kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Фигыль

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фигыль темасын ?йр?нг?нн?н со? кабатлау ?чен сораулар, т?рле д?р???д?ге биремн?р т?къдим ител?.Эшл?рне ?ченче сыйныфтан алып югары сыйныфларга кад?р бирерг? м?мкин. Укучыларны? белем д?р???сен тикшер? ?чен тестлар  да бирел?. Шулай ук текстлардан, ??мл?л?р эченн?н фигыльл?рне таба бел? осталыкларын тикшер? учен д? биремн?р бар. Алган белемн?рен с?йл?мд? куллана бел?не хик?ял?р т?зетеп карап тикшерерг? була. Моны? ?чен т?рле темалар ??м аерым с?зл?р т?къдим ител?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Фигыль »


Татар теленнән дидактик материаллар

Фигыль .

1. Мәкальләрне язып бетер. Фигыльләрнең заманын билгелә.

*Кем эшләми, ... .

*Тырышкан – табар, ... .

*Күп укыган ... .

*Югалган акча табыла, ... .

2.”Язгы каникуллар темасына 4-5 җөмлә яки кечкенә генә хикәя яз. Кулланылган фигыльләрнең заманын, зат-санын билгелә.

3.Якты, таба, кабартма, суга сүзләре төрле сүз төркемнәре булырлык итеп, җөмләләр уйлап яз.


(3 нче сыйныф)

Фигыль.

1*Уку-белем алу турындагы фигыльләр яз.

*Шул фигыльләрне файдаланып, мәктәп тормышы турында кечкенә хикәя яз.

2.*Кешенең хис һәм кичерешләрен белдерә торган фигыльләр яз.

Үрнәк: сөенү, борчылу.

3.*Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз:

Соңга кала- ..., суга- ..., төзи- ..., сызлый- ..., туза- ..., туңа- ..., бетерә- ....

4.*Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз:

Кычкыра- ..., көлә- ..., ачулана- ..., ашыга- ..., уйный- ..., шатлана- ... .

5.*Түбәндәге фигыльләрне, үрнәктә күрсәтелгәнчә, төркемләп яз:

Язу, җырлау, көлү, чәчү, шатлану, бию, сөрү, тырмалау, казу, елау, утыру, сөенү, борчылу, чабу, бару, сөйләү, уку, йөрү, йөгерү, шаулау, йөзү, сикерү, уйлау.

Үрнәк:

Физик хезмәтне белдергән:

Акыл хезмәтен белдергән:

Хәрәкәтне белдергән:

Хис һәм кичерешләрне белдергән:

6.*Күп нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп укы.

Менә яз да ... . Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык ... , кояш җылысында җир өсте сулана ... .Урамнардан, тыкрыклардан чылтырап соргылт сулы гөрләвекләр... .Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә ... .

Оялары алдындагы кечкенә баскычларда сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе ... . Агач башларында тынгысыз песнәкләр ..., кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп ... .Ферма тирәсендә киң бушлыкта, койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып ... .

Фигыльләр: йөри, утыра, сайрый, тора, җитте, башлады, күренә, акты, чыркылдый.

*Ияләрен һәм хәбәрләрен генә алып, җөмләләрне яз. Фигыльләрнең заман кушымчалары астына сыз.

7.*Җырла фигылен барлык затларда, хәзерге һәм киләчәк заманнарда төрләндереп яз.

8.*Җыя, чыга, чаба фигыльләрен боерык формасында яз.

9.*Фигыльләрне үткән заманның башка формасына алыштырып, өзекне күчереп яз.

Яз җиткән. Укучылар гөл үстерергә уйлаганнар. Хәлил туфрак алып килгән. Кызлар туфракны савытларга салганнар. Балалар савытларга гөлләр утыртканнар. Җәй җиткән. Гөлләр матур булып үскәннәр.

Үрнәк: Яз җитте.


Фигыль(3,4 нче сыйныфлар)

1

*Кешенең тойгы һәм кичерешләрен белдерә торган фигыльләр уйлап языгыз.

Үрнәк: сөенү,...

2

*Уку-белем алуга карата фигыльләрне языгыз.

Үрнәк: язабыз,...

3

*Бирелгән фигыльләргә охшаш мәгънәле фигыльләр уйлап языгыз.

Соңга кала - ... , суга - ... , сызлый - ... , туза - ... .

4

*Бирелгән фигыльләргә охшаш мәгънәле фигыльләр уйлап языгыз.

Ачулана - ... , ашыга - ... , ялтырый - ... , бизи - ... .

5

*Бирелгән фигыльләрне төркемләп языгыз.

Язу, җырлау, көлү, чәчү, шатлану, бию, сөрү, казу, елау, сөенү, борчылу, чабу, уку, йөрү.

Хезмәтне белдергән фигыльләр:

Хәрәкәтне белдергән фигыльләр:

Хис һәм тойгыны белдергән фигыльләр:

Фигыль

1.Фигыльләрне түбәндәге төркемнәргә бүлеп яз,

Предметның

1.Эшен атаучы фигыльләр:

2.Хәрәкәтен атаучы фигыльләр:

3.Хәлен атаучы фигыльләр:

Көри, ашый, йөгерә, йоклый, елмая, җыештыра, дәвалый, бара, сөйли, уйный, йөзә, юа, сөртә, кайгыра, сөенә, сөрә, моңлана.

2.Исемнәрдән күплек сан, 3нче заттагы фигыльләр ясап яз:

Уй, җыр, тоз, эш, бик,сан, күз, таш, сак.

3.Бар, кил боерык фигыльләрен зат һәм сан белән төрләндереп яз.

4.Түбәндәге фигыльләрне кулланып, “Кошлар турында кайгыртыйк” дигән темага текст төзегез:

Ачыгалар, очалар, көтәләр, кайгырталар, җим салалар, туңалар, рәхмәт әйтәләр.


1.Бирелгән сүзләргә тамырдаш фигыльләр яз:

Бүләк, каравылчы, сак, үтенеч, яшел, салкын, шат, дөрес, кыш.

2.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.Фигыльләрнең астына сыз:

а) оештырдылар, бию, торналар, сазлыкта.

б) түгәрәккә,кошлар, җыелдылар.

в) аякларында, алар, сикерделәр һәм озын, әйләнделәр.

г) кайбер, канатларын, торналар, кактылар.

3.Кайт, сөйлә, фигыльләрен хәзерге заман хикәя фигыль формасына куй. Зат-сан белән төрләндер. Шулар белән 3 җөмлә яз.

4.Фигыльләрне тап, аларның грамматик категорияләрен билгелә.

Данлы егет ил өчен үләр. Ир егет үзе өчен туа, ил өчен үлә. Кыюны курку алмый. Батырлар елмаеп үләләр.


1.Фигыльләр өстәп яз.

Нәрсә нишли?

Яңгыр ..., буран ..., аш ..., кояш ..., балык ..., җил ..., елан ..., чишмә ..., карга ..., үрдәк ..., сандугач ... .

2.Хәзерге заман фигыльләрен үткән заманга куеп яз.

Җәйнең матур көннәрендә Казанда һәм авылларда сабан туйлары башлана. Халык мәйданнарга чыга. Колга башларында чиккән сөлгеләр, яулыклар, төрле бүләкләр чуарланып тора. Ат чабышлары, көрәшләр, йөгерешләр башлана. Халык уңышларга йомгак ясый, бәйрәм итә.

3. Түбәндәге фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып яз.

Ватыла –

Елмая –

Бөгелә -

Саный –

Йөгерә -

Мактана –

3 җөмлә төзеп яз.

4. “Математика дәресендә” дигән темага текст төзе.







1. Йөгер, сула фигыльләрен киләчәк заман хикәя фигыль формаларына куй. Зат-санда төрләндер.

2. Фигыльләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгелә.

Киләчәк, җыярбыз, барачак, яшердем, качтым, түзәрбез, утарбыз, өзелер.

3. Үткән заман хикәя фигыльләрен киләчәк заман хикәя фигыльләренә үзгәртеп яз.

Менә ямьле яз да җитте. Урамдагы чана эзләреннән гөрләвекләр ага башлады. Җылы яктан кайткан кошлар оя ясарга керештеләр.

Шул көннәрдә безнең ана каз да бөтенләй сәерләнеп китте. Ул көннәр буе ишек төбеннән китми башлады.

4. “Шәһәрдә кышкы эшләр” дигән темага хәзерге заман хикәя фигыльләрен кулланып кечкенә текст төзе.



1. Түбәндәге сүзләрдән җөмләләр төзеп яз, фигыльләрнең асларына сыз.

Буранлы, китте, кыш, салкын.

Кояшлы, килде, яз, җылы.

Кар, акты, сулар, шаулап.

Җылы, киткән, якка, кайта, кошлар, башлады.

2. Сала, бирә фигыльләрен алдан хикәя фигыльнең зат формаларына, соңыннан боерык фигыльнең зат формаларына куй. Бу сүзләрне кертеп берничә җөмлә төзе.

3. Мәкальләрне язып бетер.

Кем эшләми, шул ... .

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ... .

Күп укыган, күп ... .

Ни чәчсәң, шуны ... .

Нинди китап укысаң, шундый кеше ... .

4. Бер предметка туры килгән барлык эшләрне яз.

Үрнәк: эт өрә, чаба, ята, ашый, йоклый, эчә, тешли, саклый, талый, иярә, күрә, ишетә, сагалый, таный, аулый, ярата, курка, эзли, кача ....

Кеше, каз, каен, су.






1. Капма-каршы мәгънәле фигыльләрне парлап күчер, табышмакларга җавап яз.

а) Тау төшкәндә ат була,

Менгәндә агач була.

б) Аты бара, тәртәсе кала.

в) Аяклары, куллары бар ....

Нәкъ кеше төсле үзе.

Мин сөйләшәм, ә ул дәшми –

Авызыннан чыкмый сүзе.

г) Мине һаман сорыйлар, көтәләр

Ә күренсәм – качалар.

д) Өе ак, баганалары кызыл,

Суга керә, коры чыга.


1. Күп нокталар урынына фигыльләр өстәп яз.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай 1886 нчы елда ... . Бик яшьләй ятим калган Габдулланың балачагы күңелле ... . Ул төрле кешеләр кулында ... . Бик зирәк һәм сәләтле ... . Г.Тукай күренекле шагыйрь булып ... .

2. Сора, бәйлә фигыльләрен хикәя фигыль формасына куеп, үткән заманда зат-сан белән төрләндереп яз.

3. Фигыльләрне күчереп яз, грамматик категорияләрне билгелә.

Зәки агай балтасы.

Зәки агайның балтасы

Кич булгач кына тына.

Таң аттымы уяна да

Тук та тук агач юна.

Ферма салды, клуб салды,

Йортлардан урман үсте

Күптән түгел безнең өчен

Мәктәп төзергә күчте


4. “Балалар канатлы дусларын көтә”

дигән темага хикәя төзе.

Фигыльләр астына сыз

1. Фигыльләрне үткән заманның башка формасына алыштырып, өзекне күчереп яз.

Яз җиткән. Укучылар гөл үстерергә уйлаганнар. Хәлил туфрак алып килгән. Кызлар туфракны савытларга салганнар. Балалар савытларга гөлләр утыртканнар.

2. Яза, эшли хикәя фигыльләрен боерык фигыльләргә әйләндереп зат-сан белән төрләндер. Җөмләләр яз.

3. Төзүче хезмәтенә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.

4. “Урамда” дигән кечкенә хикәя төзе.



1. Сибә, ята хикәя фигыльләрен боерык фигыльгә әйләндереп зат-сан белән төрләндереп яз. Җөмләләр төзе.

2. Язгы эшләр.

Яз көне игенчеләрнең кыр эшләре башлана. Уҗымнарга күбрәк дым алып калу өчен, кырларга кар сулары тоталар, тиресне чәчүлек җирләргә тараталар, җиргә ашлама сибәләр. Алмагачларның түбәнге өлешләрен дарулы измә белән буйыйлар, барлык агач төпләрен казып йомшарталар, чүпләрдән тазарталар.

3. Фигыльләрне генә язып ал, грамматик категорияләрен күрсәт.

Сыерны сыйла, ул сине сыйлар.

Дөрес сөйләгән котылган, ялган сөйләгән тотылган.

Язны көтәргә көздән әзерлән.

Белгән белгәнен эшли, белмәгән беләген тешли.

4. Укытучы һөнәренә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.

1. Фигыльләрне түбәндәге төркемнәргә бүлеп яз.

Физик хезмәт:

Акыл хезмәте:

Хәрәкәт:

Хис һәм тойгы:

Язу, җырлау, көлү, шатлану, бию, уру, сөрү, тырмалау, казу, елау, утыру, сөенү, борчылу, чабу, бару, сөйләү, уку, йөрү, йөгерү, шаулау, йөзү, сикерү, уйлау.

2. Чик, тышла боерык фигыльләрен үткән заман хикәя фигыльләренә әйләндереп зат-сан белән төрләндереп яз. Җөмләләр төзе.

3. Фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгелә.

Үтәр, сакласын, килерләр, җыячак, үткәр, ялтырар, башлады.

4. Табиб хезмәтенә караган фигыльләр яз. Җөмләләр төзе.


Тест.


Дөрес җавапны тап.

1. а) бару, эш кушу, чакыру, өндәүне белдерүче фигыль – хикәя

фигыль.

б) предметның эше, хәле турында хәбәр итүче фигыль – хикәя

фигыль.

2. а) боерык фигыль предметның эше, хәл турында хәбәр итә.

б) боерык фигыль боеру, эш кушу, чакыру, өндәүне белдерә.

3. а) хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә.

б) хикәя фигыль зат-сан белән төрләнә.

4. а) боерык фигыль зат, сан, заман белән төрләнә.

б) боерык фигыль зат-сан белән төрләнә.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Тесты

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Фигыль

Автор: Шамсивалеева Разиля Минвалеевна

Дата: 30.03.2015

Номер свидетельства: 193899

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(212) "Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(126) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-zatlanyshly-h-m-zatlanyshsyz-fighyl-torkiemch-l-rien-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "194246"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427738354"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку по теме "Сыйфат фигыль""
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekturokapotatarskomuiazykupotiemiesyifatfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "261376"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449127611"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(125) "Урок татарского языка в 3 классе "Фигыль н?рс?не белдер??" +презентация"
    ["seo_title"] => string(76) "urok-tatarskogho-iazyka-v-3-klassie-fighyl-n-rs-nie-bieldier-priezientatsiia"
    ["file_id"] => string(6) "272587"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1452009436"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(58) "Билгеле ?тк?н заман хик?я фигыль "
    ["seo_title"] => string(37) "bilghielie-utk-n-zaman-khik-ia-fighyl"
    ["file_id"] => string(6) "140393"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1417950497"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(128) "Технологическая карта урока по татарскому языку  по теме "Шарт фигыль""
    ["seo_title"] => string(68) "tiekhnologhichieskaiakartaurokapotatarskomuiazykupotiemieshartfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "278152"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1453040809"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства