел, 15апрель, 1913ел)
2.Ул кайда туган­районы һәм авылы?(Арча районы, Кушлавыч авылы)
3.Әтисе кем булган?(Мулла)

4.Кечкенә Тукайның исеме.(Апуш)
5.Әтисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(6ай)
6.Әнисе кемгә калдырып кияүгә чыккан?(Шәрифә карчыкка)
7.Әнисе кайсы авылга кияүгә чыккан?(Сасна авылына)
8.Әнисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(3яшь)
9.Әнисе үлгәч ул кемдә һәм кайда яши?(Бабасында, Өчиле авылында)
10.Татар Бистәсендә ул кемнәрдә яши? Исемнәре.(Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә апа)
11.Кырлайда ул кемнәрдә яши? ( Сәгъди абзыйларда)
12.Туганнары кайда яши?(Җаек(Уральск) шәһәре)
13. Җаекта ул нинди мәдәрәсәдә укый?(“Мотыйгия”)
14. Әлмәт шәһәренең Татарстан кинотеатры янында кемгә һәйкәл куелган? (Г.Тукай)
“Тукай әсәрләре” 
1.Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)
2.”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)
3.”Сабыйга” шигырендә "шагыйрәнә ялган ул”дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра? (шүрәле,җен,убыр)
4.Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра” дип эндәшә?(сарыкка)
5.Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе)
6.Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)
7.Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)
8.”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше? (6)
9.Сарыкның туганы кем ?(Кәҗә)
10.Су анасы белән Шүрәле кайда очрашалар?
11.Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)
12.Шүрәленең “ әтисе” (Г.Тукай)
13.Кәҗә кем белән дус?(Гали)
14.Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел") Табышмак аша Тукайны таныйбыз.
1.Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты” дип акыра,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)
2.Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)
3. Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)
4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый ,китә очып ,
Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)
"Шигырьсөючеләр " конкурсы.
Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез. 
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый. 
Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый. 
Чын күңел белән карый ул, кат­кат әйтеп һәр сүзен, 
Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.
( “Эш беткәч уйнарга ярый”) 
И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.
( “Эшкә өндәү”)

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”(Пар ат.)

“Без кайсы әсәрдән.” Экранда картиналар күрсәтелә. Бу картиналар Тукай абыегызның кайсы әсәреннән икәнен белергә кирәк булачак.

Сәхнәләштерү ярышы. . Габдулла Тукайның бер шигырен сәнгатьле 
сөйләргә.
Рәсем җыю ярышы.
Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер.
Сүз ясауда ярышу.
Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау.
Гата, ук, кул, ут, ай, тай, бай, дала, кала, ката һ.б.
“И туган тел” җыры белән бетә.

Биология

  Командалар  билгеләнгән вакыт эчендә “К” хәрефенә башланган кош исемнәре язалар. Кайсы команда күбрәк яза. Мәсәлән : Каз, какаду, карчыга, карга, карабүрек, карлыгач, кызылтүш, көртлек, күгәрчен, күке, күркә, киви, колибри,кондор.

Музыкаль тәнәфес. Һәр команда кошлар турында бер җыр җырлый.

Тапкырлар бәйгесе”.  Табышмаклар әйтү.

Кайсы команда беренче булып җавап бирә , шуларга бер очко куела.

Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын. ( Әтәч)

Үзе озын,

Чабуы кыска. (Торна)

Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә - такылдык. (Үрдәк)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш чакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Төнлә очарга ярата,

Көндез очмый, йокыга ята. (Яркнат)

Үзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый. (Күке)

Ука – ука тыш кына,

Су коена инештә,

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)

Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык)

 “Буталган хат” уку.

1. Сы-ер-чык-тан  без-гә   хә-бәр   кил- гән

2. “Тиз-дән  кай-та-быз,  кө-те гез”, - ди-гән.

Капитаннарга биремнәр (вакытка). Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.

Әйтеп бетер” уены.

а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач

Куактан куакка кунып,сайрый сары..........(сандугач)

б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай.

Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә...........(тургай)

Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар.

Викторина сораулары.

.Нинди кошны “канатлы мәче” дип йөртәләр? (мәче башлы ябалак)

.Кайсы кош барабан кага? (тукран)

.Җылы якларга китүче кошлар көньякта оя  коралармы? (юк)

Песнәкләр кышын нинди файда  китерәләр?

.Кайсы кош ялтыравыклы әйберләр ярата? (саескан)

Нинди кош кышын бала  чыгара? (чукыр)

Нинди кош ауга төнлә чыга? (ярканат)

Нинди кош каен суын эчә? (тукран)

Нинди кошлар безгә кышларга очып кайта? (карабүрекләр, кызылтүшләр)

.Нинди кош агач кәүсәсе буйлап баш өсте йөри белә? (үрмәләч)

.Кошларга нәрсә куркынычрак: ачлык яки салкынмы? (ачлык)   

. Нинди кошлар оя кормыйлар? (Күке)

Тынычлык символын нинди кош сүрәтли? (күгәрчен)


Кем күпме сүз төзер.(группаларга берләшеп сүзләр уйлыйлар, вакыт санаулы)

С а н д у г а ч ” (сан, дуга, чана, чаган, дус, су, дача, суган, дага,саган,агач,ун...)

Сез беләсезме? 

1. Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.

2. Кошларда каурый саны 25 меңгә җитә.

3. Иң озын гомерле кошлар – козгыннар. Алар 100-140 ел яшиләр. Бөркетләр – 80      ел, лачыннар – 100 ел, попугайлар- 140 ел, аккошлар – 170 елга якын яшиләр.

4. Йорт кошлары кыска гомерле. Казлар – 40 ел, күгәрченнәр – 30 ел, сыерчыклар – 20-25 ел яшиләр.

5. Дөньяда иң кечкенә кош – колибри. Авырлыгы 1,6 г , озынлыгы 5,7 сантиметр.


Жәен бәбкә, чебиләргә кайбер кошлар зыян салырга ярата, менә шул вакытта  аларны саклаганда  тылсымлы сүзләр әйтсәгез алар зыян салмаслар.

     5.  Ябалак, ябалак,

           Йөрмә чеби сагалап.

           Чебиемне бирмәм,

            Күземә күренмә, көш, көш! 

 6.  Тилгән, тилгән,                                 

            Бәбкә күрсә тилергән,

            Бер бәбкәне алалмыйча

             Көне буе тилмергән.

             Тилгән, тилгән,

            Агач башын көйдергән,

             Бер канатын каерган,

          Бер канатын кыйдырган,

             Балаларын чагаларын

 

             хәер эстәп туйдырган. 

            Атаң сиңа ни дигән? 

             Бәбкә урлама дигән. 

             Бер күзенә яфрак, 

             Бер күзенә туфрак.

             Көш-көш.

  Командаларга сораулар.

  1 командага:

  1)Бер көндә 100 мең корткычны юк итүче кош  ( тукран)

  2)Төче сулы иң зур күл  (Байкал)

  3)Нинди хайванның колаклары аякларында?  (чикерткә)

  4)Кайсы кош үзенең әнисен белми?  (күке)

  5)Соскыборын бакылдык  (үрдәк)

  6)Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы  (туфрак)

  7)Кем алманы аркасы белән җыя? (керпе)

  8)Нинди агачның кәүсәсе ак  (каен)

  9)Бал корты чаккач нишли?  (үлә)

  10)Үрмәкүчнең ничә аягы бар?  (8)

  11)Нинди кар тизрәк эри: чистасымы яки пычрагымы?  (пычрагы)

  12)Кайсы кош башка кошлар тавышы чыгара ала? (сыерчык)

  13)Нинди җәнлекләрнең балалары чит ана сөте белән туклана?  (куян)

  14) Яз хәбәрчеләре  (кара каргалар)

  15)Сукырлар капшап таный торган үсемлек? (кычыткан)

  16)Иң җитез җәнлек?  (гепард)

  17)Хайваннар турындагы фән  (зоология)

  2 командага:

  1)Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ? (кислород)

  2)99 авырудан шифа  (мәтрүшкә)

  3)Юл буендагы дару үләне  (бака яфрагы)

  4)Тынычлык символы булган кош? (күгәрчен)

  5)Дөньяда иң зур кош?  (тәвә кошы)

  6)Пингвин – кошмы яки юкмы? (кош)

  7)Нинди җиләк кара, кызыл, ак була?  (карлыган)

  8)Безнең урмандагы ерткыч җәнлек? (бүре)

  9)Урманда яшәүче, мәчегә охшаган хайван. (селәүсән)

  10)Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта (мөгезен)

  11)Коңгызның канаты ничә? (4)

  12)Урман аланын зарарлы бөҗәкләрдән нәрсә саклый? (чикерткә)

  13)Иң чиста җәнлек? (бурсык)

  14)Иң озын телле кош (тукран) 15 см.

  15)Жирафның кайсы аяклары озынрак – алгымы яки арткымы? (бертөрле)

  16)Үсемлекләр турындагы фән (ботаника)

  17)Антарктидада поляр төн кайчан була? (кышын)

Ял минуты. “Мәкальләр һәм әйтемнәр” беләсезме?

  1) Ил төкерсә    (күл булыр)

  2) Ялгыз агачны   (җил сындыра)

  3) Сәламәт тәндә  (сәламәт акыл)

  4) Эшләп үлмәссең  (чирләп үләрсең)

  5) Кар күп булса  (иген уңар)

  6) Агач – җимеше белән  (кеше эше белән матур)

  7) Саф һава -  (тәнгә дәва)

  8) Кош – канаты белән,  (кеше дуслары белән көчле)

  9) Ипи, тоз -  (якты йөз)

  10) Аерылганны аю ашар,  (бүленгәнне бүре ашар)

Математика

Викторина сораулары.

.Үсемлек һәм тигезләмәнең нәрсәләре уртак?(тамыр)

 Математик А:А язылышы спортта нәрсә дип атала?(ничья)

 Математик үсемлекләрне атагыз(меңяфрак, йөзяшәр)

 А³ язылышында нинди дәүләтнең исеме яшеренгән( куба)

Элегрәк тәртипсез балаларны жәзага тарту өчен нинди геометрик фигура

кулланганнар? (почмак)

Солдат “кругом!” командасына ничә градуска борыла?(180)

Ике туган суга коенырга киттеләр (чиләкләр)

Кош та түгел, күбәләк тә түгел, ә ике толымны тотып  торалар.(бантик )

4 аяклы, башы ташлар арасында ( ташбака)

.4 колаклы ,ләкин каурыйлары санап бетергесез.(мендәр)

Кем елга 4 тапкыр кием алыштыра?( җир)

Кем бутамый уены”.

1 нче команда : 2 гә бүленә торган сан урынына “әйтмим”сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

2 нче команда : 3 кә бүленә торган сан урынына “Бик дөрес” сүзе әйтеп 1 дән 30 га кадәр санарга:

1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9,10,11, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18, 19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

Башваткычлар

1 нче команда :

1) Батонны өч кисәккә бүлделәр. Ничә җирдән кисәргә кирәк? (2)

2) Груша алмадан авыррак, ә алма персиктан авыррак. Нәрсә авыррак : грушамы, әллә персикмы ? (груша)

3) Өстәлдә өч стакан җиләк тора. Марат 1 стаканын ашаган һәм стаканын өстәлгә куйган. Өстәлдә ничә стакан? (3)

4) 1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә минутта пешә? (4)

5) Бер аягында басып торган тавык 2 кг,ә ике аягында басып торган тавык ничә кг? (2)

6) Һәр ай 30 яки 31 санына бетә,кайсы айда 28 саны бар? (бар айда да)

7) Нинди ай иң кыскасы ? (май)

8) Бер айда биш якшәмбе була аламы? (әйе)

9) Ягы 5 см булган квадратның периметры? (20 см)

10) Кайсы сүз артык: тизлек , вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд? (мәйдан)

2 нче команда :

1) Алсуның 1 бөтен,ике ярты, дүрт чирек алмасы булган, аның ничә алмасы бар ? (3)

2) Бер ярым балык 1сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)

3) 1 кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)

4) Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп алды. Ничә чыпчык калды? (1)

5) Кәрзиндә биш алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүлергә, берсе кәрзиндә калсын. (берсе кәрзине белән ала)

6) Көннәрнең исемендә әйтмичә, санын да әйтмичә, 5 көнне рәттән атарга?

(Өченче көн, кичә, бүген, иртәгә,берсекөндә)

7) 1 кг ит 2 сәгать пешә, ярты кг ит ничә сәгать пешә? (2)

8) Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык)

9) Туннан нәрсә җылырак? (2 тун)

10) Алманың яртысы нәрсәгә ошаган? (икенче яртысына)

«Художниклар ярышы»

Йомык күз белән квадрат;

Аның эченә овал;

Квадратның уң ягына өчпочмак ясарга.

Математика фәненә карата шигырь әзерләргә һәм сәнгатьле итеп укырга.

Лилия бакчага керде, Өч бәбкәсен ияртеп,

Биш кызыл алма күрде Суда йөзә ана каз.

Бишесен өзеп алды , Әй, каңгылдый , кагына

Ботакта ничә калды? Канат очларын юа.

(Җавап : 0) Нидер исенә төшеп ,

Ярга чыга ана каз.

Күлдә калды ничә каз,

Санап бирегез әле?

(Берәү дә калмады)

Табышмаклар:

Үзе шар, үзен беркемдә тәгәрәтә алмый? (Җир шары.)

Кыш буе йоклый, җәй буе эчә. Бу нәрсә?  (Җир.)

Ипи түгел, су түгел, авыр түгел, аз түгел, ансыз яшәү мөмкин түгел.(Кислород.)

Булмаган җир сирәк, үзе һәрвакыт кирәк.(Су.)

“К”дан башлап укысагыз, җир ашларга китә.

“Г”дан башлап укысагыз чәчәк атып үсә. (Көл, гөл.)

Яфракларын чәйгә салалар, җимеше кызыл да, кара да, сары да, беләсезме, балалар? (Карлыган.)

Агач бөгә, кулы юк, йөри торган юлы юк.                                               Ачуланса сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил.)

Саз төбендә сары энҗе.(Ком.)

Үзе шушында, үзе беленми, тышта беленә, күзгә күренми.(Һава.)

Ятса таш, яксаң утын. Ул нәрсә? (Ташкүмер.)

Капитаннарга сораулар

Рус алфавитында ничә сузык аваз?(6)

Карандаш сүзендә ничә иҗек?(3)

Дәрес сүзендә ничә хәреф?(5)

Бер елда ничә ай?(12)

Турыпочмаклыкның ничә ягы бар?(4)

13 санында ничә дистә?(1)

16 санында ничә берәмлек?(16)

7 дистәдән торган сан ничек атала?(70)

Алу гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.(аерма)

40 см. да ничә дм.?(4 дм)


Рус алфавитында ничә хәреф?(33)

Мәктәп сүзендә ничә хәреф?(6)

Буратино сүзендә ничә иҗек?(4)

Атнада ничә көн? (7)

Квадратның ничә ягы бар?(4)

18 санында ничә дистә?(1)

10 дистәдән торган сан ничек атала?(100)

Кушу гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.(Сумма)

2 дм. да ничә см.?(20)

15 санында ничә берәмлек?(15)


Кызыклы сораулар:

Татарстандагы бер күл кыргый дуңгыз исемен йөртә. Ул кайсы күл? (Казандагы Кабан күле.)

Күгәрчен сөте буламы? (Юк.)

Республикабызның нинди шәһәре суда йөзә? (Алабуга.)

Кайсы кошның сөте була? (Пингвин.)

Дөньяда иң зур күл? (Каспий диңгезе 371 мең кв.км)

Каргалар колониясе кайда яши? (Авыл янында.)

Икмәк мичтә генә пешми, ә агачта да үсә. Икмәк агачының кайда үсүен беләсезме? (Һиндстанда.)

Су кайда коры була? (Географик картада.)

Нәрсәнең мыегы аягыннан озынрак? (Таракан.)

3 страус очып бара иде. Аучы аның берсен атып төшерде.ничә страус калды.(очмыйлар)

Нәрсә өстән аска таба үсә?(сакал.)

Ашка сала торган матдә.(тоз.)

Этнең тавыш бирүе.(өрү.)

Компас ни өчен кирәк?(горизонт якларын билгеләр өчен)

 Шәһәр икенче төрле ничек була?(кала)

Су буйларында үсә торган агач.(тал)

һавада хәрәкәт итү аппараты.(очкыч)

Тәгәрмәчле җайланма.(арба)

Тешнең тышкы катламы.(эмаль)

Машинаның кайсы тәгәрмәче тәгәрәми?(запас)

     Өч бертуган кызның берәр ир туганы бар. Бу гаиләдә ничә бала?

Ике малай 40 минут буена шахмат уйный. Һәрберсе ничә минут шахмат уйнаган?

2 кг. тимер авырракмы, әллә 2 кг. мамыкмы?

3 йомырка 6 минутта пешеп чыкса,1йомырка ничә минутта пешеп чыгар?

Өстәлдә җиләк белән тулы 3 стакан тора иде. Кәрим 1 стакан җиләкне ашады һәм стаканны өстәлгә куйды.Ничә стакан калды?

Елга өстендә күгәрчен, чуртан, 2песнәк, 2 тилгән һәм 5 йомран оча. Әйт тизрәк, су өстендә ничә кош оча?

