- Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдулла туып биш ай үткәч, аның әтисе кинәт үлеп китә. Чама белән 1-2елдан соң, әнисе Мәмдүдә, сабый баласын авылларындагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрамага калдырып, үзе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Бераздан ул нәни Габдулланы үз янына Саснага алдыра, ләкин бала өчен бу бәхетле тормыш озакка бармый: бер елдан Мәмдүдә дә үлә. Шулай итеп, Габдулла бөтенләй ятим кала. Аннары ятим баланы күрше Өчиле авылындагы Зиннәтулла исемле бабаена - әнисенең әтисенә кайтарып бирәләр. Өчиле бик кечкенә һәм ярлы авыл була. Бу елларда иген уңмаганлыктан, Зиннәтулла мулла, күрше авылларга барып, икмәк сыныклары теләнеп йөргән. Бервакытны Зиннәтулла бабасы Тукайны Казанга баручы бер ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик, аны Казанга алып килеп, Печән базарында: “Асрамага бала бирәм, кем ала?” – дип кычкырып йөри. Базар эченнән бер кеше чыгып, Габдулланы өенә алып кайтып китә. Бу кеше Яңа Татар бистәсеннән кәләпүш сатып көн күрүче Мөхәммәтвәли атлы вак сәүдәгәр була. Аның үз улы булмаганлыктан, алар хатыны Газизә белән икесе нәни Апушны үз улларыдай кабул итәләр. Тукай да аларны әти – әни дип атый. Ул бу елларны үз гомеренең иң матур чагы дип саный.
Көтмәгәндә бу ата – ана бик каты авырып китә һәм баланы кабат Өчиле авылына озаталар. Озакламый Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп, аны үзе белән алып китә. Кырлайда Апушны якты йөз белән каршылыйлар. Малай 6 яшеннән кул арасына керә. Иртә белән морҗа ачу, аннары ябу, мичкә ягу өчен салам көлтә бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кебек эшләр аның вазыйфасына керә. Көзен бәрәңге алуда булыша. Монда ул башта абыстайга, икенче елны мәдрәсәгә йөреп сабак ала башлый. Чын халыкчан “Шүрәле” поэмасын Кырлай истәлекләренә багышлый.
1895 елның көзендә Кушлавыч крестьяны Бәдретдин, Тукайның әтисе ягыннан туган апасы Газизә Госманова үтенече буенча, аны Җаекка (Уральскига) озатыр өчен, Кушлавычка алып кайта. Озак та тормый, Тукай Казан аша Уральскига юнәлә. Монда “Мотыйгыйя” мәдрәсәсенә урнашып, соңыннан рус классына да укырга йөри.
1905-1906 елларда Җаектан татар телендә газета – журналлар чыга башлый. Бу газета – журналларда һәр номер саен диярлек аның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, пародияләре басылып тора.