kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кич утыру

Нажмите, чтобы узнать подробности

?леге чара VIII т?р махсус (коррекциял??) м?кт?пл?ренд? укучы балаларга адреслана. Чараны? максаты:  Укучыларны милли б?йр?м - кич утыру бел?н таныштыру. Туган телг?, халкыбызны? ?тк?нен?, м?д?ниятен?, милли традициял?рг?, гореф- гад?тл?рг? ихтирам т?рбиял??. К??елле б?йр?мн?рне, йолаларны ?т?рг? ?йр?т?.?и?азлау ?чен презентация, с?хн? авыл ?е кебек  ?и?азлана ( т?р?з?д? ак п?рд?л?р, эск?мия, сандык, ?ст?л, суккан ашъяулык, самовар, ч?йнек, поднос, чынаяклар, коштабакта коймак ?еме. Ид?нд? суккан палас, чиг?ле тастымал, чикк?н менд?рл?р, каба).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кич утыру »



Кич утыру

Максат: Укучыларны милли бәйрәм - кич утыру белән таныштыру. Туган телгә, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, милли традицияләргә, гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Күңелле бәйрәмнәрне, йолаларны үтәргә өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, сәхнә авыл өе кебек җиһазлана ( тәрәзәдә ак пәрдәләр, эскәмия, сандык, өстәл, суккан ашъяулык, самовар, чәйнек, поднос, чынаяклар, коштабакта коймак өеме. Идәндә суккан палас, чигүле тастымал, чиккән мендәрләр, каба).

1нче кыз. Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга.

1нче малай. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле дуслар! Хәерле көн “ Кич утыру”га рәхим итегез!

Сәхнә түрендә әби йон эрләп утыра.

Әби. Кызым, кер әле!

Кыз йөгереп керә.

Әби. Кызым, әниеңнәр кунакка китте. Мин дә ахирәтем Өммегөлсемгә кереп чыгам. Син өйдә үзең генә каласың. Яшь- җилкенчек җыя күрмә.

Кыз. Әбием, мин дә кызларны чакырыйм әле.

Әби. Юк, балакаем. Әниеңнәргә ничек җавап бирермен.

Кыз . Әбием, ә без кызлар белән кул эшләре генә эшләп утырырбыз.

Әби. Малайларны кертә күрмәгез. Мин киттем.

Әби чыгып китә.

Хуҗа кыз. Кызлар, керегез!

Бергәләп күңел ачыйк,

Кич утыру оештырыйк!

Кул эшләре тотып кызлар керә.

1 нче кыз. Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

2нче кыз. Уен- көлке, җыр моңнан

Күңелләребез тулсын!

3 нче кыз. Бүген сездә кич утыру дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Хуҗа кыз. Исәнмесез! Хәерле кич! Рәхим итегез түрдән!

Кызлар кул эшләре эшләп утыра (чигү чигәләр, йомгак чорныйлар, каз канаты сыдыралар, бәйләм бәйлиләр).

1нче кыз. Кызлар, әйдәгез бергәләп җырлап алыйк әле. (“Әйлән- бәйлән” җыры башкарыла).

Шулвакыт гармун асып, егетләр керә һәм ишек шакыйлар.

1нче егет.Исәнмесез, кызлар- йолдызлар! Котлы булсын бәйрәмегез.

Кызлар тәрәзәдән карыйлар.

2нче егет.Тәрәзәдән карыйсыз да,

Карап кемне таныйсыз!

Карап, тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз!

Хуҗа кыз. Юк. Егетләрне кертергә әби рөхсәт итми.

1.Егетләр такмаклар җырлый башлый.

Ак кәрзинкәләр эченә

Алмалар тутырырга.

Килдек, кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга.

Кызлар җырлый.

2. Әнә килә автомобиль

Төягәннәр пүртәнкә.

Безнең авыл малайлары

Җыенысы бер тәңкә.

Егетләр җавап бирә.

3. Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз,

Пожалуйста, үзегезне

Әллә кемгә куймагыз.

Кызлар җавап бирә.

4. Яшел урам аланында

Әй типтерә куяннар,

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар.

1нче егет. Кертмәделәр.

2нче егет. Клубка киттек, егетләр ( үпкәләп чыгып китәләр).

1нче кыз. Урыннарга утырыйк. Бергәләп уйнап алыйк. Нинди уен уйныйбыз?

2нче кыз. Сигезле.

(Кызлар “Сигезле” уйныйлар)

3нче кыз. Нинди уен уйныйбыз?

4 нче кыз. “Йөзек салыш” уйныйбызмы?

Бергә.Уйныйбыз.

(Кызлар “Йөзек салыш” уены уйныйлар)

Отылган бала шигырь сөйли.

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры- бай мирас, дип

Бу көнгәчә саклаган.

2 нче отылган бала “Каз канаты”җырын җырлый башлый, ә кызлар бергәләп җырны дәвам итәләр.

1нче кыз. Әйе, элек каз канатын карага манып каләм итеп язганнар.

2нче кыз. Карагыз әле бу майлагычка. Аның белән коймак, кыстыбый , таба майлыйлар ( майлагыч күрсәтә).

3нче кыз. Ә каз мамыгы иң затлылардан санала. Аңардан йомшак, күпереп торган, мендәрләр ясыйлар (чигелгән тыш белән мендәр күрсәтә).

4нче кыз. Каурый сибәм су юлына,

Ишле булсын казыгыз.

Өмәләрдә эш күрсәтеп,

Җырлап- биеп алыгыз.

5нче кыз.Кызлар, аяклар тыпырдап тора, әйдәгез бер биеп алыйк .

Утыр әле яннарыма” көенә бию башкарыла.

6нчы кыз. Татар халык иҗатында кешенең һәр эшенә әйтеме, мәкале бар.

7нче кыз. Әйтем- сүзнең бизәге,

Мәкаль- сүзнең җиләге

Әйдәгез әле, дуслар,

Мәкальләр, әйтемнәрне

Искә төшерик .

Мәкальләр әйтешү.

  1. Кем эшләми, шул ашамый.

  2. Ялгыз агачны җил сындыра.

  3. Китап- белем чишмәсе.

  4. Иң татлы тел- туган тел

Анам сөйли торган тел.

Әби. (ишектән сөйләнә- сөйләнә керә) Я, балалар, күңелле генә утырдыгызмы?

Кызлар. ( кул биреп исәнләшәләр) Нихәл, әби! Исәнлекләр ничек?

Әби. Рәхмәт, балалар, әлегә аллага шөкер, әкрен генә йөрим әле. (Оныгына карап). Кызым, балам, әле сез чәй дә эчмәгәнсез. Бар да суынып беткән. Самоварны шаулатып җибәрим әле.

Әби чыгып китә. Сәхнә артыннан “Моңнар кайтсын авылга”җыры ишетелә һәм яшьләр бергәләп җырны башкаралар.

Моңнар кайтсын авылга

Авыл киче. Тасмалардан

Әй агыла ят моңнар.

Нинди моңсу, әллә инде

Телсез калган гармуннар.

Әйт, авылым, кайда соң моң,

Моң кайда соң, әйт, урман?

Аулак өйле һәм гармунлы

Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр,

Гармун моңга сусаган.

Сөю булып моңнар кайтсын

Авылыма яңадан.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Кич утыру

Автор: Хисматуллина Ляйсан Раисовна

Дата: 21.04.2015

Номер свидетельства: 204189

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(169) "Конспект урока по татарской литературе по произведению Г. Баширова " Туган  ягым- яшел бишек" "
    ["seo_title"] => string(102) "konspiekt-uroka-po-tatarskoi-litieraturie-po-proizviedieniiu-g-bashirova-tughan-iaghym-iashiel-bishiek"
    ["file_id"] => string(6) "157284"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421580531"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "Тукай безне? й?р?кл?рд? "
    ["seo_title"] => string(24) "tukai-bieznien-ior-kl-rd"
    ["file_id"] => string(6) "120906"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413822746"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(120) "Ш. Галиевне? и?атына багышланган тамаша “С?злек бабай”да кунакта "
    ["seo_title"] => string(72) "sh-galiievnien-izh-atyna-baghyshlanghan-tamasha-suzliek-babai-da-kunakta"
    ["file_id"] => string(6) "133508"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416511964"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""Дусларым янымда булганда""
    ["seo_title"] => string(25) "duslarym_ianymda_bulganda"
    ["file_id"] => string(6) "521787"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1570348239"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства