VII I сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Рус телендә төп гомуми төп белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныфында белем алучы рус балаларына татар телен укыту өчен эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар:
1. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә) / Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.
2. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. “О языках народов Российкой Федерации”, ред. от 12.03.2014.
3. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы ("Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560–XII номерлы Татарстан Республикасы Законының яңа редакциясе, 28.07.2004, соңгы ред. 12.06.2014, N 53-ЗРТ) / Закон Республики Татарстан от 8 июля 1992 года N 1560-XII "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан" в редакции Закона Республики Татарстан от 28 июля 2004 года N 44-ЗРТ)
4. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы / Закон Республики Татарстан “Об образовании”, №68-ЗРТ от 22.07.2013.
5. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 1015 нче номерлы боерыгы / Приказ МОиН РФ №1015 от 30.08.2013 г. “Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”.
6. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 елның 5 мартындагы 1089 нчы боерыгы / Приказ МОиН РФ от 05.03.2004 № 1089 «Об утверждении федерального компонента государственных образовательных стандартов начального общего, основного общего и среднего (полного) общего образования»;
7. СанПиН 2.4.2.2821–10 / “Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях” от 29.12.2010 № 189;
8. “2014 – 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 794 нче карар, 25.10.2013;
9. Татарстан Республикасында 2012 – 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;
10. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 августындагы хаты / Письмо МОиН РТ от 19.08.2015 “Об утверждении методических рекомендаций по разработке учебного плана основного общего и среднего общего образования общеобразовательных организаций Республики Татарстан”.
II. Мәктәпнең локаль документлары.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа: 1. Үрнәк программа: : Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Төп гомуми белем бирү мәктәбе / Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова. – Казан, 2013.
2. Авторлык программасы: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан, 2014.
IV. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы белән федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Күңелле татар теле”. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015.
V. Методик кулланма: Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да карый. Рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә. Эш программасы коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:
– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Предметның гомуми тасвирламасы
“Филология” телнең билгеләр системасын өйрәнгән, кешелекнең аралашу нигезендә яткан һәм гражданлык, этник, социаль тәңгәллекне формалаштырган, аңларга һәм аңлатырга мөмкинлек тудырган, кешенең эчке халәтен чагылдырырга ярдәм иткән өлкә буларак түбәндәгеләрне тәэмин итә:
− әдәби мирас һәм аның аша туган тел, дөнья мәдәнияте хәзинәләре, цивилизация казанышларын файдалану мөмкинлегенә ия булу;
− төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен аңлау өчен нигез хәзерләү һәм аларга хөрмәт тәрбияләү;
− рухи, әхлакый, эмоциональ, иҗади, этик һәм танып белү үсешенә тәэсир иткән интеллектуаль һәм социаль үсеш арасындагы бәйләнешне аңлау;
− билингвизмны күздә тотып, телләрне өйрәнүне күз алдында тоткан төп күнекмәләрне формалаштыру;
− башка уку-укыту предметларын үзләштерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен актив һәм потенциаль сүзлек запасын баету.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Татар теле буенча эш программасы яңа темаларны нәтиҗәле үзләштерүне күздә тота. Моның өчен уку елы башында һәм ахырында кабатлауга зур игътибар бирелә. Һәр тема үткән материалны кабатлау, контроль эшләр, сүзлек диктантлары, изложениеләр, бәйләнешле сөйләм үстерү, тыңлап һәм укып аңлау белән тәмамлана.
Укучыларның сүзлек запасын баету өчен сүзлекләр белән эшләү даими алып барыла. Сүзлекләр белән эшләүнең иң мөһим таләбе - укучыларның таныш булмаган сүзләрне күрә, сүзлекләргә мөрәҗәгать итә һәм аларны куллана белергә өйрәтү. Татар теле буенча эш программасы укучыларның татар телендә сөйләшүчеләр белән язмача аралашу күнекмәләре булдыруга да юнәлтә.
Предметның укыту планында тоткан урыны
Белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча татар теле дәресе атнага 3 сәгать исәбеннән – 105 сәгать итеп төзелде.
8 нче сыйныфта уку атнасы – 35.
Рус телле балаларга татар телен укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле һәм итагатьле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булу һәм, шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, укучыларда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презенция материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстреә; укучыларда, компьюетр яисә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә сәламәтлеккә зыян иктерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.
Бу чорда татар телен укыту, таныпбелү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль (танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен формалаштыруны дәвам итүгә хезмәт итә.
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана.
Танып белү нәтиҗәләре :
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр :
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парлап һәм төркемнәрдә эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләр ( 5-9 нчы сыйныфлар)
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
Укучылар үзләштерергә тиешле грамматик материал
Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.
Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.
Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.
Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.
Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләне таный, аера белү.
Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.
Программаның эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек һәм
якынча сәгатьләр саны
Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат
Күп укыган – күп белер (27 сәг.)
Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү.
Класташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйли белү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерә белү.
Мин һәм минем яшьтәшләрем (34 сәг.)
Яшьтәшләрең белән аралашу. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәш ләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сый фатлары. Матур киенү серләре. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б.
Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү. Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.
Табигать һәм кеше (24 сәг.)
Табигать төшенчәсе. Бүгенге экологик проблемалар. Табигать байлыгы. Урман – кешенең якын дусты. Табигать һәм без,
табигатьтәге кызыклы күренешләр
Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү. Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү.
Туган җирем – Татарстан (20 сәг.)
Татарстанның табигате. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе: башкаладагы үзгәрешләр, спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи урыннары.
Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирә белү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керә белү.
Барлык сәгат ь ләр саны
Атнага сәгат ь ләр саны
Контроль дәресләр
БСҮ дәресләре саны
Дәреслекнең авторы, елы
105
3
9
10
Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2015.
ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Дәрес№ы
Дәрес темасы
Планлаштырылган нәтиҗә
Үткәрү вакыты
план
факт
1 нче чирек – 27 сәг. Күп укыган күп белер – 27 сәг.
1
Яңа уку елы котлы булсын!
Укытучыларны, укучыларны, дусларны бәйрәм белән котлый, бер-береңә комплиментлар әйтә белү.
Л: котлыйм, уңышлар, сәламәтлек, кәеф, сагына, өйрәнә, тарата, таныша, бурычлы.
2
Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.
Тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану.
Г: тартык һәм сузык авазларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше, -мы/-ме сорау кисәкчәсе, хикәя һәм сорау җөмләдә сүз тәртибе.
3
Резедә Вәлиева. “Мәктәбем” шигырендәге лексик-грамматик материал.
“Мәктәбем” шигырен сәнгатьле уку. Мәктәбең турында сөйли белү. Тексттагы тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү.
4
Атна көннәрендә дәресләр расписаниесе. Сүз төркемнәрен кабатлау.
Атна көннәре атамаларын кулланып, нишләгәнеңне, нишләячәгеңне, расписание буенча нинди фәннәр керәчәген сөйли белү.
Л: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. Г: сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, рәвеш.
5
Хикәя фигыльнең заман формалары.
Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес кулланып, беренче сентябрь турында сөйли белү.
Л: әлбәттә, хөрмәтле.
Г: хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыль.
6
Бәйләнешле сөйләм үстерү №1. “Безнең йорт малайлары”, җәйге ялым.
Г: хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыль. Лексик материалны кулланып, җәйге ял турында сөйләү. Иҗади характердагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
7
Мөстәкыйль сүз төркемнәре.
Мөстәкыйль сүз төркемнәрен аера белү, мисаллар китерү, сөйләмгә кертү. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
8
Билгесез үткән заман хикәя фигыль.
Хаталарны төзәтә белү. Үткән заман хикәя фигыльнең билегеле һәм билгесез төрләрен аера, җөмлә эчендә билгели белү. Мәгънә төсмерләренә төшенү (билгесезлек төсмере). Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
9
Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Билгесез үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү; мәгънә төсмерләренә төшенеп, сөйләмдә урынлы куллану.
Л: йоклый (йоклап китә), соңга кала, әзерләнә, шалтырата, арый, башлана, чишә.
Г: билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
10
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең билгеле төрен аера, җөмлә эчендә билгели белү; мәгънә төсмерләренә төшенү.
Г: билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.
11
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү; мәгънә төсмерләренә төшенеп, сөйләмдә урынлы куллану.
12
Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.
№1 Сүзлек диктанты
Билгеле һәм билгесе киләчәк заман хикәя фигыльләрнең төрләрен аера, җөмлә эчендә билгели белү; мәгънә төсмерләренә төшенү (билгесезлек, икеләнү төсмере). Г: билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.
13
Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Хаталар өстендә эш.
Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү; мәгънә төсмерләренә төшенеп, сөйләмдә урынлы куллану.
Л: ята, тора, иртәрәк, күчерә.
14
Хәл фигыльнең ясалышы.
Хәл фигыльнең төрләрен, аларның ясалышын гамәли үзләштерү.
15
Хәл фигыль төрләрен гамәли үзләштерү.
Хәл фигыльнең төрләрен, аларның ясалышын гамәли үзләштерү.
16
Хәл фигыльләрнең сөйләмдә кулланышы.
Хәл фигыль төрләре белән катлауландырылган җөмләләрне аңлап уку, сөйләмдә дөрес куллану. Тиешле мәгълүматны табу өчен өстәмә чыганакларны куллану.
17
“Өлгерәм әле” хикәясендәге лексик-грамматик материал (беренче өлеш).
Тексттагы лексик-грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Хикәядәге геройларга киңәшләр бирә белү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Тексттагы тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. Л: яраткан аш, аннары (аннан соң), караңгы төшкәч, өлгерәм, күзләр йомыла. Г: Хикәя фигыльнең заман формалары. Хәл фигыль.
18
Шарт фигыль.
Шарт фигыльле җөмләләрне аңлап укырга, охшаш җөмләләр төзергә өйрәнү; рус телендәге кулланылышы белән чагыштырып өйрәнү; диалогик сөйләмдә куллану. Тиешле мәгълүматны табу өчен өстәмә чыганакларны куллану.
19
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
20
Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышын камилләштерү.
Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышын камилләштерү
21
Инфинитив.
Фигыльнең инфинитив формасын дөрес куллану; рус телендәге кулланылышы белән чагыштырырга өйрәнү.
22
Инфинитив+ модаль сүзләр.
Җөмлә төзелешендә фигыльнең инфинитив формасын дөрес куллану; рус телендәге кулланылышы белән чагыштырырга өйрәнү. Л: зыян, мәзәк, ризык, күчерә, сөйли чакыра. Г: инфинитив+модаль сүзләр; хикәя фигыльнең заман формалары; хәл фигыль.
23
Ярдәмче фигыльләр. “Өлгерәм әле...” хикәясендәге лексик-грамматик материал (икенче өлеш).
Тексттагы грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Тексттагы тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.
Г: өйрәнелгән фигыль формалары.
24
Бәйләнешле сөйләм үстерү №2. Без хикәя язабыз.
Өйрәнелгән темалар буенча актив сүзләрне, грамматик конструкцияләрне дөрес кулланып яза белү.
25
№ 2. Контроль эш. “Фигыльнең заман формалары”.
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
26
“Барый телевизор карый” шигырендәге лексик- грамматик материал.
Хаталар өстендә эш .
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Чагыштырып сөйли белү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Текстлардагы тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.
27
“Күп укыган күп белер” темасы буенча күнегүләр эшләү.
Өйрәнелгән темалар буенча актив сүзләрне, грамматик конструкцияләрне дөрес куллана белү.
2 нче чирек – 21 сәг. Мин һәм минем яшьтәшләрем – 34 сәг.
28
Сыйфат ясагыч кушымчалар.
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Л: берәүләр, оялу, кайбер, киресенчә, тупас, аралашу, фи-кер, килешәм, килешмим, дуслашу, ябык, рәнҗү, таза, искечә.
Г: -лы/-ле, -сыз/-сез – сыйфат ясагыч кушымчалар.
29
Антонимнар. Аларның сөйләмдә кулланылышы.
Антонимнарны сөйләмгә кертү. Г: антонимнар.
30
Бәйләнешле сөйләм үстерү №3. “Дустымның тышкы кыяфәте һәм характер сыйфатлары”.
Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру. Дусларның тышкы кыяфәтен һәм характер сыйфатларын сурәтләп сөйли белү һәм язу.
31
Шарт фигыльнең юклык формасы.
Г: шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы.
32
“Аралашу серләре” текстына караган лексик-грамматик материал. -лык/ -лек исем ясагыч кушымчалар.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. “Аралашу серләре” текстына караган лексик-грамматик материалны истә калдыру. Фикер алышуда катнашу.
33
Кереш сүзләр.
Әдәплелеккә карата тормыштан мисаллар китереп, үз фикереңне белдереп, сөйләшүдә катнашу. Фикер белдергәндә, кереш сүзләр куллану. Г: кереш сүзләр.
34
Алынма сүзләр. “Әдәп кагыйдәләре” текстына караган лексик материал.
“Әдәп кагыйдәләре” текстына караган лексик-грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, китерелгән фикерләр белән килешүеңне яисә килешмәвеңне әйтә һәм дәлилли белү, киңәшләр бирү. Л: кагыйдә, таныш, игътибар, һаман, канәгать, гаеп, мәгънә, үз-үзен тота белә (белми). Г: шарт фигыль+модаль сүзләр.
35
Бәйләнешле сөйләм үстерү № 4. Изложение №1 “Канатлы дусларыбызны онытмыйк!”
Эчтәлекне ишетеп аңлау һәм кыскартып яза белү.
36
Исем фигыль. Исем фигыльнең барлык һәм юклык формасы.
Г: исем фигыльнең барлык һәм юклык формасы.
37
Исем фигыльнең тартым һәм килеш белән төрләнеше
Г: исем фигыльнең тартым һәм килеш белән төрләнеше
38
“Психологи киңәшләре” текстына караган лексик материал. Әхлак нәрсәдән башлана?
Текстны аңлап уку. Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кулланып, әдәпле сөйләшү турында куелган сорауларга җавап бирә алу.
Л: аралашу, аралашучан, ялгышны (хатаны) тану, ялгыш адым, кимчелекне төзәтү, бәяләргә, әңгәмәдәш, әһәмиятле, иркен тоту, уртак тел табу, мөнәсәбәт.
39
Бәйләнешле сөйләм үстерү №5. “Әдәп төбе – матур гадәт”.
Әдәпле сүзләрне кулланып, тормыштан алынган ситуацияләр буенча сөйләшә белү, киңәшләр бирү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Тиешле мәгълүматны табу өчен өстәмә чыганакларны куллану.
40
№3. Сүзлек диктанты. Исем, фигыль, сыйфатларны кабатлау.
Өйрәнелгән сүзләрне дөрес яза белү. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
41
Сыйфат фигыль. Кабатлау.
Хаталар өстендә эш.
Г: сыйфат фигыль.
42
“Җиңәсем килде” хикәясендәге лексик материал.
Хикәяне аңлап уку. Хикәя эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен белү. Шахмат уенын яратканыңны, шахмат түгәрәгенә язылырга теләвеңне әйтә белү.
Л: шахмат түгәрәге, һәвәскәр, җиңү, җиңелү,оялу, кызару.
43
“Җиңәсем килде” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Без хикәя сөйлибез.
Эчтәлектән чыгып, фикер алышуда катнашу. Хикәя героеның эшенә бәя бирү. Җавабыңны дәлилләү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Л: шахмат түгәрәге, һәвәскәр, җиңү, җиңелү, оялу, кызару. Фикер белдергәндә, кереш җөмләләр куллану.
44
Хәзерге заман сыйфат фигыль формасы.
Г: хәзерге заман сыйфат фигыль формасы.
45
Үткән заман сыйфат фигыль. Үткән заман сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышын камилләштерү.
Г: үткән заман сыйфат фигыль.
46
№4. 2 нче чиреккә контрол ь эш.
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала бе-лү.
47
Киләчәк заман сыйфат фигыль. Хаталар өстендә эш.
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
48
Сыйфат фигыльнең заман формаларын ныгыту.
Г: сыйфат фигыльнең заман формалары.
3 нче чирек – 30 сәг.
49
Бәйләнешле сөйләм үстерү. №6. Изложение № 2 “Табигать һәм кеше”
Эчтәлекне ишетеп аңлау һәм кыскартып яза алу.
50
“Сыйфат + исем” төзелмәсе. “Ал кирәк, гөл кирәк, безгә нинди кыз кирәк?” текстындагы лексик материал.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку. Л: тырыш, уңган, тыйнак, саф күңелле, чибәр, ямьле, тәмле телле, сөйкемле, тормыш, ризык, оекбаш, ямьләнә, яктыра.
Г: “сый-фат + исем” төзелмәсе.
51
Безгә нинди кызлар кирәк?
“Ал кирәк, гөл кирәк, безгә нинди кыз кирәк?” тексты герое әйткән фикерләр белән килешүеңне яисә килешмәвеңне әйтә алу. Г: “сыйфат + исем” төзелмәсе. Өй сочинениесе яза белү.
52
Безнең дуслар нинди?
Дус кызлар (егетләр), апа-абыйларның тышкы кыяфәтләрен, аларга ничә яшь икәнен әйтә, характер сыйфатларын сурәтли белү. Г: “сыйфат + исем” төзелмәсе.
53
Алмашлыкларның төркемчәләре. Зат, күрсәтү, сорау, билгесезлек алмашлыклары.
Г: алмашлыкларның төркемчәләре, зат, күрсәтү,сорау, билгесезлек алмашлыклары.
54
Билгеләү алмашлыклары.
Билгеләү алмашлыкларын тану, тәрҗемәләрен һәм ике телдә дә кулланылыш үзенчәлекләрен белү, сөйләмдә дөрес куллану. Г: билгеләү алмашлыклары.
55
“Минем төс – яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемә-сен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку, үзеңә ошаган өлешне сөйләргә өйрәнү.
Л: төс, яраткан төс, үз итә, бизәк, чалбар, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, күңелне күтәрә, ышанычны арттыра.
56
Миңа нинди төс ошый?
Үзеңә нинди төс ошаганны яисә нинди төстәге киемнәр килешкәнне әйтә белү. Дусларыңа комплиментлар әйтә белү. Л: төс, яраткан төс, үз итә, бизәк, чалбар, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, күңелне күтәрә, ышанычны арттыра.
57
Тезмә фигыльләр.
Төсләрнең кәефкә ничек тәэсир итүе турында сөйләшүдә катнашу. Л: үз итә, күңелне күтәрә, ышанычны арттыра.
58
“Музыка дөньясында” тексты. Җәенке җөмләләр.
Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. Тексттагы мәгълүматка карата үз фикереңне әйтә алу.
59
Бәйләнешле сөйләм үстерү №7. Минем яраткан музыкам.
Яраткан шөгылең, музыкаль төркемнәрең, җырчыларың турында әйтә алу, дусларыңнан сорый белү.
60
№5. Диктант “Табигатьне өйрәнүче фәннәр”
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Табигат ь һәм кеше – 24 сәг.
61
“Нәрсә ул табигать?” “Табигать” темасына караган лексика.
Хаталар өстендә эш.
“Табигать” темасына караган сүзләрнең тәрҗемәләрен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Нәрсә ул табигать дигән сорауга фикер йөртеп җавап бирә белү.
Л: терлек, казылма байлык-лар, буыннар, кайгыртырга, сакларга, пычратмаска, файдалы, Җир шары, гасыр, кими, бурыч.
62
Җөмләнең баш кисәкләре.
Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү. Г: җөмләнең баш кисәкләре.
63
Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.
Өстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Г: ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.
64
Җөмләнең иярчен кисәкләре
Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язу. Тыныш билгеләрен дөрес урнаштыру.
Г: җөмләнең иярчен кисәкләре.
65
Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау.
Җөмләнең иярчен кисәкләрен дөрес куллану
66
“Табигать” текстындагы лексик- грамматик материал.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку. Төп фикерне саклап, текстны сөйләргә өйрәнү.
Л: гасыр, агулы, зарарлы, бурыч, пычрана, үстерә, үрчетә, әйләнә-тирә, киләчәк, буын, куркыныч, гаепле.
67
“Табигать” тексты өстендә эш.
Белемнәрне гомумиләштерү
68
Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр.
Г: бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
69
Исемнәрнең баш килешен таләп иткән бәйлекләр.
Г: исемнәрнең баш килешен таләп иткән бәйлекләр.
70
Табигать – безнең әйләнә-тирә.
Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында әңгәмәдә катнашу. Г: бәйлек һәм бәйлек сүзләр, ия белән хәбәр арасында сызык.
71
Теләкне белдерүче конструкцияләр. Теләк белдерү формаларының сөйләмдә кулланылышы.
Яңа форманы кулланып, урманга, елга буена барырга теләк белдерү. Дусларыңны табигатьнең чисталыгы өчен көрәшергә чакыру. Г: теләк фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Теләк белдерүнең башка төрләре.
72
Теркәгечләр. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.
Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне кулланып, табигатькә сакчыл караш турында җөмләләр төзеп әйтә белү. Г: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.
73
Теркәгечләрнең дөрес язылышы.
Табигатьне саклаучыларны мактау, пычратучыларга киңәш бирү. Теркәгечләрне дөрес куллану һәм язу. Г: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.
74
№6. 3 нче чиреккә контрол ь эш .
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
75
“Урман – кешенең якын дусты” текстындагы лексик-грамматик материал.
Хаталар өстендә эш.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку. Төп фикерне саклап, текстны сөйләргә өйрәнү.
Л: матурлык, гүзәллек, ямь, кислород чишмәсе, ягулык, төзү материалы.
Г: теләк белдерү формалары, теркәгечләр, инфинитив+кирәк.
76
“Урман – кешенең якын дусты” тексты өстендә эш
Урманның файдасы, матурлыгы турында сөйли белү.
77
Бәйләнешле сөйләм үстерү №8. “Без табигатьне саклыйбыз”.
Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
78
Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләре.
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Г: ясалышлары буенча исемнәрнең төрләре.
4 нче чирек – 27 сәг.
79
Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләре. №7. Сүзлек диктанты.
Ясалышлары буенча төрле исемнәрне яза, алар белән җөмләләр төзи белү.
80
Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау.
Хаталар өстендә эш.
Г: сыйфат дәрәҗәләре.
81
“И ямьле дә соң дөнья!» текстындагы лексик-грамматик материал.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку. Л: ел фасылы, дуамал бураннар, ләйсән яңгырлар, ябалак-ябалак карлар, сусыл җиләкләр, хәтфә үләннәр, исәпсез-хисапсыз чәчәкләр, шифалы яңгырлар, алтынсу умырзая, гөрләвекләр, дөнья.
82
Бәйләнешле сөйләм үстерү №9-10. Сочинение. “Минем яраткан ел фасылым”.
Яраткан ел фасылын, текстка якынайтып, образлы сурәтләргә өйрәнү. Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
83
Бәйләнешле сөйләм үстерү №9-10. Сочинение. “Минем яраткан ел фасылым”.
“Минем яраткан ел фасылым”-сочинение язу.
84
“Табигать һәм без” текстына караган лексик-грамматик материал. “Туган ягыбыз табигате”.
Дару үләннәре атамаларын истә калдыру, сәла-мәтлек өчен файдалары турында сөйли белү. Туган як табигатен саклау турында әңгәмә кора белү (чакыру, теләк белдерү). Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Л: гөлҗимеш, кычыткан, бака яфрагы, әрем, мәтрүшкә, үги ана яфрагы. Г: теләк белдерү формалары.
85
“Табигать һәм кеше” бүлеге буенча кабатлау.
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү. Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллану.
Туган җирем-Татарстан – 20 сәг.
86
И.Юзеевның “Татарстаным” шигырендәге лексик-грамматик материал. Тәрҗемә эше.
Шигырь эчтәлегеннән чыгып, Татарстан табигате, байлыклары, киләчәге турында әңгәмә кору. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Л: көмеш, якын, батыр, ачык, якты, туган як, таң, дәүләт.
Г: исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
87
Минем туган ягым.
Туган ягыңны ни өчен яратканлыгыңны, горурлануың турында әйтә белү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү. Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллана белү.
Г: исемнәрнең тартым белән төрләнеше.
88
“Казан – борынгы шәһәр” текстындагы лексик-грамматик материал.
Казан шәһәре, Казанда яшәгән күренекле шәхесләр, истәлекле урыннар турында мәгълүматны истә калдыру. Әңгәмә кора белү. Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллану. Л: борынгы, башкала, искиткеч, истәлек, мәчет, манара, мәйдан. Г: исем+исем сүзтезмәсе, бәйлек сүзләр.
89
“Казан – борынгы шәһәр” тексты өстендә эш
Үзләштергән белемнәрне гомумиләштерү
90
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
Сәнгатьле укый, укыганның эчтәлеген сөйли белү.
Г: әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
91
Гади җөмлә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Г: җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
92
“Казан – спорт шәһәре” текстындагы лексик-грамматик материал.
Укылган текст эчтәлегеннән чыгып, Казандагы спорт корылмалары, спорт төрләре турындагы мәгълүматны истә калдыру. Әңгәмә кора белү. Өстәмә мәгълүмат чыганаклары белән эшләү күнекмәсе булу. Л: үзгәреш, спорт төрләре, спорт корылмалары. Г: җыйнак һәм җәенке җөмләләр
93-94
“Казан – бик кунакчыл шәһәр” текстындагы лексик-грамматик материал. Казанда ял итү урыннары.
Казандагы ял урыннары турында сөйли белү. Әңгәмә кора белү. Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллану. Л: кунакчыл, кунакханә, заманча. Г: җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
95
Сан төркемчәләрен кабатлау.
Саннарны язуда дөрес күрсәтә белү. Г: сан төркемчәләре.
96
“Сөембикә манарасы” текстындагы лексик-грамматик материал.
Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап уку.
97
“Сөембикә манарасы” тексты өстендә эш.
Сөембикә манарасы турындагы мәгълүматны сөйли белү. Өстәмә мәгълүмат туплап, шуның буенча сөйли белү.
98
№8. Арадаш аттестация эше. Тест.
Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
99
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.
Г: тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен
100
Аваз ияртемнәре.
Г: аваз ияртемнәре.
101
Ымлыклар.
Г: ымлыклар.
102
“ Туган җирем - Татарстан” бүлеге буенча йомгаклау дәресе.
Татарстан Республикасы, Каәан шәһәре турында сөйли белү.
103
Грамматик материалны кабатлау.
Хаталар өстендә эш.
Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
104
№9. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Проект эше яклау .
Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллану. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
105
№9. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Проект эше яклау .
Тиешле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганакларны куллану. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Укыту-методик комплектлары
1 . Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
2. Үрнәк программа: : Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. Төп гомуми белем бирү мәктәбе / Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова. – Казан, 2013. (http://mon.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_263450.docx).
3. Авторлык программасы: Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан, 2014.
(http://mon.tatarstan.ru/rus/programmy.htm?page=2)
4. Дәреслек : Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. “Күңелле татар теле”. 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015. – 96 б.
5. Методик ярдәмлек: Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015.
Өстәмә әдәбият
Мөгаллим өчен:
К.С.Фәтхуллова, Э.Н. Денмөхәммәтова, Р.З. Хәйдәрова “Татар теле. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Яңа формада. 9нчы сыйныф” Казан. “Гыйлем” нәшрияты 2012- 2016
Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез.” “Мәгариф” нәшрияты 2006
Нурмухаметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2008.
Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар. К.: “Мәгариф”нәшрияты.2002
Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Сазонова Н.Г. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. К.: Тарих.2003.
Бердәм республика имтиханнарына әзерләнәбез. Школа. Казан. 2008.
Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы. К.: “Мәгариф” н-ты, 2005
Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән өстәмә эшләү өчен күнегүләр җыентыгы ( татар теле укытучылары өчен методик ярдәмлек). Яр Чаллы. Мәгариф идарәсе. 2005
Ч.М. Харисов. Татар теле . Теория. Күнегүләр. Тестлар. К.: “Мәгариф” нәшрияты. 2006.
Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.
Максимов Н.В. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология. ”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.
Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”, 2005.
Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан:“Гыйлем” нәшрияты, 2009.
Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 – 11 сыйныфлары өчен: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2006.
Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.
Укучы өчен:
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.
Нурмухаметова Р.С. Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Казан. “Гыйлем” нәшрияты.2008.
Н.В.Максимов.Татар теленнән тестлар.К.: “Мәгариф”нәшрияты.2002.
К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова “ГИА 9 в новой форме”. Яңа формада. 9 нчы сыйныф” Казан. “Гыйлем” нәшрияты.
К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.З.Хәйдәрова “Татар теле. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Яңа формада. 9нчы сыйныф”, - Казан. “Гыйлем” нәшрияты 2012-2016
Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. “Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез.” “Мәгариф” нәшрияты 2006
Бердәм республика имтиханнарына әзерләнәбез. Школа. Казан. 2008.
Ф.Ә.Ганиев, К.С.Миннибаев “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”- Казан: “Матбугат йорты”,2005;
Ф.Ә.Ганиев “Татарча-русча сүзлек”- Казан: “Татарстан китап нәшрияты”,2002;
Ф.Ә.Ганиев “Русча-татарча сүзлек”- Казан:“Татарстан китап нәшрияты”, 2001;
Ф.С.Сафиуллина “Татарча-русча фразеологик сүзлек”- Казан: “Мәгариф”, 2001;
А.Х.Нуриева “Татар теленең орфографик сүзлеге”- Казан: “Мәгариф”,1996
Кушымта.
8 нче сыйныфта укучы рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре
Тыңлап аңлау
1,2 минут
Диалогик сөйләм
9-10 репли
Ка
Монологик сөйләм
10-12 фраза
Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү
4
Уку
80-90 сүз
Язу:
сүзлек диктанты
18-22 сүз
диктант уку башы:
уку ахыры:
65-75 сүз
75-80 сүз
изложение уку башы:
уку ахыры:
110-120 сүз
120-130 сүз
Сочинение
9-10 җөмлә
Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.
Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап, һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, сорауларга язмача җавап бирү, темаларга караган кечкенә хикәяләр язу.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
8 нче сыйныф укучыларының татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары
1. Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү:
а) диалогик сөйләмне бәяләү:
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела;
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела;
өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела;
бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
ә ) м онологик сөйләмне бәяләү :
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела;
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела;
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела;
өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
б) укуны бәяләү:
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, «5»ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
2. Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
а) сүзлек диктанты 22-25 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.
ә) диктант уку елы башында 65-75 сүздән, уку елы ахырында 75-80 сүздән тора.
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4” ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3” ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2” ле куела.
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, төрле биремнәр кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение); шәхси хат язу һ. б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе — грамоталы язуга.
б) изложение уку елы башында 110-120 сүздән, уку елы ахырында 120- 130 сүздән тора.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле дөрес язылган, , 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган , эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
в) сочинение 9-10 җөмлә. Укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3” ле куела.Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2” ле куела.
г) Контроль эшне бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы эшкә “5” ле куела.
2. Эш пөхтә башкарылса, 2–3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Тест формасында, БРТ биремнәре формасындагы эшләрне түбәндәгечә бәяләргә мөмкин:
Эшнең 85-100%ы дөрес булса, «5»ле куела.
Эшнең 65-84%ы дөрес булса, «4»ле куела.
Эшнең 35-64% ы дөрес булса, «3»ле куела.
Эшнең дөреслеге 35%тан ким булса, «2»ле куела.