kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар теленн?н эш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

6 нчы сыйныф ?чен татар теленн?н эш программасы т?б?нд?ге д??л?т документлары, стандартлар   ??м д?реслекл?рг?  нигезл?неп т?зелде:

 

 

 

  1. Россия Федерациясе м?гарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елны? 29 нчы декаберенд? РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елны? 1нче сентябренн?н гам?лд?)
  2. “Татарстан Республикасы д??л?т телл?ре ??м Татарстан Республикасында башка телл?р турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль).
  3. .Татарстан Республикасыны? “М?гариф турындагы” Законы  (№68,2013елны? 22 июле);
  4. “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында д??л?т телл?рен ??м Татарстан Республикасында башка телл?рне саклау ??м ?йр?н? ??м ?стер? буенча ТР Д??л?т программасы” (ТР Министрлар Кабинетыны? 2013 елны? 25 октябренн?н 794 нче карары)
  5. ТР м?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан т?гъдим ителг?н “Татар теленд? гомуми т?п ??м урта белем бир? м?кт?пл?ре ?чен ана теленн?н программа (5-9 нчы сыйныфлар). Т?з?че – авторлар: Г.Р.Галиуллина,М.М.Ш?к?рова,Казан, 2013 ел.
  6. ТР м?гариф ??м ф?н министрлыгыны? 933/14 нче боерыгы,24.02.2014
  7. ТР м?гариф ??м ф?н министрлыгы ?ст?м? профессиональ белем бир?че  д??л?ти автономияле м?гариф оешмасы”ТР м?гарифне ?стер? институты” тарафыннан т?зелг?н ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту ?зенч?лекл?ре” методик т?къдимн?р.
  8.  2014/2015 уку елында белем бир? процессында куллануга т?къдим ителг?н (р?хс?т ителг?н) д?реслекл?рне? региональ исемлеге
  9. Ш???р ??м район татар теле ??м ?д?бияты укытучылары   методик берл?шм?сене? 2014 елны? 3 сентябренд? кабул ителг?н  2 нче номерлы   беркетм?;
  10. Татарстан  Республикасы З?й муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми  т?п белем учреждениесе “ Югары Шепк? урта гомуми белем бир? м?кт?бе”не? 2014-2015 нче уку елына укыту планы( 135 нче приказ, 29.08.2014)
  11. Татар  теленд?  гомуми белем бир? оешмалары ?чен уку ?сбабы.Татар теле.6 сыйныф. Ф.Ю. Юсупов,Ч.М.Харисова,Р.Р. С?йфетдинов Казан:Татар.кит.н?шр.,2014.

 

Программа белем бир?д? федераль д??л?т стандарты  тал?пл?рен? ?авап бир?.

М?кт?пне? укыту планы буенча 6 сыйныфта татар телен ?йр?н?г?  атнага 3 с?гать ис?бенн?н 105 с?гать каралган, эш программасы да 105 с?гатьк? планлаштырыла. Эш к?газьл?ренн?н акт ??м расписка тема ?йр?н? барышында язарга ?йр?тел?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар теленн?н эш программасы »

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе

«Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбе»


“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Сабирова Ф.М.

Беркетмә №1,

_____ август, 2014 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Низамиева М.Г.

_____ август, 2014 ел.

“Раслыйм”

Директор:

_________ Ишматоа А.Х.

Беркетмә №



“___” ___________ 2014ел.

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

6 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

2014 - 2015 нче уку елына

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Хәсәншин Рафаэль Мөнәвир улы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 1, _______ август , 2014 ел




АҢЛАТМА ЯЗУЫ





6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документлары, стандартлар һәм дәреслекләргә нигезләнеп төзелде:




  1. Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)

  2. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль).

  3. .Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы (№68,2013елның 22 июле);

  4. “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябреннән 794 нче карары)

  5. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9 нчы сыйныфлар). Төзүче – авторлар: Г.Р.Галиуллина,М.М.Шәкүрова,Казан, 2013 ел.

  6. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче боерыгы,24.02.2014

  7. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәр.

  8. 2014/2015 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

  9. Шәһәр һәм район татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең 2014 елның 3 сентябрендә кабул ителгән 2 нче номерлы беркетмә;

  10. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми төп белем учреждениесе “ Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы( 135 нче приказ, 29.08.2014)

  11. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.Татар теле.6 сыйныф. Ф.Ю. Юсупов,Ч.М.Харисова,Р.Р. Сәйфетдинов Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.


Программа белем бирүдә федераль дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирә.

Мәктәпнең укыту планы буенча 6 сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнага 3 сәгать исәбеннән 105 сәгать каралган, эш программасы да 105 сәгатькә планлаштырыла. Эш кәгазьләреннән акт һәм расписка тема өйрәнү барышында язарга өйрәтелә.

язгы каникуллар атнасында 2 дәрес югалганлыктан,ел азагында берничә дәрес берләштерелде.1 майга туры килгән 1 дәрес(сочинение)шулай ук берләштерелде.


.






6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

  6. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

  7. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.


Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр

(уку елы башына):

  • сузык һәм тартык авазлар арасындагы аерманы аңлату; о, ы, ә, я, ю, е, ё, в, к, г хәрефләре белдергән авазларга аңлатма бирү; ул хәрефләрне һәм ь, ъ хәрефләренең язылышын аңлату; сузык һәм тартык авазларга хас булган фонетик законнар күзәтелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;

  • өйрәнелгән темаларга бәйле рәвештә сүзләргә фонетик һәм лексик анализ ясау, аларга төзелеше һәм ясалышы ягыннан характеристика бирү; гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау; бирелгән үрнәкләргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр төзи белү;

  • бирелгән таныш сүзләрнең мәгънәләрен аңлату; башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне истә тотып, өйрәнелгән орфограммаларны табу; җөмләдәге сүзләрнең язылышын аңлату, җөмлә ахырында һәм кушма җөмләдә тиешле тыныш билгеләрен кую;

  • татар теленең үз сүзләрен һәм алынма сүзләрне аеру, мәгънәләрен аңлау; төрле сүзлекләрдән файдалана белү; фрезеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлау;

  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу һәм аларга аңлатма бирү, аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан төрләрен билгеләү;

  • текстның темасын һәм төп фикерен аңлау, гади план төзеп, эчтәлеген сөйләү; сочинение һәм изложение язу; телдән һәм язма сөйләмдә фикерләрне тәэсирлерәк итеп белдерү өчен, синонимнарны файдалана белү.


Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр

(уку елы ахырына):

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

  • теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

  • бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

  • сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монлогик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

  • тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

  • изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.












6 класста татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр


Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Уку операцияләрен планлаштыру.

  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.

  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:


  • уку елы башында — 70-110 сүз;

  • уку елы ахырында — 75-115 сүз.


  1. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  2. Китапханәдә систематик каталог белән эш итә белү.

  3. Аудио-видео белән эш итә белү.


  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ;

  • ярдәмлек сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.


1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты — 20-25 сүз;

  • контроль диктант — 110-120 сүз,

  • катлаулы план буенча изложение язу:


  • уку елы башында — 200-220 сүзле текст (язманың күләме — 120-130 сүз);

  • уку елы ахырында — 220-250 сүзле текст (язманың күләме — 130-140 сүз);


  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (акт һәм расписка).

















Программаның эчтәлеге




Төп темалар

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Кереш.

1





2

Үткәннәрне кабатлау.

1



1


3

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчә.

1





4

Исем.

10

1

1=2



5

Сыйфат.

6

1



1=2


6

Рәвеш.

6

1

1=2



7

Сан.

7

1




+


8

Алмашлык.

8


1



2

+

9

Фигыль.

28

2

1=2

1=2


10

Аваз ияртемнәре.

2





11

Хәбәрлек сүзләр.

2





12

Бәйлек.

2





13

Теркәгеч.

2





14

Кисәкчә.

3

1




15

Модаль сүзләр.

2





16

Ымлык.

1






17

Кабатлау.

2






Барысы

84

8 (ш.и.-4 контроль)

3=6 (ш.и.-2 контроль)

7(ш.и.-2 контроль)




105








КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Контроль төрләре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Якынча өй эше

План

Үтәлеш

1 НЧЕ ЧИРЕК – 9 АТНА (27 СӘГАТЬ)

Кереш

1

Татар әдәби теле.

1

Кереш

Туган тел, аның аралашу коралы, тәрбия чарасы булуы турында әңгәмә.


Туган телне белүнең мөһимлегенә төшенү.

5 нче күнегү.

1.09

Белем бәйрәме


Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Морфология

2

Тел белеме бүлекләре.

Фонетика бүлеген кабатлауга практик күнегүләр. Баш һәм иярчен кисәкләр.

1

Гамәли

Сингармонизм законын,авазларга характеристика бирүне искә төшерү

“Фонетика” темасына тест үткәрү, җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба белү, сүзгә фонетик анализ ясый белү.

“Яшьлек» сүзенә фонетик анализ, бер җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

2.09


3

Бәйләнешле сөйләм үстерү. (сочинение)

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Җәйге хатирәләргә таянып, язма сөйләм оештыру.

Сочинение язу.

Җәй көне булган вакыйгаларны эзлекле рәвештә кечкенә күләмле хикәя итеп оештырып бирү.

“ъ”, “ь” хәерфләренең дөрес язылышы буенча кагыйдәләрне кабатларга.

05.09


Мөстәкыйль сүз төркемнәре

Исем

4

Мөстәкыйль сүз төркемнәре.Исем.

1

Гамәли

Сүз төркемнәре буенча белемнәрне барлау, сүзләрне лексик яктан тикшерү.

Сорауларга җавап бирү.

Сүз төркемнәрен дөрес итеп билгели алу.

Килешләрне кабатларга.

8.09


5

Сүз төркеме буларак исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак исем, аның сорауларын, мәгънәсен, ике төркемчәсе булуын үзләштерү. Берлек һәм күплек санда исемнәрне кулллану үзенчәлекләрен билгеләү.

Грамматик биремле сүзлек диктанты язу.

Исем сүз төркемен җөмләдән аерып алып, сорау куя белү, аның төркемчәсе билгели алу, күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес итеп куллана белү.

30, 33 нче күнегү.

09.09


6

Кереш коетроль эш

Исемнең мәгънә төркемчәләре

1

Яңа белем үзләштерү

Конкрет,абстакт,җыйма,матдә төшенчәләрен аңлау


Мәгънә төркемчәләрен аеру

Һәр төркемчәгә 3 мисал язарга

12.09


7

Хаталар өстендә эш

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.Баш һәм иялек килешендәге исемнәрнең җөмләдәге кулланылышы.

1

Гамәли

Исемнәрне килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау.

Текст белән эшләү: исемнәрне табып, дөрес итеп сорау кую, сорауларга җавап бирү.

Исемне 6 килештә төрләндерә алу, җөмләдә бирелгән исемнәрнең килешен билгели белү.

Килешләрнең исемнәрен, сорауларын һәм кушымчаларын яталарга.



15.09



8

Юнәлеш һәм төшем килешендәге исемнәр.

1

Гамәли

Исемнәрне юнәлеш һәм төшем килешләрендә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау,җөмләдәге ролен билгеләү

Текст белән эшләү: исемнәрне табып, дөрес итеп сорау кую, сорауларга җавап бирү.

җөмләдә бирелгән исемнәрнең килешен билгели белү.

36 күнегү

16.09


9

Чыгыш һәм урын-вакыты килешендәге исемнәр

1

Гамәли

Исемнәрне чыгыш һәм урын-вакыт килешләрендә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлау,җөмләдәге ролен билгеләү

Текст белән эшләү: исемнәрне табып, дөрес итеп сорау кую, сорауларга җавап бирү.җөмлә кисәкләрен дөрес билгеләү

Килешләрне дөрес билгеләү һәм җөмлә кисәкләре ягыннан дөрес итеп тикшерү

40 күнегү (язма),47 күнегү (телдән)

19.09


10

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Гамәли

Исемнәрне тартым белән төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен билгеләү.

Җөмләләрдәге исемнәрне табып, килешләрен билгеләү.

Исем сүз төркемен тартым белән төрләндереп, җөмләдә дөрес куллана белү

Тартымлы исемнәр кертеп үзегезнең сыйныф турында 7-9 җөмләле текст төзергә.

22.09


11

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

1

Гамәли

Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу.

Тартымлы исемнәрнең килешен билгеләү.

Тартымлы исемнәрне килешләрдә дөрес итеп төрләндерү.

57 күнегү

23.09



12

Тартымны белдерү юллары

1

Гамәли

Алган белемнәрне сөйләмдә куллану, телдән һәм язмача җөмләләр төзү өстендә эшләү

Тест

Төрле категориядәге исемнәрне сөйләмдә урынлы куллана белү

60 күнегү

26.09


13

Диктант.

1



Белемнәрне тикшерү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Үткән материалны кабатларга

29.09


14

Исемнәрнең ясалышы.

1

Гамәли

Исемнәрне морфологик күзлектән чыгып тикшерү.

Исемнәргә өлешчә морфологик анализ ясау.

Исемгә тулы морфологик анализ ясый белү, исемне сөйләмдә тиешле грамматик категориядә куллана белү.

65 нче күнегү.

30.09


15

. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, исемнәргә морфологик анализ ясау.


1

Практик

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

Исемнәргә тулы морфологк анализ ясый белү.

70 нче күнегү

03.10


16-17

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Текстка таянып, эчтәлеген язмача бирү




Текст эчтәлеген мөмкин кадәр төгәл итеп бирү.


Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерергә

06.10

07.10


18

Хаталар өстендә эш.

Сыйфат турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү

Хаталар өстендә эш башкару. Грамматик күнегүләр үтәп, сүз төркеме буларак сыйфат сүз төркемен, аның сорауларын, асылын һәм ул ияргән исемне(сыйфатланмышны) билгеләү.

Рус телендәге имя прилагательное белән сыйфатны чагыштыру.

Җөмләдән сыйфатны билгели, сорау куеп, сыйфатланмышы белән әйтеп бирә белү, исемләшкән сыйфатларны таный алу.

76 күнегү

10.10


19

Сыйфат дәрәҗәләре

1

Яңа белем үзләштерү

Сыйфат дәрәҗәләрен белү,дәрәҗә ясый торган кушымчаларны истә калдыру



82,83 нче күнегү

13.10


20

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

Яңа белем үзләштерү

Асыл һәм нисби сыйфатларны аера белү


Асыл һәм нисби сыйфатларны дөрес куллану

86 күнегү,43 бит

14.10


21

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы

1

Гамәли

Сыйфатларның исемләшү үзенчәлеген күзәтү һәм җөмләдә кулланылу үзлекләрен барлау

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Исемләшкән сыйфатларны сөйләмдә аера белү, җөмләдәге вазифаларны дөрес итеп билгели алу

90 күнегү,44 бит

17.10


22

Сыйфатлар ясалышы һәм сыйфат ясагыч кушымчалар.

1

Яңа белем бирү

Сыйфат ясалышын тикшерү.

Сүз ясалышы буенча сорауларга җавап бирү

Сыйфат ясагыч кушымчаларны күрсәтә белү.

97 нче күнегү,47 бит

20.10



23-24

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Рәсем буенча сочинение)

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тасвирлау характерындагы сочинение язу. “Сөембикә” манарасы-тарихым истәлеге”


Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

21.10

24.10


25

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау

1

Гамәли

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Сыйфатларга тулы морфологик анализ ясый белү.

143 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

27.10


26

Контроль диктант.

1

Белемнәрне бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

28.10


27

Хаталар өстендә эш

Рәвеш турында гомуми төшенчә, аларның җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа белем бирү дәресе

Сыйфат сүз төркеме белән чагыштырып рәвешнең үзлекле якларын билгеләү.

Рус теле грамматикасына нигезләнеп сорауларга җавап бирү.

Җөмләдән сорау куеп рәвешне аерып ала белү.

105 нче күнегүләр.

31.10






28


Рәвеш төркемчәләре.


1

Яңа белем үзләштерү/

Гамәли

. Сорау куеп, рәвешнең мәгънәви төркемчәләрен барлау.

Җөмләләр белән эшләү: сорау куеп рәвешнең төркемчәсен билгеләү.

Рәвешләрне җөмләдән аерып ала, сөйләмдә урынлы куллана белү, рәвешләрнең төркемчәсен дөрес итеп күрсәтү.

108 нче күнегү

10.11


29

Рәвеш төркемчәләре

1

Практик дәрес

рәвешнең мәгънәви төркемчәләрен дөрес куллану һәм билгеләү


Рәвешләрне җөмләдән аерып ала, сөйләмдә урынлы куллана белү, рәвешләрнең төркемчәсен дөрес итеп күрсәтү.

Сыйфат һәм рәвешләрне куллнып хат язарга

11.11


30

Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы

1

Гамәли

Җөмләдә рәвешләрне куллану,җөмләдәге ролен билгләү



115 күнегү,56 бит

14.11


31-32

Изложение


Бәйләнешле с.ү.





17.11-18.11


33

Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы.

1

Яңа белем үзләштерү/

Гамәли

Сүз ясалышына таянып, рәвешнең ясалышын тикшерү, дөрес язылышын үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Рәвешләрнең ясалыш төрен күрсәтә белү, рәвешләрне дөрес итеп язу

58биттәге кагыйдәне үзләштерергә.123 күнегү

21.11


34

Рәвешне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

1

практик

Рәвешнең ясалышын тикшерү, тулы морфологик анализ ясау.

Рәвешкә өлешчә морфологик анализ ясау.

Рәвешкә тулы морфологик анализ ясый белү, сөйләмдә урынлы куллана белү.

125күнегүнең соңгы җөмләсендәге исемнәргә һәм сыйфатларга морфологик анализ ясарга

24.11



35

Диктант.

1













Белемнәрне бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

264 нче күнегү.

25.11
























САН






36

Хаталар өстендә эш.

Сан турында гомуми төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик күнегүләр ярдәмендә сан сүз төркеменең үзенчәлекләрен ачу, саналмыш белән кулланылышын билгеләү.

Сан сүз төркеме булган җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

Сан белән саналмышны җөмләдә дөрес итеп куллана белү.


61 нче биттәге кагыйдәне үзләштерергә.

28.11


37

Саннарның дөрес язылышы. . Гарәп һәм рим цифрлары.

1

Гамәли

Сан төркемчәләренең ясалышын һәм дөрес язылышын үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Саннарның ясалыш төрен күрсәтә, саннарны дөрес итеп күрсәтә белү.

132 нче күнегү

01.12


38

Диктант. “Көзге күл”

1

Белемнәрне тикшереп бәяләү

Диктант язу.Н.В.Максимов,С.М.Трофимова,М.З.Хәмидуллина “Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы”,21 бит

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

242 нче күнегү.

02.12


39

Хаталар өстендә эш.

Сан төркемчәләре, аларның мәгънәләре. Микъдар һәм тәртип саннары


1

Гамәли

Хаталар өстендә эшләү. Сан төркемчәләренең асылын тикшерү.

Грамматик бирем үтәү.

Микъдар һәм тәртип саннарын җөмләдә урынлы куллана белү.

134 нче күнегү.

Кагыйдәләрне ятларга. Тәртип саннарын кертеп автобиография язарга

05.12


40

Бүлем һәм чама,җыю саннары

1

Гамәли

Бүлем һәм чама,җыю саннарының кулланылышы

Рәсем буенча җөмләләр төзү

Сан төркемчәләрен урынлы куллану

143 нче күнегү

08.12


41

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Практик

Саннарның җөмләдәге ролен билгеләү

Җөмлә кисәкләре ягыннан с аннарны тикшерү


150 нче күнегү

09.12


42

Саннарның ясалышы

1


Тамыр һәм ясалма саннар турында төшенчә

Ясалышы ягыннан саннарны аера белүгә грамматик бирем

Тамыр,кушма,парлы,тезмә саннарны аера белү

“Авылым тарихыннан сәхифә” темасына 7-8 җөмлә саннар кертеп

12.12







43

Саннарны гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

1

Гамәли

Санның ясалышын тикшерү, санга тулы морфологик анализ ясау.

Сан сүз төркеменә өлешчә морфологик анализ ясау.

Сан сүз төркеменә тулы морфологик анализ ясый белү.

237 нче күнегү.

15.12






Алмашлык







44

Алмашлык турында гомуми төшенчә. Алмашлык төркемчәләре.

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә алмашлык сүз төркеменең кайсы сүз төркемнәрен алмаштырып килә алу мөмкинлекләрен барлау. Зат алмашлыкларын барлау.

Рус теле грамматикасына нигезләнеп, алмашлык буенча сорауларга җавап бирү.

Җөмләдән төрле формаладагы зат алмашлыкларын аерып күрсәтә белү.

161 нче күнегү.

16.12


45

Зат алмашлыклары, аларның килеш белән төрләнеше

1

Гамәли

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

Сүзлек диктанты.

Зат алмашлыкларын 6 килештә төрләндерә белү.

165 нче күнегү.

19.12


46

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшереп бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

22.12


47

Хаталар өстендә эш

Күрсәтү алмашлыклары, аларның килеш төрләнеше.

1

Гамәли

Күрсәтү алмашлыкларын барлап, дәфтәрләргә теркәп кую.

Күрсәтү алмашлыкларын килешләрдә төрләндерү.

Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллана белү.

172 нче күнегү.

23.12


48-49

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

күнегү буенча сочинение язу.


Үз фикерләреңне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

26.12


50

Сочинение буенча фикер алышу.

Сорау алмашлыклары.

1

Гамәли

Сорау алмашлыкларын барлап, дәфтәрләргә теркәп кую.

Сорауларга җавап бирү.

Сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллану.

Сорау алмашлыклары белән 5-6 мәкаль язарга

12.01


51

Юклык һәм билгесезлек алмашлыклары, аларның ясалышы.

1

Гамәли

Грамматик күнегүләр үтәп, юклык һәм билгесезлек алмашлыкларын үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Юклык Һәм билгесезлек алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллана белү.

“Кышкы кичтә” билгесезлек алмашлыклары белән хикәя

13.01


52

Билгеләү алмашлыклары, аларның ясалышы.

1

Гамәли

Билгеләү алмашлыкларын грамматик күнегүләр ярдәмендә үзләштерү.

Билгеләү алмашлыклары белән җөмләләр төзү.

Билгеләү алмашлыклары белән дөрес итеп җөмлә төзи белү.

185 нче күнегү.

16.01


53

Тартым алмашлыклары, аларның ясалышы.

1

Гамәли

Тартым сыйфатлары белән чагыштырып тартым алмашлыкларының охшаш һәм аермалы якларын билгеләү.

Сорауларга җавап бирү.

Тартым алмашлыкларын тартым сыйфатларыннан аера белү, сөйләмдә урынлы куллана алу.

Төрле алмашлыклар кулланып диалог төзергә

19.01


54

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы, ясалышы

аларны гомумиләштереп кабатлау. Алмашлыкка морфологик анализ ясау.

1

Гамәли

Алмашлык ясалышын тикшерү, алмашлыкка тулы морфологик ясау.

Алмашлыкка өлешчә морфологик анализ ясау.

Алмашлыкка тулы морфологик анализ ясый белү.

191 нче күнегү

20.01


Фигыль

55

Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең нигезе (башлангыч формасы.) Барлык-юклык төре.

1

Яңа белем үзләштерү

Әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Фигыльне сөйләмнән аерып ала белү һәм башлангыч формасын таба алу.

4-5 мәкаль

23.01


56

. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү

Зат-сан категориясен үзләштерү. Фигыльләрне схематик рәвештә затланышлы һәм затланышсыз төркемнәргә бүлү, зат алмашлыкларын искә төшерү.

Фигыльләрне зат алмашлыклары белән сөйләмдә куллану.

Зат-сан белән төрләнү төшенчәсен үзләштерү.

“Походка аргач” хикәя төзергә

26.01


57

58

59

Фигыль юнәлешләре

3

Яңа белем үзләштерү / гамәли / гамәли

Фигыль юнәлешләренең грамматик күрсәткечләрен һәм мәгънәсен схематик рәвештә үзләштерү.

Фигыльләрне төрле юнәлеш формасына куеп, мәгънәсен аңлату

Фигыль юнәлешләрен сөйләмдә урынлы һәм актив куллана белүгә ирешү

Юнәлешләрне яттан белергә

207 нче күнегү

208 нче күнегү (телдән)

27.01

30.01

02.02


60

Фигыль төркемчәләре турында төшенчә. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше.

1

Яңа белем үзләштерү / гамәли

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндереп, бу сүз төркеменең 1 нче затта кулланылмау үзенчәлеген табу, басымны дөрес итеп куярга өйрәнү.

Сорауларга җавап бирү.

Башлангыч формадан боерык фигыль формасын ясап, сөйләмдә урынлы куллана белү.

215 нче күнегү.

Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә.

03.02



61-62

Хикәя фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгнәләре һәм зат-сан белән төрләнеше.

2

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә хәзерге заман хикәя фигыль формасын ясалышын өйрәнү.

Фигыльләрне хәзерге заманда зат-сан белән төрләндерү.

Хәзерге заман хикәя фигыль формасын ясап, аны сөйләмдә урынлы. куллана белү.

224 нче күнегү.

Тест сораулары (227 күнегү)

06.02

09.02



63

64

Үткән заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгънәләре , формалары һәм зат-сан белән төрләнеше

2

Яңа белем үзләштерү/

Гамәли

Грамматик биремнәр ярдәмендә үткән заман хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне үткән заманның ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне аера белү, бу ике төрне сөйләмдә урынлы куллана белү.


230 нчы күнегү

237 нче күнегү


10.02

13.02


65

66

. Киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның мәгнәләре һәм зат-сан белән төрләнеше, дөрес язылышы

2

Яңа белем үзләштерү/

Гамәли

Грамматик биремнәр ярдәмендә киләчәк заманның хик.фигыльнең билгеле һәм билгесез формалары ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне киләчәк заманның ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыльне аера алу, бу ике төрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

Төрле заман формаларын кулланып “Сабан туенда мин дә катнаштым” исемле хикәя язарга

250 нче күнегү

16.02

17.02


67

Диктант.

1

Белемнәрне тикшереп бәяләү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

136 нчы күнегү.

20.02


68

Хаталар өстендә эш.

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше һәм җөмләдә куллланылышы.

1

Яңа белем үзләштерү

Шарт фигыль ясалышын үзләштерү.

Фигыльләрне шарт Фигыль формасында зат-сан белән төрләндерү.

Шарт фигыльне сөйләмдә урынлы куллана белү, иярченле кушма җөмлә төзи белү.

255 нче күнегү

23.02


69

Затланышсыз фигыльләр.

Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль уртаклыгы.

1

Гамәли

Затланышлы фигыль буенча алган белемнәргә таянып, затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләрен табу. Сыйфат фигыльне үзләштерү.

Сыйфат фигыльне рус теленә тәрҗемә итү.

Сыйфат фигыльне рус теленә дөрес итеп тәрҗемә итә белү.

261 нче күнегү

24.02


70-71

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тасвирлау характерындагы сочинение язу.


Тирә-юньдә күргәннәрне тасвирлау характерындагы текстларны язмача әзерли белү.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

27.02

02.03


72-74

Сыйфат фигыльнең заман формалары, аларның хикәя фигыль белән уртаклыгы

Хәзерге заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыль

Киләчәк заман хикәя фигыль

3

Яңа белем үзләштерү

Сыйфат фигыльнең заман формалары ясалышын үзләштерү, хикәя фигыль белән уртаклыгын табу

Тест

Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә урынлы куллана белү

263 нче күнегү

270 нче күнегү (бирем буенча)

277нче күнегү

03.03

06.03

09.03


75

Сыйфат фигыльләрне кабатлау күнегүләре

1

Практик





10.03


76-77

Хәл фигыль, аның мәгънәсе, төрләре, җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы.

2

Яңа белем үзләштерү

Хәл фигыльнең ясалышын һәм үзенчәлекләрен грамматик биремнәр ярдәмендә үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Хәл фигыльне сорау куеп җөмләдән аерып ала белү.

288 нче күнегү

13.03

16.03


78

Контроль диктант.

1

Белемнәрне бәяләү дәресе

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

17.03


79

Хаталар өстендә эш

Исем фигыль, аның мәгънәсе, исемгә әйләнүе.

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр ярдәмендә исем фигыль ясалышын һәм мәгънәсен үзләштерү.

Исем фигыль ярдәмендә җөмләләр төзү.

Исем фигыльне сөйләмдә урынлы куллана белү.

296 нчы күнегү.

Морфологик анализ


20.03


80

Инфинитив, аның җөмләдә кулланылышы һәм дөрес язылышы

1

Яңа белем үзләштерү

Грамматик биремнәр үтәп, инфинитив ясалышын һәм кулланылышын үзләштерү.

Инфинитив белән җөмләләр төзү.

Инфинитивны сөйләмдә урынлы куллана белү.

307 нче күнегү.

03.04


81


Ярдәмче фигыльләр һәм аларның җөмләдә кулланылыш.

1

Яңа белем үзләштерү

Ярдәмче фигыльләр исемлеген булдыру, алар белән җөмләләр төзү.

Ярдәмче фигыльләр булган җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

Ярдәмче фигыльләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.



06.04


82

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе. (Аналитик нигезле фигыльләр, аларның белдергән мәгънәләре.)

1

Яңа белем бирү

Ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләр исемлеген булдыру, мисаллар өстендә эшләү.

Җөмләләр төзү.

Аналитик фигыльләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

314 нче күнегү.

07.04


83

. Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре.

1

Гамәли

Фигыльләрнең ясалышын тикшерү.

Фигыльнең төркемчәләрен һәм грамматик категорияләрен билгеләү.

Фигыльләрнең ясалыш ысулларын билгели белү.

317 нче күнегү.

10.04


84

Фигыльнең җөмләдә кулланылышы

1

Гамәли

Фигыльләрнең җөмләдәге вазифаларын тикшерү.

Җөмлә кисәкләре буенча тикшерү.

Фигыльнең җөмл. вазифасын дөрес итеп билгели белү.

320 нче күнегү.

13.04



85-86

. Фигыльне гомумиләштереп кабатлау, аларга морфологик анализ ясау.

2

Практик

Фигыль буенча алган белемнәрне бер системага салып кабатлау.

Тест.

Фигыльләргә тулы морфологик анализ ясый белү.

Морфологик анализ

14.04

17.04


87-88

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап, эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне, җөмлә төзү күнекмәләрен тикшерү.

Гади план буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү.

Затланышсыз фигыльләрне кабатларга.

20-21.04



Аваз ияртемнәре

89-90

Хаталар өстендә эш.

Аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә. Аваз ияртемнәреннән ясалган сүзләр. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ.

2

Яңа белем үзләштерү

Аваз ияртемнәру турында әңгәмә элементлары белән укытучы сөйләвен үзләштерү.

Җөмләдән аваз ияртемнәрен табу.

Аваз ияртемнәрен сөйләмдә актив куллана белү.

328 нче күнегү.

Морфологик анализ

24.04

27.04


Хәбәрлек сүзләр

91

92

Хәбәрлек сүзләр турында гомуми төшенчә. Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

2

Яңа белем үзләштерү

Хәбәрлек сүзләрне барлау.

Сорауларга җавап бирү.

Хәбәрлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

332 нче күнегү

Морфологик анализ.

28.04

01.05


Бәйләгеч сүз төркемнәре

Бәйлек -2сәг

93

Бәйлек турында төшенчә. төркемчәләре

1

Яңа белем үзләштерү.

Татар телендәге бәйлекләрне барлау, алар белән җөмләләр төзү.

Җөмләгә тиешле бәйлекләрне куеп язу.

Бәйлекләрне башка сүз төркеменнән аера алу һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.

337нче күнегү.

04.05


94

Бәйлек сүзләр, аларның кулланылу үзенчәлекләре.

1

Гамәли

Бәйлекләргә тулы морфологик анализ ясау.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең ясалышын тикшерү.

Бәйлеккә тулы морфологик анализ ясый белү.

(бәйлекләргә морфологик анализ ясарга).

08.05


Теркәгеч-2 сәг

95

Теркәгеч турында гомуми төшенчә. . Теркәгечләрнең төркемчәләре .

1

Яңа белем үзләштерү

Теркәгечләрнең үзлекле якларын табу, бәйлекләрдән аермалылыгын билгеләү, төрләрен үзләштерү. Теркәгеч төркемчәләрен барлау, аларны сөйләмгә кертү

Теркәгечләр белән җөмләләр төзү.

Теркәгечләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

370 нче күнегү.

11.05


96

Теркәгечләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы.

1

Гамәли

Теркәгечләрнең язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү.

Сүзлек диктанты.

Теркәгечләрне дөрес яза белү.

377 нче күнегү.

12.05


Модаль сүз төркемнәре

Кисәкчә -4сәг

97

Модаль сүз төркеме турында төшенчә. Кисәкчә турында төшенчә.

1

Яңа белем үзләштерү

Кисәкчәләрнең мәгънәләрен ачыклау өстендә эшләү.

Кисәкчәләр белән җөмләләр төзү.

Кисәкчләрне сөләмдә дөрес куллана белү.

357 нче күнегү.

15.05


98

Кисәкчәләрнең төркемчәләре, сөйләмдә кулланылышы.

1

Гамәли

Кисәкчәләрнең төркемчәләрен үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

Кисәкчәләрнең төркемчәсен билгели белү.



18.05


99

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

1

Гамәли

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы буенча кагыйдәләр үзләштерү.

Сүзлек диктанты

Кисәкчәләрне дөрес яза белү


19.05


100

Контроль диктант.

1

Белемнәрне тикшерү

Диктант язу.

Орфография һәм пунктуация кагыйдәләрен белүне тикшерү.

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу.

Үтелгән кагыйдәләрне кабатларга.

22.05


Модаль сүзләр-2

101-102

Хаталар өстендә эш

. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә, аларның мәгънәләре һәм җөмләдә кулланылу үзенчәлекләре.

2

Яңа белем бирү

Мод. сүзләр турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү. Хаталар өстендә эш.

Сайланма диктант.

Модаль сүзләрне сөйләмдә аерып күрсәтә белү.

394 нче күнегү.

25.05


Ымлыклар-1

103

. Ымлыклар турында гомуми төшенчә. Төркемчәләре. Ымлыкларның дөрес язылышы, алар янында тыныш билгеләре. Ымлыкларның сөйләмдә кулланылышы.

1

Яңа белем бирү\гамәли

Ымлыклар турында төшенчә бирү, аларны барлау, сөйләмгә кертү.

Сайланма диктант.

Ымлыкларны сөйләмдә актив куллана белү.

394 нче күнегү.

402 нче күнегү.

26.05


Кабатлау

104105

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

2

Гамәли

Ел буена алган белемнәрне бер системага салып кабатлау.

Тест.

Сүзлек диктанты.

Сорауларга җавап бирү.



29.05(берләште-релә)

























Кулланылган әдәбият


Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Татар теле: Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова,Р.Р.Сәйфетдинов;- Казан: Татар. кит. нәшр.,2014..

Методик ярдәмлекләр:

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

  2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

  3. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).

  4. Н.В.Максимов,С.М.Трофимова,М.З.Хәмидуллина татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы,”Мәгариф”,2005

  5. З.Н.Хәбибуллина, И.Г.Гыйләҗев .Изложениеләр җыентыгы,”Мәгариф”,2003

  6. Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/6kl.html

  7. Эш кәгазе үрнәкләре: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/e_k.html

  8. Терминнар сүзлеге: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/s.html

  9. Анализ тәртибе: http://gzalilova.narod.ru/tatar_tele_deftere/a.html




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Татар теленн?н эш программасы

Автор: Хасаншин Рафаиль Мунавирович

Дата: 03.09.2015

Номер свидетельства: 228340


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства