kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?д?би уку д?ресе. Тема: Чын дус нинди була? Р.Ишморатова ,,Я?а чана”.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Аннотация

          Д?рес,,?д?п башы - матур гад?т” темасын ?йр?н? б?легенд? д?ртенчесе. Алдагы д?рест? кыш, кышкы уеннар темасына с?йл?ш? була. З?к?рия ?хм?ровны?,,Шулай да булгалый” диг?н хик?ясе бел?н танышабыз. ?леге д?ресне? темасы -  “Чын дус нинди була?” Р.Ишморатованы? “Я?а чана” ?с?ре.

          Д?реск? т?б?нд?ге максатлар  куела:

 1.Укучыларны Р.Ишморатованы?,,Я?а чана” хик?ясе бел?н таныштыру, текст бел?н эшл?рг? ?йр?т?не д?вам ит?.

2. А?лап, д?рес, с?нгатьле уку к?некм?л?рен камилл?штер?; укучыларны? и?ади фикерл?? с?л?тен ?стер?, аларны? с?йл?мен баету.

3. Дуслыкны? ???миятлелеген? т?шендер?, ?д?плелек сыйфатлары, дуслык хисл?ре т?рбиял??.

Максатларга иреш? этаплары бер-берсен? б?йл?неп барыла.

      Д?ресне? тибы: Я?а белем ??м к?некм?л?р формалаштыру.

      Д?рес барышында т?рле методлар кулланыла: х?б?р ит? методы, а?лату методы, гам?ли к?рс?тм? бир? методы, а?лату-д?ртл?ндер? методы, эзл?н?-и?ат ит? методы, к?рс?тм?лелек методы.

      Д?рес башында психологик у?ай хал?т тудыру - укучыларга д?рест? ?зл?рен иркенр?к, кыюрак тотуларына ярд?м ит?.

      С?нгатьле уку к?некм?сен ?стер?г? вакытны ??лл?м?ск?.,,Шулай да булгалый” ?с?рен с?нгатьле укырга ?йр?н? бирел?, ?й эше тикшерел?.

      Д?ресл?рд? бик еш халык авыз и?атына м?р???гать ит?без. Бу д?рест? д?, теманы ачыклау ?чен, м?кальл?р бел?н эш оештырыла, ч?нки м?кальл?рне? т?рбияви к?че бик зур. М?кальл?р бел?н эшне т?ркемл?п эшлибез. Т?ркемл?п эшл?рг? балалар бик яраталар.

       Без ?кренл?п ?с?р ?стенд? эшл?рг? ?йр?н?без. Бу д?рест? д? геройларны табабыз, т?п геройга характеристика бир?без, ?с?рне? темасын, т?п фикерен укытучы ярд?менд? билгелибез. Хик?яне ?лешл?рг? б?леп исемн?рг? ?йр?н?без. Д?рест? буталган план ?лешл?ре буенча вакыйгалар эзлеклелеген табабыз.

       Д?ресне? башыннан ахырына кад?р дуслык темасы ?релеп бара. Чын дусны? нинди булырга тиешлеге  ачыклана.Укытучы ярд?менд? бу сорауга ?авап модельл?штерел? ??м слайдта к?рс?тел?. Х?зерге вакытта бик м??им булган ?д?плелек т?рбиял??г? басым ясала. Уен ярд?менд? кешене? у?ай сыйфатларын аерырга ?йр?н? д?вам ител?.,,Кар атышлы” уенында ?зл?рене? фикерл?рен ?йт?л?р. ?й эшен сайлап алу м?мкинлеге бирел?: ?с?рне? эчт?леген с?йл?рг? яки  “Минем дустым” диг?н темага инша язарга.

         Сораулар  максатчан алынырга тиеш, алар укучыларны? б?йл?нешле с?йл?м телл?рен ?стер?, укуга кызыксыну уята. Сорауларга ?авап бирг?нд? укучыны? с?злек байлыгы арта, ?з-?зл?рен тоту камилл?ш?.

        Д?рес барышында аны? эчт?леген? яраклаштырып т?зелг?н презентация кулланыла.  Ул укучыларны? белем ??м к?некм?л?рен ныгытуда ???миятле роль уйный.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?д?би уку д?ресе. Тема: Чын дус нинди була? Р.Ишморатова ,,Я?а чана”. »


Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү йорты

,,Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
















2 сыйныф


Тема: Чын дус нинди була?

Р.Ишморатова ,,Яңа чана”.








Нуретдинова Әлфира Рафис кызы Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбенең II категорияле башлангыч сыйныф укытучысы






2015 нче уку елы


Сыйныф:2

Предмет:Уку

Тема:”Чын дус нинди була?”

Р.Ишморатова”Яңа чана”

Максат:

  1. Укучыларны Р.Ишморатованың “Яңа чана”хикәясе белән таныштыру, текст белән

эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

2.Аңлап, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларның сөйләмен баету.

3. Дуслыкның әһәмиятлелегенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес формасы : Гадәти эшлекле дәрес.

Методлар: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.

Җиһазлау:

-Р.Ишморатова портреты

-Р.Ишморатованың китаплары

-мәкаль язылган карточкалар

-магнитофон һәм “Әпипә”көе язмасы

-кояш һәм болыт ясалган карточкалар

-мамыктан ясалган “кар йомарламы”

-мультимедиа системасы

-презентация






Проект(план):

I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Өй эшен тикшерү. ,,Шулай да булгалый” әсәрен сәнгатьле итеп уку.

III. Уку мәсьәләсен кую.

  1. “Мәкальне дәвам ит” уены

  2. Нәрсә ул дуслык? Әңгәмә.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Автор турында мәгълүмат бирү.

2)Сүзлек эше.

3)Укытучы укый.

4)Физкультминутка.

5)Гөҗләп уку.

6)Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә.Нәтиҗә ясау.

V. Яңа теманы ныгыту.

1)”Планны төзәт”уены.

2)”Чын дус нинди була?”Модельләштерү.

3)”Кар атышлы”уены.

VI. Рефлексив бәяләү

VII. Йомгаклау. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы:

-Кәефләрегез ничек балалар? Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы? (карточка күрсәтәләр).




Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я,кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

-Менә шулай бер-беребезгә елмаеп карап, уку дәресен башлап җибәрәбез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим.

II. Өй эшен тикшерү. ,,Шулай да булгалый” әсәрен сәнгатьле итеп уку.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1) -Мәкальләр беләсезме,балалар?

-Нинди мәкальләр беләсез?

- Балалар, мәкальләрнең ахырын табарга булышыгыз әле (төркем белән эш).


Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.

Дуссыз башым- тозсыз ашым.

Йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсачы.

Дустың булмаса- эзлә, тапсаң югалтма.


-Балалар, мәкальләрне матур итеп бергә укып чыгыйк әле.

-Мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

-Бу мәкальләр нәрсә турында?(дуслык турында)

2)-Нәрсә ул дуслык? Дуслыкны сез ничек аңлыйсыз? (Бер-береңә яхшы мөнәсәбәт)

-Саран сүзен ничек аңлыйсыз? Саран сүзенә капма-каршы сүзне әйтегез әле.(юмарт)

-Кешегә дус кирәкме? Ни өчен кирәк?

-Сезнең дусларыгыз бармы?

-Хәзер без сезнең белән чын дусның нинди булырга тиешлеген ачыкларбыз. Моның өчен безгә Р.Ишморатованың , “Яңа чана” хикәясе ярдәм итәр.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Хикәянең исеменнән нәрсә белеп була? Вакыйга кайчан булган? Сүз нәрсә турында барачак? (яңа чана). Узган дәрестә без сезнең белән кыш турында, кышкы уеннар турында сөйләштек инде. Бүген бу теманы дәвам итәрбез.

1) Хикәяне Р.Ишморатова язган .

Язучы Ишморатова Рәйсә Гыйниятулла кызы 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр-тегермәнче гаиләсендә туа. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, бераз вакыт әтисе янында тегермәндә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач Р.Ишморатова шәфкать-туташы булып эшли башлый.

Ул 1945 елга кадәр фронтта җаваплы эшләрдә эшли. Иҗат эшенә язучы 35 яшендә генә керешә. Р.Ишморатова күбрәк театрлар өчен пьесалар, повестьлар, хикәяләр язган.

Менә аның берничә китабы (китапларын күрсәтү)

“Тормыш дәвам итә”

“Милиция лейтенанты”

“Рәйханә”

Рәйханә повестенда аның сугыш елларында госпитальдә эшләгәндә күргән һәм кичергәннәре тасвирлана.

Ул 1997 елның 6 июнендә Казанда вафат була (80 яшендә).


2)Сүзлек эше. Хикәядә безгә , “чолгап алды” дигән сүз очрый. Чолгап алу – кемнең яки нәрсәнең дә булса янына килеп басу, аны әйләндереп алу.

3)Хәзер мин хикәяне укып чыгам. Игьтибар белән тыңлагыз әле. Раилә яхшы дусмы? (Укытучы укып чыга).

-Хикәянең геройларын атагыз әле. Кемнәр алар?

-Раилә яхшы дусмы? Андый дустыгыз булуын теләр идегезме икән?

4)Физкультминутка. (Әпипә)

5) Әсәр өстендә яхшылабрак эшләү өчен әйдәгез әсәрне бер кат гөҗләп укып чыгыгыз әле. Нинди тыныш билгеләренә игътибар итәрсез?

6)-Сезгә кемнәр ошады? Ни өчен ошады?

- Раилә әтисенең сүзләрен дөрес аңлаганмы?

-Раиләгә ни өчен күңелсез булып китә?

-Ул начар кызмы?

-Раиләгә нинди киңәш бирер идегез?

-Хикәядә нәрсә турында сүз бара?

-Автор нәрсә әйтергә тели? (Чын дуслар барысы белән дә уртаклаша белергә тиешләр)

V. Яңа теманы ныгыту.

1)- Балалар тактадагы планга карагыз әле . Ул сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый? (тәртибе дөрес түгел) “Планны төзәт”уены.

Яңа чана.

План:

1. Ул горурланып яңа чанада шуды.

2. Раилә, кил, чана шу!

3. Раиләгә чана алдылар.

4. Саран! Саран!

5. Чанаңны биреп тор әле.

6. Раиләгә күңелсез.


2)” Чын дус нинди була?” дигән сорауга җавап бирик әле.Төркем белән эш.

(чиратлап сайлап алалар)

акыллы тырыш кешелекле

үпкәләүчән юмарт кайгыртучан

ярдәмчел тәрбиясез әдәпле

саран көнче матур

бай пөхтә әләкче

эшчән



Чын дус нинди була?






3) ,,Кар атышлы” уены. Укытучы һәрберсенә “кар йомарламы” ата. Балалар тотып алгач, укытучы соравына җавап бирәләр, кире аталар.

1)Дуслар сиңа ни өчен кирәк?

2) Дустың рәсем дәресенә карандашларын оныткан. Син нишләрсең?

3)Иптәшең авырып китте. Нишләрсең?

4) Сиңа уенчык алдылар. Син энеңә уйнарга биреп торыр идеңме?

5) Син ялгыш дустыңның аягына бастың. Нишләрсең?

6)Иң якын дустыңның исеме?

7) Ничә дустың булуын теләр идең?

8)Син яхшы дусмы?

9)Син өй эше эшләгәндә дустың уйнарга чакыра. Нишләрсең?

VI. Рефлексив бәяләү.

-Ә без сыйныфта дус яшибезме?

-Без дә сыйныфта дус яшәргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш.

- Балалар без бүген нәрсәләр эшләдек?

-Нинди нәтиҗә ясадык?

-Кәефләрегез ничек? Билгеләр кую.

VII. Йомгаклау. Өй эшенә

1) “Минем дустым” дигән темага инша язарга яки

2) Эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
?д?би уку д?ресе. Тема: Чын дус нинди була? Р.Ишморатова ,,Я?а чана”.

Автор: Нуретдинова Альфира Рафисовна

Дата: 30.03.2015

Номер свидетельства: 194258


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства