Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей
Максат һәм бурычлар:
Метод: шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара
Төре: җыен
Алымнар: әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр.
Җыен барышы:
Исәнмесез, кадерле укучылар! (СЛАЙД)
(Һәр кеше үзенчә уйлый. Кемгәдер берәр әйбер кадерле. Ә сез авырып киттегез ди. Сезнен бу хәлдә берәр эш эшлисегез киләме? )
Иң зур байлык нәрсә ул? (Сәламәтлек)
Димәк безнең тормышыбыз өчен иң кадерле нәрсә – ул сәламәтлек. Менә шуңа күрә бүгенге темабыз да сәламәтлек турында булыр. (СЛАЙД)
Бүген без "Сәламәтлек" иленә сәяхәткә китәрбез, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында сөйләшербез, күмәк уеннар уйнап, ялларны кызыклы итеп үткәрербез.
Сезгә сәяхәтнең картасы бирелер. Әлеге маршрут буенча китәрбез. (СЛАЙД)
Әйдәгез, укучылар җәяүләп чыгыйк.
Мин сезгә: Кто шагает дружно в ряд?
Сез миңа: Самый лучший наш отряд дип әйтерсез
МУЗЫКА
Киттек. (Җәяүләп, бии-бии әйләнеп киләбез). Барыбыз да минем арттан, тезелешеп барабыз. (Музыка.)
СӘЛАМЛӘҮ. ИГЪТИБАРЛЫЛЫККА УЕН.
Беренче тукталыш “Исәнмесез – саумысез” дип атала. Бу тукталышта без “Исәнмесез - саумысез” уенын уйнарбыз.
“Исәнмесез - саумысез” уены
Түгәрәк ясап басабыз. Бик игътибарлы булыгыз. Сезгә мин әйткән сүзне кабатларга кирәк. Миннән уң яктагылар гел уң як иптәшенә әйтә, сул яктагылар гел сул якка әйтә. Сүзләр кире миңа килеп җитәргә тиеш. (Башта уң якка “Исәнмесез”, сул якка “Саумысез” дигән сүзләр әйтелә. Аннары уң якка “Ничек хәлләр?”, сул якка “Кәефләр шәпме?” сүзләре дә өстәлә.)
Алай булса, сәяхәтебезне дәвам итәбез һәм икенче тукталышка килеп җитәбез.
ВОЖАТЫЙ ӘҢГӘМӘСЕ. ПРАКТИК КҮНЕКМӘЛӘР.
Икенче тукталыш “Ашыгыч ярдәм” дип атала.
Элек-электән халыкта "Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша. Ләкин кайвакыт кеше авырып та китә.
(“Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга)
Әйе, сез “Ашыгыч ярдәм” машинасын ничек чакырырга икәнен беләсезме?
(Аңлатмыйбыз. Бер бала чакыра, дөрес чакыра алмаса, өйрәтәсе) (СЛАЙД)
Һәм тактада курсәтелгәнчә тәртип белән әйтәбез. (СЛАЙД)
Исем, фамилия —> адрес —> ничә яшь —> сезнең кайсы җирегез авырта
(1-2 бала әйтеп карый)
“Ашыгыч ярдәм” машинасын сулыш алу авырлашканда, күп кан югалтканда, артык югары температура булганда, түзеп булмаслык баш авыртканда, көзән җыерганда, аңны югалтканда, эч авыртканда, йөрәк чәнчегәндә чакыралар. (СЛАЙД)
ТӨП ӨЛЕШ.
Әлеге тукталыш “Сәламәт булыйк!” дип атала.
-Укучылар, сәламәт булу өчен тагын ниләр эшләргә кирәклеген без өченче тукталышта белербез. (СЛАЙД)
Лото
Сезгә лото бирелә. Игътибар белән карагыз. Нәрсәләр күрәсез.
(Туклану продуктлары)
Бар файдалы ризыклар, бар сәламәтлек өчен зарарлы ризыклар. Файдасызларны алып куярга кирәк.
Яхшы. Димәк нинди нәтиҗә ясарга була?
- Әйе, укучылар, сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, витаминнарга бай, файдалы ризыклар ашарга кирәк. Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе.
- Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә икән хәрәкәтләнергә, йөгерергә дә кирәк. Ә сез, укучылар йөгерергә, велосипедта йөрергә яратасызмы? Биергә яратасызмы?
- Шуңа күрә әйдәгез физкультминутка уздырып алыйк. (“Я-Банан” видео)
- Банан ул туклану өчен файдалымы?
(Әйе, ул файдалы ризык булып санала. Анда калий бик күп, ди.) (СЛАЙД)
Лабиринт
СЛАЙДЛАР бара. Балалар аңлаталар.
Әйе, әгәр дә син рәсемнәрдә күренгәнчә тәртип турында уйламаучы, шапшак, әйләнә-тирәне пычратучы, гел телевизор караучы, озак вакыт компьютер уйнаучы бала булсаң, еш авыртачаксың.
Көндәлек режимыңны булдырырга. (СЛАЙД)
КАРАР КАБУЛ ИТҮ.
Сез үзегезнең дусларыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
1) Һәр көн билгеле бер сәгатьтә торырга һәм зарядка ясарга.
2) Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.
3) Тырнакларын гел кисеп торырга.
4) Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.
5) Чәчне чиста йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки матур итеп үреп куярга кирәк.
6) Дөрес итеп тукланырга.
УЕННАР, КҮҢЕЛ АЧУ.
ЙОМГАКЛАУ, САУБУЛЛАШУ.
Миннән уң яктагылар гел уң як иптәшенә әйтә, сул яктагылар гел сул якка әйтә. (Уң якка “Сау бул!”, сул якка “Сәламәт бул!” дигән сүзләр әйтелә).
* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт