kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Т?рбия с?гате (Минем гаил?м)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Минем гаил?м

( ачык т?рбия с?гате)

Максат: -  ?ти-?нил?рг?, ?лк?нн?рг?, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярд?мчеллек, игелеклелек сыйфатлары т?рбиял??.

?и?азлау:  к?газьд?н кисеп ясалган й?р?к р?семн?ре, гаил? альбомы, язмалар, укучыларны? р?семн?ре, фотослайдлар.

Алдан ?зерлек: ??р гаил? турында фотос?р?тл?р ?ыю, ?з гаил?? турында кечкен? хик?я т?з?.

Д?рес  барышы

  1. Оештыру моменты. (т?н?фест? балалар ясаган р?семн?рне, фотор?семн?рне карау)

-Х?ерле ирт?, балалар,  кадерле кунаклар. Чираттагы т?рбия с?гатен башлап ?иб?р?без. Т?рбия с?гатене? темасы “Минем гаил?м”. Максаты: ?ти-?нил?рг?, ?лк?нн?рг?, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булырга ?йр?н?.

- Укучылар, Г.Тукайны?  шигырен иск? т?шерик ?ле.

                                                       Безне? гаил?

Габдулла Тукай

?тк?й, ?нк?й, мин, апай, ?би, бабай ??м бер песи —
Безне? ?йд? без ?ид??: безне?, песи — ?иденчесе.

Берг? ашый, ч?й эч?, безне? бел?н берг? йоклый ул,
Хезм?те д? бар: ?йне тычкан явыздан саклый ул.

- Балалар, матур шигырь бит?

- Бу шигырьд? Тукай кемн?р  турында с?йли?

- Барысын берг? Тукай бер с?з бел?н ничек атаган?

- ?йе, бик д?рес. Дим?к, б?генге сыйныф с?гатенд? без сезне? бел?н н?рс? турында с?йл?шербез?

 2.Т?п ?леш

- Гаил? – безне? ?ебез, ?би-бабай, ?ти-?ни, мин, туганнарым.

– Сез гаил? с?зен ничек а?лыйсыз? ?йд?гез, д?вам итегез ?ле.

 (Гаил? – ул кешел?р, берг? яши торган кешел?р. Гаил?д? ??р кешене? ?з бурычы бар.

2

Фир?з?, сине? ?йд? нинди бурычлары? бар?  (?бием б?л?к итк?н балыкларны ашатам)

Айгиз  (куяннар ашатам)

Денис  (?йг? су алып кер?м)

Фир?з?  ( балыклар тукландырам)

Ил?ам  (кар к?рим)

Залина  (посуду мою)

- Бик д?рес, укучылар. Без ?зебезне гаил?д? и? кир?кле, и? яраткан кеше итеп тоябыз.

- Д?ньяда и? якын, и? газиз кешел?р - ?ти-?нил?р. Алар ??рвакыт безне? янда. ?нил?р безне йомшак куллары, назлы карашлары ??м ки? к??елле булулары бел?н шатландырса, ?тил?ребез к?члелеге, батырлыгы ??м у?ганлыгы бел?н ?рн?к булып тора. Алар безне ?ил-я?гыр тидермич?, кадерл?п т?рбиял?п ?стер?л?р.

       - “ Кайда минем гаил?м?” уенын уйнап алабыз. Мин табышмакларны укыйм, сез ипт?шл?регезне? гаил?сен таныгыз.

1.   Я?а матур йортка к?ченс?л?р д?, яраткан ?бисенн?н аерылу бик кыен булгандыр а?а. ? х?зер ул ?бисене? каршы к?ршесе булып яши. ?нисе бел?н ?бисе улларына карап с?енеп туя алмыйлар. Ул.

2.    2 ?бисе бар, 1 бабасы бар, ?тисе-?нисе, ?зе ??м яраткан апасы  бел?н бик дус ??м тату яшил?р. ?ырга, с?зг? с?л?тле ?ле супер ?бисе д? бар безне?.

3.   Оста куллы, акыллы абыйларга и? бай энек?ш ул. ?ти-?нил?ре берсенн?н-берсе у?ган ?ч улларына карап с?енеп туя алмыйлар. Сыйныфыбызны? и? чая, шаян, тиктормас малае - ул.

4.     Гаил?д? алар д?рт??. Яраткан ?ти - ?нисе, ?зе ??м ?ле кечкен? се?лесе, ягъни сыйныфыбызны? и? с?йкемле кызы.

5.  2 олы абыйсы, ?ти-?нисе, 2 ?и?ги ??м ?ле тагын кечкен? ?нек?ше булды аны?. Х?зер  алар 8 ?? булып бик б?хетле яши алар. Ул безне?.

     - Мин сезг? ?зегезне? гаил?л?регез турында р?семн?р, буклетлар ?зерл?п килерг?  эш бирг?н идем. Мен? алар, без аларны карап кит?без. (??ркем ?з эшен яклап с?йли)

 

  1.  

-Алфавит т?ртибенд? тезел?:

 Исем буенча:.

Фамилия буенча:.

Отчество буенча:.   

3

 4.Т?п ?леш.

-  ? Фир?з?без ?з гаил?се турында презентация ?зерл?г?н. Х?зер Фир?з?не ты?лыйк.

 (Презентация  к?рс?т?)

?сеп ?итк?ч,инде кеше булгач,

?бил?рне ташлап китм?гез.

Ташлап китеп, картлык к?нн?ренд?

Сез аларны ятим итм?гез.

?бил?рне? б?тен м?х?бб?те

Б?тен м?рх?м?те-балага.

?бил?рг? диг?н ?ан ?ылысы

Адашып й?рм?сен иде далада

-?зене? зур гаил?се турында с?йл?рг? безне? д?реск? Фир?з?не? д?? ?нисе М?галлим? апа  килг?н.  (М?галлим? апа  чыгышы)

-Зур р?хм?т, М?галлим? апа. Катнашуыгыз ?чен, ки??шл?регезг?.

- ?йд?гез, балалар, тагын бер уен уйнап алабыз. Ил?ам ??м Фир?з? чыга. Алар адымнар атлап кызлар (Ил?ам)  ??м малайлар (Фир?з?)  исемн?ре ?йт?л?р.

- Балалар, сез  ?йд? д?? ?нил?регезг?, ?нил?регезг? нинди матур с?зл?р бел?н д?ш?сез?

- Сез аларга нинди тел?кл?р ?йтер идегез?

     5.Йомгаклау ?леше.

- Мин сезг? т?рле т?ст? ясалган й?р?к р?семн?ре ?л?ш?м. Бу й?р?кл?рг? ?ти-?нил?регезне ярату хисен белдереп, матур с?зл?р ??м тел?кл?р язарсыз. Ч?нки й?р?к - безне? б?тен уй-кичерешл?ребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, м?х?бб?тебезне саклап тора. (Укучылар “й?р?к”л?рг? матур с?зл?р яза.) Бу й?р?кл?рне ясаган буклет кес?л?рен? салабыз. ?йд? ?нил?рг? тапшырырбыз.

    6. Йомгаклау с?зе.

-?ти-?нил?рг?, туганнарга м?рх?м?тле, итагатьле, игелекле булыгыз. Игелек беркайчан да ?ирд? ятмый, аны? савабы ?зегезг? ?йл?неп кайтыр.

-Б?генге сыйныф с?гатен  М.Гафурины? “Ата-ана” шигыре бел?н т?мамлыйсы кил?.

С?ямен чын к??ел бел?н ?земне? ?тк?й-?нк?мне;

Яраткан барча н?рс?д?н алар матур, алар ямьле.

Сабый чакта к?земне ачкач ук к?рдем мин аларны,

С?ям мин шул вакыттан бирле бу х?рм?тле ?аннарны.

4

К?т?рг?нн?р авырлыклар минем ?чен ?аннары тынмый

Киендерг?н, ашатканнар, тузан чаклы авырсынмый.

-Т?рбия с?гате т?мам. Т?рбия с?гате сезг?, балалар, ошадымы?   Икенче т?рбия с?гатен нинди темага ?тк?рик?. Без кил?се т?рбия с?гатен? шул темаларны? берсен сайлап алырбыз. Х?зер ял итегез.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Т?рбия с?гате (Минем гаил?м)»

1

Минем гаиләм

( ачык тәрбия сәгате)


Максат: -  Әти-әниләргә, өлкәннәргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.


Җиһазлау:  кәгазьдән кисеп ясалган йөрәк рәсемнәре, гаилә альбомы, язмалар, укучыларның рәсемнәре, фотослайдлар.


Алдан әзерлек: һәр гаилә турында фотосүрәтләр җыю, үз гаиләң турында кечкенә хикәя төзү.

                 

Дәрес барышы


  1. Оештыру моменты. (тәнәфестә балалар ясаган рәсемнәрне, фоторәсемнәрне карау)

-Хәерле иртә, балалар, кадерле кунаклар. Чираттагы тәрбия сәгатен башлап җибәрәбез. Тәрбия сәгатенең темасы “Минем гаиләм”. Максаты: әти-әниләргә, өлкәннәргә, туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәнү.

- Укучылар, Г.Тукайның шигырен искә төшерик әле.

Безнең гаилә Габдулла Тукай

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.


- Балалар, матур шигырь бит?

- Бу шигырьдә Тукай кемнәр турында сөйли?

- Барысын бергә Тукай бер сүз белән ничек атаган?

- Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?


2.Төп өлеш

- Гаилә – безнең өебез, әби-бабай, әти-әни, мин , туганнарым.

– Сез гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, дәвам итегез әле.

(Гаилә – ул кешеләр, бергә яши торган кешеләр. Гаиләдә һәр кешенең үз бурычы бар.



2

Фирүзә, синең өйдә нинди бурычларың бар? (Әбием бүләк иткән балыкларны ашатам)

Айгиз (куяннар ашатам)

Денис (өйгә су алып керәм)

Фирүзә ( балыклар тукландырам)

Илһам (кар көрим)

Залина (посуду мою)


- Бик дөрес, укучылар. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз.

- Дөньяда иң якын, иң газиз кешеләр - әти-әниләр. Алар һәрвакыт безнең янда. Әниләр безне йомшак куллары, назлы карашлары һәм киң күңелле булулары белән шатландырса, әтиләребез көчлелеге, батырлыгы һәм уңганлыгы белән үрнәк булып тора. Алар безне җил-яңгыр тидермичә, кадерләп тәрбияләп үстерәләр.

- “ Кайда минем гаиләм?” уенын уйнап алабыз. Мин табышмакларны укыйм, сез иптәшләрегезнең гаиләсен таныгыз.


1. Яңа матур йортка күченсәләр дә, яраткан әбисеннән аерылу бик кыен булгандыр аңа. Ә хәзер ул әбисенең каршы күршесе булып яши. Әнисе белән әбисе улларына карап сөенеп туя алмыйлар. Ул ...

2. 2 Әбисе бар, 1 бабасы бар, әтисе-әнисе, үзе һәм яраткан апасы белән бик дус һәм тату яшиләр. Җырга, сүзгә сәләтле әле супер әбисе дә бар безнең ...

3. Оста куллы, акыллы абыйларга иң бай энекәш ул. Әти-әниләре берсеннән-берсе уңган өч улларына карап сөенеп туя алмыйлар. Сыйныфыбызның иң чая, шаян, тиктормас малае - ул ...

4.  Гаиләдә алар дүртәү. Яраткан әти - әнисе, үзе һәм әле кечкенә сеңлесе, ягъни сыйныфыбызның иң сөйкемле кызы ...

5. 2 олы абыйсы, әти-әнисе, 2 җиңги һәм әле тагын кечкенә әнекәше булды аның. Хәзер алар 8 әү булып бик бәхетле яши алар. Ул безнең ...


- Мин сезгә үзегезнең гаиләләрегез турында рәсемнәр, буклетлар әзерләп килергә эш биргән идем. Менә алар, без аларны карап китәбез. (Һәркем үз эшен яклап сөйли)


3.Физкультминутка

-Алфавит тәртибендә тезелү:

Исем буенча: ...

Фамилия буенча: ...

Отчество буенча: ...

3

4.Төп өлеш.

- Ә Фирүзәбез үз гаиләсе турында презентация әзерләгән. Хәзер Фирүзәне тыңлыйк.

(Презентация күрсәтү)

Үсеп җиткәч ,инде кеше булгач,

Әбиләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әбиләрнең бөтен мәхәббәте

Бөтен мәрхәмәте-балага.

Әбиләргә дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен иде далада


-Үзенең зур гаиләсе турында сөйләргә безнең дәрескә Фирүзәнең дәү әнисе Мөгаллимә апа килгән. (Мөгаллимә апа чыгышы)

-Зур рәхмәт, Мөгаллимә апа. Катнашуыгыз өчен, киңәшләрегезгә.

- Әйдәгез, балалар, тагын бер уен уйнап алабыз. Илһам һәм Фирүзә чыга. Алар адымнар атлап кызлар (Илһам) һәм малайлар (Фирүзә) исемнәре әйтәләр.

- Балалар, сез өйдә дәү әниләрегезгә, әниләрегезгә нинди матур сүзләр белән дәшәсез?

- Сез аларга нинди теләкләр әйтер идегез?


5.Йомгаклау өлеше.

- Мин сезгә төрле төстә ясалган йөрәк рәсемнәре өләшәм. Бу йөрәкләргә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Чөнки йөрәк - безнең бөтен уй-кичерешләребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, мәхәббәтебезне саклап тора. (Укучылар “йөрәк”ләргә матур сүзләр яза.) Бу йөрәкләрне ясаган буклет кесәләренә салабыз. Өйдә әниләргә тапшырырбыз.


6. Йомгаклау сүзе.

-Әти-әниләргә, туганнарга мәрхәмәтле, итагатьле, игелекле булыгыз. Игелек беркайчан да җирдә ятмый, аның савабы үзегезгә әйләнеп кайтыр.

-Бүгенге сыйныф сәгатен М.Гафуриның “Ата-ана” шигыре белән тәмамлыйсы килә.


Сөямен чын күңел белән үземнең әткәй-әнкәмне;

Яраткан барча нәрсәдән алар матур, алар ямьле.

Сабый чакта күземне ачкач ук күрдем мин аларны,

Сөям мин шул вакыттан бирле бу хөрмәтле җаннарны.

4

Күтәргәннәр авырлыклар минем өчен җаннары тынмый

Киендергән, ашатканнар, тузан чаклы авырсынмый.


-Тәрбия сәгате тәмам. Тәрбия сәгате сезгә , балалар, ошадымы? Икенче тәрбия сәгатен нинди темага үткәрик? ... Без киләсе тәрбия сәгатенә шул темаларның берсен сайлап алырбыз. Хәзер ял итегез.




Суфиянова Ильвира Инбер кызы,

Сарман районы МБББУ “Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбе”

беренче категорияле

башлангыч класслар укытучысы





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Т?рбия с?гате (Минем гаил?м)

Автор: Суфиянова Ильвира Инберовна

Дата: 01.03.2016

Номер свидетельства: 300870


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства