Дусларым янымда булганда.
Алып баручы: Бүген барыбызның да йөзе шат, көләч. Шулай булмый мөмкин түгел. Бүген безгә чын дуслар җыелган, һәр бала үзенә ошаган дусны эзләп таба. Гадәти булмаганча исәнләшә.
Бу минем борын,
Бу синең борын Бу минем колак,
Бу синең колак.
Бу минем битем,
Бу синең битең Син минем дустым,
Мин синең дустың.
Сәлам дустым!
Урыннарга килеп бастык. Бүген бездә кунаклар, аларга елмаю бүләк итик. Сылу кызларыбыз утыра, батыр егетләребез утыра. Энергизатор “Җил исә” (Кулларны өскә күтәрү, агачның җилдә чайкалуын күрсәтү):
- Кем чалбар кигән җил шуңа исә.
- Кемнең чәч толымнары озын.
- Кем баллы ярата.
- Кемнең дуслары бар.
- Балалар, без сезнең белән бүген ДУСЛЫК турында сөйләшербез. Кичәбезнең темасы “Дусларым ЯНЫМДа булганда” диеп атала.
- Дуслык ул.
Балалар сезнең белән беренче биремгә күчкәнче кагыйдәләрне искә төшереп алырбыз.(Җавап бирә башлаганчы, кагыйдә искә төшерелә: үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, башкаларны кабатламаска, бер - береңне тәнкыйтьләмәскә).
Балалар, дуслык сүзен ишеткәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килә? Дәвам ит. Дуслык ул.(слайд 1 укыйбыз)
Тәрбияче сүзе:
- Дуслык - дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык - бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.
Бүгенге әңгәмәдә без түбәндәге төп сорауларга җавап табарбыз.
Нәрсә ул дуслык?
Кем ул чын дус?
Дуслашу кагыйдәләре бармы?
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә Дуслык -бер-береңә ышануга нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр диелә,
Сайфутдинов Ильдан шигырь сөйли «Друг””
3. Дуслык хисе кемнәр арасында була ала?
(Җилкә буенча партнерларыгыз белән исәнләшергә.)
Тәрбияче сүзе: (Слайд 2 укыйбыз)
- Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр (Әни-бала, әти- бала, кыз- кыз, малай - малай, кыз- малай).
- Шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булырга мөмкин. Сез әле кайчан гына безнең интернат- мәктәпкә укырга килдегез. Төрле гаиләдә, төрле балалар бакчасында тәрбия алдыгыз. Бөтенләй таныш түгел кешеләр янына килеп кердегез. Без берничә ай уку дәвамында укырга, язарга, дус булырга өйрәндек, һәм бер гаилә булып яшибез.
Тәрбияче:
-Балалар, сез кемнәр?
-Укучылар.
Тәрбияче:
-Сез ниндиләр?
-Дуслар
-Уңганнар.
-Сөйкемлеләр.
- Ләззәтлел әр.
-Ышанычлылар.
-Көчле л әр.
Тәрбияче:
- Хәзер безнең коллективта, үзара нәрсә булырга тиеш?
-ДУСЛЫК
4. Уен “Дус табыйк”.
Түгәрәктә бию (музыка) Балалар парлап, бер-берсенә йөз белән карап, ике түгәрәккә тезеләләр.Бер, ике дигәндә, ике адым уңга атлыйлар, өч дигәндә, аяк очларына күтәреләләр. Шул ук хәрәкәтне сул якка таба кабатлыйлар. Аннары бер сүзенә-уңга, икегә-сулга атлыйлар, өч дигәндә, кул чабалар. Бер, ике, өч, бас аяк очка,
Бер, ике, өч, бас аяк очка,
Бер, ике, өч кулларны чабыйк,
Бер, ике, өч, яңа дус табыйк!
5. Бию “Дуслык”. Бииләр Эльвина, Файруза, Фоат, Сураж.
6. “Сезнең дусларыгыз бармы?”
(Тор утыр). Чын дуска гына хас билгеләр ишетсәгез, басасыз.
-Чын дус һәрвакыт булыша, ярдәм итә.
-Чын дус теләсә булыша, теләсә булышмый.
-Чын дус миңа дәрес әзерләргә булыша.
-Чын дус өй эшен күчерергә бирә.
-Чын дус теләсә яхшылык эшли.
-Чын дус гел яхшылык эшли.
-Чын дус авыр хәлдә калдырмый.
-Чын дус авыр хәлдә булыша.
Тәрбияче сүзе:
Минемчә, һәрберегезнең дусты бар. Кем соң ул дус? Дус-ул синең сыйныфташың, партадашың, кечкенәдән бергә уйнап үскән күрше кызы, я малае.
Ә инде чын дус дип аталучы бер генә буладыр ул. Ул синең серләреңне саклый белергә, кирәк урында сине якларга тиеш.Чын дус ул сине аңлырак, көчлерәк, акыллырак итә. Шуңа күрә кечкенәдән үк кешеләр белән аралаша, үзеңә дуслар сайлый белергә кирәк.
7.Уен-тренинг “Чәчәк”.
Сезнең алдыгызда чәчәк таҗлары ята. Төркемнәрдә тикшереп, чын дуска хас сыйфатларны табып, чәчәкне терелтик.Дуслык аланында чын дус чәчәге барлыкка килсен. (Таҗда язулар: ярдәмчел, әләкче, бүлешә белә, тәрбияле, аңлаучан, талашмый, көнләшми,саф күңелле, саран,алдакчы усал, сугыш чукмары, дорфа)
Нинди сыйфатларны алмадык? Ни өчен?
8. Ситуатив мәсьәләләр чишү.
Дус булу бик рәхәт. Әмма кайчакта ике кеше арасында мөнәсәбәт бозыла - конфликт килеп чыга. Бу сүз сезгә танышмы? Нәрсә ул конфликт?
Конфликт- бер үк вакыйгага, әйбергә карата туган төрлечә фикерләр, ягьни фикерләрнең чагышмавы, капма-каршылыгы.
Беренче очрак.
Син парталар арасыннан узып барганда, ялгыш кулың тиеп китеп, иптәшеңнең китапларын идәнгә бәреп төшердең. Ул
Сез әле генә конфликтка кердегез. Үзегез генә түгел, кисәк кенә сикереп торды да синең китапларыңны идәнгә тотып атты.бу бәхәскә иптәшләрегезне дә тарттыгыз. Бу,чыннан да, зур конфликт. Әмма чыгу юлы бармы? ( фикерләр)
- елыйм
- укытучыга әйтәм
- бер сүз дә әйтмим
- синең фикерең
Икенче очрак.
Классташыгыз сезнең якын дустыгызны үрти, аннан көлә.,Сез ни эшләрсез?
-елыйм
-йодрык кулланам
- аңа кушылып дустымнан көләм
- синең фикерең.
Өченче очрак.
Классташыгыз сораусыз сезнең ручкагызны алды.Сез нәрсә эшләрсез?
- синең фикер
Шарипова Эльвина шигырь сөйли «Гафу сорамасаң”
Әйбәт кенә уйнаганда,
Бәхәскә чыга сәбәп.
Зур дуслыкны боза ала
Шушы кечкенә сәбәп.
Кешеләр татуланырга
Сүзләр тапканнар ярый.
Әле берең, йә икенчең,
Баш иеп, гафу сорый.
9. Дус булу кагыйдәләре.
- Яраклашу. “Әйе, син дөрес әйттең, мин гаепле”( ә бит син гаепле түгел!)
- үз фикереңнең дөреслеген тыныч кына исбатлый
алу. “Тыңла әле мине. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмәгән идем, ялгыш кына шулай килеп чыкты. Гафу ит”
- Сүзсез җиңү. Елмаю. Конфликтны булдырмау.
- Килешү. “Әйдә, бер нәтиҗәгә киләбез. Бүтән талашырга теләмим.” Конфликттан чыгу өчен ике якның да килешүгә баруы компромисс дип атала. Бу адым бары тик рухи һәм әхла- ки үсешкә ия кешеләргә генә хас.
- Балалар, дуслашу ул- җиңел бирелми. Сез әле дуслашырга өйрәнәсез генә. Ә дуслык нык булсын, тукталмасын өчен аерым кагыйдәләрне белергә кирәк. Дус булу кагыйдәләрен исеңдә тот!
- Таптап китмә, юл бир!
-Талап алма, бирә бел!
-Йодрык кулланма, ярдәм кулы суз! Әйбереңне яшермә, бүлешә бел! Кычкырма, тыңлап бетер!
-Әгәр дуслык тукталмасын дисәң, дустыңның яхшы һәм начар якларын да кабул итәргә кирәк.
11. Уен “Дусларын табарга ярдәм ит”.
(Төркемнәрдә аерылган рәсемнәр, шуларны “дуслаштыру”)
- Шаян, шук борындыклар: Чип һәм. (Дейл).
- Шрек (Фиона)
- Тапкыр Винни Пүх һәм. (Пятачок).
-Крокодил Гена һәм. (Чебурашка).
12. Дуслык агачы.
Тәрбияче:
- Аланыбызга дуслык агачы җитми. Алдыгызда кечкенә генә уч (кул рәсемнәре бар. Әгәр бүгенге әңгәмәдән дуслык турында нәрсәдер белдем дип уйласагыз - яшелгә, аңлап бетермәсәгез сарыга буяп, агачыбызга яфраклар итеп эләрбез.) Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып, кул- га-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк.
Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән- күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен.
Әйдәгез җырлыйк Дуслык турында.
Яхшы дуслыкны тиңлик алтынга,
Дуслык алтындай чиста, саф булсын,
Кара төндә дә нурдай балкысын.
13. Җыр “Дустым бар”.
-Тәрбияче:
- Балалар, сезнең чын дуслар булуыгызны телим, араларыгыз беркайчан да бозылмасын. Иң киң күңелле мәче Леопольд сүзләрен бер-беребезгә тагын әйтик “Әйдәгез, ДҮС яшик!”