1. | Оештыру моменты: − дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк) − дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү; − дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөм-кинлекләрен искә алып); | I. Оештыру моменты. 1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. 2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә: − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Укучылар теләкләр тели: − Яңа көн тынычлык алып килсен! − Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк! − Әти-әниебезгә ягымлы булыйк! − Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! |
2. | Өй эшен тикшерү. – дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү; – дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү, – максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре; – дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү – укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү; – сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү; – сорау алу вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү. | II. Өй эшен тикшерү. Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла. 1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә 105 нче күнегүдә нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп, җөмләләрне язарга кушылган иде. (2-3 укучы җөмләләрне дөрес итеп укый, калганнары дәфтәрләреннән карап чагыштыра) 2. Актуальләштерү. – Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез. – Дәреснең максатын әйтү: Укучылар, бүген без сезнең белән бер ачыш ясарбыз. Нинди ачыш микән ул, беләсегез киләме? Аны белү өчен дәрестә бик игътибарлы булып, тырышып эшләргә кирәк. Әйдәгез эшкә тотындык! –Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше): Акбай, Сабир Әхтәмов, “Сабантуй”, герой, елга, Җиңү көне, маэмай, әкият, Нурминкә, тарихи вакыйга, “Шүрәле”, гәҗит. − Число язабыз, буш юл калдырабыз (тема өчен), тактадагы сүзләрне матур итеп күчереп язабыз.Орфограммаларын билгелибез. − Укучылар, бу сүзләр бер-берсенә нәрсәсе белән охшаган?(Кем? Нәрсә? соравына җавап бирәләр, исемнәр.) − Аларның нинди аермалары бар? Бу сүзләрне ничә төркемгә бүлер идегез? (Беренче төркем − баш хәрефтән язылучы сүзләр, икенче төркем − юл хәрефеннән, ике сүз куштырнак эченә алынган) Тактада язу ачыла: Сабир Әхтәмов Акбай Җиңү көне Нурминкә“ “Сабантуй” “Шүрәле” | герой маэмай тарихи вакыйга елга гәҗит әкият | |
3. | Яңа теманы аңлату. – укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә); – дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя; – яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү; – яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү; – укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү; – яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү; – яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү; | III. Яңа теманы аңлату. Яңа теманы аңлату моментының төп максаты– ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен кроссворд чишү, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары аша ялгызлык һәм уртаклык исемнәр белән таныштыру, газета-журнал, китап һ.б. исемнәрнең язылышын 1. Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләрне өйрәнербез?(Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән языла торган исемнәрне). Яңа теманы аңлату өчен, укучылар белән кроссворд чишү. − Балалар, икенче баганадагы сүзләрнең ничек дип аталганын беләсегез киләме? Әйдәгез, менә бу кроссвордны чишеп карыйк.: 1) Җөмләнең баш кисәге. 2) Ул булганга күрә исемнәр татар телендә дә, рус телендә дә 6 төрле булып төрләнә. 3) Татар телендәге 5нче килеш. 4) Нечкә төрләнешнең киресе. 5) Татар алфавитында “җ”дан соң торган хәреф. 6) Исемдә һәм фигыльдә була торган сан. 7) Исемнең иң соңгы килеше. 8) Шигырьләр сүзе нинди санда? Җаваплар ачыла бара: и | Я | | | И | | к | и | л | е | Ш | С | ч | ы | г | ы | Ш | Е | к | а | л | ы | Н | | М | | З | | Н | б | е | р | л | е | К | | ә | | у | р | ы | н | - | в | а | к | ы | Т | | Р | к | ү | п | л | е | к | | | | | − Вертикаль буенча нәрсә дигән сүзтезмә килеп чыкты? − Димәк, икенче баганадагы исемнәр ничек дип атала икән?(Ялгызлык исемнәр дип). 2. Теманы балалардан “ачтыру”: − Балалар, кем әйтә ала, нәрсә микән ул ялгызлык исем? (Баш хәреф белән язылучы сүзләр.) − Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң? − Татарстан картасына карыйк әле: ничә елга бар?(Күп.) − Ә безнең Нурминкә елгасы ничәү?(Берәү генә.) − Хәзер класс бүлмәсендә ничә кеше бар?(Күп.) − Ә Фәнисләр ничәү?(Берәү генә.) − Безнең класстагы Фәнисне башка сыйныфтагы Фәнис белән бутамас өчен нишләргә?(Минзин Фәнис дияргә.) − Димәк бер үк төрдән булган әйберләрне, кешеләрне бер-берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар?(Кешенең, предметның үзенә генә, ягъни ялгызына гына бирелә торган исем.) − Шул исемнәр нәрсә дип аталалар?(Ялгызлык исемнәр дип). -бер үк төрдән булган әйберләрнең барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз? (Уртаклык исем) 3. Укучыларны кагыйдә белән таныштыру, кагыйдәне укыганда терәк сүзләр ачыла бара:(Кеше исемнәре һәм фамилияләре, хайван кушаматлары, ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, күл, елга исемнәре, бәйрәм, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре, газета, журнал, китап исемнәре) 4.Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә тагын бер кат игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган. Ни өчен? (Берсе – гәҗит, ә икенчесе китап исеме). 5.Дәреслекнең 44 нче битендәге кагыйдә белән танышу. - Димәк, нинди исемнәр куштырнаклар эчендә языла? (Газета-журнал, әдәби әсәр, кинофильм һәм спектакль исемнәре) 6. Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш. Кеше исемнәре һәм фамилияләре | Хайван кушаматлары | Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, күл, елга исемнәре | Бәйрәм, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре | Газета, журнал китап... исемнәре | Сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар бирелә. Беренче төркем 1 һәм 3нче, икенче төркем 2нче һәм 5нче баганаларда булырга тиешле сүзләрне аерып ала, ә бер укучы 4нче баганадагы сүзләрне аерып ала. (Җаваплар тыңланыла, хаталар төзәтелә). Карточкада бирелгән сүзләр Бетховен, энҗе, Җәлил, Аналар көне, “Туган тел”, ландыш, Мөхтәр, Чатыртау, Ватанны саклаучылар көне, “Маяк”, Тукаева, Актәпи, Мәсгут, Белем бәйрәме, “Кыш һәм кеше”, Рәшит, Акбай, Ык, Корбан бәйрәме, “Татар теле”, Илнар, Мырауҗан, Россия, Яңа ел, “Салават күпере”. 4. Физкультминут. |
4. | Ныгыту. − укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш); − дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү; − яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү; −укучыларның яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү өчен кулланган критерийларны тасвирлау; − укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү; | IV. Ныгыту. Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; начар гадәтләргә карата тискәре караш тудыру. Моның өчен газета мәкаләсе белән эшләү, төркемнәрдә, индивидуаль, мөстәкыйль һәм дәреслек белән эшләү алымнары кулланыла. 1. “Сабантуй” газетасы белән эш. − Балалар, үткән дәрестә без бер газета укыдык. Ул ничек атала әле? Кем игътибар белән укыды микән? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, җавапларын дәфтәргә яза барыгыз. Лилия Вәлиева җәйге каникулын кайда үткәргән? (Казахстан, Астана.) Ул нинди елгада коенган?(Ишим.) Үз сәламәтлегенә төкереп караган, 9 яшеннән үк тәмәке тарта башлаган, үзеннән күпкә олырак булган иптәшләренә ияреп, бер тапкыр наркотик та кулланып караган малай исеме.(Камил.) Камил кайчаннан яңа тормыш башлап җибәрә − сәламәт яшәү рәвешенә күчә?(Яңа елдан.) 2.Балалар, дәфтәрегездә нинди исемнәр килеп чыкты?(Ялгызлык исемнәр.) Һәрберсен тиешле төркемгә урнаштырыйк әле. Кайсы төркемгә бер сүз дә булмады?(2нче төркемгә − хайван кушаматларына.) Нинди ялгызлык исемнәр өстәр идегез ул төркемгә? 3.Дәреслек белән эш. 109 нчы күнегүнең биремен уку.(Бер укучы укый.) калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең язылышын аңлатырга (биек тау – уртаклык исем, Биектау – ялгызлык исем, чөнки ул район исеме һ.б.) 4.Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр) 108 нче күнегү, 45 бит. - Укучылар, өзекне матур итеп күчереп языгыз, ялгызлык исемнәрнең астына бер сызык сызыгыз. 5.Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү. V. Бәяләү. Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую. |
5. | Өй эше бирү. - укучылар өчен мөстәкыйль эшенең максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргә тиеш) - өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота; - укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү | VI. Өй эше бирү. Өй эше бирү моментының төп максаты – ялгызлык исемнәренең дөрес язылышын ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота. Укучыларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Өй эшен эшләү барышында Иҗади эш (теләк буенча сайлап эшләргә): − гаиләгездәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә, яки − борынгырак (хәзер бик кулланылмый торган) 5 ир-ат исеме һәм 5 хатын-кыз исеме язып килергә. VII. Йомгаклау 1. Әңгәмә . - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нинди ачыш ясадык?(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне “ачтык”) - Бүгенге дәрестән үзегезөчен нинди яңалыклар алдыгыз? (Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, ә уртаклык исемнәр юл хәрефеннән язылалар. Газета, журнал, китап, спектакль, кинофильм исемнәре куштырнаклар эченә языла) - Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз! |