kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарской литературе по произведению Г. Баширова " Туган ягым- яшел бишек"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:      Г.Б?шировны?   “Туган ягым- яшел бишек” ?с?рен ?йр?н?не йомгаклау.          

Максат:    1. Г.Б?шировны? “ Туган ягым-яшел бишек”?с?рен ?йр?н?не йомгаклау.

                   2.Укучыларны? с?йл?м телен, фикерл?? с?л?тен ?стер?.

                   3.Татар халык йолаларына, б?йр?мн?рен?, халкыбызны?  ?тк?нен? кызыксыну т?рбиял??.

?и?азлау: Г.Б?широв портреты,  китаплары,  проектор, мультимедия экраны, видеофильм «Сабантуй» , диск «Халкым мирасы, тема буенча презентация.

Эпиграф:  Х?терл??д?н курыкма син!

                   ?тк?нн?рне онытма син.

                   Бел син ерак бабайларны?

                  Ничек итеп к?н итк?нен.

                  Нинди уйлар,нинди мо?нар

                 Безг? калдырып китк?нен.

                              Равил   Ф?йзуллин  

Д?рес барышы:   

  1. Оештыру.Сыйныфта у?ай климат тудыру.
  2. Уку м?сь?л?се кую.    
  3.  

_Укучылар, д?ресне т?б?нд?ге шигырь  юллары бел?н башлыйсым кил?. (Милли к?й я?гырый.Экранда туган авыл р?семе.)

     Читт? й?рг?н чакта, сагындырып,

Керер ?чен т?нл? т?шен?,

З??г?р та?лы,биек аяз к?кле

Туган ягы кир?к кешег?.

Яш?? ?чен бетм?с к?ч алырга

Олысына ??м д? кечег? -

М?х?бб?тле, ямьле, м?рх?м?тле,

Туган ягы кир?к кешег?.

  1. Шигырьд? с?з н?рс? турында барды? (Шигырьд? с?з туган як турында барды)
  2. Н?рс? со? ул туган як? (Туган як ул- туган ?й,т?пи басып китк?н ?ир.)
  3. Ни ?чен ул ??р кеше  ?чен кир?к , ??р кешег? шулай кадерле? (Ч?нки анда ??р н?рс? к??елг? якын)
  4. Сез ?зегезне? туган ягыгыз турында н?рс?л?р ?йт? аласыз?

(- Минем туган ?ирем д?ньяда ти?е булмаган ч?ч?кл?рг? бай,Яш?? куанычы бел?н очып й?рг?н к?б?л?кл?рг?, кошларга бай.

-Ерак ?ирл?рг? ургылып агучы елгаларда да,тешл?рне камаштырырлык салкын сулы чишм?л?рд? д? минем туган ягым.

-Авылыбыз шагыйр?се Саим? апа Морзаханова “Авылыма” шигыренд? авылыбыз турында болай дип язган:...)

(Гареева Наил?  шигырьне  яттан с?йли.)

5.Туган як,туган ?ир турында нинди м?кальл?р бел?сез?

(?з иле?- алтын бишек.

Иле юкны? к?не юк.

Туган иле?-туган ?е?.

Ир иленд? кадерле.

Илд? чыпчык ?лми.

Илне? т?тене д? т?мле.

Ватан- икенче анадыр.

Ил йоласыз булмый)

Укытучы: Ил йоласыз булмый.

  • Бу м?кальг?  нинди м?гън? салынган?

(??р халыкны? ?з гореф-гад?тл?ре,йолалары, б?йр?мн?ре, мо?нары була.)

  • Н?рс? со? ул йола?

 

Йола-теге яки бу халыкны? яш?ешен? борыннан кереп урнашкан тормыш-к?нк?реш традициял?рен яки дини кануннарны ?т??г? б?йл?нешле т?ртип ??м гад?тл?р; гореф-гад?тл?р.

(Укучы слайдтан кычкырып укый)

-Укучылар,?йд?гез д?ресебезне? эпиграфы бел?н танышып китик.(Слайдтан укучы укый)

-?йе, ??р кеше ?зене? ?тк?нен,бабайларны? ничек итеп к?н итк?нен, нил?р бел?н ш?гыльл?нг?нен белерг? тиеш. Ч?нки ?тк?нен белм?г?нне? кил?ч?ге юк.

 Шуны? ?чен без б?ген сезне? бел?н халкыбызны? гореф-гад?тл?рен,йолаларын, б?йр?мн?рен иск? т?шереп кит?рбез.?с?рне? ???миятен ачыкларбыз.Д?рес азагына без шуларны белерг? тиешбез.

Укучылар,?йтегез ?ле, б?генге д?ресебезне? темасы нинди?

-Гом?р Б?шировны? “Туган ягым- яшел бишек” ?с?рен ?йр?н?не йомгаклау.

 -?йд?гез ,укучылар,?с?р буенча фикер алышыйк.

1.Г.Б?шировны? “Туган ягым- яшел бишек” ?с?ре н?рс? турында?

(Кечкен? Гом?р,аны? балачагы,туган як табигате,кешел?ре,гореф-гад?тл?ре турында)

2.Ни ?чен автор ?с?рен шулай атады ик?н?

(Туган якта кешене? балачагы ?т? ??м и? якты ист?лекл?ре сакланып кала.(“Бишек” с?зе шу?а ишар?).? “ яшел” с?зе м??гелек диг?н м?гън? ,яш??  м?гън?сен ?сти. Яш?? ?чен м??гелек к?чне  кеше ?зене? туган ягыннан ала.)

3.?с?рне? кереш ?леше ничек исемл?нг?н? Анда нинди эзл?р турында с?з бара ? Д?реслект?н шул сорауга ?авап эзл?п карагыз ?ле.(57нче бит,4нче абзац).

4. Г.Б?шировны?  “Туган ягым-яшел бишек” повесте автобиграфик  ?с?р. Ни ?чен ул шулай атала.

(Ч?нки ?с?рд?  язучыны? ?зе турында с?з бара.Гом?р безг? ?зе к?рг?нн?р, ?зе белг?н кешел?р, авылдашлары, чордашлары турында с?йли)

5.Кечкен? Гом?рне? к??еленд? балачакны? кайсы мизгелл?ре аеруча се?еп калган?

(Колынга карата м?х?бб?т ??м аерылу сагышы,тау шуулар,язгы сабан туйлары,орлык чыккан к?н,кунак кызларны? утырмага кил?е,каз ?м?л?ре,кич утырулар)

-?йд?гез ?ле ,кайбер йолалар,б?йр?мн?р турында кыскача с?йл?п китик.

(Укучылар кич утыру,Сабантуй,каз ?м?се турында с?йлил?р.)

-Шушы йолаларны? кайсылары б?генге к?нг? кад?р сакланып калган?

-Сабан туйлары,каз ?м?л?ре сакланып калган.

(“Сабантуй” ?зеген карап кит?без)

-Укучылар, ??ркем ?зене? ?тк?нен белерг? тиеш,?тк?нен ген? т?гел,? н?сел ш???р?сен д? белерг? тиеш.? н?рс? со? ул ш???р??

Ш???р?- н?сел-ыруны? кемн?н башланып,ничек тармакланып китк?нен к?рс?тк?н схема, Н?СЕЛ АГАЧЫ; РОДОСЛОВНОЕ ДРЕВО.

(Укучылар слайдтан укыйлар)

-Т?рки халыкларда борын-борыннан7 баба?а кад?р ?з н?селе?не? буыннарын к??елд?н бел?,н?сел ш???р?сен язу гад?те булган. Ул 16 нчы гасырда башлана. ? н?сел агачыны? и? кадерле кешел?ре- д?? ?ти ??м д?? ?ни.

?те булган.

Гом?р 6-7 яшьт? ген? булса да, ?зене? н?сел ш???р?сен бел?.

-Яле,Румия ,безне шул ш???р? бел?н таныштырып кит.

Кайбер к??еле к?т?ренкер?к кичл?рне ?ти минем бел?н с?йл?шеп алгалый.Шулай т?ш?мг? карап ята-ята да ми?а таба борыла:

-Яле, ш?керт,син кем угылы?- диг?н була.Ян?се шаяртуы инде,м?др?с?г? й?ри башлагач кына ш?керт буласы?.

-Мин-Б?шир угылы.

-Мм... Б?шир кем угылы?

-Б?шир Мостафа угылы.

  •  

-Аннарымы?Аны? атасы Ибра?им,аныкы Ш?фигулла.

-Й?,й?,арырак китк?ч,тегел?й таба ничегр?к бара?

-Ш?фигулланы? атасы Идрис, аннан да ары С?м?к?й

-Мен?,мен?, т?бе –тамыры шул инде.

? сез ?зегезне? н?сел ш???р?гезне бел?сезме?

(Морат бабкай н?селе ш???р?сен Юсупов Ил?ам с?йли.Слайдта н?сел агачын к?рс?т?)

-Безне? ?с?ребез “Туган ягым-яшел бишек” дип атала.? сез ?зегезне? туган ягыгызны  яшел бишекк? ти?ли аласызмы?

(Укучылар т?ркемн?рд? эшлил?р.Язганнарын кычкырып укыйлар.)  

Укытучы: Габдулла Тукай Гом?р Б?широв ?чен якташ та,матур шигырьл?р авторы да,гади халыкны? х?лен а?лаучы  буларак та якын.Г. Тукай “Туган авыл” шигыренд?:

   “Тау башына салынгандыр безне? авыл

 Бер чишм? бар,якын безе? авылга ул.

Авылыбызны? ямен, суы т?мен бел?м,

Шу?а к?р? с?ям аны ?аным,т?нем бел?н.”-дип язган.

 Б?лки шушы шигырь юлларын укыгач,Г .Б?широв та туган ?ирене? матурлыгын тойгандыр ??м ?зене? “Туган ягым-яшел бишек” повестен язгандыр.

-Флера С?л?йманова башкаруында “Туган авыл” ?ырын ты?лап кит?без.Габдулла Тукай с?зл?ре,татар халык к?е.

 

  1.  

-Укучылар,сез б?генге д?рест?н ?зегезг? н?рс?л?р алдыгыз?

(-Без халкыбызны? гореф –гад?тл?рен?, милли б?йр?мн?рен? , йолаларына   тукталып,?тк?нен белм?г?нне? кил?ч?ге юк ик?нлеген белдек.Гореф –гад?тл?рне кил?ч?к буыннарга да ?иткерерг?, гаил? ш???р?сен белерг? ик?нлеген т?шендек.)

-Укучылар, без б?ген сезне? бел?нГ.Б?шировны? “Туган ягым-яшел бишек”?с?рен? таянып,халыкны? г?з?л йолалары,гореф-гад?тл?ре турында с?йл?штек. Кеше кайда гына булмасын,нинди ген? урыннарны к?реп сокланмасын,аны? к??елен ??рвакыт газиз ?ире,туган нигезе ?зен? тарта.Туган ?ир ??ркем ?чен д? изге ??м кадерле.

Билге кую. ?й эше бир?.

“Туган ягым-яшел бишек” темасына инша язып кил.

Н?сел ш???р??не ясап кил.

 

 

 

                          

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарской литературе по произведению Г. Баширова " Туган ягым- яшел бишек" »

Тема: Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Максат: 1. Г.Бәшировның “ Туган ягым-яшел бишек”әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

2.Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

3.Татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Бәширов портреты, китаплары, проектор, мультимедия экраны, видеофильм «Сабантуй» , диск «Халкым мирасы, тема буенча презентация.

Эпиграф: Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Нинди уйлар,нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Равил Фәйзуллин

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.Сыйныфта уңай климат тудыру.

  2. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы:

_Укучылар, дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә. (Милли көй яңгырый.Экранда туган авыл рәсеме.)



Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы,биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.



Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә -

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле,

Туган ягы кирәк кешегә.



  1. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды? (Шигырьдә сүз туган як турында барды)

  2. Нәрсә соң ул туган як? (Туган як ул- туган өй,тәпи басып киткән җир.)

  3. Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк , һәр кешегә шулай кадерле? (Чөнки анда һәр нәрсә күңелгә якын)

  4. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(- Минем туган җирем дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә бай,Яшәү куанычы белән очып йөргән күбәләкләргә, кошларга бай.

-Ерак җирләргә ургылып агучы елгаларда да,тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәләрдә дә минем туган ягым.

-Авылыбыз шагыйрәсе Саимә апа Морзаханова “Авылыма” шигырендә авылыбыз турында болай дип язган:...)

(Гареева Наилә шигырьне яттан сөйли.)

5.Туган як,туган җир турында нинди мәкальләр беләсез?

(Үз илең- алтын бишек.

Иле юкның көне юк.

Туган илең-туган өең.

Ир илендә кадерле.

Илдә чыпчык үлми.

Илнең төтене дә тәмле.

Ватан- икенче анадыр.

Ил йоласыз булмый)



Укытучы: Ил йоласыз булмый.

  • Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган?

(Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре,йолалары, бәйрәмнәре, моңнары була.)

  • Нәрсә соң ул йола?



Йола-теге яки бу халыкның яшәешенә борыннан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле тәртип һәм гадәтләр; гореф-гадәтләр.

(Укучы слайдтан кычкырып укый)



-Укучылар,әйдәгез дәресебезнең эпиграфы белән танышып китик.(Слайдтан укучы укый)



-Әйе, һәр кеше үзенең үткәнен,бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.

Шуның өчен без бүген сезнең белән халкыбызның гореф-гадәтләрен,йолаларын, бәйрәмнәрен искә төшереп китәрбез.Әсәрнең әһәмиятен ачыкларбыз.Дәрес азагына без шуларны белергә тиешбез.

Укучылар,әйтегез әле, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

-Гомәр Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.





-Әйдәгез ,укучылар,әсәр буенча фикер алышыйк.



1.Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәре нәрсә турында?

(Кечкенә Гомәр,аның балачагы,туган як табигате,кешеләре,гореф-гадәтләре турында)

2.Ни өчен автор әсәрен шулай атады икән?

(Туган якта кешенең балачагы үтә һәм иң якты истәлекләре сакланып кала.(“Бишек” сүзе шуңа ишарә).Ә “ яшел” сүзе мәңгелек дигән мәгънә ,яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.)

3.Әсәрнең кереш өлеше ничек исемләнгән? Анда нинди эзләр турында сүз бара ? Дәреслектән шул сорауга җавап эзләп карагыз әле.(57нче бит,4нче абзац).

4. Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” повесте автобиграфик әсәр. Ни өчен ул шулай атала.

(Чөнки әсәрдә язучының үзе турында сүз бара.Гомәр безгә үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли)

5.Кечкенә Гомәрнең күңелендә балачакның кайсы мизгелләре аеруча сеңеп калган?

(Колынга карата мәхәббәт һәм аерылу сагышы,тау шуулар,язгы сабан туйлары,орлык чыккан көн,кунак кызларның утырмага килүе,каз өмәләре,кич утырулар)

-Әйдәгез әле ,кайбер йолалар,бәйрәмнәр турында кыскача сөйләп китик.

(Укучылар кич утыру,Сабантуй,каз өмәсе турында сөйлиләр.)



-Шушы йолаларның кайсылары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган?

-Сабан туйлары,каз өмәләре сакланып калган.

(“Сабантуй” өзеген карап китәбез)

-Укучылар, һәркем үзенең үткәнен белергә тиеш,үткәнен генә түгел,ә нәсел шәҗәрәсен дә белергә тиеш.Ә нәрсә соң ул шәҗәрә?

Шәҗәрә- нәсел-ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып киткәнен күрсәткән схема, НӘСЕЛ АГАЧЫ; РОДОСЛОВНОЕ ДРЕВО.

(Укучылар слайдтан укыйлар)

-Төрки халыкларда борын-борыннан7 бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү,нәсел шәҗәрәсен язу гадәте булган. Ул 16 нчы гасырда башлана. Ә нәсел агачының иң кадерле кешеләре- дәү әти һәм дәү әни.

әте булган.

Гомәр 6-7 яшьтә генә булса да, үзенең нәсел шәҗәрәсен белә.

-Яле,Румия ,безне шул шәҗәрә белән таныштырып кит.



Кайбер күңеле күтәренкерәк кичләрне әти минем белән сөйләшеп алгалый.Шулай түшәмгә карап ята-ята да миңа таба борыла:

-Яле, шәкерт,син кем угылы?- дигән була.Янәсе шаяртуы инде,мәдрәсәгә йөри башлагач кына шәкерт буласың.

-Мин-Бәшир угылы.

-Мм... Бәшир кем угылы?

-Бәшир Мостафа угылы.

-Аннары?

-Аннарымы?Аның атасы Ибраһим,аныкы Шәфигулла.

-Йә,йә,арырак киткәч,тегеләй таба ничегрәк бара?

-Шәфигулланың атасы Идрис, аннан да ары Сәмәкәй

-Менә,менә, төбе –тамыры шул инде.



Ә сез үзегезнең нәсел шәҗәрәгезне беләсезме?

(Морат бабкай нәселе шәҗәрәсен Юсупов Илһам сөйли.Слайдта нәсел агачын күрсәтә)

-Безнең әсәребез “Туган ягым-яшел бишек” дип атала.Ә сез үзегезнең туган ягыгызны яшел бишеккә тиңли аласызмы?

(Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Язганнарын кычкырып укыйлар.)



Укытучы: Габдулла Тукай Гомәр Бәширов өчен якташ та,матур шигырьләр авторы да,гади халыкның хәлен аңлаучы буларак та якын.Г. Тукай “Туган авыл” шигырендә:

“Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар,якын безең авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям аны җаным,тәнем белән.”-дип язган.



Бәлки шушы шигырь юлларын укыгач,Г .Бәширов та туган җиренең матурлыгын тойгандыр Һәм үзенең “Туган ягым-яшел бишек” повестен язгандыр.

-Флера Сөләйманова башкаруында “Туган авыл” җырын тыңлап китәбез.Габдулла Тукай сүзләре,татар халык көе.



Йомгаклау.

-Укучылар,сез бүгенге дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?

(-Без халкыбызның гореф –гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә , йолаларына тукталып,үткәнен белмәгәннең киләчәге юк икәнлеген белдек.Гореф –гадәтләрне киләчәк буыннарга да җиткерергә, гаилә шәҗәрәсен белергә икәнлеген төшендек.)



-Укучылар, без бүген сезнең беләнГ.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек”әсәренә таянып,халыкның гүзәл йолалары,гореф-гадәтләре турында сөйләштек. Кеше кайда гына булмасын,нинди генә урыннарны күреп сокланмасын,аның күңелен һәрвакыт газиз җире,туган нигезе үзенә тарта.Туган җир һәркем өчен дә изге һәм кадерле.



Билге кую. Өй эше бирү.

“Туган ягым-яшел бишек” темасына инша язып кил.

Нәсел шәҗәрәңне ясап кил.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Автор: Аслгареева Зульфим Назахутдиновна

Дата: 18.01.2015

Номер свидетельства: 157284


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства