kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Тубым минем, тупкаем" темасына спорт сәгате эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: “Тубым минем, тупкаем”

Укучыларның яше: 7-10 яшь.

Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту.

Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту,  кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету.

Бурычлар:

1. Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту.

2. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү.

3. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү.

Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес.

Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы.

Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре.

Кулланылган әдәбият:  “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”. 

        Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.

Спорт сәгатенең барышы.

I. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру.

1) укучылар белән исәнләшү

2) кереш беседа

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк  һәм  спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа  һөнәр үзләштереп килдем.Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин  сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем.  Бәлки  минем  кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр                                 

- Әйдәгез, кроссворд чишеп алыйк әле. Кроссвордның җавабын I cыйныф укучылары әйтеп карасын, башкалар тыңлап дөреслеген тикшереп торсыннар.                 

 (1-8 слайд).Кроссворд тактага алдан  языла.            

- Волонтёр! Әйе, мин волонтёр! Сез аңлатып бирә алмассыз микән, кем соң ул волонтёр? Проблемалы сорау. Балалар фикере тыңлана.

 Шулай, волонтер–үзең теләп башкаларга ярдәм итү ул. Димәк, әгәр кешеләр аңлы рәвештә һәм файда күрү максатын алга куймыйча башкаларга булыша икән, алар волонтёр дип атала. Ә менә нәрсәләр эшли алалар соң волонтёрлар? Балалар фикере.

  - Әйе, өлкәннәргә, кече яшьтәгеләргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итү, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  ниндидер файдалы эшләр эшләү, катнашу да волонтёрлык эшенә керә.

II. АктуальләштерүУкучыларның Универсиада турында булган белемнәрен искә төшерү,камилләштерү.                                                        

- Мин әле сезгә “Серле сораулар” да алып килдем. Шул сорауларга җавап биргәч бүгенге кунагыбызның исемен белерсез.

1. 2013нче елның җәй аенда Казанда нинди зур вакыйга булды? (Универсиада)

2. Аның талисманы кем? (Юни)

Бик дөрес, балалар – Юни. (Юни булып киенгән вожатый керә).

Юни.Исәнмесез, балалар.

Мин Юни – барс малае

Каршы алыгыз әле

Универсиада турында

Нәрсә белеп, ни белмибез

Булган барлык белемнәрне

Искә төшерик әле.

(Универсиада турында презентация күрсәтелә)

Тәрбияче: Рәхмәт, Юни. Универсиада программасына 27 ярыш төре кергән. Шуларда иң күп кайсы спорт җиһазы кулланыла, шуны ачыклыйк әле. Балалар җавабы тыңлана.

  • Бик дөрес,балалар,туп.

(Слайд №9).  Парларда эш. Экранда Универсиада программасына кергән ярыш төрләре. Икешәр кеше бергәләп  язып санап чыгыйк, ничә төрдә туп кулланыла(11 төрдә). Теманы үзләре китереп чыгара. Димәк безнең бүгенге тема – туплар. 

III. Төп өлеш. Яңа материалны аңлату. (Cлайд№ 10). Балаларны Универсиада программасына кергән кайбер уен төрләре,туплары белән таныштыру.

Кеше уйлап тапкан ачылышлар арасында иң бөек һәм иң гади булган туп бер генә елъязмада да искә алынмаган. Ә туплар спортта иң мөһим урынны алып тора, туп бик күп спорт төрендә кулланыла. Төрле халыкларда туплар белән ничә уен барын санап бетереп тә булмый. Һәр уенның үз тубы – иң гади резина шардан алып, алты каттан торган бейсбол тубына, регбиның “кавын” тубыннан алып, индианка дип аталучы каурыйлы тупка, өстәл теннисы уйный торган лилипут-туптан алып, пушбол уенының гигант тубына кадәр. Нинди уен булса да, ул уенның үз атрибуты, үз характеры. Ләкин аларның барысында бер нәрсә берләштерә – ул туп.

Тарихчылар туп борынгы кешеләр тарафыннан кояшка охшатып ясалган  дип саныйлар. Борынгы кешеләр аңа табынганнар. Тупны кем уйлап тапканы билгесез. Туплар башта күннән, агачтан, йоннан булган. Европада резина туплар килеп чыгышын Колумбның Америкага сәяхәте белән бәйлиләр.

Балалар, Юни безне туплар иленә сәяхәткә чакыра. Сәяхәт вакытында безне ярыш та көтә. Ярышта “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” командаларына бүленеп катнашачакбыз.Тиз генә ике төркемгә бүленик әле.

Беренче станция. Футбол. (Слайд №11).

Юни. Балалар, сәяхәтне, әлбәттә, барлык уеннарның короле футболдан башлыйбыз.

1 укучы чыгышы. Футбол 1863 нче елда Англиядә барлыкка килә. Тупның әйләнәсе 68-71 см, авырлыгы 391-453 г. Футбол икенче Олимпия уеннарына 1900 елда Парижда кертелә. Россиягә 1897 елда Петербургта килеп керә.

Тәрбияче. Укучылар, футбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә?Җаваплар тыңлана.(11әр уенчыдан торган 2 команда,45 шәр минутлы 2 тайм)

Практик бирем.  Төркемнәрдә эш.Һәр командадан 4 шәр уенчы тупны аяк белән мөмкин кадәр озаграк һавага типкәләп тора. Барлык ударлар саны исәпкә алына.

Икенче станция. Волейбол. (Слайд №12).

2 укучы чыгышы. Волейбол уены 1895 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә.Волейбол сүзен тәрҗемә итсәк “оча торган туп” килеп чыга. Волейбол тубының әйләнәсе 65-67 см, авырлыгы 260-280 г. 1964 нче елда Токио шәһәрендә үткән Олимпия уеннарына кертелә. Россиядә беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1925 елда уйнала.

Тәрбияче. Укучылар, волейбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итәргә мөмкин? Җаваплар тыңлана, төзәтелә. (алтышар кешедән торган 2 команда. 3-5 партия уйнала. Уен өч партия җиңүгә кадәр дәвам итә (25 очкога кадәр, соңгы партиядә 15 очкога кадәр).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш. Команда түгәрәккә баса. Бер минут эчендә бер-берсенә ничә тапкыр туп бирергә өлгерүләре исәпкә алына. Туп идәнгә төшсә санау туктатыла.

Өченче станция. Гандбол. (Слайд №13).

3 укучы чыгышы. Гандбол уены 1898 нче елда Даниядә барлыкка килә. Бу уен турында мондый риваять яши. Дания корольлегендә Нильсен исемле апа яшәгән. Ул футбол уйнап тәрәзәләрен ватып бетергән малайлардан тәмам туйган һәм гимназиядә укытучы булып эшләүче иренә җиңелрәк уен уйлап табарга кушкан. Шулай Хольгер Нильсен  яна уен-гандболны уйлап тапкан. Гандбол тубының әйләнәсе 50-60 см, авырлыгы 425-475 г. 1936 нчы елда Олимпия уеннары төренә керә. Россиядә 1909 нчы елда Харьков шәһәрендә уйнала башлый.

Тәрбияче. Укучылар, гандбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итәргә мөмкин?Җаваплар тыңлана,төзәтелә. (Җидешәр уенчылы ике команда, утыз минуттан ике тайм).

Практик бирем.  Төркемнәрдә эш. Команда членнары вратарь торган капкага туп аталар. Капкага кергән туплар санала.

Дүртенче станция. Су полосы. (Слайд №14).

4 укучы чыгышы. Әлеге уен 1885 елда Англиядә барлыкка килә. Уенның барлыкка килүе турында болай дип сөйлиләр. Моннан 200 еллар элек  бер суднода матрослар суга бочкалар төшерәләр,үзләре шуларның өсләренә утырып, ишкәкләр белән коралланып,туп артыннан куа башлыйлар. Диңгездә уен һәм күңел ачулардан мәхрүм булган инглиз морякларына бу бик ошый. Тора –бара  уен башка илләрдә дә популярлык казана. Су полосы уены тубының әйләнәсе 68-71 см, авырлыгы 400-500 г. Икенче Олимпия уеннарына 1900 елда Парижда кертелә. Россиядә 1908 нче елда Петербургта  килеп керә.

Тәрбияче. Укучылар, су полосы уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә?Җаваплар тыңлана,төзәтелә (Җидешәр уенчылы ике команда, җидешәр минутлы дүрт тайм).

Практик бирем.  Төркемнәрдә эш.   Команда членнары чиратлап озын капчыкка керәләр, тупны алалар, линиядән капитан тотып торган кәрзингә аталар (ераклыгы 4-6 см), кәрзингә кергән туплар санала.

Бишенче станция. Баскетбол. (Слайд№15).

5 укучы чыгышы. Баскетбол 1891 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә.Борынгы заманнарда Америка континентында “пок-тапок” дигән уен була. Уенга тупны сумаладан ясый торган булалар. Уенчылар тупны таш плитәләрдәге чокырларга кертергә тиеш булалар. Баскетбол уенының бабасы булып шушы уен санала. Баскетбол тубының әйләнәсе 68-80 см, авырлыгы 600-650 г. 1936 елда Берлин шәһәрендә узган Олимпия уеннары программасына кертелә. 1906 елда Петербург шәһәрендә баскетбол Россиядә дә уйнала башлый.

   Тәрбияче. Укучылар, баскетбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә? Җаваплар тыңлана,төзәтелә. (Бишәр уенчылы ике команда, унышар минуттан 4 чирек).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш.  Штраф линиясеннән баскетбол кәрзиненә һәр уенчы туплар ата, очколар санала.

IV. Ныгыту. Тупларны йөртү кагыйдәләрен кабатлау.Балаларның физик һәм хәрәкәт активлыкларын үстерү.

Йомгаклау эстафетасы.  Төркемнәрдә эш.

Җиһазлау.  2 гимнастик скамейка, 2 куб, 2 озын капчык, 10 кегли, туплар җыю өчен 2 кечерәк капчык, һәр төр уеннан 2 шәр туп (спорт сәгатендә әйтелгән).

 Команданың капитаны кечкенә капчыкны тоткан килеш 5 кеглины әйләнеп уза, гимнастик скамейка янына йөгереп килә. Скамейканың бер башы куб өстендә утыра (тау ясап). Скамейканың түбән башына капчык кидертә, капчыкның икенче башын скамейкадан тәгәрәп төшкән туплар җыелып барырлык итеп тотып тора. Башка уенчылар туплар белән (футбол, баскетбол, гандбол тупларын кагыйдә

буенча, волейбол һәм су полосы тупларын кулга тотып) кеглиларны әйләнеп узалар,

озын капчыкка керәләр, гимнастик скамия аша тупларын тәгәрәтеп капитан тотып

торган капчыкка кертәләр ( туп төшсә яңадан тәгәрәтәсе), кайтканда йөгереп кайтып

үз калонналарына тезелеп басалар.

 Капитан барлык тупларны җыйгач, аларны капчык белән күтәреп кайта, һәр уенчысына тупларны өләшә. Соңгы тупны биргәч эстафета тәмамлана.

 Тәрбияче. Молодцы, балалар. Без бүген сезнең белән Универсиада программасына кергән кайбер туплы уеннар һәм шул уенның туплары белән якыннанрак таныштык, үзебезне ярышта да сынап карадык. Ә хәзер кунагыбыз Юнига сүз бирик. Ул ярышларга нәтиҗә ясасын әле. (Җиңүче команданы котлау).

V. Йомгаклау. Рефлексия. Үз-үзеңә бәя бирергә,эшләгән эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәтү.

-  Балалар без бүген ниләр турында сөйләштек?

-  Сезгә бигрәк тә кайсы уеннар күбрәк ошады?(Фикерләр тыңлана).

 Ә хәзер һәрберебез бүген алган белеме, ярышта катнашуы буенча үз – үзенә бәя куеп карасын әле. Сезгә төрле төстәге туп рәсемнәре бирәм. Бик яхшы билгесен куючылар кызыл туп, яхшы билгесен куючылар зәңгәр туп, канәгатьләнерлек билгесен куючылар яшел туп рәсемнәрен алсын.

 Рәхмәт, балалар. Безне шундый кызыклы сәяхәткә чакырган Юнига да зур рәхмәт!

 Юни. Сау булыгыз, балалар. Миңа китәргә вакыт, мине дусларым көтә.

 Балалар Юни белән саубуллашалар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Тубым минем, тупкаем" темасына спорт сәгате эшкәртмәсе»

Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе














Зәйнетдинова Эльмира

Роберт кызы








I-IV сыйныфлар


Тема: “Тубым минем, тупкаем”

Укучыларның яше: 7-10 яшь.

Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту.

Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту, кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету.

Бурычлар:

1. Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту.

2. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү.

3. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү.

Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес.

Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы.

Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре.

Кулланылган әдәбият: “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”.

Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.


Спорт сәгатенең барышы.

I. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру.

1) укучылар белән исәнләшү

2) кереш беседа

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк һәм спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем. Бәлки минем кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр

- Әйдәгез, кроссворд чишеп алыйк әле. Кроссвордның җавабын I cыйныф укучылары әйтеп карасын, башкалар тыңлап дөреслеген тикшереп торсыннар.

(1-8 слайд).Кроссворд тактага алдан языла.


в

о

л

е

й

б

о

л

б

о

к

с



ф


у


т


б


о


л


ф

е

х

т

о

в

а

н

и

е

б

а

д

м

и

н

т

о

н


ш

а

х

м

а

т



т

е

н

н

и

с

к

ө

р

ә

ш


- Волонтёр! Әйе, мин волонтёр! Сез аңлатып бирә алмассыз микән, кем соң ул волонтёр? Проблемалы сорау. Балалар фикере тыңлана.

Шулай, волонтер–үзең теләп башкаларга ярдәм итү ул. Димәк, әгәр кешеләр аңлы рәвештә һәм файда күрү максатын алга куймыйча башкаларга булыша икән, алар волонтёр дип атала. Ә менә нәрсәләр эшли алалар соң волонтёрлар? Балалар фикере.

- Әйе, өлкәннәргә, кече яшьтәгеләргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итү, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ниндидер файдалы эшләр эшләү, катнашу да волонтёрлык эшенә керә.

II. Актуальләштерү. Укучыларның Универсиада турында булган белемнәрен искә төшерү,камилләштерү.

- Мин әле сезгә “Серле сораулар” да алып килдем. Шул сорауларга җавап биргәч бүгенге кунагыбызның исемен белерсез.

1. 2013нче елның җәй аенда Казанда нинди зур вакыйга булды? (Универсиада)

2. Аның талисманы кем? (Юни)

Бик дөрес, балалар – Юни. (Юни булып киенгән вожатый керә).

Юни.Исәнмесез, балалар.

Мин Юни – барс малае

Каршы алыгыз әле

Универсиада турында

Нәрсә белеп, ни белмибез

Булган барлык белемнәрне

Искә төшерик әле.

(Универсиада турында презентация күрсәтелә)

Тәрбияче: Рәхмәт, Юни. Универсиада программасына 27 ярыш төре кергән. Шуларда иң күп кайсы спорт җиһазы кулланыла, шуны ачыклыйк әле. Балалар җавабы тыңлана.

  • Бик дөрес,балалар,туп.

(Слайд №9). Парларда эш. Экранда Универсиада программасына кергән ярыш төрләре. Икешәр кеше бергәләп язып санап чыгыйк, ничә төрдә туп кулланыла(11 төрдә). Теманы үзләре китереп чыгара. Димәк безнең бүгенге тема – туплар..

III. Төп өлеш. Яңа материалны аңлату. (Cлайд№ 10). Балаларны Универсиада программасына кергән кайбер уен төрләре ,туплары белән таныштыру.

Кеше уйлап тапкан ачылышлар арасында иң бөек һәм иң гади булган туп бер генә елъязмада да искә алынмаган. Ә туплар спортта иң мөһим урынны алып тора, туп бик күп спорт төрендә кулланыла. Төрле халыкларда туплар белән ничә уен барын санап бетереп тә булмый. Һәр уенның үз тубы – иң гади резина шардан алып, алты каттан торган бейсбол тубына, регбиның “кавын” тубыннан алып, индианка дип аталучы каурыйлы тупка, өстәл теннисы уйный торган лилипут-туптан алып, пушбол уенының гигант тубына кадәр. Нинди уен булса да, ул уенның үз атрибуты, үз характеры. Ләкин аларның барысында бер нәрсә берләштерә – ул туп.

Тарихчылар туп борынгы кешеләр тарафыннан кояшка охшатып ясалган дип саныйлар. Борынгы кешеләр аңа табынганнар. Тупны кем уйлап тапканы билгесез. Туплар башта күннән, агачтан, йоннан булган. Европада резина туплар килеп чыгышын Колумбның Америкага сәяхәте белән бәйлиләр.

Балалар, Юни безне туплар иленә сәяхәткә чакыра. Сәяхәт вакытында безне ярыш та көтә. Ярышта “Җитезләр” һәм “Өлгерләр” командаларына бүленеп катнашачакбыз.Тиз генә ике төркемгә бүленик әле.


Беренче станция. Футбол. (Слайд №11).

Юни. Балалар, сәяхәтне, әлбәттә, барлык уеннарның короле футболдан башлыйбыз.

1 укучы чыгышы. Футбол 1863 нче елда Англиядә барлыкка килә. Тупның әйләнәсе 68-71 см, авырлыгы 391-453 г. Футбол икенче Олимпия уеннарына 1900 елда Парижда кертелә. Россиягә 1897 елда Петербургта килеп керә.

Тәрбияче. Укучылар, футбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә?Җаваплар тыңлана.(11әр уенчыдан торган 2 команда,45 шәр минутлы 2 тайм)

Практик бирем. Төркемнәрдә эш .Һәр командадан 4 шәр уенчы тупны аяк белән мөмкин кадәр озаграк һавага типкәләп тора. Барлык ударлар саны исәпкә алына.


Икенче станция. Волейбол. (Слайд №12).

2 укучы чыгышы. Волейбол уены 1895 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә.Волейбол сүзен тәрҗемә итсәк “оча торган туп” килеп чыга. Волейбол тубының әйләнәсе 65-67 см, авырлыгы 260-280 г. 1964 нче елда Токио шәһәрендә үткән Олимпия уеннарына кертелә. Россиядә беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1925 елда уйнала.

Тәрбияче. Укучылар, волейбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итәргә мөмкин? Җаваплар тыңлана, төзәтелә. (алтышар кешедән торган 2 команда. 3-5 партия уйнала. Уен өч партия җиңүгә кадәр дәвам итә (25 очкога кадәр, соңгы партиядә 15 очкога кадәр).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш. Команда түгәрәккә баса. Бер минут эчендә бер-берсенә ничә тапкыр туп бирергә өлгерүләре исәпкә алына. Туп идәнгә төшсә санау туктатыла.


Өченче станция. Гандбол. (Слайд №13).

3 укучы чыгышы. Гандбол уены 1898 нче елда Даниядә барлыкка килә. Бу уен турында мондый риваять яши. Дания корольлегендә Нильсен исемле апа яшәгән. Ул футбол уйнап тәрәзәләрен ватып бетергән малайлардан тәмам туйган һәм гимназиядә укытучы булып эшләүче иренә җиңелрәк уен уйлап табарга кушкан. Шулай Хольгер Нильсен яна уен-гандболны уйлап тапкан. Гандбол тубының әйләнәсе 50-60 см, авырлыгы 425-475 г. 1936 нчы елда Олимпия уеннары төренә керә. Россиядә 1909 нчы елда Харьков шәһәрендә уйнала башлый.

Тәрбияче. Укучылар, гандбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итәргә мөмкин?Җаваплар тыңлана,төзәтелә. (Җидешәр уенчылы ике команда, утыз минуттан ике тайм).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш. Команда членнары вратарь торган капкага туп аталар. Капкага кергән туплар санала.


Дүртенче станция. Су полосы. (Слайд №14).

4 укучы чыгышы. Әлеге уен 1885 елда Англиядә барлыкка килә. Уенның барлыкка килүе турында болай дип сөйлиләр. Моннан 200 еллар элек бер суднода матрослар суга бочкалар төшерәләр,үзләре шуларның өсләренә утырып, ишкәкләр белән коралланып,туп артыннан куа башлыйлар. Диңгездә уен һәм күңел ачулардан мәхрүм булган инглиз морякларына бу бик ошый. Тора –бара уен башка илләрдә дә популярлык казана. Су полосы уены тубының әйләнәсе 68-71 см, авырлыгы 400-500 г. Икенче Олимпия уеннарына 1900 елда Парижда кертелә. Россиядә 1908 нче елда Петербургта килеп керә.

Тәрбияче. Укучылар, су полосы уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә?Җаваплар тыңлана,төзәтелә (Җидешәр уенчылы ике команда, җидешәр минутлы дүрт тайм).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш. Команда членнары чиратлап озын капчыкка керәләр, тупны алалар, линиядән капитан тотып торган кәрзингә аталар (ераклыгы 4-6 см), кәрзингә кергән туплар санала.


Бишенче станция. Баскетбол. (Слайд№15).

5 укучы чыгышы. Баскетбол 1891 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә.Борынгы заманнарда Америка континентында “пок-тапок” дигән уен була. Уенга тупны сумаладан ясый торган булалар. Уенчылар тупны таш плитәләрдәге чокырларга кертергә тиеш булалар. Баскетбол уенының бабасы булып шушы уен санала. Баскетбол тубының әйләнәсе 68-80 см, авырлыгы 600-650 г. 1936 елда Берлин шәһәрендә узган Олимпия уеннары программасына кертелә. 1906 елда Петербург шәһәрендә баскетбол Россиядә дә уйнала башлый.

Тәрбияче. Укучылар, баскетбол уенында ничә кеше катнаша? Уен күпме дәвам итә? Җаваплар тыңлана,төзәтелә. (Бишәр уенчылы ике команда, унышар минуттан 4 чирек).

Практик бирем. Төркемнәрдә эш. Штраф линиясеннән баскетбол кәрзиненә һәр уенчы туплар ата, очколар санала.


IV. Ныгыту. Тупларны йөртү кагыйдәләрен кабатлау.Балаларның физик һәм хәрәкәт активлыкларын үстерү.

Йомгаклау эстафетасы. Төркемнәрдә эш.

Җиһазлау. 2 гимнастик скамейка, 2 куб, 2 озын капчык, 10 кегли, туплар җыю өчен 2 кечерәк капчык, һәр төр уеннан 2 шәр туп (спорт сәгатендә әйтелгән).

Команданың капитаны кечкенә капчыкны тоткан килеш 5 кеглины әйләнеп уза, гимнастик скамейка янына йөгереп килә. Скамейканың бер башы куб өстендә утыра (тау ясап). Скамейканың түбән башына капчык кидертә, капчыкның икенче башын скамейкадан тәгәрәп төшкән туплар җыелып барырлык итеп тотып тора. Башка уенчылар туплар белән (футбол, баскетбол, гандбол тупларын кагыйдә

буенча, волейбол һәм су полосы тупларын кулга тотып) кеглиларны әйләнеп узалар,

озын капчыкка керәләр, гимнастик скамия аша тупларын тәгәрәтеп капитан тотып

торган капчыкка кертәләр ( туп төшсә яңадан тәгәрәтәсе), кайтканда йөгереп кайтып

үз калонналарына тезелеп басалар.

Капитан барлык тупларны җыйгач, аларны капчык белән күтәреп кайта, һәр уенчысына тупларны өләшә. Соңгы тупны биргәч эстафета тәмамлана.

Тәрбияче. Молодцы, балалар. Без бүген сезнең белән Универсиада программасына кергән кайбер туплы уеннар һәм шул уенның туплары белән якыннанрак таныштык, үзебезне ярышта да сынап карадык. Ә хәзер кунагыбыз Юнига сүз бирик. Ул ярышларга нәтиҗә ясасын әле. (Җиңүче команданы котлау).


V. Йомгаклау. Рефлексия. Үз-үзеңә бәя бирергә,эшләгән эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәтү.

- Балалар без бүген ниләр турында сөйләштек?

- Сезгә бигрәк тә кайсы уеннар күбрәк ошады?(Фикерләр тыңлана).

Ә хәзер һәрберебез бүген алган белеме, ярышта катнашуы буенча үз – үзенә бәя куеп карасын әле. Сезгә төрле төстәге туп рәсемнәре бирәм. Бик яхшы билгесен куючылар кызыл туп, яхшы билгесен куючылар зәңгәр туп, канәгатьләнерлек билгесен куючылар яшел туп рәсемнәрен алсын.

Рәхмәт, балалар. Безне шундый кызыклы сәяхәткә чакырган Юнига да зур рәхмәт!

Юни. Сау булыгыз, балалар. Миңа китәргә вакыт, мине дусларым көтә.

Балалар Юни белән саубуллашалар.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Тубым минем, тупкаем" темасына спорт сәгате эшкәртмәсе

Автор: Зайнутдинова Эльмира Робертовна

Дата: 19.01.2017

Номер свидетельства: 381456


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства