kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Доклад на тему "Дин тарихын укыту ?зенч?лекл?ре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ислам дине ?йр?тк?нч?, кеше туганда ук саф м?селман булып — югары ?хлакка, олы м?рх?м?тк? ия булып д?ньяга туа. Саф к??елле, ф?решт?д?й бала ?с?… ??м тир?—ягындагы ??мгыять тормышыны? яхшы ??м бозык якларын ?зен? се?дер? башлый. Кече яшьт?н балага яхшы эшне? савап, яман эшне? г?на? булуын а?латырга кир?к. Моны м?гъриф?тчебез Р.Ф?хретдин хезм?тл?рен? таянып алып барса? ?темле була. Риза Ф?хретдин бар гомерен яхшылык, белем, м?гъриф?т, дин ?чен к?р?шк? багышлый. М?гъриф?тче-галим “Бала чакта алынган т?рбияне со?ыннан б?тен д?нья халкы да ?зг?рт? алмас,” – дип яза.Шу?а к?р? балаларны кече яшьт?н ислам дине культурасы бел?н таныштыру бик зарур.
         Кызганычка каршы, х?зер безне? тир?—якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек ит? т?сле. Д?нья к?бр?к начар гам?лл?р, к?чл??—талаулар, ?терешл?р, террор, наркомания, эчкечелек бел?н тулы. Ад?м баласы к??елен? Алла? Т?гал? тарафыннан салынган сафлыкны, ?хлакый ныклыкны, м?рх?м?тлелекне ничек саклап калырга со??

       Дин т?рбия нигезен? ике принципны куйган: н?рс? ярый ??м хуплана ??м н?рс? ярамый. ?йтик, ярый: ты?ларга, эш эшл?рг?, ярд?м ит?рг?, игелекле, намуслы булырга ?.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерерг?, дорфа, саран булырга, р?химсез булырга ?.б. Без боларны барыбыз да бел?без. Мен? шушы гади мисалдан чыгып кына да, ?зебезне? т?рбия кыйбласын, ?хлак т?рбиясен динг? й?з тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча т?рбиял?с?к кен?, балаларыбыз чын кеше булып ?итешерл?р ??м ?зебез д? б?хетле кил?ч?кк? насыйп булырбыз.Риза Ф?хретдин хезм?тл?ренн?н файдаланып укыту т?рбия ?лк?сенд? зур у?ышларга ирешерг? ярд?м ит?. Минем шуны ассызыклыйсым кил?.

         Халыкара, милл?тара ??м динн?р арасында татулык кеше ш?хесен?, аны? ?сеш д?р???сен?, нинди карашта торуына, нинди сыйфатларга ия булуына, нинди кыймм?тл?рг? ?стенлек бир?ен? б?йле. Икенче т?рле ?йтк?нд?, кешел?рне? нинди т?рбия алуы, кайсы тир?лект? ?с?е, нинди принципларга ?стенлек бир?е д? бу проблеманы у?ышлы х?л ит?г? йогынты ясый. Башка факторлар бел?н берр?тт?н, милл?тара ??м динн?р арасында татулык урнаштыруда м?кт?п, укытучылар, ?ти-?нил?р йогынтысы, укыту ??м т?рбия бир? юн?лешл?ре д? зур ???миятк? ия.

        М?кт?пл?рд? укытыла башлаган динн?р тарихы д?ресл?ре д? шушы максатны к?з алдында тотарга тиеш. Динн?р тарихын укыту эчт?леген билгеле бер алым, ысул, чаралар т?шкил ит?. Бу д?ресл?рне укыту эшен оештырганда, ?ир й?зенд? таралган динн?р, аларга карата т?рле халыкларда ??м милл?тл?рд? формалашкан карашлар турында м?гъл?мат бир?, т?рле дин тотучылар арасында татулык ??м т?землелек т?рбиял?? тал?п ител?. Шулай ук м?кт?пл?рд? динн?р тарихы д?ресл?рен укытканда, со?гы елларда халыкны? динг? омтылышын, ?хлак нормаларын кайтаруда а?а ышаныч белдер?ен, ата-аналарны?, укучыларны? дини йолаларны ?т??г? к?бр?к тартылуын да иск? алмый м?мкин т?гел.

Дин ??елл?ре ?зерл?? бел?н дини уку йортлары ш?гыльл?н?. ? м?кт?п эшч?нлегенд? динне? урынын билгел??, а?а м?н?с?б?т формалаштыру, динне файдалану алымнарын билгел?? бурычы тора.

Без м?кт?пт? динг? кагылышлы эшл?рне башкарганда, т?б?нд?ге кагыйд?л?рне ист? тотып эш ит?без:

  1. Дин кабул ит?, аны? кануннарын ?т??не? ??р ш?хесне? в??дан иреген? б?йле булуы.
  2. Барлык м?мкинлекл?рне ??м чыганакларны файдаланып, динн?р тарихын ?йр?н?, аларга хас ?зенч?лекл?рне ??м аларны? ???миятен к?рс?т?.
  3. Дин тотучыга комачауламау, ярд?м ит?. (Дин тоту укучыга тиск?ре йогынты ясамаска тиеш.)
  4. Дини гореф-гад?тл?рне т?рбия эшенд? куллану.
  5. Толерантлылык, динара м?н?с?б?тл?рд? ихтирамлылык, милл?тл?р берг?леге тал?пл?рен? тугры булып, ф?н гыйлемн?рен дини м?д?ният алымнары бел?н берг? алып бару.

Д?ресл?рд? динн?р тарихын гына т?гел, ? дини м?д?ниятне дин, ф?н, мо?, м?гъриф?т бел?н тыгыз б?йл?нешт? алып барганда гына без ?хлакый яктан камил балалар т?рбияли алабыз.

Дин ??м ф?нне? ?зара б?йлелеге, шулай ук с?з, ?гет-н?сих?т ??м бу м?сь?л?не яхшы бел?че, м?гъриф?тле м?галлим-укытучы – т?рле аф?тл?рг? каршы к?р?ш?че т?п к?ч. В??дан – ?хлак эчт?легенн?н торган дин, акыл-?хлак эчт?леген хасил итк?н ф?н балаларга а?латылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Россияд? ме?н?рч? дин ??еле, галиме бар. Ни кызганыч, дин ??елл?рене? к?бесе – ф?нне, галимн?рне? шактый ?леше динне белми.

Алда ?йтелг?нн?рне ист? тотып, мин ?з эшемне, и? беренче чиратта, бу ?лк?д? булган белемн?ремне барлаудан ??м я?аларын туплаудан башладым. Башлангыч класс укытучысы буларак, динн?рне? килеп чыгу ??м яш?? тарихы ми?а яхшы таныш. ??р динне? нигезен ныклап ?йр?н? ?чен мин динн?рне? т?п китапларын укуны максат итеп алдым.

Динн?р тарихы д?ресл?ренд? т?рле д?рес формалары: лекция, диспут, экскурсия, интервью-д?рес (укучылар биш минут эченд? ?зл?рен кызыксындырган сораулар ?зерли, укытучы сорауларга ?аваплар бир?) ?.б. кулланам.

Укучыларны? белемн?рен ачыклау ??м ныгыту ?чен д? т?рле эш формаларына м?р???гать ит?м. Тест, кроссвордлар чиш?, рефератлар ??м чыгышлар, т?рле темаларга презентация проектлары ?зерл??, т?рбия с?гатьл?ренд? чыгышлар ясау – шуларны? кайберл?ре.

Д?ресл?рем ?стерелешле, проблемалы ??м гам?ли характерда ?т?. ?хлаксыз ??мгыятьне? кил?ч?ге була алмый. И?ади ?сеш технологиясене? атасы, психология ф?нн?ре докторы, профессор ?.З.Р?химов ?йтк?нч?, х?зерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга ?хлак т?рбиясе бир?.
Мин балаларны ма?гай к?зе бел?н т?гел, “к??ел” к?зе бел?н к?рерг? омтылам. Укучы ?йл?н?-тир?д?гел?рне? шатлыкларына ??м х?ср?тл?рен? игътибарлы булырга,,матурлыктан  л?зз?т алырга, ямьсезлект?н й?з ч?ерерг? ?йр?нерг? тиеш.

Ф?нне тагын да тир?нтен укыту, укучыларны? ф?н бел?н кызыксынуларын арттыру ?чен, к?пт?рле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисб?тт?н, дини чыганаклар бел?н таныштырам, укучыларны? тормыш т??риб?сен кулланам, м?кт?пт?н тыш вакытларда дин ??елл?ре бел?н очрашулар, гыйбад?тхан?л?рг? с?ях?тл?р оештырырга омтылам. Анда катнашу-катнашмау ??р укучыны? ?з эше, ягъни бу – ш?хесне? в??дан ирегенд?.

Алла?ы Т?гал?, барлык милл?тл?рг?, кабил?-ыруларга тигез карашта булып, дус яш?рг?, бер-беребезне ?йр?нерг?, к?ршел?рне? яхшы гам?лл?рен ?зе?д? булдырырга кушкан. Без бик кечкен? планетада яшибез, барыбыз да – Ад?м балалары. Бу ?ирд? нинди тереклек бар, барысы да – Алла?ы Т?гал?не? гаил?се. К?лд? коенса?, чишм?д?н алып су эчс??, а?а т?кермисе? бит. Дим?к, дин аша ?йл?н?-тир?г? сакчыл караш т?рбиял?н?.

?хлакый т?рбияне ??р д?рест?, ??р т?рбия чарасында алып баруны? ???миятен танып, бу ?лк?д? гаил?не? д? тоткан урынын аерып к?рс?т?сем кил?. ??р бала динле булып туа, ? ата-анасы аны я м?селман, я я??д, я христиан динен тотучы итеп т?рбияли. Шу?а к?р? гаил?л?р бел?н д? даими эш алып бару зарур.

Алда ?йтелг?нн?рд?н к?ренг?нч?, динн?р тарихы д?ресл?ре кешелек ??мгыятенд?ге ?хлакый нигезл?рне? ???миятле состав ?леше булган халыкара, милл?тара татулык ??м т?рле дин тотучылар арасында т?землелек, ?хлаклылык кыймм?тл?ре т?рбиял??д? искиткеч зур ???миятк? ия.

Бала – ?анлы, тере рух, аны баетырга, анда инанулар булдырып, тормышка, ?зене? милл?тен? м?х?бб?т т?рбиял?рг?, олы тормыш д?рьясында лаеклы урынын табарга ярд?м ит? укытучыны?, т?рбиячене? гаил? бел?н берлект? эшл?нерг? тиешле олы хезм?те дип уйлыйм мин.??рбарчабызга олуг м?гъриф?тчебез Риза Ф?хретдин хезм?тл?ре изге эш-гам?лебезд? ярд?м ит?р.

У?ышлар юлдаш булсын!.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«доклад на тему "Дин тарихын укыту ?зенч?лекл?ре" »

Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә—ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянып алып барсаң үтемле була. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза.Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ислам дине культурасы белән таныштыру бик зарур.
Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә—якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?

Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз.Риза Фәхретдин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.

Халыкара, милләтара һәм диннәр арасында татулык кеше шәхесенә, аның үсеш дәрәҗәсенә, нинди карашта торуына, нинди сыйфатларга ия булуына, нинди кыйммәтләргә өстенлек бирүенә бәйле. Икенче төрле әйткәндә, кешеләрнең нинди тәрбия алуы, кайсы тирәлектә үсүе, нинди принципларга өстенлек бирүе дә бу проблеманы уңышлы хәл итүгә йогынты ясый. Башка факторлар белән беррәттән, милләтара һәм диннәр арасында татулык урнаштыруда мәктәп, укытучылар, әти-әниләр йогынтысы, укыту һәм тәрбия бирү юнәлешләре дә зур әһәмияткә ия.

Мәктәпләрдә укытыла башлаган диннәр тарихы дәресләре дә шушы максатны күз алдында тотарга тиеш. Диннәр тарихын укыту эчтәлеген билгеле бер алым, ысул, чаралар тәшкил итә. Бу дәресләрне укыту эшен оештырганда, Җир йөзендә таралган диннәр, аларга карата төрле халыкларда һәм милләтләрдә формалашкан карашлар турында мәгълүмат бирү, төрле дин тотучылар арасында татулык һәм түземлелек тәрбияләү таләп ителә. Шулай ук мәктәпләрдә диннәр тарихы дәресләрен укытканда, соңгы елларда халыкның дингә омтылышын, әхлак нормаларын кайтаруда аңа ышаныч белдерүен, ата-аналарның, укучыларның дини йолаларны үтәүгә күбрәк тартылуын да искә алмый мөмкин түгел.

Дин әһелләре әзерләү белән дини уку йортлары шөгыльләнә. Ә мәктәп эшчәнлегендә диннең урынын билгеләү, аңа мөнәсәбәт формалаштыру, динне файдалану алымнарын билгеләү бурычы тора.

Без мәктәптә дингә кагылышлы эшләрне башкарганда, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып эш итәбез:

  1. Дин кабул итү, аның кануннарын үтәүнең һәр шәхеснең вөҗдан ирегенә бәйле булуы.

  2. Барлык мөмкинлекләрне һәм чыганакларны файдаланып, диннәр тарихын өйрәнү, аларга хас үзенчәлекләрне һәм аларның әһәмиятен күрсәтү.

  3. Дин тотучыга комачауламау, ярдәм итү. (Дин тоту укучыга тискәре йогынты ясамаска тиеш.)

  4. Дини гореф-гадәтләрне тәрбия эшендә куллану.

  5. Толерантлылык, динара мөнәсәбәтләрдә ихтирамлылык, милләтләр бергәлеге таләпләренә тугры булып, фән гыйлемнәрен дини мәдәният алымнары белән бергә алып бару.

Дәресләрдә диннәр тарихын гына түгел, ә дини мәдәниятне дин, фән, моң, мәгърифәт белән тыгыз бәйләнештә алып барганда гына без әхлакый яктан камил балалар тәрбияли алабыз.

Дин һәм фәннең үзара бәйлелеге, шулай ук сүз, үгет-нәсихәт һәм бу мәсьәләне яхшы белүче, мәгърифәтле мөгаллим-укытучы – төрле афәтләргә каршы көрәшүче төп көч. Вөҗдан – әхлак эчтәлегеннән торган дин, акыл-әхлак эчтәлеген хасил иткән фән балаларга аңлатылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Россиядә меңнәрчә дин әһеле, галиме бар. Ни кызганыч, дин әһелләренең күбесе – фәнне, галимнәрнең шактый өлеше динне белми.

Алда әйтелгәннәрне истә тотып, мин үз эшемне, иң беренче чиратта, бу өлкәдә булган белемнәремне барлаудан һәм яңаларын туплаудан башладым. Башлангыч класс укытучысы буларак, диннәрнең килеп чыгу һәм яшәү тарихы миңа яхшы таныш. Һәр диннең нигезен ныклап өйрәнү өчен мин диннәрнең төп китапларын укуны максат итеп алдым.

Диннәр тарихы дәресләрендә төрле дәрес формалары: лекция, диспут, экскурсия, интервью-дәрес (укучылар биш минут эчендә үзләрен кызыксындырган сораулар әзерли, укытучы сорауларга җаваплар бирә) һ.б. кулланам.

Укучыларның белемнәрен ачыклау һәм ныгыту өчен дә төрле эш формаларына мөрәҗәгать итәм. Тест, кроссвордлар чишү, рефератлар һәм чыгышлар, төрле темаларга презентация проектлары әзерләү, тәрбия сәгатьләрендә чыгышлар ясау – шуларның кайберләре.

Дәресләрем үстерелешле, проблемалы һәм гамәли характерда үтә. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге була алмый. Иҗади үсеш технологиясенең атасы, психология фәннәре докторы, профессор Ә.З.Рәхимов әйткәнчә, хәзерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Мин балаларны маңгай күзе белән түгел, “күңел” күзе белән күрергә омтылам. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ,матурлыктан ләззәт алырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

Фәнне тагын да тирәнтен укыту, укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, күптөрле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисбәттән, дини чыганаклар белән таныштырам, укучыларның тормыш тәҗрибәсен кулланам, мәктәптән тыш вакытларда дин әһелләре белән очрашулар, гыйбадәтханәләргә сәяхәтләр оештырырга омтылам. Анда катнашу-катнашмау һәр укучының үз эше, ягъни бу – шәхеснең вөҗдан ирегендә.

Аллаһы Тәгалә, барлык милләтләргә, кабилә-ыруларга тигез карашта булып, дус яшәргә, бер-беребезне өйрәнергә, күршеләрнең яхшы гамәлләрен үзеңдә булдырырга кушкан. Без бик кечкенә планетада яшибез, барыбыз да – Адәм балалары. Бу җирдә нинди тереклек бар, барысы да – Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Күлдә коенсаң, чишмәдән алып су эчсәң, аңа төкермисең бит. Димәк, дин аша әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләнә.

Әхлакый тәрбияне һәр дәрестә, һәр тәрбия чарасында алып баруның әһәмиятен танып, бу өлкәдә гаиләнең дә тоткан урынын аерып күрсәтәсем килә. Һәр бала динле булып туа, ә ата-анасы аны я мөселман, я яһүд, я христиан динен тотучы итеп тәрбияли. Шуңа күрә гаиләләр белән дә даими эш алып бару зарур.

Алда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, диннәр тарихы дәресләре кешелек җәмгыятендәге әхлакый нигезләрнең әһәмиятле состав өлеше булган халыкара, милләтара татулык һәм төрле дин тотучылар арасында түземлелек, әхлаклылык кыйммәтләре тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия.

Бала – җанлы, тере рух, аны баетырга, анда инанулар булдырып, тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләргә, олы тормыш дәрьясында лаеклы урынын табарга ярдәм итү укытучының, тәрбияченең гаилә белән берлектә эшләнергә тиешле олы хезмәте дип уйлыйм мин.Һәрбарчабызга олуг мәгърифәтчебез Риза Фәхретдин хезмәтләре изге эш-гамәлебездә ярдәм итәр.

Уңышлар юлдаш булсын!.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
доклад на тему "Дин тарихын укыту ?зенч?лекл?ре"

Автор: Шакирова Диляра Галимзяновна

Дата: 14.10.2015

Номер свидетельства: 239515


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства