kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта

Нажмите, чтобы узнать подробности

С?злек бабай”да кунакта

тамашасы

(Ш. Галиевны? и?атына багышланган)

 

 Б?йр?мч? биз?лг?н зал т?ренд? - заманча ?и?азланган б?лм? к?ренеше, ?ст?лд? - т?рле ризыклар, “к?ндезге аш”.

?киятт? катнашалар:

С?злек бабай, ?ни, Ялкау малай, Аю, Кызлар – малайлар, Куян, Тиен ?.б.

 К??елле к?й я?гырый, балалар залга й?герешеп кер? ??м ярымт?г?р?к ясап баса.

1нче бала.

Нур сибел? к?лт?-к?лт?,

Нинди р?х?т якты ирт?,

Юллар мине алга илт?,

?зенн?н-?зе й?герт?!

2нче бала.

Кояш к?кт?н кулын суза –

?ылы-йомшак нурын суза;

?сегез, ди, балаларым,

Сезг? - минем нурларым.

3нче бала.

?ил?к-?имеш, г?лл?р ?с?,

?с?, якты к?нн?р ?с?,

?с? алма бакчалары,

?с? бакча балалары.

Балалар т?рле х?р?к?тл?р ясап. “Биил?р итек-читекл?р” (Ш. Галиевны? с?зл?ре, Л. Батыр-Болгари к?е) ?ырын башкаргач, урындыкларга утыра.)

Бик матур к?й ишетел?, с?хн?г? бала чыга.

Бала.

К??елемд? канатлар бар,

Ашкынулы уйларым бар,

?лег? мин ?йтми торам,

Э-эх,

Шундый да чын хыялым бар!

Балалар. ?йтче, ?йтегезче тизр?к!

Бала.

?й тизр?к ?с?р идем,

?й мин д? кит?р идем,

Х?йран матур якларга

С?ях?т ит?р идем!

Тылсымлы, серле музыка я?гырый. С?злек бабай кер?.

С?злек бабай. Ис?нмесез!

Бала. Ис?нмесез! Сез кем буласыз? Кайдан килдегез?

С?злек бабай.

Мин – С?злек бабай,

Бай бабай,

Бик к?п с?зем

Бар бабай.

Тере с?зл?р

Иле бу,

Т?рле с?зл?р

?ире бу.

Кызыксынган балага

Кызык х?лл?р бар анда!

Бала. С?злек бабай, шушы илг? без д? керикче, нил?р барын к?рикче.

С?злек бабай.

? сез д?нья таныйсызмы?

Чынны ялганнан,

Яхшыны яманнан

Аерасызмы, бутамыйсызмы?

Бала.

К?з-колак булып карыйк,

Хикм?тен белеп калыйк.

С?злек бабай.

Алайса, ?йд?к керегез,

Ма?аралар, тылсымнар

Сезг? юлдаш булсыннар!

Заманча к?й ишетел?. С?хн?г? бии-бии Ялкау малай чыга, артыннан ?нисе кил?.

?ни. Улым, тиз бул, с?ндер бу музыканы. Эшл?ре? к?т?, ?ле д?ресл?ре? д? ?зерл?нм?г?н.

Ялкау малай.

Эшлисе д? килми,

Укыйсы да килми.

Минем бары тик

Йоклыйсым гына кил?.

(Барып диванга ята.)

 

?ни.

Ирен? ул укырга,

Ирен? ул эшл?рг?.

Иренс? д?, барыбер

Туры кил? ?с?рг?.

Юк, болай торып эш чыкмас. Уятыйм ?ле ?зен!

Тор, балам, тор, балам,

Тик син ген? тормаган –

М?че д? торган инде,

К?р, битен юган инде!

Ялкау малай.

-         Йокла балам, - дип,

?нк?й тирб?тте,

Йокларга шулай

?зе ?йр?тте.

? х?зер ?йт?:

-Тор, - ди, - йоклама,

Син зур инде,- ди, -

Аунама, бала!

?ни.

?лли-б?лли, димим  мин си?а.

 Т?ш?р чагы? ?итте бишект?н.

Ач к?зе?не, балам, д?нья бу,

К?т? сине ачык ишекл?р!

Кайсы ничек эшл?г?нне

Кешел?р онытмыйлар,

Со?ыннан у? кулны кысып,

Р?хм?т ?йтеп котлыйлар!

Ялкау малай.

? мин бер н?рс? белмим,

Ничек эшк? ?йр?ним?

?ни.

Беркем д? белеп тумый,

?йр?нми белеп булмый.

Кем белг?н со? тумыштан,

?йр?н?л?р тормыштан.

Ялкау малай. Ярар, ярар, мин д? ?йр?нермен ?ле.

?ни.

Улым, акыллым,

Ты?ла ?йтк?нне:

Йоклат се?ле?не,

Ю т?линк?не.

Утын ярып куй,

Б?бк?м, ничек т?,

?т?чне тотып

Сарайга бикл?.

Ярар, улым, мин к?рше апаларга йомыш бел?н кереп чыгыйм ?ле. (Кит?.)

Ялкау малай.

Бутала уйлар

?нием китк?ч –

Се?елк?ш, утын,

Т?линк?, ?т?ч...

Ялкау малай эшк? тотына, л?кин бер эше д? барып чыкмый, ч?нки барысын да бутап бетер?.

С?злек бабай.

Се?елк?шен ул

?ит?кл?п чаба,

-         Уйный тор! – диеп,

Сарайга яба.

Утын пешекли

Кайнар су салып,

Т?линк? вата

Балтаны алып.

Тик ?т?ч кен?

Карышты шактый.

Караватка ?ич

Ятмый да ятмый.

?ни. Улым, мин кайттым. Син кая? (Улы “башкарган” эшл?рне к?реп борчыла.)

Ач к?зе?не, балам, д?нья бу –

Йокымсырап ?ирд? яш?м?.

Канат бирдем сине? хыялга,

Ил?ам килсен янып эшл?рг?!

Ялкау малай. Нишлим со?, ?ни? Булдыра алмыйм бит!

?ни. Булдырасы?, балам, булдырасы?. Башта б?т?н балаларны? ничек эшл?г?нен карап тор ??м алардан ?йр?нерг? тырыш.

(С?хн?г?, кулларына эш кораллары тотып, балалар чыга. Ш. Галиевны? “Эш” диг?н шигыре с?хн?л?штерел?).

 

1нче малай.

Оста ирт?н ?к

Эшк? кереште,

Эш кораллары

Юксынган эшне.

С?енде ышкы:

-         Эш-эш, эш-эш! – дип.

2нче малай.

Шатланды пычкы:

-         Тыр-рыш, тыр-рыш! –дип.

3нче малай.

Очынды ч?кеч:

-Ш?п! Ш?п! Шап! Шап! – дип.

4нче малай.

Талпынды балта:

-         Шат! Шат! Шалт! Шалт! – дип.

Берг?.

Куллар, мускуллар

Сагынган эшне.

Кин?неп эшли –

Б?хетле кеше!

(Укучылар к??елле, д?ртле к?йг? эш кораллары тотып бию башкара)

Ялкау малай. Алтын куллар бу балада, шу?а эшл?р аны? алда.

Бала.

Алтын т?гел,

Гади куллар –

Синд? д? бар

Андый куллар!

(Балалар урыннарына барып утыра).

Ялкау малай.

Зур ?ск?ч эшл?р

Шактый арта шул:

Бар юынасы,

Теш чистартасы,

Ч?чне тарыйсы,

К?лм?к киясе,

Ашап туйгачтын

“Р?хм?т!” диясе.

?ни. Шулай, улым, шулай. Табын янына утыр, вакыт ?итте. (?нисе малайны кыстый-кыстый ашатмакчы була, ? ул кирел?н?).

Белмим, нинди баладыр,

Ашатуы б?ладер –

Авызын салындырып,

Утыра ялындырып...

С?злек бабай.

?ни т?мам аптырый,

Ч?йн?п кен? каптырмый...

Читк? бора ул башын,

Эт?реп куя ашын.

Ялкау малай. Ашамыйм, тел?мим!

Бала.

-         Чын с?б?бен бел?м мин,

Утырмый ул иренеп,

Чындыр, кабар ?ире юк –

Эче тулы кирелек!..

Ялкау малай. Минд? кирелек? Син ?зе? кирлем?н!

Бала.

Хак с?з ?чен

Какма син,

Р?н?ет?д?н

Саклан син!

Яхшылыкка

?йр?н син!

?ни. Балалар, табын янында ничек утырырга ??м ашарга кир?к, сезне? арагыздан шуны кем к?рс?тер ик?н?

(Бер бала ?ст?л артына утырып ашаган була).

?ни.

- Тырыша бит, тырыша!

- Булдыра бит, булдыра!

- ?н?, ?н?, к?р?мсе?,

Абыйсыннан уздыра!

-         Й?, балам, й? ?ле,

Тагын чак-чак, тагын да!

Сынатма, к?пме кунак

Карап торган чагында!

...Шулай тырышкач бала

Ничек алга чыкмасын –

Табан сабантуенда

?и?де ул барысын!

Ялкау малай.

?лл? мин д? тырышыйм,

?нием? булышыйм.

И? т?мле ризыкларны

Барысын ?зем ашыйм.

?ни. Ярар, улым, акыллы бул. ? мин барасы ?ирл?рем? барып кайтыйм. (Кит?).

Ялкау малай.

Т?млене яратам,

Татлыны яратам,

Баллыны яратам,

Кем н?рс? ярата!

(Ялкау малай татлы ?ил?к-?имешл?рне, бер?м-бер?м к?рс?теп, башкаларны кызыктыра, л?кин сораучыларга берсен д? бирми. С?хн?г? бер кыз бала чыга, кулында к?рзин, анда – ?ил?к-?имешл?р. Ул аларны, исемн?рен ?йтк?н саен, сораучыларга бир? бара).

Кыз бала.

-         Кем алма ярата?

-         Кем ?ил?к ярата?

-         Кем й?зем ярата?

(Ялкау малайга к?рс?теп).

-         Кем ?зен ярата!

Бу баланы бел?сезме?

Ни чагылса к?зен?,

Ике куллап ябыша:

Ялкау малай. Ми?а! Ми?а! ?зем?!

Бала.

Конфет алып кайтсалар,

Тавышына т?з ген?;

Апасына да бирм?с:

Ялкау. Ми?а! Ми?а! ?зем?!

Ш. Галиевны? “Курыкма, тимим!” диг?н шигыре с?хн?л?штерел?.

С?злек бабай.

Малай урманга керг?н,

Каршында куян к?рг?н.

Тиенк?й дер-дер килг?н:

Тиен. Инде нишл?тер?

Малай.

К?рерг? килдем,

Курыкма тимим!

(Малай Тиенне “ашата”, аннары саубуллаша).

С?злек бабай.

Урманда озак й?рг?н,

Анда аюны к?рг?н.

(С?хн?г? зур аю чыга).

Малай. Инде нишл?тер?!

Аю.

Курыкма, тимим,

Ш?фкатьле баланы мин

К?рерг? килдем!

(Куян, Тиен малай янына кил?л?р).

Куян. ?йб?т малай бу, ул безне саклый.

Тиен. Ул безне яклый, ул безне? яклы!

Аю. Карга ?йтер: “Аппагым!”

Тиен. Керпе ?йтер: “Йомшагым!”

Куян. Куян ?йтер: “Батырым!”

Аю. Бака ?йтер: “Матурым!”

Малай. ? кешег? ни кала?

Берг?. Ш?фкатьле бул син, бала!

Малай. Аю абый, минем ипт?шем Ялкау малайны, зин?ар, ?иб?р инде!

Аю. Ш?фкатьле баланы? с?зен ты?ламыйча булмас. ?иб?р?м.

Урманны сез саклагыз, табигатьне яклагыз! ? х?зер инде ми?а кит?р вакыт та ?итте, сау булыгыз.

(Аю чыга, ?ни кер?).

?ни. Мен? мин д? кайттым. Туктагыз, улым кайда со? ?ле минем?

(Ялкау малай кер?).

Ялкау малай.

-         ?ни, ?ни Б?хетг?р?й

Керг?нд? аяк чалды...

-         ?ни, ?ни, Исламия

Мине ?чекл?п калды...

-         ?ни, ?ни, К??с?рия

Битк? б?рм?кче иде...

Балалар (берг?). ?л?кче, ?л?кче!

Ялкау малай. ?ни, ?ни, ипт?шл?рем ми?а “?л?кче” диде.

?ни.

Тегесе – начар,

? бусы – яман...

Ошатмыйча син

С?йлисе? ?аман.

? син и? элек

?зе? яхшы бул,

Шул чакта, б?лкем,

Д?нья яхшырыр?

 

Икел?нг?н чакларда,

Ирк?л?нг?н чакларда,

Кирел?нг?н чакларда –

Бул ?зе?? командир –

Син ?зе?? ф?рман бир!

С?злек бабай.

??ркем б?хет ачкычын

Тиеш ?зе ясарга,

Шунсыз ?ич т? м?мкин т?гел

Б?хете?не ачарга!

Ялкау малай.

Мин а?ладым, а?ладым!

Б?ген к?рг?нн?ремне

Санаса?, искит?рлек,

К??ел тулы матурлык –

Гомерлекк? ?ит?рлек!

?йд?, ?нием, ?йг? кайтабыз, д?ресл?ремне д? ?зерл?рг?, башка эшл?рне д? эшл?рг? кир?к.

?ни. ?йе шул, улым, бик д?рес ?йт?се?.

Шундый акыллы с?зл?р с?йл?ве?? мин бик т? шатланам. ? сез, балалар, х?зерг? сау булыгыз.

С?зл?р иленд? кабат очрашканчыга кад?р!

(?ни бел?н Ялкау малай чыга).

Сузлек бабай. Й?, балалар, С?зл?р иленд? сезг? ошадымы? (Балалар ?авабы ты?лана.) С?зл?р иленд?ге ма?араларны кем и?ат итте ик?н? Бел?сезме?

-         ?йе, ?йе, бел?без. Ул безне? ?чен кызыклы шигырьл?р язучы Ш??к?т абый Галиев.

Алып баручы. С?злек бабай, син х?зер безд? кунакта кал. Без бит Ш??к?т абыйны? шигырьл?рен к?п бел?без, аларны бик яратабыз.  ??м без аларны с?йл?п т? к?рс?тербез. (“Ты?лаучан бала”, “Ма?гае б?релг?н кыз”, “Охшашалык”, “Ш?в?ли ??м мотоцикл” диг?н шигырьл?р я?гырый).

С?злек бабай. Булдырдыгыз. Р?хм?т сезг?!

Алып баручы. Ш??к?т абыйны? шигырьл?ре бигр?к  кызык, к??елле.

“?ирд? ми?а ни кир?к?” (Ш. Галиев с?зл?ре, ?. Гыймадиев к?е) ?ыры башкарыла, кич? шуны? бел?н т?мамлана.

 

 

 

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта »

Сүзлек бабай”да кунакта

тамашасы

(Ш. Галиев иҗатына багышланган)



Бәйрәмчә бизәлгән зал түрендә - заманча җиһазланган бүлмә күренеше, өстәлдә - төрле ризыклар, “көндезге аш”.

Әкияттә катнашалар:

Сүзлек бабай, әни, Ялкау малай, Аю, Кызлар – малайлар, Куян, Тиен һ.б.

Күңелле көй яңгырый, балалар залга йөгерешеп керә һәм ярымтүгәрәк ясап баса.

1нче бала.

Нур сибелә көлтә-көлтә,

Нинди рәхәт якты иртә,

Юллар мине алга илтә,

Үзеннән-үзе йөгертә!

2нче бала.

Кояш күктән кулын суза –

Җылы-йомшак нурын суза;

Үсегез, ди, балаларым,

Сезгә - минем нурларым.

3нче бала.

Җиләк-җимеш, гөлләр үсә,

Үсә, якты көннәр үсә,

Үсә алма бакчалары,

Үсә бакча балалары.

Балалар төрле хәрәкәтләр ясап. “Бииләр итек-читекләр” (Ш. Галиевның сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) җырын башкаргач, урындыкларга утыра.)

Бик матур көй ишетелә, сәхнәгә бала чыга.

Бала.

Күңелемдә канатлар бар,

Ашкынулы уйларым бар,

Әлегә мин әйтми торам,

Э-эх,

Шундый да чын хыялым бар!

Балалар. Әйтче, әйтегезче тизрәк!

Бала.

Әй тизрәк үсәр идем,

Әй мин дә китәр идем,

Хәйран матур якларга

Сәяхәт итәр идем!

Тылсымлы, серле музыка яңгырый. Сүзлек бабай керә.

Сүзлек бабай. Исәнмесез!

Бала. Исәнмесез! Сез кем буласыз? Кайдан килдегез?

Сүзлек бабай.

Мин – Сүзлек бабай,

Бай бабай,

Бик күп сүзем

Бар бабай.

Тере сүзләр

Иле бу,

Төрле сүзләр

Җире бу.

Кызыксынган балага

Кызык хәлләр бар анда!

Бала. Сүзлек бабай, шушы илгә без дә керикче, ниләр барын күрикче.

Сүзлек бабай.

Ә сез дөнья таныйсызмы?

Чынны ялганнан,

Яхшыны яманнан

Аерасызмы, бутамыйсызмы?

Бала.

Күз-колак булып карыйк,

Хикмәтен белеп калыйк.

Сүзлек бабай.

Алайса, әйдүк керегез,

Маҗаралар, тылсымнар

Сезгә юлдаш булсыннар!

Заманча көй ишетелә. Сәхнәгә бии-бии Ялкау малай чыга, артыннан Әнисе килә.

Әни. Улым, тиз бул, сүндер бу музыканы. Эшләрең көтә, әле дәресләрең дә әзерләнмәгән.

Ялкау малай.

Эшлисе дә килми,

Укыйсы да килми.

Минем бары тик

Йоклыйсым гына килә.

(Барып диванга ята.)


Әни.

Иренә ул укырга,

Иренә ул эшләргә.

Иренсә дә, барыбер

Туры килә үсәргә.

Юк, болай торып эш чыкмас. Уятыйм әле үзен!

Тор, балам, тор, балам,

Тик син генә тормаган –

Мәче дә торган инде,

Күр, битен юган инде!

Ялкау малай.

  • Йокла балам, - дип,

Әнкәй тирбәтте,

Йокларга шулай

Үзе өйрәтте.

Ә хәзер әйтә:

-Тор, - ди, - йоклама,

Син зур инде,- ди, -

Аунама, бала!

Әни.

Әлли-бәлли, димим мин сиңа.

Төшәр чагың җитте бишектән.

Ач күзеңне, балам, дөнья бу,

Көтә сине ачык ишекләр!

Кайсы ничек эшләгәнне

Кешеләр онытмыйлар,

Соңыннан уң кулны кысып,

Рәхмәт әйтеп котлыйлар!

Ялкау малай.

Ә мин бер нәрсә белмим,

Ничек эшкә өйрәним?

Әни.

Беркем дә белеп тумый,

Өйрәнми белеп булмый.

Кем белгән соң тумыштан,

Өйрәнәләр тормыштан.

Ялкау малай. Ярар, ярар, мин дә өйрәнермен әле.

Әни.

Улым, акыллым,

Тыңла әйткәнне:

Йоклат сеңлеңне,

Ю тәлинкәне.

Утын ярып куй,

Бәбкәм, ничек тә,

Әтәчне тотып

Сарайга биклә.

Ярар, улым, мин күрше апаларга йомыш белән кереп чыгыйм әле. (Китә.)

Ялкау малай.

Бутала уйлар

Әнием киткәч –

Сеңелкәш, утын,

Тәлинкә, әтәч...

Ялкау малай эшкә тотына, ләкин бер эше дә барып чыкмый, чөнки барысын да бутап бетерә.

Сүзлек бабай.

Сеңелкәшен ул

Җитәкләп чаба,

  • Уйный тор! – диеп,

Сарайга яба.

Утын пешекли

Кайнар су салып,

Тәлинкә вата

Балтаны алып.

Тик әтәч кенә

Карышты шактый.

Караватка һич

Ятмый да ятмый.

Әни. Улым, мин кайттым. Син кая? (Улы “башкарган” эшләрне күреп борчыла.)

Ач күзеңне, балам, дөнья бу –

Йокымсырап җирдә яшәмә.

Канат бирдем синең хыялга,

Илһам килсен янып эшләргә!

Ялкау малай. Нишлим соң, әни? Булдыра алмыйм бит!

Әни. Булдырасың, балам, булдырасың. Башта бүтән балаларның ничек эшләгәнен карап тор һәм алардан өйрәнергә тырыш.

(Сәхнәгә, кулларына эш кораллары тотып, балалар чыга. Ш. Галиевның “Эш” дигән шигыре сәхнәләштерелә).


1нче малай.

Оста иртән үк

Эшкә кереште,

Эш кораллары

Юксынган эшне.

Сөенде ышкы:

  • Эш-эш, эш-эш! – дип.

2нче малай.

Шатланды пычкы:

  • Тыр-рыш, тыр-рыш! –дип.

3нче малай.

Очынды чүкеч:

-Шәп! Шәп! Шап! Шап! – дип.

4нче малай.

Талпынды балта:

  • Шат! Шат! Шалт! Шалт! – дип.

Бергә.

Куллар, мускуллар

Сагынган эшне.

Кинәнеп эшли –

Бәхетле кеше!

(Укучылар күңелле, дәртле көйгә эш кораллары тотып бию башкара)

Ялкау малай. Алтын куллар бу балада, шуңа эшләр аның алда.

Бала.

Алтын түгел,

Гади куллар –

Синдә дә бар

Андый куллар!

(Балалар урыннарына барып утыра).

Ялкау малай.

Зур үскәч эшләр

Шактый арта шул:

Бар юынасы,

Теш чистартасы,

Чәчне тарыйсы,

Күлмәк киясе,

Ашап туйгачтын

“Рәхмәт!” диясе.

Әни. Шулай, улым, шулай. Табын янына утыр, вакыт җитте. (Әнисе малайны кыстый-кыстый ашатмакчы була, ә ул киреләнә).

Белмим, нинди баладыр,

Ашатуы бәладер –

Авызын салындырып,

Утыра ялындырып...

Сүзлек бабай.

Әни тәмам аптырый,

Чәйнәп кенә каптырмый...

Читкә бора ул башын,

Этәреп куя ашын.

Ялкау малай. Ашамыйм, теләмим!

Бала.

  • Чын сәбәбен беләм мин,

Утырмый ул иренеп,

Чындыр, кабар җире юк –

Эче тулы кирелек!..

Ялкау малай. Миндә кирелек? Син үзең кирлемән!

Бала.

Хак сүз өчен

Какма син,

Рәнҗетүдән

Саклан син!

Яхшылыкка

Өйрән син!

Әни. Балалар, табын янында ничек утырырга һәм ашарга кирәк, сезнең арагыздан шуны кем күрсәтер икән?

(Бер бала өстәл артына утырып ашаган була).

Әни.

- Тырыша бит, тырыша!

- Булдыра бит, булдыра!

- Әнә, әнә, күрәмсең,

Абыйсыннан уздыра!

  • Йә, балам, йә әле,

Тагын чак-чак, тагын да!

Сынатма, күпме кунак

Карап торган чагында!

...Шулай тырышкач бала

Ничек алга чыкмасын –

Табан сабантуенда

Җиңде ул барысын!

Ялкау малай.

Әллә мин дә тырышыйм,

Әниемә булышыйм.

Иң тәмле ризыкларны

Барысын үзем ашыйм.

Әни. Ярар, улым, акыллы бул. Ә мин барасы җирләремә барып кайтыйм. (Китә).

Ялкау малай.

Тәмлене яратам,

Татлыны яратам,

Баллыны яратам,

Кем нәрсә ярата!

(Ялкау малай татлы җиләк-җимешләрне, берәм-берәм күрсәтеп, башкаларны кызыктыра, ләкин сораучыларга берсен дә бирми. Сәхнәгә бер кыз бала чыга, кулында кәрзин, анда – җиләк-җимешләр. Ул аларны, исемнәрен әйткән саен, сораучыларга бирә бара).

Кыз бала.

  • Кем алма ярата?

  • Кем җиләк ярата?

  • Кем йөзем ярата?

(Ялкау малайга күрсәтеп).

  • Кем үзен ярата!

Бу баланы беләсезме?

Ни чагылса күзенә,

Ике куллап ябыша:

Ялкау малай. Миңа! Миңа! Үземә!

Бала.

Конфет алып кайтсалар,

Тавышына түз генә;

Апасына да бирмәс:

Ялкау. Миңа! Миңа! Үземә!

Ш. Галиевның “Курыкма, тимим!” дигән шигыре сәхнәләштерелә.

Сүзлек бабай.

Малай урманга кергән,

Каршында куян күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

Тиен. Инде нишләтер?

Малай.

Күрергә килдем,

Курыкма тимим!

(Малай Тиенне “ашата”, аннары саубуллаша).

Сүзлек бабай.

Урманда озак йөргән,

Анда аюны күргән.

(Сәхнәгә зур аю чыга).

Малай. Инде нишләтер?!

Аю.

Курыкма, тимим,

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем!

(Куян, Тиен малай янына киләләр).

Куян. Әйбәт малай бу, ул безне саклый.

Тиен. Ул безне яклый, ул безнең яклы!

Аю. Карга әйтер: “Аппагым!”

Тиен. Керпе әйтер: “Йомшагым!”

Куян. Куян әйтер: “Батырым!”

Аю. Бака әйтер: “Матурым!”

Малай. Ә кешегә ни кала?

Бергә. Шәфкатьле бул син, бала!

Малай. Аю абый, минем иптәшем Ялкау малайны, зинһар, җибәр инде!

Аю. Шәфкатьле баланың сүзен тыңламыйча булмас. Җибәрәм.

Урманны сез саклагыз, табигатьне яклагыз! Ә хәзер инде миңа китәр вакыт та җитте, сау булыгыз.

(Аю чыга, Әни керә).

Әни. Менә мин дә кайттым. Туктагыз, улым кайда соң әле минем?

(Ялкау малай керә).

Ялкау малай.

  • Әни, әни Бәхетгәрәй

Кергәндә аяк чалды...

  • Әни, әни, Исламия

Мине үчекләп калды...

  • Әни, әни, Кәүсәрия

Биткә бәрмәкче иде...

Балалар (бергә). Әләкче, әләкче!

Ялкау малай. Әни, әни, иптәшләрем миңа “әләкче” диде.

Әни.

Тегесе – начар,

Ә бусы – яман...

Ошатмыйча син

Сөйлисең һаман.

Ә син иң элек

Үзең яхшы бул,

Шул чакта, бәлкем,

Дөнья яхшырыр?


Икеләнгән чакларда,

Иркәләнгән чакларда,

Киреләнгән чакларда –

Бул үзеңә командир –

Син үзеңә фәрман бир!

Сүзлек бабай.

Һәркем бәхет ачкычын

Тиеш үзе ясарга,

Шунсыз һич тә мөмкин түгел

Бәхетеңне ачарга!

Ялкау малай.

Мин аңладым, аңладым!

Бүген күргәннәремне

Санасаң, искитәрлек,

Күңел тулы матурлык –

Гомерлеккә җитәрлек!

Әйдә, әнием, өйгә кайтабыз, дәресләремне дә әзерләргә, башка эшләрне дә эшләргә кирәк.

Әни. Әйе шул, улым, бик дөрес әйтәсең.

Шундый акыллы сүзләр сөйләвеңә мин бик тә шатланам. Ә сез, балалар, хәзергә сау булыгыз.

Сүзләр илендә кабат очрашканчыга кадәр!

(Әни белән Ялкау малай чыга).

Сузлек бабай. Йә, балалар, Сүзләр илендә сезгә ошадымы? (Балалар җавабы тыңлана.) Сүзләр илендәге маҗараларны кем иҗат итте икән? Беләсезме?

  • Әйе, әйе, беләбез. Ул безнең өчен кызыклы шигырьләр язучы Шәүкәт абый Галиев.

Алып баручы. Сүзлек бабай, син хәзер бездә кунакта кал. Без бит Шәүкәт абыйның шигырьләрен күп беләбез, аларны бик яратабыз. Һәм без аларны сөйләп тә күрсәтербез. (“Тыңлаучан бала”, “Маңгае бәрелгән кыз”, “Охшашалык”, “Шәвәли һәм мотоцикл” дигән шигырьләр яңгырый).

Сүзлек бабай. Булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Шәүкәт абыйның шигырьләре бигрәк кызык, күңелле.

“Җирдә миңа ни кирәк?” (Ш. Галиев сүзләре, Ә. Гыймадиев көе) җыры башкарыла, кичә шуның белән тәмамлана.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта

Автор: Сабитова Нафися Мингалеевна

Дата: 20.11.2014

Номер свидетельства: 133508


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства