Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, “Татармультфильм”, 2014
1. Укытучы өчен:
- Вакытны дөрес әйтергә өйрәнү.
- үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.
-сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.
2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- “Көндәлек режим” турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
Дәреснең тибы: кабатлау.
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре |
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | |
СЛАЙД № 1 - Хәерле көн миңа! -Хәерле көн сиңа! -Хәерле көн сезгә! -Хәерле көн барыбызга да! -Татар теле дәресенә әзерме? -Бүген кем дежур? -Укучылар, бүген төркемнәрдә эшләрбез. Төркемнәргә җаваплы укучыларны билгелик,үзегезгә билгеләр куярсыз. | Сәлам дустым! ( кул белән сәламләү хәрәкәте ясыйлар) Бик әйбәт! (баш бармакларын күрсәтәләр) Син кайда булдың? (сорау мимкасы, кулларын ике якка җәяләр) -Әйе ,әзер. - Дежур укучы сөйли. Төркемнәргә җаваплы укучылар: 1 нче төркемгә җаваплы- Айлин , 2 нче төркемгә җаваплы-Валерия , 3нче төркемгә җаваплы-Азалия. | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) |
Өй эшен тикшерү Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау |
39 нчы бит,9 нчы күнегү - вы встаете рано; -вы сами встаете рано; - сами убираете постель; - убираете постель; -сами умываетесь; - умываетесь; - сами уходите в школу; - уходите в школу. 10 нчы күнегү - встает ли утром сам; -убирет ли он постель; -сам убирает постель; - пьет ли он утром чай; - идет ли он в школу; -умывается ли он сам; | - мин иртә торам - мин үзем иртә торам урынны җыям үзем юынам юынам мәктәпкә үзем китәм мәктәпкә китәм син иртән үзең торасыңмы -урыныңны җыясыңмы Урыныңны үзең җыясыңмы Иртән чәй эчәсеңме Мәктәпкә барасынмы Үзең юынасыңмы
| Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) |
II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | |
Слайдта: Экранга карап ,дөрес тәрҗемәне табыгыз. Сәгатьне дөрес әйтү. Сүзләрне экраннан уку. 6 часов В 6 часов 6 часов 10 минут В 6 часов 10 минут Половина восьмого В половине восьмого Без пяти минут семь Который час? В котором часу? Без сәгатьне кабатладык,ә хәзер сәгатькә карап сәгать ничә? соравына җавап бирәбез. Сәгать белән эшләү: Сәгать ничә? 6.00 Алсу сәгать ничәдә тора? 6.00 Сәгать ничә? 6.10 Сәгать ничә? 7.30 Сәгать ничә? 06.55 Сәгать ничә? 14.20
Үзенең көндәлек режимы белән Валерия таныштырып китә. |
Сәгать 6 Сәгать 6 да 6 сәгать 10 минут 6 сәгать 10 минутта Сигезенче ярты Сигезенче яртыда 5 минуттан җиде тула Сәгать ничә? Сәгать ничәдә ?
Сәгать алты – шесть часов Сәгать ничәдә ?- в котором часу? во сколько? 6 сәгать 10 минут Сигезенче ярты 5 минуттан 7 тула 2 сәгать егерме минут Презентация буенча сөйли.
| Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) |
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | |
СЛАЙД № 2 - Ә хәзер экранга карагыз. М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать” җыры.(видеоҗыр) -Бу җыр нәрсә турында? Уйлагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (А сейчас предлагаю вам посмотреть рисунок и подумать, о чем мы будем говорить? Выскажите свои предположения) - Бу рәсемдә нәрсә ясалган? (сәгать, көндәлек режимга хас рәсемнәр) - Димәк, дәрестә нишлибез? - Чему должны научиться? - Бүген дәреснең темасы нинди? СЛАЙД № 3 Тактадагы рәсемнәргә карап,малайның көндәлек режимын төзиләр,сорауларга җавап бирәләр.Вакытка карап, малайның нишләгәнен әйтәләр. Молодцы!Булдырдыгыз!
Физминутка | - Сәгать турында - Көндәлек режим турында - Тәрҗемә итәбез. - Сорауларга җавап бирәбез. - Көндәлек режим турында сөйлибез.
-Укучылар вакытка карап, малайның нишләгәнен әйтәләр.
| Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) |
IV. Сөйләмдә беренчел ныгыту. Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | |
Парларда эш. “Ромашка” уены.(диалог )2-3 парны тыңлау. - Син сәгать ничәдә йокыдан торасың? - Син сәгать ничәдә дәрес әзерлисең? - Син сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең? | Укучылар парларда эшлиләр -Сорауларга җавап бирәләр. | Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ) |
V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү. | |
Группаларга карточкалар таратыла,дәфтәрләрдә эш. (язмача, ныгыту) | Укучылар 2 шәр җөмлә төзиләр. (Малай сәгать икедә көндезге ашны ашый. Малай иртән зарядка ясый) | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) |
VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү. | |
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? -Укучылыр, көндәлек режим кирәкме?Ни өчен? Бөтен алган белемнәребезне туплап ,проект ясыйбыз.Өстәлдәге ак кәгазьләрне алып,шунда көндәлек режим төзибез. - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?) | - Сәгатьне дөрес әйтергә өйрәндек. Көндәлек режим турында сөйләштек. -Минем көндәлек режимым -Сәламәт булу өчен. -Укучылар тәртип буенча ак биткә рәсемнәрне ябыштыралар,командирлар проектларны яклыйлар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |
VII. Өй эше. | |
- Үзегезгә бәя куегыз. ӨЙ ЭШЕ 42 нче бит, 6 нчы күнегү. 42 нче бит,7 нче күнегү. Диалог төзергә. - Сау булыгыз!Дәрес өчен рәхмәт! | Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү |