kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Тамчы шау" .

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Тамчы шоу. Сузык ??м тартык авазлар темасын кабатлау.

Максат: - сузык ??м тартык авазларны? д?рес ?йтелешен ныгыту, татар с?зл?рен ??м

алынма с?зл?рне грамоталы язарга ?йр?т?не д?вам ит?;

  • авазларны язуда д?рес к?рс?т? бел? к?некм?л?рен камилл?штер?;

  • м?ст?кыйльлек ??м ?з к?че?? ышаныч т?рбиял??.

?и?азлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремн?р, р?семн?р.

Д?рес барышы.

  1. Орг. момент.

    1. Ис?нмесез укучылар! Х?ерле к?н!

  • Укучылар, б?ген безне? д?ресебезд? кунаклар бар, ис?нл?шик ?ле кунаклар бел?н.

  • Д?рест? д?рес утыра бел?не тикшер?.

 

Аяклар? Ид?нд?

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терс?кл?р? Парта читенд?.

  • Д?рест? ?з- ?зе?не тоту кагыйд?л?рен д? иск? т?шереп китик:

  • Шауламаска!

  • Ипт?ше?не б?лдерм?, ты?лап бетер!

  • Урыннан кычкырма, кулы?ны к?т?реп кен? ?авап бир!

  • ?авабы? т?г?л ??м а?лаешлы булсын!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Тамчы шау" . »

Технологик карта 8.09.15

2“Татар теле” 2 нче сыйныф.

Тема: Тамчы шоу. Сузык һәм тартык авазлар темасын кабатлау.


Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, татар сүзләрен һәм

алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәтүне дәвам итү;

  • авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;

  • мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.


Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.



Дәрес барышы.


  1. Орг. момент.

    1. Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

  • Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.

  • Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терсәкләр? Парта читендә.

  • Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

  • Шауламаска!

  • Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

  • Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

  • Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

  • Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту. Дәресебез гади генә булмас, әйтегез әле сезнең балалар өчен була торган нинди татарча тапшырулар караганыгыз бар? (Күчтәнәч, Тамчы шоу, Яшьләр тукталышы)

  • Балалар өчен нинди яңа канал эшли башлады? (Яшь ТНВ)

  • Бүген безнең дәресебез дә балалар өчен була торган тапшыру “Тамчы шоу” рәвешендә булыр. Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Тартыклар”, икенче төркем “Сузыклар” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, дәрес ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.


  1. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

- Бәйгебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

      1. нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)

- Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

- Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

  • Татар телендә сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)

  • Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] – күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)

  • Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)

  • Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)

  • Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)

  • Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)

  • Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)

  • Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)

  • Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)

  • Ирен- ирен [w] тартыгы белән ирен- теш [в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла? (бер)

  • Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.

  • [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)

  • 1 командага сорау: тактага чыгып [а], [у] сузык авазларын язарга.

  • Син нәрсә яздың?

  • Авазлар ничек языла?

  • 2 команда: и, о хәрефләрен язарга.

  • Син нәрсә яздың?

  • Хәрефләр ничек языла?

  • Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга дөрес җавап бирдегез.

      1. нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә? (слайдта чыга)

а) авыл, савыт, тавыш

б) чаңгы, миңа, зәңгәр

в) һәйкәл, һәм, һәрбер

г) җиде, җиңел, җим

д) үсә, үлән, үрдәк.


      1. нче тур. Сорау- табышмаклар.

- Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)


и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)


      1. нче тур. Артык авазны табу.

- Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда- [б], [в], [д], [у], [ж]

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]


      1. нче тур. Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)


6 нчы тур. “Ун, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата: -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. (слайдта чыга бара) Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. “Мәктәп, дәрес” сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)

8. Физминутка. (Тамчы турында җырга бию элементлары)

9нчы тур.

- Рәсем буенча эш. Слайдта өч рәсем чыга, балалар нәрсәләр икәнен истә калдырырга тиеш, рәсемнәр югала. 1 нче командага сорау:

- Беренче рәттәге, икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (песи балалары һәм йомгак)

- Сул яктагы беренче йомгак нинди төстә иде?

- “Йомгак” сүзе нинди кушылмадан башлана? (йо)

- О авазы сүзнең кайсы иҗекләрендә языла?

- Икенче командага сорау: -Икенче рәттә өченче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (төлке)

- Бу сүз кайсы кагыйдәгә туры килә? (ө хәрефе беренче иҗектә генә языла)

10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.

- Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

1 вариант: авазирәкагыйдә

2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

III. Дәреслек белән эш.

- 69 нчы бит, 118 нче күнегүдә бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясау. 1 нче команда беренче ике сүзгә, икенче команда соңгы ике сүзгә. Һәр командадан ике бала тактада эшли.

  1. Мөстәкыйль эш.

  • Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

  • Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

  • Бәлки берәрегезнең язган текстын газетага да җибәреп караганы бардыр? Менә безнең мәктәп укучыларының балалар өчен чыга торган газеталарга үзләренең язган хикәяләрен җибәреп караганнары бар. Алар басылып та чыктылар. Без аларны аерым бер папкага җыеп та барабыз. (папканы күрсәтү).

  • Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.

  • Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?

  • Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.

  • Исәнме Алсу! Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.

Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.

Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.

Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)

- Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.

11 нче тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

12 нче тур. Бирелгән элементлар эчендә яшеренгән хәрефләрне табу.

- Мин сезгә кәгазь битләрендә ясалган рәсем бирәм, сез шушы рәсем эченә яшеренгән хәрефләрне табарга тиеш(һәр командадан берәр кеше чыгып, хәрефләрне табып күрсәтә.

13 нче тур. “Баскыч”

- 1 команда “Б” хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 команда- “Д” хәрефенә башланган сүзләр төзи.


  • Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)

  • Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.

-115 нче күнегү.

  1. Йомгаклау.

  • Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?

  • Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Тамчы шау" .

Автор: Солтанова Гульназ Дильшатовна

Дата: 17.09.2015

Номер свидетельства: 231371

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(87) "Коспект занятия на тему: "Табигать - зур байлык!" "
    ["seo_title"] => string(47) "kospiekt-zaniatiia-na-tiemu-tabighat-zur-bailyk"
    ["file_id"] => string(6) "209263"
    ["category_seo"] => string(9) "biologiya"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1431077239"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства