kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рус м?кт?бене? татар т?ркемн?ре ?чен 5 нче сыйныфка татар теленн?н эш программасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус м?кт?бене? татар т?ркемн?ре ?чен 5 нче сыйныфка татар теленн?н эш программасы. Программа Россия, Татарстан М?гариф ??м ф?н министрлыкларыны? м?кт?пл?рд? урта ??м тулы белем алу стандартларына, “Рус  теленд? урта (тулы) гомуми белем бир? м?кт?пл?ре ?чен татар теле ??м ?д?биятыннан ?рн?к  программалар“ына (1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татар.кит.н?шр., 2011), Сарман муниципаль районы МБББУ “Александровка урта гомумбелем бир? м?кт?бе”не? 2014-2015 нче уку елыны? укыту планына нигезл?неп т?зелде.  Программада 5 нче сыйныфта татар теленн?н атнага 3 с?г. бирел?. М?кт?п компонентыннан 1 с?г. ?ст?леп,  программа 4 с?г. ис?бенн?н т?зелде. Елына барлыгы 140 с?гать т?шкил ит?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рус м?кт?бене? татар т?ркемн?ре ?чен 5 нче сыйныфка татар теленн?н эш программасы. »


Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Александровская средняя общеобразовательная школа»

Сармановского муниципального района

Республики Татарстан



Рассмотрено Согласовано Утверждено

на заседании ШМО зам.директора по УР директор школы

учителей гуманитарного цикла _____________Ф.Х.Гараева _______________М.Ш.Муртазин ____________А.Д.Хафизова Приказ № 43 от

Протокол №1 от “28“ августа 2014 г.

“28“ августа 2014 г.


Рабочая программа

Татарский язык

5 класс

(татарская группа)

учителя татарского языка и литературы

Хафизовой Айсылу Дамировны




Рассмотрено

на заседании пед.совета

Протокол №1 от

“ 28 “ августа 2014 г.

2014-2015 учебный год




5 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартларына, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар“ына (1-11 нче сыйныфлар, Казан, Татар.кит.нәшр., 2011), МББУ “Александровка урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елының укыту планына нигезләнеп төзелде. Программада 5 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәг. бирелә. Мәктәп компонентыннан 1 сәг. өстәлеп, программа 4 сәг. исәбеннән төзелде. Елына барлыгы 140 сәгать тәшкил итә.

Кайбер темалар бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле ( ), дәресләр кушылды һәм темаларны үзләштерү укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә бирелде.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).


УМК:

1.Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 2011

2.Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.


Белем бирүнең төп максатлары:

1.Укучыларда лингвистик, коммуникатив, этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру;

2.Ана телендә камил сөйләшү, фикереңне җиткерә белү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен тирән үзләштерү.


Татар теле укытуның максатлары:

  • Укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

  • Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

  • Татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

  • Телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек,фәннилек,аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу,дәвамчанлык һ.б.принципларны истә тотып төзелде.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.Орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү, төрле сүзлекләр куллану.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру, диологик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булуы, төрле милләт мәдәнияте белән бәйләнеше, аралашуның төрле өлкәләренә караган сөйләм нормаларын урынлы куллану.


Төп бурычлар:

1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү;

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;

3.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

4. Дәреслек, өстәмә материал, белешмә әдәбият белән эш итү күнекмәләрен ныгыту.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.














Эш программасының эчтәлеге


Төп тема

Сәгать саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Башлангыч сыйныфта үткәннәрне кабатлау

14

Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.


2

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография

34

Хәреф һәм аваз мөнәсәбәте. Сузык һәм тартык авазлар, аларны белдерә торган хәрефләр. Авазларны төркемләү. Авазларның сөйләмдәге үзәреше. Татар теленең фонетик закончалыклары. Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Татар телендә сузык авазлар. Аңкау һәм ирен гармониясе.

Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөй­ләмдәге үзгәрешләре.

Иҗек. Иҗек калыплары. Басым, аның төрләре.Сүз басымы, аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар ал­фавиты.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы.

Ъ һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Кабатлау.


3

Лексикология һәм лексикография

20

Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүз, аның лексик мәгънәсе.Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.Синоним, антоним, омоним сүзләр. Фразеологик сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Кулланылу өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Кулланылу активлыгы буенча сүзлек составы.

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

Кабатлау.


4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

25

Морфемика. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр(исемнәрдә- килеш, тартым, хәбәрлек, фиг.- з.-с.) һәм модальлек ( фиг.- заман, юнәлеш, фиг. төрк. күрс., юклык; исемдә- күплек,сыйфатта- дәрәҗә, сан- төркемчә)кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскарту юлы белән яңа сүзләр ясау.

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү. Сүз ясалыш ысуллары.

Кабатлау.


5

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

12

Сүз ясалышын кабатлау. Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулын ныгыту. Кыскарту ысулына күнегүләр эшләү. Сүз төзелешен тикшерү. Сузык авазларның төрләрен кабатлау. Тартык авзларны кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Килеп чыгышы ягыннан сүзләрнең төрләрен өйрәнүне ныгыту. Лексик анализ ясау. Сүзлекләр белән эш. Фразеологик әйтелмәләр. Еллык үткән материалларны кабатлау.

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү

35

Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.

Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, бирелгән планга тая­нып, яраткан ел фасылы турында кечерәк хикәя язу.

Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль турында кара-каршы сөйләшү (диалог) уздыру.

Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

Изложение һәм сочинение язарга өйрәнү.

Төрле характердагы диктантлар язу.














Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Фонетика буенча:

-сузык һәм тартыкларны классификациясен , алардагы аерманы таный белү;

- татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү;

- аваз һәм хәрефләрне аера белү; Алфавитны истә калдыру;

- сүзләргә фонетик анализ ясау;

- орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;

Лексикология буенча:

- татар теленң сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

- Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.

- Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  • сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш үзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

  • Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Морфология буенча:

  • өйрәнелгән сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.

  • өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Суз төркемнәренең төрле ысул белән ясалышын белү.

Синтаксис буенча:

  • сүзтемәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.

  • Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

  • Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен билгели белү.

  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү

Эш кәгазьләре буенча:

  • төрле эш кәгазьләрен ( хат, белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) яза белү

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1. Укучыларның, үз тәҗрибәләреннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.

  2. Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.

  3. Бирелгән план буенча сочинение (хикәя) язу.

  4. Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.










Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –15-20 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 50-55 сүз, ел ахырында 55-60 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 70-110 сүз (55-70 –язма күләме)

ел ахырында 110-140 сүз ( 70-85- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфларда 0,5-1 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.























Календарь-тематик планы

.



Предмет

Сыйныф

Барлык сәг. Саны

Атнага сәг. саны

Диктантлар

Изложение

Сочинение

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

5

140

4

6

5

6

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле” 2009





Календарь план

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать

саны

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре

план

факт

Эшчәнлек төре

Гомумкүнекмәләр

һәм уку эшчәнлеге ысуллары


I ЧИРЕК

1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре

1

02.09


Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, снтаксисны искә төшерү

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү

Хикәя “Туган телем-иркә гөлем”

2


3





4

Үткәннәрне кабатлау


Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр.




Сүзнең мәгънәле кисәкләре

1



1




1

04.09



06.09




06.09





Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү.




Сүзнең тамырын һәм кушымчаларын билгеләү



Анализ,синтез, гомумиләштерү, системалаштыру һәм нәтиҗә ясау


Күнекмәләрне камилләштерү



Тәрҗемә итү

5





6


Исем





Исемнәрдә килеш категориясе

1





1


09.09





11.09

Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү.

Исемнәрне килешләр белән төрләндерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Сүзлек диктанты (ялгызлык, уртаклык исемнәр)


7


Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

13.09

Исемнәрнең тартым белән төрләнүе. Җөмләдә исемнәрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану



8-9










Алмашлык










2









13.09

16.09

Алмашлыклар турында төшенчә. Зат һәм сорау алмашлыкларыын танып белү.

Зат алмашлыкларынынң берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү. Аларның ролҗләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау


10



11



12

Фигыль.



Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү


Кабатлау, ныгыту

1



1



1

18.09



20.09



20.09

Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү.



Фигыльнең зат-сан категориясен билгеләү. Фигыльләрнең җөмләдәге рольләрен аңлау, дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү


13


Диктант “Каюм Насыйри”


1


23.09


Дөрес язу күнекмәләрен булдыру


Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №1


14


Хаталар өстендә эш


1


25.09

Грамоталы язу күнекмәләрен булдыру.



15


16



17

Синтаксис .


Пунктуация.



Сүзтезмә

1


1



1

27.09


27.09



30.09

Җөмләдән бәйләнешкә кергән сүзләрне парлап аерып чыгару.


Сүзтезмәләрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне бәйләүче чараны аера белү. Сүзтезмәләрне таба белү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау


18





Җөмлә





1






02.10

Җөмлә чиген дөрес билгели белү. Хикәя, сорау, өндәү җөмләлрне дөрес уку һәм язу.

Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү

Татар теле һәм рус телендә сүзләр бәйләнешенең уртак һәм аермалы якларын таба белү

Җөмлә кисәкләрен билгеләү


19



Изложение «Ике ялкау”



1



04.10



Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру



Изложение №1

20

Хаталар өстендә эш

1

04.10

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру



2. Фонетика

21





Фонетика һәм орфоэпия.





1





07.10





Тел белеменең фонетика бүлегенең сөйләм авазларын, орфоэпия бүлегенең авазларны дөрес әйтелешен тикшерүе. Аваз һәм хәрефне аера белү.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү



22


Авазларның ясалу урыннары


1



09.10


Транскрипция. Төп сөйләм органнары. Авазлар ясалышында сөйләм органнарының роле. Тавышлы, шаулы, борын авазлары. Авазларны ишетә һәм аера белү.



23

Сузык авазлар

Кылын һәм нечкә сузыклар

1

11.10

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше. Кыска һәм озын әйтелешле сузыклар. [a°]әйтелеше.

Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, белешмә әдәбият белән системалы эшләү


24

-

25


Сузыклар гармониясе



2

11.10



14.10

Татар телендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелешенең сузыкларга бәйле булуы. Сингармонизм законы. Кайбер кушма сүзләрнең, башка телләрдән кергән сүзләрнең, юнәлеш килешендәге 1,2 зат алмашлыкларының сингармонизм законына буйсынмавы

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү


26

Ирен гармониясе

1

16.10

Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о],[ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э(е] авазлары урынына [о],[ө]сузыкларының әйтелүе



27

Тартык авазлар

1

18.10

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау, саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә [۶] тартыгы.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү


28


29

Сочинение “Кичке елга”


Хаталар өстендә эш

1


1

18.10


21.10



Сочинение №1

30

-

31

[в] һәм [w] тартыклары

2

23.10




25.10

[в] һәм [w] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы-яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы. [в] тартыгы – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы. Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелү


Сүзлек диктанты

32

[х] һәм [һ] тартыклары

1

25.10

[х] һәм [һ] тартыкларының әйтелешендә уртаклыклар һәм аермалар. Бу авазларның күбрәк гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә очравы


Сүзлек диктанты

33

Хикәя “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз”

1

28.10



Хикәя

34

[к],[қ] һәм [г],[ ғ] тартыклары

1

30.10

[к], [қ] һәм [г], [ ғ] авазларының ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [ғ] һәм [қ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы. [г], [к] - тел арты тартыклары, [ғ] һәм [қ] – кече тел тартыклары


Сүзлек диктанты

35

[м],[н], [ң] тартыклары

1


01.11

[м], [н], [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] - тел-теш тартыгы, [м]- ирен-ирен тартыгы, [ң]-кече тел тартыгы. [ң] тартыгының сүз башында килмәве

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Сүзлек диктанты

36

[ч],[ц], [щ] тартыклары

1

01.11

Татар телендә [ч] –тел алды тартыгы, [ж] тартыгының саңгырау пары. Рус телендә [ч] тартыгының [тч] дип әйтелүе, [ц] һәм [щ] тартыклары алынма сүзләрдә генә кулланыла.



37







[ء] һәмзә тартыгы






1







04.11

[ء] һәмзә тартыгының бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыкка килүе




Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү


38

Тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре

Тартыкларда ассимиляция күренешләре

1























06.11

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу). Ике сузык аваз арасында яки [р] тартыгы алдынна килгәндә, [к][қ],[п] тартыкларының яңгырау парлары [г],[ғ],[б] белән алышынуы (чиратлашуы). Борын авазларына беткән исемнәргә борын авазыннан башланган күплек сан һәм чыгыш килеше кушымчалары ялгану борын ассимиляциясе дип аталу. Ирен тартыгы алдыннан килгән тартык авазларның ирен тартыгы белән алышынуы (ирен ассимиляциясе)

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

Диктант -10 мин.

39

-

40


Иҗек калыплары

2

08.11



08.11

Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык авазлардан гына торган яки сузык авазга тәмамаланган иҗекләр ачык иҗекләр, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип аталулары. Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү



41

-

42

Сүз басымы

2

11.11


13.11

Ике яки берничә иҗекле сүздә көчлерәк әйтелгән иҗек басымлы иҗек дип аталуы. Сүзнең басымын билгели белү. Татар телендә басымның, нигездә, соңгы иҗеккә төшүе. Рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән алынган сүзләрдә басымның шул телдәгечә куелуы. Сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе.



43


44

Диктант ”Беренче кар”


Хаталар өстендә эш

1


1

15.11


15.11


Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант №3

45

Интонация

1

18.11

Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне әйткәндә тавышның төрлечә хәрәкәт итүе

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү


46

Сочинение “Минем ял көнем”

1

20.11

Эзлекле логик фикер йөртү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү


Сочинение№2

47









Графика һәм орфография .









1








22.11

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы.Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ь,ъ аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма.

Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.


48

Сузык аваз хәрефләре

1

22.11

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.



49

-

50

Е, я,ю; о,ө хәрефләренең дөрес язылышы

2

25.11


27.11

Е, ю, я хәрефләрен куллануның ике очрагы: сүз башында, сузыклардан соң һәм аеру билгеләре - ь,ъ нән соң ике аваз кушылмасын белдерүләре; татарның үз сүзләрендә [й] һәм тар әйтлешле [ǒ] һәм [ө] кушылмаларының сүз башында ике хәреф белән белдерелүе. Сузыклардан соң [йо], [йө] авазлары бер хәреф – е белән белдерелүе.

О,Ө хәрефләренең татар теленең үз сүзләрендә беренче иҗектә генә кулланылуы. Тар һәм киң әйтелешле [э(е)] белдерә торган э һәм е хәрефләренең беренчесе, нигездә, сүз башында гына кулланылуы. Кушма һәм алынма сүзләрдә о,ө, э хәрефләре язылышына караган бу кагыйдәнең сакланмавы.


Сүзлек диктанты

51

Диалог төзү

1

29.11

Бирелгән репликалардан диалог төзү

Филологик юнәлешле классларда проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру.



52

-

53

[ғ] һәм [қ] авазларының язуда белдерелүе

2


29.11



02.12

[ғ] һәм [қ] тартыкларының калын сүзләрдә әйтелүе, гарәп-фарсы сүзләрендә нечкә сүзләрдә дә килә алуы (мәгърифәт, тәкъдим). [ғ] һәм [қ] авазларыныж язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен [қ], [ғ] дип дөрес уку кагыйдәләрен белү





54



















Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы



















1

04.12

Ъ һәм Ь хәрефләренең аваз белдермәве, Ъ һәм Ь хәрефләренең нечкәлек-калынлык һәм аеру билгесе буларак кулланылуы. Нечкәлек билгесенең, беренчедән, рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланылуы, икенчедән, калын итеп укылуы мөмкин булган иҗекләрне нечкә әйтү өчен кулланылуы. Калынлык билгесенең үзеннән алда килгән к һәм г хәрефләренең кече тел тартыклары [қ], [ғ] ны белдерүен күрсәтүләре. Ъ һәм Ь хәрефләренең е, ю, я алдыннан килгәндә аеру билгесе ролен башкаруы.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Сүзлек диктанты

55


Фонетика, графика




1

06.12

Татар орфографиясенең кыен очракларын тирәнрәк үзләштерү һәм күнекмәгә әйләндерү

Фонетик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү

Сүзлек диктанты

56

Изложение





1

06.12

БСҮ

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 2

57

Хаталар өстендә эш

1

09.12


Үз-үзеңне тикшерү



3. Лексика һәм лексикология турында төшенчә

58








59

Лексика һәм лексикология турында төшенчә.







Сүзнең лексик мәгънәсе.

1









1


11.12









13.12

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы.



Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе)

Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.


60

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр

1

16.12

Телнең сүзлек составындагы сүзләрнең бер яки күп мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләрнең берничә мәгънә белдерүе. Күп мәгънәле сүзләр арасында мәгънә уртаклыгы булу.



61

Хикәя “Яраткан ел фасылым”

1

18.12

БСҮ


Хикәя

62

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

20.12

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составының үсеш-үзгәрешләре

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләшләштерү.


63

Алынма сүзләр

1

20.12

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр

Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү.


64

Контроль диктант

1

23.12


Үз-үзеңә контроль ясау

Диктант

№ 2

65

Хаталар өстендә эш

1

25.12




66

-

67

Интернациональ сүзләр

2

27.12


27.12

Татар телендә интернациональ сүзләр (рус, латин, грек, француз, немец, итальян, испан теленнән кергән) сүзләрне истә калдыру


Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү


68

Хикәя “Мин һәм чит ил”

1



фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Хикәя

69







Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.





1








Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, һөнәпчелек сүзләре һәм атамаларны аера белү.


татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.


Диктант – 7 мин

70

Гомумхалык сүзләре

1


Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы



71

Изложение

1



фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;

Изложение № 3

72

Һөнәрчелек сүзләре

1


Һөнәрчелек сүзләрнең билгеле бер һөнәр кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуы. Атамалар фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр булуы.

план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;



73






Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Актив һәм пассив сүзләр.

1


Телнең сүзлек составы

үзгәреп торуы.




Актив сүзләрнең көндәлек

тормышта еш кулланылуы,

ә пассив сүзләрнең

сирәгрәк очравы.

- татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.



74

Искергән сүзләр.

1


Искергән сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган сүзләр булуы

сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;


75





Неологизмнар





1






Телда барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар дип аталуы



Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү.

Тәрҗемә итү

76










Фразелогик әйтелмәләр

1


Үзара тыгыз бәйләнешле берничә сүздән төзелгән, бербөтен мәгънә аңлата торган күчерелмә мәгънәле төзелмәнең фразеологик әйтелмә дип аталуы. Фразеологик бөтеннәрнең(күпчелеге) башка телләргә сүзгә-сүз тәрҗемә ителмәве, шуларга тиң параллель тәгъбирләр ярдәмендә белдерелүе



77

Фразелогик әйтелмәләрне тәрҗемә итү

1



Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үс терү. Тексттан сүз, җөмлә табу ны камилләште рү.

Тәрҗемә итү

78

Лексикография

1


Сүзләр исемлеге тупланган китапның сүзлек дип аталуы. Сүзлекләр турындагы фәннең лексикография дип аталуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү,

танып белү активлыгын үстерү; орфоэпик һәм орфографик сүзлекләрдән файдалану;



79

Лексик анализ ясау

1



Лексик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:


Тәрҗемә итү

80

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

Белешмә язу.

1





Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү


4. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

81

Тамыр һәм кушымчалар

1


Сүз төзелеше сүз ясалышы ысулларының төрләре

сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;

- план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү;


82

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1



Үз-үзеңә контроль ясау


83

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1



Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



84

Мәкалә язу

1


Әлеге генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү



85

-

86

Бәйләгеч кушымчалар


2


Мөнәсәбәт белдерүче кайбер кушымчаларның сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен хезмәт итүе.Бәйләгеч кушымчаларның исемнәр белән фигыльләргә ялгануы.



87

-

88

Модальлек кушымчалары

2


Мөнәсәбәт белдерүче кайбер кушымчаларның чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүе.Модальлек кушымчаларның бәйлек кушымчалар алдыннан килүе.



89

-

90

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

2


Татар телендә тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгечләрнең ялгануы



91


92

Сүзнең нигезе.


Тамыр һәм ясалма сүзләр

1


1




Кушымчалар ярдәмендә яна сүзләр ясау.



93-94




Изложение (контроль)





2







Грамоталы язу кунекмэлэре булдыру

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;


Изложение № 4


95


Хаталар өстендә эш


1




үз-үзеңне тикшерү


96

Сүз төзелешен тикшерү

1



Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һшм камилләштерү:

-Мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сүз төзелеше, ясалышы ягыннан)


97

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау. Тест 304 нче күнегү

1



Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлылык һәм кызыксыну чанлыкны үстерү. Биремнәрне үтәгән дә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.



98



Биремле диктант



1








Диктант №5

99

Хаталар өстендә эш


1


Дөрес язу күнекмәләре булдыру.




Cүз ясалышы ысуллары

100

Диалог “Язның бер көне ел туйдыра”

1

Телдән һәм язма сөйләмне үстерү

Диалогик, монологик сөйләм оештыра белү


101

-

102


Кушымча ялгану

ысулы

2


Сүзнең тамырына яки нигезенә ясагыч кушымча ялгау.Кушымча ялгану ысулы белән кушма, тезмә, парлы сүзләр ясалу.


Грамматик биремле диктант 15 мин.

103

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

1


Сүзләрне кушу яки бер-берсенә теркәү юлы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясалу.


Сүзлек диктанты

104

Укылган китап буенча әңгәмә


1


Сөйләм әдәби тел булдыру өстендә эшне дәвам итү



105




106

Изложение (контроль)




Хаталар өстендә эш


1



1


БСҮ

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп изложение язуны камилләштерү;


107



Сүзләр кушылу ысулы.



1


Сүзләрне кушу яки бер-берсенә теркәү юлы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясалу.




108


Парлы сүзләр


1


Парлы сүзләрнең үзара синоним, антоним мәгънәле яки аваздаш сүзләрдән төзелүе һәм сызыкча аша язылуы



109






Тезмә сүзләр






1







Тезмә сүзләрнең ике яки берничә кисәктән торуы һәм бер үк мәгънәне белдерүе.Аларга бер үк сорау куелу.Тезмә сүзләрнең бер җөмлә кисәге булуы.






110





111



Кушма сүзләр





Сүзтезмәләр



1





1


Озак вакытлар бергә куллану нәтиҗәсендә, кайбер тезмә сүзләрдән кушма сүзләр барлыкка килү.

Сүзтезмәләрнең һәм тезмә сүзләрнең аермасы



112

113

114

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

Сүз мәгънәсе үзгәрү

3



Үз-үзеңне тикшерү

Сүзлек диктанты

115

Әкият язу “Сүз төркемнәре”

1


Сүз төркемнәре турында белемнәрне ныгыту


Әкият

116

Сүзләрне кыскарту

1


Кыскартылма сүзләрнең язылышы



117

БСҮ “Кошлар – канатлы дусларыбыз”



1


БСҮ



118

119

Фонетик ысул

Фонетик чараларны ныгыту

2


Фонетик ысул белән сүзләр ясалу



120

121

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу

2


Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу



122

Диалог төзү

1


Бирелгән репликалардан диалог төзү



123

-

125

Сүз төзелешен кабатлау

Модальлек кушымчаларын ныгыту

Бәйләгеч кушымчаларны кабатлау

3




Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү



126

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

1





127



Сочинение (контроль)



1




Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу

фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү


128

Хаталар өстендә эш

1






129

130

131


Сүз ясалыш ысулларын кабатлау

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулын ныгыту

Кыскарту ысулына күнегүләр эшләү


1

1

1


Үткәннәрне кабатлау




132

133


Сүз төзелешен тикшерү

Контроль эшкә әзерлек


1

1





134

Контроль диктант

1


Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

Үз-үзеңне тикшерү


Диктант№6

135

Хаталар өстендә эш

1






136


Сузык авазларның төрләрен кабатлау

1





Үткән материалны ныгыту, гомумиләштереп кабатлау



137

Тартык авазларны кабатлау

1





138


Сүзләргә фонетик анализ ясау

1






139


Килеп чыгышы ягыннан сүзләрнең төрләре

1





140


Еллык үткән материалларны йомгаклап кабатлау

1



Үткән материалны ныгыту, гомумиләштереп кабатлау



















Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары


УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар.- Казан: Тат.кит. нәшр., 2011


Дәреслек: Татар теле. Харисов ФФ, Харисова ЧМ. Казан ”Мәгариф” нәшрияты, 2004 ел.

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

- Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар




1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Татар телендә тыныш билгеләре.

8.«Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1. Татар телендә тыныш билгеләре.

2. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

4. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр





Интернет ресурслар:


5.http://edu.tatar.ru/

6.http://tarkhanova.ru/taxonomy/term/22

7.http://openclass.ru/sub/Родной...

8.http://rusedu.ru/files.php?cat=39&sort












Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рус м?кт?бене? татар т?ркемн?ре ?чен 5 нче сыйныфка татар теленн?н эш программасы.

Автор: Хафизова Айсылу Дамировна

Дата: 30.11.2014

Номер свидетельства: 137482


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства