Тема: “Минем дустым” темасына сөйләшү.  
 Дәрес максатлары:  
 Укытучы өчен:
    “ чын, таныш, дуслаш, дуслык, шаян,гадел,игътибарлы,бергә” сүзләре белән таныштыру;исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау;
  чагыштыра,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;
  дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларга карата игътибарлы булырга омтылыш тудыру.
  Укучы өчен:
 
   дустың турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү;
  дустың турында сөйләү өчен кирәк булган грамматик материалны искә төшерү;
 
 Җиһазлау: дәреслек ( Хәйдәрова Р.З.- 4-5 нче битләр); методик ярдәмлек,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар ; тактада транскрипция үрнәкләре; кагыйдәләр
  
 
 Дәрес тибы: Д-с,М-с  
 Дәрес барышы:  
 I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.  
 1.Дәресне оештыру моменты.  
    Исәнмесез, укучылар.Әйдәгез,килгән кунаклар белән исәнләшәбез.
 
 -Хәлләрегез ничек?
 2.Өй эшен тикшерү.  
 II. Уку мәсьәләсен кую.  
 1.Кереш әңгәмә.
 2. Укучылар, ә хәзер тактага карыйк әле.  
 III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.  
  Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:
 чын- [чын]
 таныш-[тåныш]
 дуслаш-[дуслаш]
 дуслык-[дуслық]
  шаян-[шåйан]
 гадел-[ғәдэл]
 игътибарлы-[ихтибарлы]
 бергә-[бэргә]
  
 
   Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.(семантизацияләү).  
  Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.(укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):
 
 –яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;
   сүзне кабатлау;
  сүзтезмәләр әйтү;
 
   2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.
   Физминут.
  Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.
  Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр белән эшләү.
 
 Скажите что:
 - ты познакомился с другом в школе;
 - у тебя настоящий друг;
 - друг должен быть внимательным;
 - вы вместе играете һ.б.
  
 
 5. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.
 6. Дәреслек буенча эш.Үзбәя.
 5 нче бит, 5 нче күнегү.Үзбәя.
   Сорауларга җавап бирү.
  Модельләштерү.
 
 IV. Рефлексив бәяләү этабы. Үзбәя
 1. Рефлексия.  
 -Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек?  
 -Ә хәзер ,укучылар, бүген эшләгән эшегезне бәяләгез .
  2. Өй эше язабыз: Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.
   Яңа сүзләрне өйрән
  Дустың турында 4 җөмлә язарга.
 
 2. 5 нче бит, 6 нчы күнегү.
 -Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?
  -Сау булыгыз, укучылар!