    

Сораулар

. Бер ярым балык 1 сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)

.5 ярым таякның ничә башы бар? (12) .

1 йомырка 4 минут пешә. 5 йо­мырка пешерү өчен ничә минут ва­кыт кирәк? (4)

Бер кешедә 4 аяк, дүртесе дә пар аяк. (өстәл)

Кеше караңгы бүлмәгә керә. Анда керосин лампасы һәм шәм тора. Кеше башта нәрсә кабызган? (шырпы)

Аркасында теле, ул нәрсә әйтсә, кеше шуңа ышана, (үлчәү)

5 амбар, 1 ишек. (перчатка)

Кушуның нәтиҗәсе (сумма)

2 сәг. ничә минут? (120)

Бүлү гамәленең нәтиҗәсе. (өлеш)

1 гасырда ничә ел? (100)

1 млн санының язылышында ничә нуль? (6)

Туры почмак ничә градуска ти­гез? (90)

Алуның нәтиҗәсе, (аерма)

1 сәг ничә минут? (60)

. Тапкырлауның нәтиҗәсе, (тап­кырчыгыш)

1 елда ничә көн? (365 яки 366)

. Иң кечкенә натураль сан. (1)

Млрд та ничә нуль? (9)

. 1 тәүлектә ничә сәгать (24)

Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык)

Ел башындагы 8нче ай. (ав­густ)

. Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп алды. Ничә чыпчык калды? (1)

Бер аягында басып торган та­вык 2 кг, ә ике аягында басып торса күпме авырлыкта була? (2кг)

Нинди ел бары бер көнгә генә сузыла? (яңа ел)

. 2 ат бергә 40 км юл үткән, һәр ат ничә км юл үткән? (40)

. Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый? (боҗраның, түгәрәкнең)

. Көннәр арта, ул кими. (стена календаре)

. Никадәр күбрәк алсаң шул­кадәр күбрәк зурая, (чокыр)

Бүлмәдә 7 лампочка яна иде, 3 сүнде, ничә лампочка калды? (7)

. 5 кеше 5 сәг тә 5 м канау ка­зый. 100 сәг тә 100 м канау казу өчен ничә кеше кирәк? (5)

Юлдан үрдәкләр бара. Икесе берсенең артыннан, икесе берсенең алдыннан, берсе уртада. Ничә үрдәк бара? (3) [

2 көн рәттән яңгыр ява ала­мы? (юк, төн бар)

Цифрлар ярдәмендә нәрсә языла? (саннар)

Кошларны куркытмыйча ни­чек ботакны кисеп алырга? (кошлар очып киткәч)

. Табышмак сүзен ничек укыр­га? (сулдан уңга)

2 ата, 2 ул 3 апельсинны һәрберсенә 1 апельсин тиярлек итеп бүлгәннәр. Бу ничек алай? (ма­лай, әтисе, әтисенең әтисе

5 үрдәк очып бара иде, 1 сен атып төшерделәр. Ничә үрдәк кал­ды? (1)

Геометрик фигураларны өйрәнә торган фән (геометрия)

. Малай уннан унны алып таш­лаган, ун калган. Ничек алай булган? (перчаткаларын салган)











































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Күңелле дәресләр

Автор: Давлетшина Ляйля Вагизовна

Дата: 12.01.2022

Номер свидетельства: 597550

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "Тукай безне? к??елл?рд? "
    ["seo_title"] => string(26) "tukai-bieznien-kun-iell-rd"
    ["file_id"] => string(6) "209236"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1431067807"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(86) "доклад на тему "Дин тарихын укыту ?зенч?лекл?ре" "
    ["seo_title"] => string(52) "doklad-na-tiemu-din-tarikhyn-ukytu-uziench-liekl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "239515"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1444812465"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(55) "рабочая программа для 5класса "
    ["seo_title"] => string(33) "rabochaia-proghramma-dlia-5klassa"
    ["file_id"] => string(6) "119631"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1413474718"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(121) "Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса русская группа "
    ["seo_title"] => string(72) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-3-klassa-russkaia-ghruppa"
    ["file_id"] => string(6) "168168"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1423202770"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(120) "Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта "
    ["seo_title"] => string(72) "sh-galiievnien-izh-atyna-baghyshlanghan-tamasha-suzliek-babai-da-kunakta"
    ["file_id"] => string(6) "133508"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416511964"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства