kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Б?ген безд? аулак ?й

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат ??м бурычлар:

 

 1.Балаларда халкыбызны? йола б?йр?мн?рен? кече яшьт?н ?к кызыксыну уяту.

2.Балаларны милли йолалар бел?н якыннан таныштыруны д?вам ит?.

3.С?йл?м телен ?стерерг? ??м и?ади с?л?тл?рен ачарга булышлык ит?.

4.Халык авыз и?аты ?с?рл?рен? кызыксыну уяту, туган телебезг?, халкыбызны? йола б?йр?мн?рен? х?рм?т хисл?ре т?рбиял??.

 

 

 

Алып баручы: Ис?нмесез, х?рм?тле  кунаклар!

Х?ерле к?н сезг? бу ?ирд?.

Барчабыз яраткан «Аулак ?й» кич?сен карарга

Чакырдык без б?ген сезне д?.

       Кышны? озын т?нн?ренд?, кызлар кул эшл?ре алып, утырмаларга ?ыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер — берсенн?н эшк?, ?ырга ?йр?нг?нн?р, к??ел ачканнар.

       Татар хатын — кызларыны? кулыннан ?ичбервакыт эш т?шм?г?н, орчыгын алып ?ебен эрл?г?н, паласын тукыган. Бу утырмалар — ул, и? элек матур итеп, ?з — ?зе?не к?рс?т? чарасы, к?лке, ?ыр — бию, такмаклар ?йтеш?. Мен? без д? халкыбызны? матур гореф-гад?тл?рен д?вам итеп, шушы Аулак ?й к?ренешен уйнап к?рс?тербез. Ул к??елле ?тсен.

        Авыл ?е. Б?лм? т?ренд? ?йне? эчке к?ренеше, анда борынгы сандык, чикк?н менд?рл?р, с?лгел?р, ид?нд? тукыган паласлар ??елг?н.  ?йне? бер ягында ширма. Анда ?би бел?н бабай  к?рен?.           

Бабай:  Карчык,карчык дим. ?лл? мин ?йт?м, Т?б?н оч Гарифуллаларга кунакка барабызмы?К?рг?н саен чакыра, яшь чакларны иск? т?шереп,с?йл?шеп утырырбыз ди.

?би: Ярар со?,  Гариф, барсак барырбыз.

Бабай: ?йд?,теге мин яраткан кызыл биз?кле к?лм?ге?не ки д?, киттек.

?би: Тукта  ?ле, тукта, К?рим? яшьти м?тр?шк?ле ч?й ярата,?лл? мин ?йт?м,Шубан су буеннан алып кайткан м?тр?шк?не бер б?йл?м ген? алып барсак с?з ?йтм?ссе? бит,атасы??ле бит аны? ?ен д? ышанычлы кешег? калдырасы бар, ?йне кемг? калдырыйк ик?н атасы? К?рше Бибинур ?би чирл?п тора бит!

Бабай:  Ниг? юкка кайгырасы?, Индирабыз  бар бит.   Аны ?й сакларга калдырып була инде. 

                         (?би   кызын чакыра.)

?би: Кызым, кер ?ле!

                          (Кыз кер?.)

Бабай: Кызым! Без кунакка барабыз!  

?би: ?зем ген? калдым дип,

     Яшь ?илкенч?к ?ыеп ятма!

Кыз: Ярар,ярар  ?би. Тыныч кына й?реп кайтыгыз.Гарифулла бабай бел?н К?рим? ?биг? с?лам ?йтегез.

      ( ?би бел?н бабай музыка астында залдан чыгып кит?л?р).

      (Кыз тамашачыларга борылып баса.)

 Кыз: Берг?л?п к??ел ачыйк,

      Аулак ?й оештырыйк!

      (Кыз залны? икенче ягындагы ?й т?р?з?сен? килеп  дус кызына энд?ш?.)

Кыз:  З?рин? ?йд? кер! Безд? б?ген аулак ?й.  

     (Ипт?ш кызы ?йг? кер?, берг?л?п басалар.)

1 нче кыз: Ис?нмесез, дусларым!

Х?ерле кичл?р булсын!

Уен – к?лке, ?ыр – мо?нан

К??елл?ребез тулсын!

 

2 нче кыз: Б?ген сезд? аулак ?й дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезг? килеп ?иттем.

(Кызлар ид?нг? ч?г?л?п утыралар, кул эшл?рен? тотыналар.)

 

“Каз канаты” (татар халык ?ыры) ?ырын ?ырлыйлар.

 ( ?ыр бет?г? т?р?з? янынныан егетл?р тавышы ишетел?.)

Малай: Мен? дуслар серле ?й

Б?ген монда аулак ?й,

Ишекне ачтырыр ?чен

Кир?к а?а матур к?й.

 Егетл?р: ?й, кызлар ачыгыз ишекне, безне? д? уйныйсыбыз кил?.

Кызлар:  Бусага ялын т?л?мич? кертмибез!

 Егетл?р: Т?либез, т?либез, кертегез инде!

 Кызлар: Ялыгыз нинди?

Егетл?р (бер?м-бер?м): Мин биим, мин ?ырлыйм, мин такмак ?йт?м!

                 (Егетл?р кереп ис?нл?ш?л?р)

 (Залны? бер ягына кызлар, икенче ягына малайлар тезелеп басалар, кара – каршы ?ырлыйлар.)

       “Челт?р элдем чит?нг?” ?ырлы уены башкарыла               ( тат.х.?.).

Малай: Ис?нмесез, кызлар – йолдызлар!

Х?ерле кич сезг? бу ?ирд?!

Кыз: Барчагыз яраткан аулак ?йг?

Чакырабыз х?зер сезне д?!

Кыз: Таныштык та, дуслаштык та

Урыннарга утырыйк

“Й?зек салыш” уенын

Берг?л?п уйнап алыйк!

“Й?зек салыш” уены уйнала.

Кыз: ?зем саныйм. З?й. З?й, З?йн?бем. Атны кайда б?йл?де??

Алмагачка б?йл?дем.

Алма т?ште шап итеп, З?йн?п чыкты ялт итеп!

                 (Кемд? й?зек, шул сикереп чыга)

 Кыз:  Нинди ??за бир?без?

Егет. ?т?ч булып кычкырсын (уен ике м?рт?б? уйнала)

 

2 нче отылган бала шигырь с?йли:

?бием аулак ?йл?рд?

Халык ?ыры ?ырлаган

Халык ?ыры - бай мирас, дип

Бу к?нг?ч? саклаган!

 

 

 

3 нче бала: ?ич мо?аеп утырмыйк

Бер уйнап – ?ырлап алыйк

“Яулык салыш” – кызык уен,

Ул сизгерлекне сорый

Дуслар ярышкан вакытта

Кул чабып тормый булмый.

“Яулык салыш” уены уйнала.

 1 нче отылган бала ипт?шл?рен? ?зе шигъри юллар бел?н ??за бир?:

Игътибар бел?н ты?лагыз

??заны ?зем бир?м

Матур – матур с?зл?рне

Кайсыгыз к?бр?к бел?.

 

Т?г?р?кк? утырган балалар чиратлашып матур – матур с?зл?р ?йт?л?р: алмам, к?г?рченем, былбылым, йолдызым, матурым, алтыным, чиб?рем, йомшагым ?.б.

2 нче отылган бала: Кунак килс? сый – х?рм?тсез

Камыр – ашсыз булмый бит.

Кем нинди ашамлык бел??

Я, дуслар, ?йтеп карыйк

Татар халык ашларын

Без тукталмыйча саныйк.

Балалар халык ашларын ?йтеш?л?р: ч?к – ч?к. ?чпочмак, коймак, т?бикм?к, б?леш, кыстыбый, кош теле ?.б.

                       (?би бел?н бабай кайтып кер?л?р.)

?би: И, карале, карт боларны!  Кызы?- Х?лим?? нишл?г?н бит! Аулак ?й ясап яталар! Х?лим? кызым, без бит сине ?й сакларга калдырдык, ? син оялмыйча яшьл?р бел?н уйнап, ?ырлап-биеп ятасы?!

Бабай: Ачуланмасана, анасы, ?лл? ?зебезне? яшь чакларны онытты?мыни?

?би: И-и, онытыламы со? ул яшь чаклар?!

?би ?ырлап ?иб?р?: Ак тавыгым бар иде, йомыркасы пар иде

Безне? д? бит сезне? кебек, яшь вакытлар бар иде.

Индира: Ягез инде, яшьлегегезне иск? т?шерг?ч, бер биеп т? алыгыз инде.

                         (?би бел?н бабай биил?р.)

Бабай:  И-и-и, бигр?к  матур да биедек! Кызлар шундый матур татар халык киеменн?н, егетл?рне ?йт?се д? юк инде, т?б?т?йл?рен ген? кара ?ле син аларны?. Ничек ?зл?рен? килешеп тора. Т?б?т?йле уен да бар бит ?ле, ?йд?гез уйныйбыз.

 Балалар без яшь чакта “Т?б?т?й” уенын яратып уйный идек.  

“Т?б?т?й “ уены уйнала.

1 бала:            Та? атар, чыгар кояшы

?йл?рг? таралышыйк

Ху?аларга р?хм?т ?йтеп

Дусларым саубуллашыйк!

(Ярымт?г?р?к ясап басалар, “Аулак ?й” к?ен? ?ырлыйлар.)

 

 

1бала:Уйнадык та, ?ырладык та

Б?ген безд? аулак ?й,

Аулак ?йд? булмаганнар

Безне? к??елне а?ламый.

2 бала: Татар халык и?атын

Милли гореф – гад?тен

Тугры халык антларга

С?з бир?без сакларга!

?би:  И, онытып та торам бит. Кунактан к?п итеп к?чт?н?чл?р алып кайткан идем. ?йд?гез, ак ?йг? чыгып, к?чт?н?чл?р бел?н ч?й эчеп алыйк.

Алга бер бала чыга:

Дуслык ?ебе ?зелм?с ул

Халык мо?ы бар ?ирд?

Безне? мондый очрашулар

Ист? калсын гомерг?.

(Балалар залдан татар к?ен? биеп чыгып кит?л?р.)

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Б?ген безд? аулак ?й»





Бүген бездә аулак өй.























Максат һәм бурычлар:


1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.


2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.


3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.


4.Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.



















Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

Чакырдык без бүген сезне дә.

Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер — берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

Татар хатын — кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен эрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар — ул, иң элек матур итеп, үз — үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр — бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы Аулак өй күренешен уйнап күрсәтербез. Ул күңелле үтсен.

Авыл өе. Бүлмә түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән. Өйнең бер ягында ширма. Анда әби белән бабай күренә.

Бабай: Карчык,карчык дим. Әллә мин әйтәм, Түбән оч Гарифуллаларга кунакка барабызмы?Күргән саен чакыра, яшь чакларны искә төшереп ,сөйләшеп утырырбыз ди.

Әби: Ярар соң, Гариф, барсак барырбыз.

Бабай: Әйдә ,теге мин яраткан кызыл бизәкле күлмәгеңне ки дә, киттек.

Әби: Тукта әле, тукта, Кәримә яшьти мәтрүшкәле чәй ярата,әллә мин әйтәм ,Шубан су буеннан алып кайткан мәтрүшкәне бер бәйләм генә алып барсак сүз әйтмәссең бит,атасы?Әле бит аның өен дә ышанычлы кешегә калдырасы бар, өйне кемгә калдырыйк икән атасы? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Бабай: Нигә юкка кайгырасың, Индирабыз бар бит. Аны өй сакларга калдырып була инде.

(Әби кызын чакыра.)

Әби: Кызым, кер әле!

(Кыз керә.)

Бабай: Кызым! Без кунакка барабыз!

Әби: Үзем генә калдым дип,

Яшь җилкенчәк җыеп ятма!

Кыз: Ярар,ярар әби. Тыныч кына йөреп кайтыгыз.Гарифулла бабай белән Кәримә әбигә сәлам әйтегез.

( Әби белән бабай музыка астында залдан чыгып китәләр).

(Кыз тамашачыларга борылып баса.)

Кыз: Бергәләп күңел ачыйк,

Аулак өй оештырыйк!

(Кыз залның икенче ягындагы өй тәрәзәсенә килеп дус кызына эндәшә.)

Кыз: Зәринә әйдә кер! Бездә бүген аулак өй.

(Иптәш кызы өйгә керә, бергәләп басалар.)

1 нче кыз: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!


2 нче кыз: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

(Кызлар идәнгә чүгәләп утыралар, кул эшләренә тотыналар.)


Каз канаты” (татар халык җыры) җырын җырлыйлар.

( Җыр бетүгә тәрәзә янынныан егетләр тавышы ишетелә.)

Малай: Менә дуслар серле өй

Бүген монда аулак өй,

Ишекне ачтырыр өчен

Кирәк аңа матур көй.

Егетләр: Әй, кызлар ачыгыз ишекне, безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар: Бусага ялын түләмичә кертмибез!

Егетләр: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар: Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм): Мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

(Егетләр кереп исәнләшәләр)

(Залның бер ягына кызлар, икенче ягына малайлар тезелеп басалар, кара – каршы җырлыйлар.)

Челтәр элдем читәнгә” җырлы уены башкарыла ( тат.х.җ.).

Малай: Исәнмесез, кызлар – йолдызлар!

Хәерле кич сезгә бу җирдә!

Кыз: Барчагыз яраткан аулак өйгә

Чакырабыз хәзер сезне дә!

Кыз: Таныштык та, дуслаштык та

Урыннарга утырыйк

“Йөзек салыш” уенын

Бергәләп уйнап алыйк!

Йөзек салыш” уены уйнала.

Кыз: Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

(Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

Кыз: Нинди җәза бирәбез?

Егет. Әтәч булып кычкырсын (уен ике мәртәбә уйнала)


2 нче отылган бала шигырь сөйли:

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры - бай мирас, дип

Бу көнгәчә саклаган!





3 нче бала: Һич моңаеп утырмыйк

Бер уйнап – җырлап алыйк

“Яулык салыш” – кызык уен,

Ул сизгерлекне сорый

Дуслар ярышкан вакытта

Кул чабып тормый булмый.

Яулык салыш” уены уйнала.

1 нче отылган бала иптәшләренә үзе шигъри юллар белән җәза бирә:

Игътибар белән тыңлагыз

Җәзаны үзем бирәм

Матур – матур сүзләрне

Кайсыгыз күбрәк белә.


Түгәрәккә утырган балалар чиратлашып матур – матур сүзләр әйтәләр: алмам, күгәрченем, былбылым, йолдызым, матурым, алтыным, чибәрем, йомшагым һ.б.

2 нче отылган бала: Кунак килсә сый – хөрмәтсез

Камыр – ашсыз булмый бит.

Кем нинди ашамлык белә?

Я, дуслар, әйтеп карыйк

Татар халык ашларын

Без тукталмыйча саныйк.

Балалар халык ашларын әйтешәләр: чәк – чәк. өчпочмак, коймак, тәбикмәк, бәлеш, кыстыбый, кош теле һ.б.

(Әби белән бабай кайтып керәләр.)

Әби: И, карале, карт боларны! Кызың- Хәлимәң нишләгән бит! Аулак өй ясап яталар! Хәлимә кызым, без бит сине өй сакларга калдырдык, ә син оялмыйча яшьләр белән уйнап, җырлап-биеп ятасың!

Бабай: Ачуланмасана, анасы, әллә үзебезнең яшь чакларны оныттыңмыни?

Әби: И-и, онытыламы соң ул яшь чаклар?!

Әби җырлап җибәрә: Ак тавыгым бар иде, йомыркасы пар иде

Безнең дә бит сезнең кебек, яшь вакытлар бар иде.

Индира: Ягез инде, яшьлегегезне искә төшергәч, бер биеп тә алыгыз инде.

(Әби белән бабай бииләр.)

Бабай: И-и-и, бигрәк матур да биедек! Кызлар шундый матур татар халык киеменнән, егетләрне әйтәсе дә юк инде, түбәтәйләрен генә кара әле син аларның. Ничек үзләренә килешеп тора. Түбәтәйле уен да бар бит әле , әйдәгез уйныйбыз.

Балалар без яшь чакта “Түбәтәй” уенын яратып уйный идек.

“Түбәтәй “ уены уйнала.

1 бала: Таң атар, чыгар кояшы

Өйләргә таралышыйк

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Дусларым саубуллашыйк!

(Ярымтүгәрәк ясап басалар, “Аулак өй” көенә җырлыйлар.)



1бала:Уйнадык та, җырладык та

Бүген бездә аулак өй,

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

2 бала: Татар халык иҗатын

Милли гореф – гадәтен

Тугры халык антларга

Сүз бирәбез сакларга!


Әби: И, онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.

Алга бер бала чыга:

Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.


(Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.)



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Б?ген безд? аулак ?й

Автор: Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна

Дата: 24.01.2016

Номер свидетельства: 282201


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства