kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка внеурочной деятельности "С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема. “С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек” 

Максат.

1.Укучыларда с?лам?т яш?? р?веше турында белемн?р системасы формалаштыру, с?лам?т яш?? ?чен тормыш р?вешене? зур ???миятк? ия ик?нен? т?шендер?, с?лам?т яш?? р?вешен? ?йр?т?.

2. Балаларда, белемн?рне табигать ??м яш?? законнары бел?н яраклаштырып, рухи ??м физик яктан с?лам?т булу к?некм?л?ре формалаштыру, тормышка ?зерл??.

3. С?лам?тлекне саклау ысулларына нигезл?неп, ?з с?лам?тлекл?рен ныгытуга, саклауга омтылыш, спортка у?ай караш т?рбиял??. 

Универсаль уку гам?лл?ре формалаштыру.

Ш?хеск? кагылышлы УУГ:

Эшч?нлекне? у?ышлар критериесе нигезенд? ?зб?ял?? с?л?те формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярд?менд? максатны билгели ??м формалаштыра бел?; максатка иреш? юлларын билгел??; к?м?к т?зелг?н план буенча эшл??, ?з фикере?не д?рес итеп ?йт?, т?рле ситуацияд?н чыгу юлларын таба бел?.

Коммуникатив УУГ:

?зе?не? фикере?не телд?н матур итеп ?йт? бел?; башкаларны ишет?, ты?лый бел?; диалогта катнаша бел?; укытучыны? сорауларына ?авап бир?; с?йл?м этикеты нормаларын ?т??.

Танып-бел? УУГ:

Танып бел? максатын билгел??; кир?кле информация  туплау;  ?тк?нд? ?йр?нг?нне я?асыннан аера бел?; д?рест? алган информацияд?н, тормыш т??риб??н?н файдаланып сорауларга ?авап бир?, алган белемн?рне тормышта куллану.

Кулланмалар.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация, физкультминутка ?чен музыка, эпиграф, ?зб?я алгоритмы. Эпиграф (тактада): “Ике т?рле нигъм?тне? кешел?р кадерен белмил?р. Берсе – буш вакыт, икенчесе – с?лам?тлек”.

Д?рест?н тыш эшч?нлекне? барышы.

1.    Оештыру моменты.  У?ай психологик хал?т тудыру.

2.    Ил?ам Шакиров башкаруында “Саумы, кояш” ?ырын ты?лау.

- Балалар, игътибарыгызны экранга юн?лтегез ?ле. (1нче слайдта кояш р?семе сур?тл?нг?н).

Д?ресебезг? кунакка Изге Кояш керг?н. Изге кояш ?иребезне ?ылыта, ?зене? нурлары аша кешел?рг? яхшылык, игелек, шатлык ?л?ш?. Кояш безг? елмая, дим?к, б?генге д?ресебез кояшлы, якты б?лм?д? узар. Ш?гылебез – кызыклы ??м файдалы, к?ефегез к?т?ренке булыр дип ышанам.

   - Игътибар итик ?ле, кояш нурларына нинди с?зл?р яшеренг?н ик?н?

 (С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек).

  -  Балалар, сез ничек уйлыйсыз, б?генге эшч?нлегебезд? н?рс? турында с?йл?шербез ик?н? (С?лам?тлек турында)

- ?йе, без б?ген сезне? бел?н с?лам?тлек, с?лам?т яш?? р?веше турында, с?лам?т булу ?чен нил?р эшл?рг? кир?к булуы турында с?йл?шербез. 

Б?генге эшч?нлегебез телд?н журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, л?кин аны укымыйлар, ? б?лки ты?лыйлар ??м карыйлар.

3. Т?п ?леш.

1.Журналыбызны? 1 бите “Саулык – зур байлык дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Эпиграфны уку. “Ике т?рле нигъм?тне? кешел?р кадерен белмил?р. Берсе – буш вакыт, икенчесе – с?лам?тлек”, диг?н бер акыл иясе. Чынлап та, саулык – зур байлык. Ирт?ме-со?мы моны? шулай ик?нен? ??ркайсыбыз т?шен?. Саулыгыны? байлык ик?нен? аны югалтканчы ук а?лаган кеше с?лам?тлеген саклау турында алдан кайгырта. К?чле, ?итез, акыллы, чиста к??елле, эшк? с?л?тле, с?лам?т булу ?чен барысын да ?чен эшл?рг? кир?к. С?лам?т кеше матур була, ул кыенлыкларны ?и?еп чыга, аны? бел?н аралашуы ?и?ел. С?лам?т кеше башкаларга яхшы к?еф б?л?к ит?. ?йд?гез, барыбыз да ?ит?кл?шик ??м бер-беребезг? елмайыйк. Мен? сез д? яхшы к?еф б?л?к иттегез. С?лам?т кеше чын к??елд?н эшли д?, ял ит? д? бел?. С?лам?тлек б?тен кешег? д? бирелг?н, л?кин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында с?лам?т яш?? р?веше алып бара дип ?йтеп була? С?лам?тлекне саклау ??м ныгыту кагыйд?л?рен белеп кен?  с?лам?т булып буламы? ( Бел? ген? т?гел, ул кагыйд?л?рне т?г?л ?т?рг? тырышырга кир?к.

2.Журналыбызны? 2 бите “С?лам?тлеге?не яшьт?н  сакла” баш астында “С?лам?тлекне? дусты – чисталык” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?)

??рчак  чиста,  п?хт? булу да с?лам?тлекне сакларга  ярд?м  ит?. Ш?хси  гигиена  кагыйд?л?рен  иск?  т?шер?.

3. Журналыбызны? 3 бите “С?лам?тлекне? дусты – д?рес туклану” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Д?рес туклану-с?лам?т яш?? р?веше нигезл?ренн?н берсе. Дим?к, ризыкны т?рл?ндереп чама бел?н, , вакытында ашыкмыйча ??м к?бр?к яшелч? ??м ?ил?к-?имешл?р ашарга кир?к.

С?лам?т булу ?чен тагын д?рес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кир?к. Витаминнар – яш?? ?чен м??им органик матд?л?р. 

? х?зер “Д?ресен сайлап ал” уенын уйнарбыз.

артыгын ашама

-  ризыкны т?рл?ндер        

-  ризыкны к?нг? 3-4 тапкыр, ?з-?зл?п кабул ит

-  йоклар алдыннан ашама, эчм?

-  бер т?рле ризык бел?н туклан

-  тозлы, баллы, майлы ?йберл?рне чамалап куллан

-  вакытлы-вакытсыз аша

-  азыкны яхшылап ч?йн?

-  татлы ризыкларны к?п куллан

-  юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

-  кабаланып аша

Д?рес булмаганнарын д?ресл?п ?йт?.

   ?йе, балалар, д?рес туклану бик к?п авыруларны булдырмаска ярд?м ит?.

4. Журналыбызны? 4 бите “Саулык башы - хезм?тт?” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

? х?зер балалар с?лам?тлекне? дусты хезм?т бел?н танышыйк.

Хезм?т т? уйлап кына,

С?з ?йтте тыйнак кына:

Эшт?н ген? торсам да,

К?ч-ку?т ?стим си?а,

Саулык башы хезм?тт?.

    Физик хезм?тне? кешег? файдасын санап к?рс?тегез ( т?нг? к?ч- ку?т ?сти, мускулларны ныгыта, к?чсез-к?члег? ?йл?н? ала).

5. Журналыбызны? 5 бите “Чыныгу” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Кояш, ?ава, су – с?лам?тлекне? чын дуслары. Физик яктан сау-с?лам?т, чыныккан кеше ген? авыруларга каршы тора ала. Чыныгу ?чен кайбер кагыйд?л?рне бел? кир?к. ?йд?гез, чыныгу процедураларын т?ртипк? салыйк ?ле.

Дим?к, ??р к?н к?нег?л?р ясау, чыныгу, ш?хси гигиена кагыйд?л?рен ?т?? – болар барысы актив эшч?нлекне барлыкка китер?л?р.

6. Журналыбызны? 6 бите “Минем с?лам?тлегем”дип атала. (Слайд  к?рс?тел?)

Уятмый аны бер?? д? килеп,

Ятмас иренеп, ул ?зе торыр.

Зарядка ясар, урынын ?ыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киен? башлар.

Кы?гырау булганчы м?кт?пк? килер,

Мондый балалар д?ресен д? белер.

Баланы? яш?? р?веше сезг? ошадымы?

- ? сез к?нд?лек режимны т?г?л ?тисезме? ??г?м?. Сорауларга ?авап бирик ?ле.

-Физкультура бел?н ирт?н ш?гыльл?н? – бу…. (зарядка)
-Сез нич?д? йокларга ятарга тиеш? ( 21 с?г.)

-Тешл?рне к?нг? нич? тапкыр чистартырга кир?к? (2 тапкыр)

-Ашарга утырыр алдыннан н?рс? эшл?рг? кир?к? (кулларны юарга)

-Н?рс? акчадан кыймм?тр?к? (с?лам?тлек)

Укучылар, ?г?р сез к?негезне мен? шулай д?рес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында д?реск? барып, вакытында саф ?авада й?реп, буш вакытыгызны файдалы итеп ?тк?реп  уздырсагыз, сезне? ??р к?негез матур, файдалы ?т?р, сау-с?лам?т балалар булып ?с?рсез.

7. Журналыбызны? 7 бите “Табигать – матурлык ??м с?лам?тлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?)

Табигать! Н?рс?л?рне ген? ?з эче?? алмый ул! Серле д? ул, г?з?л д? ул! Табигатьне? матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белерг? д? кир?к. Кеше тормышы ??рвакыт табигать бел?н б?йле. Ул - кешене? с?лам?тлек, туклану, гомум?н, яш?еш чыганагы. 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура ??м ?йл?н?-тир? мохитне саклау елы дип игълан ителде. Без барыбыз да– кешел?р, хайваннар,?семлекл?р, кошлар ?ир планетасында яшибез. Бу безне? уртак йортыбыз. Без сезне? бел?н табигать турында, экологик культура ??м ?йл?н?-тир? мохитне саклауга карата эмблемалар ясадык.

 (??р укучы ?зене? эмблемасына а?латма бир?.)

Дим?к, н?ти?? ясыйк:

– Ч?ч?кл?рне ?з?рг? ярамый!

– Агач ботакларын сындырма!
– Я?а ел б?йр?мен? ясалма чыршы биз?с?? яхшырак булыр!
– К?б?л?кл?рне тотарга ярамый!
– Б???кл?рне, бакаларны ?терм?!
– Кош ояларын тузгытма!
– Агачларны пычак бел?н каезлама, аларны сындырма! ?.б.

Уен-энергизатор. “Ис?нме, дус”!

 Ис?нме, дус! (кул)

Син ничек? (и?с?)

Кайда булды?? (колак)

Мин сагындым. (й?р?к)

Син килде?! (колач)

Бик яхшы! (кочак)

8. Журналыбызны? 8 бите “С?лам?т т?нд? – с?лам?т акыл” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Укучылар, ? сез с?лам?тлек турында  м?кальл?р бел?сезме?

Мин сезг? башын ?йт?м,  ? сез ахырын д?вам ит?рсез.

Саулык –( зур байлык.)

Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

Байлыкны? башы -  (тазалык.)

Гыйлемн?н яхшы дус юк, (чирд?н яман дошман юк.)

Д?ньяда и? кечкен? б?хет - байлык, (и? зур б?хет – саулык)

Пакълек с?йг?н (сау булыр.)

Саф ?ава – (т?нг? д?ва.)

С?лам?тлек – ж????р, (л?кин тиз югала).

Таза булса?, таш та(ярып була.)

М?кальл?рне уку, м?гън?л?рен а?лату.

9. Журналыбызны? 9 бите “С?лам?тлек ??м спорт” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Кешене? гомеренд? спорт бел?н с?лам?тлек кулга - кул тотынышып яшил?р.  Спорт бел?н дус булган кешене? ?з-?зен? ышанычы арта, яш?? д?рте к?ч?я, ул ??мгыятьт? ?з урыны?ны табарга да булыша.

?йд?гез ?ле, спорт ярышларыны? т?рл?рен ?йтеп ?тик.

Без д? с?лам?т, к?чле, ?итез булыйк.

Ритмик музыка астында укытучы бел?н берг?л?п  к?нег?л?р эшл??.

10. Журналыбызны? 10 бите “??ркем ?з д?фт?рен ?зе яза”  дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

Кешене? и? зур байлыгы - т?не ??м ?аны с?лам?т булу. С?лам?т кеше ген? ?зене? тел?к–омтылышларына иреш?, тир?-юньне танып бел?, ??мгыять  тормышында актив катнаша, хезм?тт?н, уеннар, бию ??м физик к?нег?л?рд?н кан?гатьлек ала.

С?лам?тлек - ул физик ??м рухи иминлек, к??ел к?т?ренкелеге, у?ай кичерешл?р бел?н яш??. С?лам?т булу   ?зе?н?н тора.  Т?м?ке тарту, спиртлы эчемлекл?р ??м наркотиклар куллану – и? начар,  зарарлы гад?тл?р. ??р кешене? язмышы ?з кулында, бары тик начар гад?тл?рд?н,  ялгышлардан  гына сакланып, ?з-?зе?? ышаныч, намус бел?н яш?рг? кир?к. С?лам?тлек ул – ??ркем ?зе к?т?релерг? тиешле биеклек. С?лам?тлек – ул чыныгу, рациональ туклану, к?нд?лек режим, яхшы эмоциял?р, хезм?т, начар гад?тл?рне булдырмау, ??м ?лб?тт? х?р?к?т!

11. Журналыбызны? 11 бите  “Яшик бу д?ньяны яратып” дип атала. (Слайд  к?рс?тел?).

С?лам?тлек агачын т?з?.

Сезне? алда С?лам?тлек агачы. ?йд?гез, аны яфраклар бел?н бизик.

Укучылар бел?н с?лам?т булу ?чен нил?р эшл?рг?? диг?н сорауга ?авапларны гомумил?штереп, кагыйд?л?р чыгару.

  1. Кояш, ?ава ??м су бел?н дус бул! Чынык!
  2. Д?рес туклан! Яшелч?, ?ил?к-?имешл?рне юып аша!
  3. Ирт?н зарядка ясарга онытма! К?бр?к х?р?к?тл?н! Спортны ярат!
  4. Начар гад?тл?рне булдырма!
  5. К??еле? саф, чиста булсын! К??ел к?зге? сау булсын!
  6. С?лам?тлек – ??р кеше тормышында б?ял?п бетергесез б?хет. С?лам?т яш?? р?веше алып бар!

4. Йомгаклау. Эшч?нлек рефлексиясе.

-Сине? ?чен б?ген н?рс? ачыш булды?

-Сине н?рс? га??пл?ндерде?

-Н?рс? шатландырды?

-?зе?не (ипт?ше?не) б?ген ни ?чен мактый аласы??

?зл?рен б?ялил?р (Слайд к?рс?тел?).

- Балалар, без б?ген белемн?ребезне барлап, баетып, системага салдык. Чыннан  да, д?ньяда и? кир?к н?рс? - саулык, с?лам?тлек. С?лам?тлек- кешене? и? зур байлыгы. Озак ??м б?хетле яшисе килс?, ??р кеше и? беренче чиратта ?зене? с?лам?тлеге турында кайгыртырга тиеш.

? с?лам?т булуны? нигезе - яш?? р?вешене? д?рес булуында.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеурочной деятельности "С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек" »

Тема. “Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек

Максат.

1.Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәр системасы формалаштыру, сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәненә төшендерү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү.

2. Балаларда, белемнәрне табигать һәм яшәү законнары белән яраклаштырып, рухи һәм физик яктан сәламәт булу күнекмәләре формалаштыру, тормышка әзерләү.

3. Сәламәтлекне саклау ысулларына нигезләнеп, үз сәламәтлекләрен ныгытуга, саклауга омтылыш, спортка уңай караш тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Эшчәнлекнең уңышлар критериесе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.

Регулятив УУГ:

Укытучы ярдәмендә максатны билгели һәм формалаштыра белү; максатка ирешү юлларын билгеләү; күмәк төзелгән план буенча эшләү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү, төрле ситуациядән чыгу юлларын таба белү.

Коммуникатив УУГ:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә, тыңлый белү; диалогта катнаша белү; укытучының сорауларына җавап бирү; сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Танып-белү УУГ:

Танып белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәрестә алган информациядән, тормыш тәҗрибәңнән файдаланып сорауларга җавап бирү, алган белемнәрне тормышта куллану.

Кулланмалар.

Проектор, слайдлар, ноутбук, презентация, физкультминутка өчен музыка, эпиграф, үзбәя алгоритмы. Эпиграф (тактада): “Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”.


Дәрестән тыш эшчәнлекнең барышы.


  1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

  2. Илһам Шакиров башкаруында “Саумы, кояш” җырын тыңлау.

- Балалар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (1нче слайдта кояш рәсеме сурәтләнгән).

Дәресебезгә кунакка Изге Кояш кергән. Изге кояш җиребезне җылыта, үзенең нурлары аша кешеләргә яхшылык, игелек, шатлык өләшә. Кояш безгә елмая, димәк, бүгенге дәресебез кояшлы, якты бүлмәдә узар. Шөгылебез – кызыклы һәм файдалы, кәефегез күтәренке булыр дип ышанам.

- Игътибар итик әле, кояш нурларына нинди сүзләр яшеренгән икән?

(Сәламәтлек - тормышта бар яктан иминлек).

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге эшчәнлегебездә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Сәламәтлек турында)

- Әйе, без бүген сезнең белән сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләшербез.

Бүгенге эшчәнлегебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар.

3. Төп өлеш.

1.Журналыбызның 1 бите “Саулык – зур байлык дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Эпиграфны уку. “Ике төрле нигъмәтнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе. Чынлап та, саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, сәламәт булу өчен барысын да өчен эшләргә кирәк. Сәламәт кеше матур була, ул кыенлыкларны җиңеп чыга, аның белән аралашуы җиңел. Сәламәт кеше башкаларга яхшы кәеф бүләк итә. Әйдәгез, барыбыз да җитәкләшик һәм бер-беребезгә елмайыйк. Менә сез дә яхшы кәеф бүләк иттегез. Сәламәт кеше чын күңелдән эшли дә, ял итә дә белә. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга? Нинди кеше турында сәламәт яшәү рәвеше алып бара дип әйтеп була? Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен белеп кенә сәламәт булып буламы? ( Белү генә түгел, ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә тырышырга кирәк.

2.Журналыбызның 2 бите “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” баш астында “Сәламәтлекнең дусты – чисталык” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә. Шәхси  гигиена  кагыйдәләрен  искә  төшерү.

3. Журналыбызның 3 бите “Сәламәтлекнең дусты – дөрес туклану” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз, вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Сәламәт булу өчен тагын дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Витаминнар – яшәү өчен мөһим органик матдәләр.

Ә хәзер “Дөресен сайлап ал” уенын уйнарбыз.

артыгын ашама

- ризыкны төрләндер        

- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз-әзләп кабул ит

- йоклар алдыннан ашама, эчмә

- бер төрле ризык белән туклан

- тозлы, баллы, майлы әйберләрне чамалап куллан

- вакытлы-вакытсыз аша

- азыкны яхшылап чәйнә

- татлы ризыкларны күп куллан

- юып, бозылмаган ризыклар гына аша.

- кабаланып аша

Дөрес булмаганнарын дөресләп әйтү.

   Әйе, балалар, дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

4. Журналыбызның 4 бите “Саулык башы - хезмәттә” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Ә хәзер балалар сәламәтлекнең дусты хезмәт белән танышыйк.

Хезмәт тә уйлап кына,

Сүз әйтте тыйнак кына:

Эштән генә торсам да,

Көч-куәт өстим сиңа,

Саулык башы хезмәттә.

Физик хезмәтнең кешегә файдасын санап күрсәтегез ( тәнгә көч- куәт өсти, мускулларны ныгыта, көчсез-көчлегә әйләнә ала).

5. Журналыбызның 5 бите “Чыныгу” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк. Әйдәгез, чыныгу процедураларын тәртипкә салыйк әле.

Димәк, һәр көн күнегүләр ясау, чыныгу, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү – болар барысы актив эшчәнлекне барлыкка китерәләр.

6. Журналыбызның 6 бите “Минем сәламәтлегем”дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы?

- Ә сез көндәлек режимны төгәл үтисезме? Әңгәмә. Сорауларга җавап бирик әле.

-Физкультура белән иртән шөгыльләнү – бу….. (зарядка)
-Сез ничәдә йокларга ятарга тиеш? ( 21 сәг.)

-Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартырга кирәк? (2 тапкыр)

-Ашарга утырыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәк? (кулларны юарга)

-Нәрсә акчадан кыйммәтрәк? (сәламәтлек)

Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау-сәламәт балалар булып үсәрсез.

7. Журналыбызның 7 бите “Табигать – матурлык һәм сәламәтлек чыганагы ул” дип атала. (Слайд күрсәтелә)

Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмый ул! Серле дә ул, гүзәл дә ул! Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану, гомумән, яшәеш чыганагы. 2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде . Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз. Без сезнең белән табигать турында, экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга карата эмблемалар ясадык.

(Һәр укучы үзенең эмблемасына аңлатма бирә.)

Димәк, нәтиҗә ясыйк:

– Чәчәкләрне өзәргә ярамый!

– Агач ботакларын сындырма!
– Яңа ел бәйрәменә ясалма чыршы бизәсәң яхшырак булыр!
– Күбәләкләрне тотарга ярамый!
– Бөҗәкләрне, бакаларны үтермә!
– Кош ояларын тузгытма!
– Агачларны пычак белән каезлама, аларны сындырма! Һ.б.

Уен-энергизатор. “Исәнме, дус”!

Исәнме, дус! (кул)

Син ничек? (иңсә)

Кайда булдың? (колак)

Мин сагындым. (йөрәк)

Син килдең! (колач)

Бик яхшы! (кочак)

8. Журналыбызның 8 бите “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Укучылар, ә сез сәламәтлек турында мәкальләр беләсезме?

Мин сезгә башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.

Саулык –( зур байлык.)

Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

Байлыкның башы - (тазалык.)

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк.)

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур бәхет – саулык)

Пакълек сөйгән (сау булыр.)

Саф һава – (тәнгә дәва.)

Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң, таш та(ярып була.)

Мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлату.

9. Журналыбызның 9 бите “Сәламәтлек һәм спорт” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кешенең гомерендә спорт белән сәламәтлек кулга - кул тотынышып яшиләр. Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, ул җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша.

Әйдәгез әле, спорт ярышларының төрләрен әйтеп үтик.

Без дә сәламәт, көчле, җитез булыйк.

Ритмик музыка астында укытучы белән бергәләп күнегүләр эшләү.

10. Журналыбызның 10 бите “Һәркем үз дәфтәрен үзе яза” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Кешенең иң зур байлыгы - тәне һәм җаны сәламәт булу. Сәламәт кеше генә үзенең теләк–омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять  тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Сәламәтлек - ул физик һәм рухи иминлек, күңел күтәренкелеге, уңай кичерешләр белән яшәү. Сәламәт булу үзеңнән тора. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр. Һәр кешенең язмышы үз кулында, бары тик начар гадәтләрдән, ялгышлардан гына сакланып, үз-үзеңә ышаныч, намус белән яшәргә кирәк. Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

11. Журналыбызның 11 бите “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала. (Слайд күрсәтелә).

Сәламәтлек агачын төзү.

Сезнең алда Сәламәтлек агачы. Әйдәгез, аны яфраклар белән бизик.

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

  1. Кояш, һава һәм су белән дус бул! Чынык!

  2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!

  3. Иртән зарядка ясарга онытма! Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!

  4. Начар гадәтләрне булдырма!

  5. Күңелең саф, чиста булсын! Күңел көзгең сау булсын!

  6. Сәламәтлек – һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Сәламәт яшәү рәвеше алып бар!

4. Йомгаклау. Эшчәнлек рефлексиясе.

-Синең өчен бүген нәрсә ачыш булды?

-Сине нәрсә гаҗәпләндерде?

-Нәрсә шатландырды?

-Үзеңне (иптәшеңне) бүген ни өчен мактый аласың?

Үзләрен бәялиләр (Слайд күрсәтелә).

- Балалар, без бүген белемнәребезне барлап, баетып, системага салдык.. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Ә сәламәт булуның нигезе - яшәү рәвешенең дөрес булуында.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Разработка внеурочной деятельности "С?лам?тлек - тормышта бар яктан иминлек"

Автор: Кашапова Асма Бастановна

Дата: 31.08.2015

Номер свидетельства: 227905


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства