II этап Актуаль ләштерү 5 мин III этап Яңа материал- га кереш 3 мин | Уенда катнашу | Татар халык көенә уен үткәрү | Темага креп китү Укытучы максаты: Терәк белемнәрне актуальләштерү аша яңа материалны кабул итеп алуны оештыру Укучы максаты: Ситуацияне анализлау аша дәреснең темасын һәм максатын әйтә белү. Укытуның метод һәм формалары: информацион-рецептив, укучыга уку мәсьәләсен чишү өчен уен эшчәнлеген файдалану, фронталь эш. -Укучылар, ә теге кеше учында яшереп тоткан күбәләкне сез нинди хайваннар төркеменә кертер идегез? Бөҗәкләр. Әйдәгез, шушы бөҗәк исемен өстәлдәге сүзләр арасыннан сайлап, тактага беркетеп куйыйк әле. (чыккан бала янымда кала, ул уртага басучы була.) күбәләк -Ә минем сезнең белән бер уен уйнап аласым килә. Алсу уртада булыр, без аның күзен бәйләрбез. Калганнарның колагына мин биремнәр әйтеп чыгам, көй башлангач - биибез, көй туктагач, Алсу каршында кем кала, шул мин әйткән биремне үти, ә Алсу иптәше нинди тавыш чыгарды, шуны белергә тиеш була. (уен башлана, тиз-тиз көй туктый һәм башлана. Хайван исемнәрен тактага элә баралар) елан сыер күке аю Күбәләк бүре эт әтәч Сарык Балалар,карагыз әле, уйный-уйный тактабыз тулды бит. Әйдәгез, бу сүзләрне тәртипкә китерик. Аларны нинди төркемнәргә бүлеп була икән? Сез ничек бүләр идегез? Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар. Әйтегез әле, кайсы төркемдәге хайваннар кешеләрдән башка яши алмый? Кешеләр кайсыларына күбрәк ярдәм итә? Йорт хайваннары. Ә кыргый хайваннар кешеләрдән башка яши аламы? Әйе, алалар. Ә ничек? Аңлатып карагыз әле. Мәсәлән аю – урманда яши. Ул үзенә азык таба, кышын өн ясый, шунда кышлый Һ.б. Бик яхшы. Мин сезнең фикерләрне кабул иттем, мине ышандырдыгыз. Укытучы максаты: проблемалы сорау кую. Укучы максаты: тормыш тәҗрибәсенә таянып проблеманы чишү. (Слайдта 1-2 рәсем күрсәтелә) Балалар, ә без нәрсә күрдек? Кырмыска кайсы хайваннар төркеменә керә? Кыргый хайваннар кайда яши? (урманда, табигатьтә) Ә кеше анда нишли соң? Бу рәсемнәргә кешенең ни катнашы бар? Аларны саклыйлар, азык куялар. Димәк, нинди нәтиҗәгә килдек? Кеше кыргый хайваннарга да кирәк икән. Әйе, үзләре генә яши алсалар да, аларга да кеше ярдәме кирәк икән. Хәзер мин сезгә хайваннарны жәлләп, аларга ярдәм итәргә тырышкан бер малай турында мультфильм күрсәтәм. | РУУГ – көйләүче униврсаль Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү Планлаштыру КУУГ – коммуникатив Максатны,катна шучыларның функцияләрен,бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү ТБУУГ- танып белү Проблеманы кую һәм аны чишү - проблеманың әйтелеше яки бирелеше; -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу. |
3 мин IV Яңа материал өстендә эш. Максат: Кызыл китап белән танышу 10 мин V этап. Белемнәр не ныгыту 2 мин VI этап. Белемнәрне гомумиләштерү 2 мин VII этап. Дәрескә йомгак , рефлексия 3мин | Мульт фильмнан өзек карау. Нәтиҗә чыгаруда катнашу Туклану чылбыры буенча нәтиҗә ясау Дәреслек тән укып, җавап бирү Тыюлык сүзен аңлатмалы сүзлектән табып укып күрсәтү Парларда эшләү Үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясау Табигать саклауга мохтаҗ дигән нәтиҗәгә килү | Н.Сладковның “Жалей кин и лягушонок» хикәясе буенча куелган мульт фильмнан өзек күрсәтү Төркемнәрдә эш Дәреслекнең 40 битендәге 1 һәм 2 нче кызыл юллары белән эшне оештыру Сүзлек белән эш Парларда эшне оештыру Укучылар га үзбәя бирү ысулын аңлату, билгеләр кую “Табигать не сакла!” дип язылган китап кыстыргычлары бүләк итү | (Слайд №3) Балалар, бу малай турында нәрсә әйтә алабыз? Ул начар? Әйе. Ә нигә начар дип уйлыйсыз? Әйбәт. Нигә әйбәт дип уйлыйсыз? Ә ул бакага начарлык эшләргә теләп алып кайтканмы? Юк, ул аның җылыда, рәхәттә яшәвен тели. - Димәк белер-белмәс, табигатькә кысылырга ярыймы икән? (юк) Әйе, ярдәм итәргә кирк, тик белеп кенә. Бу мультфильм нинди хайван турында булды? Аны кайсы төркемгә кертәбез? (җир-су хайваны, кыргый хайван) Ә сез беләсезме, Җирдә бакалар күпме, әллә азмы? (Күп, аз) -Баканы кайбер илләрдә азык буларак кулланалар, бакалар Кб.Европада бик аз кала, шуңа күрә чит илләрдән кайтарталар, автомобиль асларына эләгеп тә һәлак булалар. (туклану чылбырын карау) ( 3 группага 3 ал төстәге конверт алдан парталарга әзерләп куелган була). Куян бурсык Төлке аю Кырмыска кондыз(бобр) Песнәк Балалар, бу рәсемнәрне нинди ике төргә аерып була. Уйлап карагыз әле. Кайсыларын күргәнегез бар, безнең авылда бар дип ишеткәнегез бар. Ә кайсыларын бөтенләй күргәнегез юк? Яисә бик аздыр дип уйлыйсыз? (балалар рәсемнәрне икегә бүлә, нәтиҗә карала) Нишләп менә боларын күбрәк дидегез, ә боларын азрак дип саныйсыз? Ник менә болары кимегән, аз калган икән. Сәбәпләре нәрсәдә? (Дәреслектән 40 битне укыйлар, төркемнәр чиратлашып үз фикерләрен әйтәләр) Аулау нәтиҗәсендә. Климат үзгәрү Урманнар кимү Азык җитмәү Укытучы максаты: Россиянең, Татарстанның һәм Балтач районының Кызыл китаплары турында конкрет күзаллау булдыру; Россия Кызыл китабының төсләргә бүленеш принцибы һәм аның төзелү сәбәбен ачу. Укучы максаты: Үз фикерен әйтү, аны мисаллар белән дәлилләү, яңа төшенчәләр белән танышу, карта белән эшләү. Укытуның метод һәм формалары: проблемалы, өлешчә эзләнүле, эврестик әңгәмә, төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү, компьютер технологиясен куллану. Сәбәпләрен дөрес әйттегез. Ә менә бу хайваннар чыннан да аз, болары күп дип, бәлки без дөрес уйламыйбыздыр. Каян белеп була икән аны? Ул тикшерелгәнме, өйрәнелгәнме, берәр җиргә язып куелганмы икән? Булган белемнәрне кая язып барганнар, әле дә язалар? (Китапка) Апа, ул хайваннарны бит Кызыл китаптан карап белеп була. Бик дөрес. Менә мин сезгә күрсәтергә дип ул китапларны алып килдем. (Күрсәтәм) Тик аларның бер сере бар, аны сезгә соңрак чишәрмен. Хәзер мин сезгә Россиянең хайваннарга багышланган Кызыл китабын күрсәтәм, ә сез игътибар белән карагыз, нинди үзенчәлек күрәсез, битләренең төсләренә игътибар итегез? Кызыл китап Яшел китап... Бәрхет китап... Китаплар күп. Бусы – кызыл. Чыкты кызыл китап та! Кызыл төс юкка димә! Югалуы мөмкин төрләр Кызыл төс сискәндерә дә, Анда бар да хисапта. Кызыл төс: “Тукта!” ди дә. Җәнлеге дә, киеге дә, Димәк, яшәр Җиребездә Үләне дә, бөҗәге дә, Хәлләр бар шомланырлык. “Саклап калыйк” дип куелган Табигатьтән ни алдык та Игътибар үзәгенә. Аңарга ни калдырдык? Бар соңгы кат очкан кошлар... “SOS!” мәгънәле китап бит ул - Соңгы чәчәкле гөлләр... Башы да, азагы да. Килер буынга калырмы Табигать – аның авторы, Алар рәсемдә генә? Кешеләр – язган гына... - Ни өчен нәкъ менә шул төсләр сайланган. Ул нәрсәне хәтерләтте? - Светофор төсләрен хәтерләтә. Кара – юкка чыккан х. (диңгез сыеры, странствующие голуби) Кызыл – бик сирәк (кар барсы, кызыл бүре, амур тигрлары) Сары – саны бик тиз кимүче (джейран, розовый фламинго) Яшел – кимү куркынычы астындагы хайваннарның саны атрттырылган (елга кондызы, поши) Физкультминутка («светофор») (Ламбада көе яңгырый, 1 укучы шофер була, укытучы төсләр күрсәтә, яшел янса, бии-бии баралар, сары төскә – туктап бииләр, кызылда, чүгәлиләр.) -Кызыл төс ул нәрсәне аңлата. Ник ул китапның тышы кызыл төстә? -Ярамый. -Ә ярамый сүзен икенче төрле тагын нинди сүзләр белән әйтеп була? -Рөхсәт ителми, тыела, тукта, сак бул, эшләргә ярамый. Бу сез әйткән сүзләр ярамый сүзенең синонимнары була, без сезнең белән аларны татар теле дәресендә тирәнрәк өйрәнербез. - Шушы сез әйткән сүзләр арасында миңа берсе бигрәк тә ошады, ул – тыела сүзе. Табигатьтә дә бу сүз бар, ул тыюлык дип атала. Бу сүз, балалар, бик зур мәгънәгә ия. Әйдәгез сүзлекчәдән миңа шул сүзнең аңлатмасын табып укып күрсәтегез әле. -Безнең Балтач районында тыюлык бармы? -Әйе, ул Балтач заказнигы дип атала. - Кызыл китапка кертеп кенә без табигатьне саклап кала алабызмы? Димәк нәрсәләр кирәк? (тыюлыклар) -Тыюлыкларда сирәк калган хайваннар да, үсемлекләр дә сак астына алына. Укытучы максаты: Балтач районында Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында гомуми күзаллау булдыру. Укучы максаты: Россия һәм Балтач районы Кызыл китабына кертелгән хайваннарны дөрес итеп төркемләү. Укытуның метод һәм формалары: Парларда эшләү Балтач заказнигы турында әйттек, ә хәзер үзебезнең Балтач районының Кызыл китабына кертелгән хайваннар белән танышу өчен “Без үзебез төзибез” дип исемләнгән бәйге үткәрик. Парларга өләшкән конвертта берсе Россиянең Кызыл китабына кертелгән, ә икенчесе Балтач районының Кызыл китабына кертелгән җәнлек булыр. Аларны дөрес итеп ябыштыра белергә кирәк. (Картада яшәү урынын күрсәтеп бару) Укытучы максаты: укучылар яңа төшенчәләрне үзләштерә һәм алда торган проблемаларны уңай хәл итә алдылармы – шуны ачыклау; белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Укучы максаты: Табигатьтә мин кем? Соравына җавап табу, үз фикерен дәлилли белү. Укытуның метод һәм формалары: бәя һәм үзбәя, язма, индивидуаль, группалы эш формалары (Һәр бала каршында сары конвертта таблица һәм 3 яшел, 3 сары төстәге түгәрәкләр була) Син таблицаның сул ягына язылганнарның кайсыларын бик яхшы беләсең, шуңа - яшел, ә аңлап җиткермәгәннәре булса, сары төстәге түгәрәкне ябыштырып куярсыз. Мин кыргый хайваннарны өйгә алып кайтырга ярамаганны белдем. | | Россия Кызыл китабының битләренең кара, кызыл,сары, яшел төсләренең нәрсә аңлатканын белдем. | | Тыюлык турында һәм аның ни өчен кирәклеген белдем | | Бүгенге дәрестә ачыкланган сораулар – бу безнең кечкенә генә ачышларыбыз. Мин - табигатьнең ___________ (Дусты, улы, патшасы, бер кисәге сүзләре такта артын беркетеп куелган була, ачкач, бала үз битенә үзе сайлаган сзне яза) Укытучы максаты: эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Укучы максаты: алган белемнәрнең тормытагы әһәмиятен ачыклауу. Нәтиҗә ясыйк инде, кем нинди сүз язды икән: Кем “улы” сүзен сайлады, кулларыгызны күтәрегез әле. Ни өчен? Чөнки табигать безгә яшәү өчен бик күп нәрсә бирә. Кем “бер кисәге” сүзен сайлады? Ни өчен? Безнең тормышыбыз табигатькә бәйле, аннан башка яшәү мөмкин түгел. Кем “дусты” сүзен сайлады, ни өчен? Без табигатьне сакларга, якларга тиеш. Балалар, безнең гүзәл табигатебезнең шулкадәр күп уллары, дуслары булуга мин бик сөенәм. Табигатебез ярдәмгә, саклауга мохтаҗ, шуңа күрә республикабыз Президенты Указы нигезендә бу яңа – 2013 нче ел – “Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы” дип игълан ителде. Ә инде табигатьне саклауга сез дә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам. Рәхмәт, миңа бүген дәрестә шудый зур ачышлар ясарга булышканыгыз өчен | ТБУУГ- танып белү кирәкле информация туплау; ТБУУГ- танып белү - проблеманың әйтелеше яки бирелеше; -эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу КУУГ – коммуникатив Сораулар куелышы Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек РУУГ – көйләүче униврсаль Прогнозлау(алдан фаразлау) ШБУУГ- шәхес буларак - логик фикерләү чылбырын төзү, - исбатлау; - гипотезалар китереп чыгару һәм аның нигезе. ТБУУГ- танып белү Логик - билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау - җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау; - чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау; -төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару; ШБУУГ- шәхес буларак «минем өчен уку нинди мәгънәгә ия», һәм шул сорауга җавап бирә белү. социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү РУУГ – көйләүче Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү РУУГ – көйләүче Үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү ШБУУГ- шәхес буларак әхлакый-этик бәяләү социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү |