kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Чын дус нинди була?

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу д?рес конспектында 4 нче рус т?ркеменд? "Чын дус нинди була? темасына  цикл буенча гомумил?штереп кабатлау, ныгыту яктыртыла. Ныгыту ?чен 3 текст ?стенд? эш алынды("Сылтау", "Алма", "Шыгырдавыклы башмаклар"). Д?реслекне? авторлары:Р.З.Х?йд?рова,Г.М Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. Д?ресне? максатлары: 

:  1.Укучыларны? с?йл?мен   баету;   коллективта берд?млек         сыйфатлары  булдыру;                           

          

       2.Фикерл??л?рен, к?заллауларын ?стер?; н?ти??л?р чыгара бел?

           к?некм?л?рен формалаштыру; 

          

       3. ?хлак сыйфатлары,  дуслык  хисл?ре т?рбиял??; 

              татар м?кальл?ре аша ?з халкы?а м?х?бб?т т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Чын дус нинди була? »

Тема. Чын дус нинди була?

Тип. ЛГКК.

Максат: 1.Укучыларның сөйләмен баету; коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру;

2.Фикерләүләрен, күзаллауларын үстерү; нәтиҗәләр чыгара белү

күнекмәләрен формалаштыру;

3. Әхлак сыйфатлары тәрбияләү; дуслык хисләре тәрбияләү;

татар мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, русча-татарча сүзлекләр, ноутбук, экран, презентация, кешенең характерын белдерә торган сүзләр язылган таҗлар, мәкальләр язылган төсле кәгазьләр, рәсемнәр ( корзина, сандык, ак һәм кара песиләр, башмаклар, алма).

Укучылар 4әр булып төркемнәргә бүленеп утыралар.

Дәрес барышы.

I.Дәресне оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көннәр сезгә. Бүген кем дежур? Бүген ничәнче число, атна көне? Тышта нинди һава торышы? Шулай. Балалар, ә хәзер дәресебезне башлыйбыз. Бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән исәнләшәбез, бүгенге көннең матурлыгына, иминлегенә сокланып, бер – берегезгә карап елмаябыз!


II. Белемнәрне актуальләштерү.


1. Үткән дәрес материалын искә төшерү. Д.Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясенең III нче өлеше.

2. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, мин сезгә Гөлшат турында үз фикерләрегезне язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, фикерләрегезне тыңлыйк әле.

- Мин килешәм. Чыннан да Гөлшат яхшы кыз.

3. Дәреснең темасын ачу.

Бер мәкаль тыңлагыз әле:

Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

- Укучылар, шушы мәкальне укып, мәгънәсен аңлатыйк әле, ул нәрсә турында?

- Дуслык турында.

- Димәк, без бу дәрестә дуслык турында сөйләшербез?

Дәреснең темасы: чын дус нинди була?(Экранда яктыртыла)


(слайд) Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?


4. Дуслык турында әңгәмә.(Һәр сорау экранда күрсәтелә)


- Кешегә дус кирәкме?Ни өчен кирәк?

- Сез ничек уйлыйсыз, чын дус нинди булырга тиеш?

- Бүгенге дәрестә без үзебезнең дусларыбыз турында сөйләшербез һәм чын дусның нинди булырга тиешлеген ачыкларбыз.


III. Белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру.


1. Хикәяләр өстендә эш.


Укытучының хикәяләр буенча сораулар бирүе, текстларның эчтәлеген искә төшерүе, кызыксындыруы.

а) беренче хикәябез ничек атала әле?(Сылтау) Тактага ак песи кочаклап төшкән кыз рәсеме эленә.

- аны кем язган?(Гомәр абый Бәширов);

- хикәядә сүз кемнәр турында бара?(дус кызлар турында);

- берсе икенчесеннән нәрсә сорый?(песиен);

- песи үзенә кирәкмимени?(кирәк, кызның ике песие бар);

- бирдеме?(юк);

- нәрсә дип җавап бирде?(агын үзем яратам диде);

- карасын нигә бирмәде? Тактага кара песи рәсеме эленә.( үзең яратмаган әйберне бирергә ярамый диде);

-ә ул чыннан да кара песине яратмыймы?(анысын да ярата);

- сез ничек уйлыйсыз, кыз дустына ни өчен бер песиен дә бирмәде?( чөнки ул саран);

-бу чын дус була аламы?(юк)

-аның урынында сез нишләр идегез?(укучыларның җавабы);

-саран сүзенә капма-каршы сүз нинди була?(юмарт);

-юмарт, саран сүзләрен ничек аңлыйсыз? (укучыларның җавабы);


б) икенче хикәябез ничек атала иде?(Алма). Тактага алма рәсеме эленә.

- аны кем язган?(Идрис абый Туктар);

- хикәядә сүз кемнәр турында бара?(бакчачы бабай һәм Чулпан турында);

- бакчачы бабай һәм Чулпанга нәрсә бирде?(алма);

- алма нинди иде?(хуш исле, бик матур);

- Чулпан нишләде?(дуслары янына мәктәпкә йөгерде);

- дусларына нәрсә диде?(табышмак әйтте);

- дуслары нәрсә дип җавап бирделәр?(алма);

- алар нишләделәр? (алманы бергә ашадылар);

- сез ничек уйлыйсыз, болар дуслармы?(әйе);

- ни өчен?(чөнки алманы бергә ашадылар);

- Чулпан урынында сез нишләр идегез?(укучылар җавабы);


в)өченче хикәябез ничек атала һәм сүз кемнәр турында бара?(Гөлшат, Ләлә һәм кызлар) Тактага кызлар һәм сары башмаклар рәсемнәре эленә.

- аны кем язган?(Дәрҗия апа Аппакова);

- кызларның әтиләре кайда?(фронтта);

-кемгә әтисе башмаклар җибәрә? Кайдан?(Гөлшатка, Мәскәүдән);

-башмаклар нинди иде?(сап-сары, матур, яңа, җырлый торган);

-Гөлшатның тагын нинди зур шатлыгы бар?(әтисе фронттан кайтты);

-кемнең әтисе фронттан кайтмады?(Ләләнең);

-Ләлә нәрсә диде?(хәзер минем сары башмакларым булмас инде);

-дуслары нишләделәр?(аны юатырга тырыштылар);

-алар нишләделәр? (берсе зур курчак, икенчесе кызыл туп, өченчесе матур чәчәкләр алып килде. Гөлшат сары башмакларын бүләк итте.);

-башмаклар кызга кирәкми идемени?(бик кирәк иде, ләкин ул дустын шатландырырга теләде);

- сез ничек уйлыйсыз, болар дуслармы?(әйе, болар чын дуслар)

- ни өчен?(чөнки авыр вакытта кызны ташламадылар)

-Гөлшат урынында сез нишләр идегез?(мин дә шулай эшләр идем)

-хикәя ни өчен “Шыгырдавыклы башмаклар” дип атала?(чөнки алар әле яңа һәм баскан саен шыгырдап куялар).


-Менә без 3 хикәяне карап үттек. Сезгә кайсы хикәя ныграк ошады?Ни өчен?(өчесе дә, чөнки анда дуслык турында сүз бара)


-Әйе, дуслар төрле була. Татар халык мәкале дә шул хакта: Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын.

-Укучылар, дуслык турында мәкальләр бик күп, әйдәгез берничәсен карап китәбез. Ләкин аларның ярты өлеше югалган, безгә аларны табарга кирәк. Аңламаган сүзне сүзлектән карый яки кунаклардан сорый аласыз.(кәгазьләр арасыннан мәкальнең икенче яртысын табып алу – һәр өстәлгә конверт бирелә - балалар бергә эшли).Кайсы команда тизрәк таба.


Иске дус яңа дустан ...(яхшырак).

Дустың булмаса эзлә, тапсаң ... (югалтма).

Иптәшең үзеңнән ... (яхшы булсын).

Дуссыз башым, ...(тозсыз ашым).

Кош канаты белән, ...(кеше дуслары белән көчле)

Яхшы дус... (кара көндә билгеле булыр).

Кем дустын алдый, ...(шул үзен алдый).

Укучылар мәкальләрне тулысынча укыйлар, җаваплар экранда күрсәтелә.

-Булдырдыгыз, дөрес җавап бирдегез.


2. Физминут.(музыка астында гимнастика ясау – презентация+татар биюе көе)

- Укучылар, әйдәгез кунакларны да биетеп алыйк әле.


3.Үзебезнең дусларыбыз турында сөйләшү. Дәреслек белән төркемнәрдә эшләү-34бит, 1нче күнегүсорауларга җавап бирү; сорауларны өлешчә үзгәртеп диалог төзү, уку -1 нче номерлы укучыларҗавап бирә.


4. Өстәлдәге сүзләрнең безнең дусларга туры килә торганнарын гына сайлап кәрзингә салабыз- 2нче номерлы укучылар чыга.

акыллы саран әләкче ялкау

кайгыртучан кешелекле намуслы тырыш

үпкәләүчән игътибарлы тәрбиясез ярдәмчел

юмарт шапшак пөхтә начар

алдакчы ягымлы түземле урлаша

-Укучылар, без сезнең белән яхшы сыйфатларны сайлап алдык, хәзер начарларын җыеп сандыкка бикләп куйыйк әле. Алар сезгә дә, сезнең дусларыгызга да юлдаш булмасын- 3нче номерлы укучылар чыга.


5. Әйе, безгә яхшы сыйфатлар гына кирәк. Хәзер үзебез турында сөйлик инде. Без нинди дуслар?

Һәр төркемнән 4нче номерлы укучы үзенең нинди дус булуын сөйли, калганнар аңа булыша.


6.Кунаклардан интервью алу.

-сезнең дуслар бармы?

-алар яхшымы?

-сезгә нинди дуслар ошый?

-чын дус нинди була?


7. “Кар атышу” уены.

-Сез кар атышырга яратасызмы?

-Әйдәгез, без дә кар атышып алыйк әле. (Түгәрәккә басып, ак кәгазь йомарламын бер-берсенә ыргыталар. Һәрберсе укытучының сорауларына җавап бирәләр).

а) Чын дус нинди була?

б) Иптәшең чана шуарга чакыра. Син нишлисең?

в) Дустың авырып китте. Син нишләрсең?

г) Сиңа дустың кунакка килде. Аны ничек каршылыйсың?

д) Иптәшең ялгыш синең дәфтәреңне бөкләде. Син нәрсә әйтерсең?

е) Дуслар сиңа нәрсә өчен кирәк?

ж) Саран булу яхшымы, начармы?

з) Сине дустың туган көненә чакырды, бу вакытта сеңлеңне бакчадан алырга кирәк. Син нишләрсең?

и) Как скажешь, что твой друг живет в городе(в деревне);

к) Как скажешь, что он учится в 4 классе;

л) Как скажешь, что он не жадный, а настоящий друг;

м) Пригласи друга вместе поиграть;

н) Пригласи друга сходить в магазин;


- Күрдегезме, дуслар, барыбыз да кар атышып күңелле итеп уйнадык


-Шулай итеп, укучылар без һәрвакыт дуслар белән бергә. Алар безгә бик кирәк, шулай бит? Шулай булгач аларны саклый да белергә кирәк. Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма. Аларны саклар өчен менә мондый кагыйдәләр дә бар. Шуларны бергә укып чыгыйк әле.

Экранда һәр кагыйдә аерым яктыртыла, укучылар хор белән укыйлар.


  • Дуслык кагыйдәләре.

  • Дусларыңа ышан.

  • Дусларың белән шатлык - кайгыларыңны уртаклаш.

  • Дустыңның серен саклый бел.

  • Дусларыңның уңышларына шатлан.

  • Дусларыңа һәрвакыт ярдәм кулы суз.

  • Дусларыңа синең яныңда әйбәт булсын.

  • Дусларыңны якла.

  • Дусларыңнан гаеп эзләмә.

  • Дустың турында кайгырт.

  • Дустыңны мактый да бел.


8. Рефлексия.

-Укучылар, сез үзегезне киләчәктә дусларыгызга карата нинди итеп күрәсез? (Укучылар үз фикерләрен әйтеп чыгалар).


9. Йомгаклау.

-Укучылар, бүген нинди тема өстендә эшләдек?

- Чын дус нинди була?

Дуслар, иптәшләр сезгә кирәкме? Ни өчен?

(дус булырга, бергә дәрес әзерләргә, уйнарга, бергә ял итәргә, бер-береңә ярдәм итәргә, кинога барырга, киңәшергә, сөйләшергә...)


Димәк, безгә дуслар бик кирәк. Аларны яратырга, хөрмәт итәргә, сакларга һәм якларга кирәк. Дуслык төрлечә була: сыйныфташлар, апа-абыйлар, әти-әни, әби-бабай, күршеләр белән, хәтта илләр арасында да дуслык яши. Алар бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.


10. Билгеләр кую.Үзбәя.


  • Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам –кызыл смайлик алалар;

  • Яхшы эшлим, материалны аңладым – зәңгәр смайлик алалар;

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – яшел смайлик алалар;

  • Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм –сары смайлик алалар.


11. Өй эше.

“Иптәшемә мин нинди дус?”дигән темага кечкенә хикәя языгыз.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Чын дус нинди була?

Автор: Латыпова Раила Хазиповна

Дата: 22.03.2015

Номер свидетельства: 189626

Похожие файлы

object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(119) "?д?би уку д?ресе. Тема: Чын дус нинди була? Р.Ишморатова ,,Я?а чана”. "
    ["seo_title"] => string(69) "d-bi-uku-d-riesie-tiema-chyn-dus-nindi-bula-r-ishmoratova-ian-a-chana"
    ["file_id"] => string(6) "194258"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427739355"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(75) "Презентация к уроку "Чын дус нинди була?". "
    ["seo_title"] => string(43) "priezientatsiia-k-uroku-chyn-dus-nindi-bula"
    ["file_id"] => string(6) "189613"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1426966166"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""Дусларым янымда булганда""
    ["seo_title"] => string(25) "duslarym_ianymda_bulganda"
    ["file_id"] => string(6) "521787"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1570348239"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) "Поём и учим татарский язык"
    ["seo_title"] => string(29) "poiom_i_uchim_tatarskii_iazyk"
    ["file_id"] => string(6) "412172"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1493360018"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(140) "Разработка внеурочной деятельности "С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек" "
    ["seo_title"] => string(81) "razrabotka-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-s-lam-tliek-tormyshta-bar-iaktan-iminliek"
    ["file_id"] => string(6) "227905"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1441009233"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства