kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку в 1 классе "Сузык авазлар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

ФГОС тал?пл?рен? туры китереп т?зелг?н ?леге "Сузык авазлар" темасына 1 нче сыйныф ?чен д?рес эшк?ртм?сене? максаты итеп сузык авазлар ??м аларны? ?йтелеш ?зенч?лекл?ре турында т?шенч? формалаштыру; татар ??м рус с?зл?ренд? [о] ??м [?], [ы] ??м [ы?], [э] ??м [э?] авазларын ?йт?д? аермаларны табу.сузык ??м тартык авазларны аера, чагыштыра, н?ти?? ясый бел? к?некм?л?рен ?стер?. ?нил?рг? ихтирам, х?рм?т хисе т?рбиял?? алынды. Д?ресне? этаплары бер-берен? ?релеп бара. Белем бир? ял минутлары бел?н чиратлаштырыла. Д?рес тулысына бел?н я?ача укытуга нигезл?н?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку в 1 классе "Сузык авазлар" »


Тема

Сузык авазлар


Дәрес максаты

  1. Сузык авазлар һәм аларның әйтелеш үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру; татар һәм рус сүзләрендә [о] һәм [ō], [ы] һәм [ы̄], [э] һәм [э̄] авазларын әйтүдә аермаларны табу.

  2. Сузык һәм тартык авазларны аера, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

  3. Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре:

Белү: татар һәм рус сүзләрендә [о] һәм [ō], [ы] һәм [ы̄], [э] һәм [э̄] авазларын әйтүдә аермаларны таба белү

Куллана алу: сузык һәм тартык авазларны аера, чагыштыра, нәтиҗә ясый алу

Предметара универсаль уку гамәлләре (УУГ) : алган белемнәрен әдәбият дәресендә куллана алу

аралашуда катнашу

китап белән эш


Төп төшенчәләр

Алгы рәт сузыклары, арткы рәт сузыклары

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият, рус теле

Ресурслар:

- төп

- өстәмә


Р. Г. Хәсәншина. Татар теле (татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфы өчен дәреслек)

компьютер, тест, презентация

Эш төре

Фронталь эш, индивидуаль эш


Үткәрү технологиясе

Укучыларның эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар өчен биремнәр

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I. Оештыру этабы.

(2 мин)

Максатлар : сыйныфны белем алуга оештыру


Сыйныфның дәрескә әзерлеге

психологик уңай халәт тудыру






II. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

(3мин)

Максатлар : белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту.УМ билгеләү.

УМ ачыклап, дәфтәрләрдә числоны һәм теманы язу

модельне тутырып, дәрескә УМ билгеләргә тәкъдим ителә


12 нче биремдәге модельне тутырып бетерегез һәм дәрескә УМ билгеләгез

Димәк, без бүген сузык авазлар турында сөйләшербез

Үзбәя

Дәфтәрләрне ачып, числоны һәм теманы язып куябыз


сузык авазлар

Танып белү:дәреслек белән эш итә белү

Коммуникатив: үз фикерләрен җиткерә белү

Регулятив :укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру

III.  Белемнәрне актуальләштерү.

(3 мин)

Максатлар : сөйләм органнарын искә төшерү



Слайдны күзәтү, сөйләм органнарын искә төшерәләр

Укучыларның игътибарын 1нче слайдка юнәлтә.


- Авазлар нәрсәләр ярдәмендә ясалалар? (Сөйләм органнары 1нче слайд)

- Нинди авазлар сузык авазлар дип атала?

- Тартык авазлар нәрсәдән тора?



Сөйләм органнары

Танып белү: укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү

Коммуникатив:укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү

Регулятив:укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

(10 мин)

Максатлар : мөстәкыйльуйларга өйрәтү;

фәнни сөйләм культурасын камилләштерү;

күмәк танып белү эшчәнлегендә актив катнашу


Төркемнәрдә эшне дәвам итәләр, нәтиҗә ясыйлар, бәялиләр



Алгы һәм арткы рәт сузыклары турында нәтиҗә ясыйлар, кагыйдәне укып, бер-берләренә җиткерәләр.




81 нче күнегүдә бирелгән сузыклар әйтелешендә иреннәр хәрәкәтенә бәйле аерманы төркемнәрдә тикшерәләр, кагыйдәне укып нәтиҗә ясыйлар.






79 нчы күнегүне төркемнәрдә башкарырга тәкъдим итә.


Фәнни телдәге атамасы белән таныштыра.






Сузыклар әйтелешендә иреннәр хәрәкәтен күзәтергә ярдәм итә.




Нәтиҗәләр ясата.

  1. 79 нчы күнегү (төркемнәрдә) Нәтиҗә: беренче рәттәгеләр – калын сузыклар

икенче рәттәгеләр – нечкә сузыклар

Үзбәя

Ә фәнни телдә калын һәм нечкә сузыкларны ничек атыйлар икән? Кагыйдәне укыгыз, нәтиҗәне бер-берегезгә әйтегез

Арткы рәт сузыклары ничәү? Алгы рәт сузыклары ничәү?

Үзбәя

  1. 81 нче күнегүдә бирелгән сузыклар әйтелешендә иреннәр хәрәкәтенә бәйле нинди аерма бар? Төркемнәрдә тикшерегез, кагыйдәне укып нәтиҗә ясагыз.

Үзбәя

  1. 82 нче күнегү. Бирем буенча эшләгез. Төркемнәрдә тикшереп, нәтиҗә ясагыз.


Калын сузыклар.

Нечкә сузыклар.





Алгы рәт сузыклары.

Арткы рәт сузыклары.







Иренләшкән сузыклар.

Иренләшмәгән сузыклар.

Танып белү: уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау

Коммуникатив:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

Регулятив: укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

V.   Яңа белемнәрне ныгыту.

(13 мин)

Максатлар : тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү




Сузык авазларның моделен төзиләр.

84 нче күнегүне дәфтәрдә башкаралар.






Модель төзергә булыша.



Укучыларның дәфтәрдәге эшләрен тикшерә.


  1. Сузык авазларның моделен төзү (2 нче слайд)

  2. 84 нче күнегүне дәфтәрдә башкару.



Сузык авазларның моделе

Танып белү: фикерләүнең логик чылбырын төзи белү

Коммуникатив:алынган мәгълүматны модель ярдәмендә күрсәтә белү

Регулятив:эш барышында гади генә эш кораллары(линейка, карандаш, бетергеч)куллана белү

VI. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

( 9 мин)

Максатлар : үзеңнең уку, язу, танып белү эшчәнлегеңне анализлау һәм үзконтроль ясау


Тест биремнәрен башкаралар.

Укучыларның дөрес утыруларын, каллиграфик дөрес язуларын күзәтә.

  1. Тест биремнәрен башкару (тикшерү- компьютер аша, 3,4 нче слайдлар)

  1. Калын сузыклар булган рәтне билгеләргә:

а) [а], [о], [у];

б) [ә], [ү], [э];

в) [ө], [ы], [и].

  1. Алгы рәт сузыклары булган рәтне билгеләргә:

а) [а], [э], [и];

б) [ө], [и], [ү];

в) [у], [ы], [о].

  1. Иренләшкән сузыклары булган сүзләр рәтен билгеләргә:

а) гадел, озын, кыска;

б) чыршы, бәхетле, тырыш;

в) болын, төлке, горур.

  1. Тар әйтелешле сузыклары булган сүзләр рәтен билгеләргә:

а) посылка, герб, тыныч;

б) эшче, ылыс, борыч;

в) текст, эремчек, торна.

  1. Киң әйтелешле сузыклары булган сүзләр рәтен билгеләргә:

а) пост, рейд, кино;

б) кырыс, керпе, почта;

в) волейбол, элемтә, сер.



Коммуникатив: үз фикерләрен язмача җиткерә белү

Регулятив:уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

(5 мин)



Дәрескә алган УМ искә төшерәләр, гомуми бәя куялар, өй эшен көндәлекләргә язалар.

Дәрескә йомгак ясата, гомуми бәяләрне тыңлап, аларны анализлый, өйгә эшне аңлата.

  1. Дәрескә нинди УМ алган идек? Ничек чиштек?

  2. Дәрескә гомуми бәя кую.

  3. Өй эше:

  1. 85 нче күнегү (мәҗбүри)

  2. 86 нчы күнегү (ярым иҗади)

  3. 87 нче күнегү “Әни кулы нигә йомшак икән?” дигән темага шигырь яки хикәя языгыз (иҗади)




Коммуникатив:сөйләм этикеты нормаларын үтәү: саубуллаша, рәхмәт белдерә белү

Регулятив:эш сыйфатына бәя бирә белү



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Конспект урока по татарскому языку в 1 классе "Сузык авазлар"

Автор: Камалова Руфия Габдулбаровна

Дата: 24.02.2015

Номер свидетельства: 178012


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства