Нигматуллина Карима Агалямовна,
учитель начальных классов
муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
“Средняя общеобразовательная школа № 38” ,
г. Набережные Челны Республики Татарстан
А.Алиш әкиятләре буенча IV класста класстан тыш уку дәресе.
Тема: "Әкиятләр иле”нә сәяхәт.
Максат:
1. Танылган балалар язучысы А.Алиш турында белемнәрен барлау, яңа мәгълүматлар бирү.
2. А. Алиш әкиятләренең эчтәлегенә төшендерү, сүзлек байлыгын арттыру; сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү. Эчтәлекне аңлап укуларына, сөйли алуларына ирешү.
3. Китапка мәхәббәт, әдәби әсәрләр укуга омтылыш тәрбияләү. Халык педагогикасы нигезендә һәм әкият геройлары мисалында әхлак тәрбиясе бирү.
Материал:
1. А.Алиш портреты.
3. Әкиятләрнең идеясе чагылган мәкальләр язылган плакатлар.
5. А. Алиш китапларыннан күргәзмә.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү
Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.
Укытучы:
-Исәнмесез,балалар!
Укучылар:
- Исәнмесез!
Укытучы:
-Кәефләрегез ничек?
Укучылар:
-Кояшлы көн кебек.
Анам телен, Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы: – Без бүген сыйныфтан тыш уку дәресебезне әкиятләргә багышларбыз. Сез халкыбызның бик күп әкиятләрен беләсез инде. Язучылар да әкият жанрын яратып язалар. Үткән дәрестә без Алиш әкиятләре белән танышкан идек. Бүген без А.Алишның әкиятләре иленә сәяхәт итәрбез. (Слайд)
Укытучы: - Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Укучылар:- Әйе, бик тә яратабыз.
Укытучы: - Алайса, сәяхәткә кузгалыйк - вакыт уздырмыйк. Шушы табышмакның җавабын әйтегез әле: (Слайд)
Дүрт тәгәрмәчле әрҗә
Үзе зур көчкә ия.
Олы юлдан йөгерә -
Максатка тиз җиткерә. (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: - Автобус
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
Укытучы: - Дөрес, укучылар. Без бүген шушы автобус белән сәяхәт кылырбыз. Искә төшерик, сәяхәт вакытында нинди мөһим кагыйдәләрне үтәргә кирәк? (Төркемнәрдә фикерләшү)
2нче төркем. - Сәяхәт вакытында тәртипле булырга кирәк.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
3 нче төркем. - Иптәшләребезгә авырлык килгәндә ярдәм итәргә кирәк.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
1нче төркем. - Һәрвакыт бердәм булырга кирәк.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
(Слайд)
Укытучы: - Әйе,балалар,шулвакытта сәфәребез күңелле һәм файдалы булыр.
II. 1. Сезнең алда сәяхәт көтә. Ерак юлны җыр кыскарта, яраткан җырыбызны җырлап барыйк. (Туган авыл җыры башкарыла)
Туган авыл (Слайд)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, төнем белән.
Укытучы: - Менә "Әкиятләр иле”нең капкасына килеп җиттек. Тик нишләптер ачылмый ул. Ә, капкага керү өчен, сорауларга җавап бирергә кушылган икән. (Капкага сораулар язылган кәгазь эленгән.)
– Бу сорауларга җавап бирик. (Слайд)
1нче төркем. 1) А.Алиш кем ул? 2) А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр? (Төркемнәрдә фикерләшү)
2нче төркем. 1) А. Алиш кайчан туган? 2)"Капкорсак патша” исемле беренче әкияте нинди журналда басылып чыга? (Төркемнәрдә фикерләшү)
3нче төркем. 1)А. Алишның нинди әкиятләрен беләсез? 2)Мәктәптә аны ничек каршы алганнар? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Көтелгән нәтиҗәләр:
1нче төркем: А.Алиш татар халкының күренекле балалар язучысы.
Укытучы:
- Сез 1нче төркем белән килешәсезме?
2нче төркем: А.Алиш 1908 елның 15 сентябрендә дөньга килә.
Укытучы:
- Сез 2 нче төркем белән килешәсезме?
3нче төркем:(җавап бирә)
“Чукмар белән Тукмар””
“Бикбатыр белән Биккуркак”
“Алдакчы Наил”
“Нечкәбил”
“Капкорсак патша”
“Сертотмас үрдәк”
“Койрыклар”
“Куян кызы”
“Кем көчле”
Укытучы:
-Сез 2 нче төркем белән килешәсезме?
1нче төркем:
- А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр– әкиятләр.
Укытучы:
-Сез 1 нче төркем белән килешәсезме?
2нче төркем:
1.Әдипнең "Капкорсак патша” исемле беренче әкияте "Пионер каләме” журналының 1934 елгы 2нче санында басылып чыга.
Укытучы:
-Сез 2 нче төркем белән килешәсезме?
3нче төркем:- Мәктәптә аны:– Алиш абый килгән. Әкият укый торган абый килгән, – дип каршы ала торган булалар.
Укытучы:
-Сез 2 нче төркем белән килешәсезме?(Үзбәя)
Укытучы:
- Менә аның әкиятләре дөньясына керүебез өчен, бу әкиятләрне дә белүебез сорала. Мин әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аларның кайсы әсәрләреннән икәнен әйтерсез. (Берничә әсәр укыла,)
1нче төркемгә:
“- Ә,алай икән,аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына китән, аларның дуслыклары шуныә белән беткән.”
2нче төркемгә:
“Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр.Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи,чепер-чепер итеп,сөт эчкән.”
2нче төркемгә:
“Нинди рәхәт. Кояш кыздыра. Су өсте җем-җем итеп тора. Яфраклар да селкенми, җил бөтенләй юк.
Җирдәге ком аякны пешерә. Менә шундый вакытта су керәсе бик килә. Без елга буена барабыз. Майкаларны, трусикларны салабыз. Их, рәхәтләнеп су коенырга тотынабыз, йөзәбез, чәчрәтәбез, узышабыз.”
Көтелгән нәтиҗәләр:
1нче төркем:
“Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән”
Укытучы:
-Сез 1 нче төркем белән килешәсезме?
2нче төркем:
-“Бикбатыр белән Биккуркак”
Укытучы:
-Сез 1 нче төркем белән килешәсезме?
3нче төркем:
-“Алдакчы Наил”
Укытучы:
-Сез 1 нче төркем белән килешәсезме? (Үзбәя)
2. Укытучы:
Капка ачылды. Карагыз әле, нинди матур сукмак күренә. Сукмак буйлап кем бара ул? (Төркемнәрдә фикерләшү)
– Сертотмас үрдәк. (Слайд)
– Ул кая юнәлгән? (Төркемнәрдә фикерләшү)
– Кара урманга хуҗасын эзләп бара ул.
– Дөрес эшлиме ул? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Бу әкияттә татар халкының нинди акыллы сүзләрен укыдыгыз? Тагын бер кат укыйк әле.(26 бит,3нче абзац)
– "Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәс нык булыр”.
– Балалар, сезгә өйдә әкиятләрнең эчтәлегенә карата мәкальләр табып килергә әйтелгән иде. Бу әкияткә карата кем нинди мәкаль әйтер?
Мәкальләр әйтелә: (төркемнәрдә эш)
1нче төркем: - Телдән сорама, ул үзе әйтер.
2нче төркем: - Сүзеңне үлчәп сөйлә.
3нче төркем: - Телеңне теш артында тот.
1нче төркем: - Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.
2нче төркем: -Уяу кешегә хәтәр юк.
Укытучы: Алишның бу әкияте нәрсәгә өйрәтә? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Очраган берәүгә сереңне сөйләп йөрмәскә.
2нче төркем: – Кеше сүзенә колак сала белергә.
3нче төркем: – Әйтелгән фикерләр турында уйланып, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. (Үзбәя)
3. Укытучы: Бу акылны күңелләребезгә салып, юлыбызны дәвам итик. Карагыз әле, нинди матур зәңгәр күл буена җиттек. Күл буенда нәрсәләрне күрәсез?(Төркемнәрдә уйлау)
Укучылар: – Каз бәбкәсе белән Аккош баласын.
Укытучы: – Бу әкият нәрсә турында сөйли? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: – Киек каз баласы ялкау булып үсә, әнисенең сүзен тыңламый, үзе кашык тотып ашый да белми. Саф һавага чыкмый, физзарядка ясамый. Шуңа аның аяклары да кыска кала, велосипедта да йөри алмый. Ә менә Аккош баласы һәр эшне үз вакытында башкара, таза, сау-сәламәт булып үсә. Сатучы апа велосипедны аңа бирә.
Укытучы: – Әйдәгез, сатучы апаның сүзләрен табып укыйк әле. (Укыла) (38 бит, соңгы абзац,39 бит,4 нче абзац)
Укытучы: – Бу әкияттән нинди сабак алып китәбез? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Иркә, ялкау булмаска.
2нче төркем: – Зурлар сүзен тыңларга.
3нче төркем: – Спорт белән шөгыльләнергә.
1нче төркем: – Үзең булдыра алган эшне кешеләрдән эшләтмәскә.
Укытучы: – Бу әкияткә карата нинди мәкальләр таптыгыз? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Иркә бала ир булмас.
2нче төркем: – Иренчәк иркә булыр.
3нче төркем: – Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык.
1нче төркем: – Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән. (Үзбәя)
Укытучы: Сез барыгыз да тырышлар, Аккош баласы кебек сау-сәламәтләр. Шуңа күрә безнең юлыбыз җиңел, сәяхәтебез күңеллеуза. Алга таба китик.
4. – Менә, бара-бара, умарталыкка җиттек, без нинди әкияткә килеп чыктык икән? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: - "Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкиятенә килеп чыктык.
Укытучы: - Әнә анда нәрсәдердер эш белән мәш килә.Нәрсә икән ул? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: - Бал корты белән Шөпшә чәчәкләрдән бал җыялар.
Укытучы: -Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: - Тырыш булырга, ялкауланмаска.
- Бу әкият герое Бал корты Шөпшәгә нинди акыл бирә?
Укучылар:- Тырышып эшләгәч, бөтен авырлыкларны да җиңеп була.
– "Көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була”. (Табып укыла.) (20-21 битләр)
– Әкияткә нинди мәкальләр туры килә? (Һәр төркемгә мәкальләр язылган карточка таратыла) (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт.
2нче төркем: – Калган эшкә кар ява.
3нче төркем: – Кылмыгыңа күрә бәһале.
1нче төркем: – "Көн үтсенгә” эшләмә, "булсын”га эшлә.
2нче төркем: – Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
– Умарталыктан нинди уйлар белән китәбез? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Ялкау булмаска, тырыш булырга.
2нче төркем: – Һәр эшне намус белән эшләргә.
3нче төркем: – Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмаска. (Үзбәя)
5. Укытучы: Ә хәзер, балалар, урманга да килеп кердек. Урман һавасы нинди яхшы, саф. Әйдәгез тирән итеп урман һавасын сулыйк, урман аланында ял итеп алыйк. (Күзләргә ял) (Слайд)
III/ Физкультминутка.
6. Укытучы: - Карагыз әле, бу Куян кызы нишләп боегып утыра? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: - Аның аягы шешкән.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
Укытучы: - Кайсы әкияттән килгән ул бу урманга? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: - “Куян кызы ”әкиятеннән.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
-Аның турында ниләр беләсез? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: – Куян кызы әнисенең сүзләрен тыңламыйча, итекләрен салып ташлаган, шуңа күрә аяклары өшегән.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
Укучылар: – Айболит аңа: ”Салкын вакытта итекләреңне салма, начар хәлгә калма”, – дигән.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез. (Үзбәя)
7. Укытучы: Әйе, балалар, "Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган”, – ди халкыбыз. Ышанам, сезнең арада андый балалар юктыр. Юлыбызны дәвам итеп, урман эченәрәк керик. Биредә караңгырак икән.
Укытучы: -Карагыз әле, Ябалак баласы нишләп утыра икән бу ботакта? Кем таныды бу ябалакны? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар: – Ул бәлага тарыган. Әти-әнисенең сүзен тыңламыйча, туганнарыннан аерылып, бер якка очып киткән. Хәзер кая барырга белми адашкан.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
Укытучы: – Без нинди әкияткә килеп эләктек соң? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар:– "Бик яхшы сабак алган Ябалак” әкиятенә.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
Укытучы: – Ни өчен елап утыра соң ул? (Төркемнәрдә фикерләшү)
Укучылар:– Әти-әнисенең сүзен тыңламаган өчен, аңа берәү дә ярдәм итмәгән. Тиен дә, кошлар да аны үз агачларыннан куганнар, төлке чак кына эләктерми калган.
Укытучы: - Сез бу җавап белән килешәсезме?
Укучылар:- Әйе, килешәбез.
– Нинди сабак алган инде ябалак баласы? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Зурлар сүзен тыңларга кирәклеген аңлаган.
2 нче төркем: – "Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын”, – дигән.
Укытучы: – Сез Ябалак баласына халкыбызның нинди мәкальләре белән киңәш бирер идегез? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Олылар сүзен тотмасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.
2нче төркем: – Үзеңнән олыдан сабак ал.
3нче төркем: – Ата-ана сүзен тотмаган – орылган да сугылган. (Үзбәя)
Укытучы: – Әйе, балалар, Ябалак баласы нәкъ әнә шулай орылып – сугылып беткән, ярый әле, әти-әнисе эзләп тапкан. Әнә ул хәрәкәтләнә башлады, кич җитәдер, кайтыр юлга чыгыйк.
8. Укытучы: Ә бу нинди капчык ята икән юл өстендә? Ачып карыйкмы, әллә ташлыйкмы?
– Ачып карыйк. (Капчык эченнән әтәч рәсемнәре чыга.)
Укытучы: – Бу нинди әтәчләр икән? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Алар Тукмар белән Чукмар.
Укытучы: – Ни өчен аларга шундый исем кушканнар?
2нче төркем: – Алар дус булмаганнар, гел сугышып кына торганнар.
Укытучы: – Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?
3нче төркем: – Дус-тату яшәргә, бер-береңнең кадерен белергә өйрәтә.
Укытучы: – Әтәчләргә нинди киңәш бирер идегез? Нинди мәкальләр белән җавап бирегез? (Төркемнәрдә фикерләшү)
1нче төркем: – Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
2нче төркем: – Холкы начардан дуслары качар.
3нче төркем: – Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
1нче төркем: – Татулыкта – бәрәкәт. (Үзбәя)
9. Укытучы: Әйе, укучылар, дус, бердәм булсаң, тормыш күңелле була, бөтен авырлыкларны җиңеп була. Менә без дә бергәләшеп "Әкиятләр иле”н гизеп кайттык. Әйдәгез хәзер сәяхәтебезгә йомгак ясыйк.
IV.Дәрескә йомгак.
Укытучы: - А.Алишның кайсы әсәрләрен искә төшердек?
Укучылар:
“Сертотмас үрдәк”
“Каз белән Аккош”
“Чукмар белән Тукмар””
“Куян кызы”
"Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”
6. "Бик яхшы сабак алган Ябалак”
Укытучы: - Әлеге әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучылар:
-Сереңне дөньяга чәчмәскә.
-Тырыш булсаң, рәхәт яшәрсең.
-Әти-әниеңнең сүзен тыңларга.
- Дус яшәргә кирәк. (Үзбәя).
Укытучы:- Балалар, әйдәгез, үзебезнең түгәрәкләрне саныйк һәм дәрескә билгеләр куйыйк. Дәрестә барыгыз да әйбәт эшләдегез.Бик зур рәхмәт.
Өй эше: Сыйныфтан тыш укуга әзерлек. Г.Тукай шигырьләрен укый торырга.