Башкортостан Республикасының
Авыргазы районы муниципаль районының
Талбазы авылы 2нче санлы урта гомум белем
бирү мәктәбе муниципаль гомум белем бирү учреждениясе
Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы
(татар теле дәресе)
укытучы: Абдеева Нурия Наил кызы
Тема.Тартык авазларның әйтелеше һәм язылышы
Максат:
Фонетика өлкәсендә белемнәрне ныгыту
Укучыларны татар теленә хас тартык авазларның дөрес язылышы белән таныштыру
Тартык авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, яңгырау һәм саңгырау парларын белү
Укучыларның фикерләү сәләтен, тапкырлык, җитезлек сыйфатларын үстерү, мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү, мәктәптә үзеңне тәрбияле тота белү кагыйдәләрен искә төшерү
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү
Җиһаз: дәреслекләр, компьютер, мультимедиа, карточкалар, тест биремнәре
Дәрес тибы: Яңа дәрес материалын аңлату.
Дәрес барышы
Оештыру
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле көн, балалар.
Имин үтсен көнегез!
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү
Балалар, без сезнең белән фонетика фәнен өйрәнә башладык. Әйдәгез, исебезгә төшерик, нәрсә соң ул фонетика?
(фонетика – авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә торган фән)
Хәзер тест биремнәрен үтибез һәм белемнәребезне тикшереп китәрбез.
(тест биремнәрен эшләү һәм үз-үзләрен тикшерәләр)
Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибен дә искә төшерик (карточкалар белән эшләү)
Кирәкле кушымчалар ялгап яз.
Китап (-ны, -не) уку, ризык (-ка, кә) хөрмәт, Лилия (-не, ны) күрү, шигырь (-ләр, -лар), я.гырау, шифа (-лы, -ле) сүз, тар.ык, төлк., дөр.с, директор (-га, -гә) әйтү,торм.ш, са.гырау
Сүзләрнең язылышын аңлату
Нинди сүзләр без өйрәнгән кагыйдәгә буйсынмый?(тартык, саңгырау, яңгырау)
Бүген нинди тема турында сөйләшәчәкбез?
Дәреснең төп өлеше. Яңа теманы өйрәнү.
Дәресебезнең бүген темасы “Тартык авазларының әйтелеше һәм язылышы”. Без сезнең белән татар теленә хас тартык авазларның дөрес язылышларын һәм әйтелешләрен өйрәнербез.
Без бүген тартык авазлар, аларның бүленеше, саңгырау һәм яңгырау тартыклар турында сөйләшәчәкбез, аларның әйтелешен һәм язылышын өйрәнәчәкбез. Яңгырау һәм саңгырау пары булган тартыкларны истә калдыру өстендә эшлиячәкбез. (число, теманы язу)
Тактада авазлар Ә М К П Т
Әйдәгез , әйтеп карыйк. Сузык белән тартык авазлар бер-берсеннән ничек аерыла? (сузыкларны әйткәндә, һава дулкыны бернинди тоткарлыксыз үтә. Тартыкларны әйткәндә, каршылык туа, шуңа күрә аларны сузып булмый). Шул авазлардан сүз ясагыз. Нинди сүз килеп чыкты? Мәктәп. Янә сүзләр ясап карыйк. Нинди сүзләр килеп чыкты?Сыйныф, укучы, дәрес. Дөрес, без бүген дәрестә, мәктәп тормышы, укучыларның мәктәптә үз-үзен тотышы турында да сөйләшәчәкбез.
Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.
Аяклар? Идәндә
Арка? Туры.
Куллар? Партада.
Терсәкләр? Парта читендә.
Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:
Шауламаска!
Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!
Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!
Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!
Барлык кагыйдәләрне үтәгәч, дәреслекләрне ачып,” Тартык авазлар” темасын табабыз. 59нчы күнегүдә бирелгән сүзләрнең баш хәрефләрен язып чыгабыз.
Тартыклар ике төргә бүленәләр: яңгырау һәм саңгырау. Яңгырау тартыкларны әйтеп карыйк, монда тавыш һәм шау катнаша. Саңгырау тартыкларны әйткәндә шау гына катнаша. Нинди тартыклар тик татар теленә генә хас? Кайсы тартыкларның яңгырау пары юк? Кайсыларның саңгырау пары?
Белемне ныгыту
Карточкалар белән эшләү (тартыкларның саңгырау-яңгырау парларын алыштырып, яңа сүзләр ясарага) тары–дары,чиләк-җиләк, арба-арпа,зирәк-сирәк, пәке-бәке, бака-бага, игәү-икәү, җәл-шәл, вил-фил, җәй-чәй, бар-пар, зал-сал, җиде-тиде
Тактада тәнәфес сүзе
Ял итү
Мин барам, барам, барам
Мәктәптә белем алам
Мәктәбем мине сөя
Юлларыма нур сибә
(кызыклы сораулар)
Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ (көндәлек)
Чуп-чар тартмасы (сумка)
Суыра торган таяк (каләм)
Мәктәпнең президенты (директор)
Рәсем ясау өчен агач дәфтәр (парта)
Кыш көне сикерми торган туп (бүрек )
дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)
Әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)
малай башында ни бар? (м)
Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)
Әбидә бар- миндә юк,
бабайда бар - синдә юк. (б)
Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)
Укулар беткәч нәрсә башлана? (каникул)
Дөрес, тиздән безнең дә каникуллар башланыр. Менә сезне каникулда авылда ял итәргә чакырып хат та килеп төште. Укып карыйк әле.
Барысы да дөрес язылганмы?
Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әйдәгез хаталарны төзәтик
Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.
Нәтиҗә ясау
Гөлназ, хәлләр, килсәң, күл - татар телендә тартыклар нечкә һәм калын әйтеләләр. Нечкә сүзыклар янында тартыклар нечкәрә. Калын сузыклардан торган сүзләрдә тартыклар калын әйтелә: карга, нарат, кул
Дәреслек белән эшләү
62 нче күнегү (бирелгән сүзләр арасыннан яңгырау тартыкка башланган сүзләрне әйтү, соңыннан саңгырау тартыкка башланган сүзләрне табу. Бу сүзләр белән җөмләләр төзү)
Бу предметларны кайда кулланабыз?
Күрсәтелгән рәсемнәр буенча, мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү)
Нәтиҗә: мәктәптә без тырышып укырга, бер-берең белән дус булырга, чиста-пөхтә йөрергә тиешбез. Шуңа бәйләнешле мәкал-әйтемнәр белән дә танышып китик әле
Нокталар урынына э, е, ы, и хәрефләренең тиешлесен куеп, мәкальләрне кучереп языгыз, яңгырау тартык астына – бер, саңгырау тартык астына ике сызык сызыгыз.
Мәктәптә без белем генә алмыйбыз, тамак та туйдырабыз.
Ашханәдә, ашаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик
67нче күнегү (уку)
Ни өчен шигырь “Тамаша” дип атала?
Ашаганда китап укырга ярыймы?
. Дәресебезне йомгаклап, “Ун, син кайда?” уены уйнап алыйк
- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)
- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)
- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)
- жирафның ул озын: -у-н (муен)
- анда агачлар күп: у---н (урман)
- ул безне елата: -у—н (суган)
- аның колаклары озын: к-я- (куян)
Йомгаклау
Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)
Яңгырау тартыклар ничек ясала? (азрак тавыш һәм шаудан)
Саңгырау тартыклар ничек ясала? (шаудан гына тора)
Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)
Өйгә эш: тизәйткечне ятларга (65нче күнегү)
Рефлексия