kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Минем дустым” темасы буенча д?ресне? план конспекты

Нажмите, чтобы узнать подробности

6нчы сыйныфта "Минем дустым" темасына д?рес планы. 

  • “Минем дустым” темасы буенча лексик –грамматик  ??м с?йл?м к?некм?л?рен куллану, камилл?штер?
  • укучыларда т?ркемн?рд?, парларда эшл?п аралаша бел? к?некм?л?рен ?стер?, бирелг?н ситуация буенча ?з фикерл?рен ?йтерг? ?йр?т?.
  • укучыларда бер-берсен? карата игътибарлылыкны, ярд?м ит? бел?не т?рбиял??
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Минем дустым” темасы буенча д?ресне? план конспекты »

6 нчы класста “Минем дустым” темасы буенча дәреснең план конспекты

Укытучы: Харисова Алсу Рәшит кызы

Максат:

  • “Минем дустым” темасы буенча лексик –грамматик һәм сөйләм күнекмәләрен куллану, камилләштерү

  • укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

  • укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү

Җиһазлау: компьютер, таратма материал, сүзләр язылган плакатлар, сүзлекләр, аудирование өчен текст, музыка

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Эш алымнары

Җиһазлау

Вакыт

I. Оештыру.


  1. Коммуникатив разминка. Укытучы укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сораша.






Көтелгән җаваплар:

Минем кәефем яхшы (шәп), чөнки ..... (төрле җаваплар).

Без дәрескә әзер.

Бүген көн кояшлы, аяз, җылы җил исә, иртән 10 градус җылы иде, көндез 15-17 градус җылы булачак. Явым-төшем юк һ.б


Фронталь сорау

















2 мин.








II.Теманы актуальләштерү


Тема буенча лексиканы тикшерү.

Укучылар билгеле вакыт эчендә кәгазьләрдә тема буенча белгән сүз яки сүзтезмәләрне тәрҗемәсе белән язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен ( “партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.

Куиз-куиз-трейд

Сүзләр язу өчен кәгазьләр

3 мин.

III Ситуатив биремнәр

Укытучы тема буенча ситуатив бирем бирә:

  • спроси, как зовут его друга;

  • ему сколько лет;

  • он тебе часто помогает;

  • как он тебе помогает;

  • где он с ним подружился;

  • в свободное время как проводите;

  • какой он друг.

Көтелгән сөйләм үрнәкләре:

а) - Синең дустыңның исеме ничек (Синең дустың кем исемле)?

- Минем дустымның исеме Саша (Минем дустым Саша исемле).

б) - Аңа ничә яшь (Аңа 12 яки 13 яшь)?

- Аңа 12 яшь.

в) – Ул сиңа еш булышамы?

- Әлбәттә, ул миңа гел булыша.

г) – Ә ул сиңа ничек булыша?

- Өй эше әзерләргә, бакчада су сибәргә булыша һ.б.

Парларда эшләү.

Ситуатив биремнәр

5 мин.

IV. Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә камилләштерү

Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

“Дуслар ни өчен кирәк?” соравына укучыларның фикерләрен тыңлау. Бирелгән 4 варианттан укучыга берсен генә сайларга тәкъдим итә.

1.Дуслар белән күңелле һәм рәхәт.

2. Бергә дәрес әзерләргә кирәк.

3. Шатлыгымны сөйләргә кирәк.

4. Урамда уйнарга яки кинога йөрергә кирәк

Укучыларга “Дуслар ни өчен кирәк?” соравы бирелә һәм 4 почмакта 4 төрле фикер тәкъдим ителә. Алар кәгазьгә үзе сайлаган вариантның берсен генә яза. Урыннарыннан торып, шул плакат янына (почмакка) баса. “Дуслар ни өчен кирәк?” соравына укучылар фикерләрен әйтәләр.

Конэрс

сүзләр язылган плакатлар

7 мин.

V.

Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

Минем дустым.

Минем исемем Әлфия. Минем якын дустым бар. Аның исеме Гүзәл. Аңа унбер яшь. Ул 32 нче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укый. Дустым Яр Чаллы шәһәрендә яши. Мин аның белән балалар бакчасында дуслаштым. Буш вакытта без бергә урамда уйныйбыз, я кинога, я паркка йөрибез. Ул бик акыллы дус, шуңа күрә күп белә. Дустым гадел, әләкче кешеләрне яратмый. Тагын ул бик өлгер кыз: мәктәптә укый, аннан соң бассейнга китә, өйдә әнисенә дә булыша, миңа да өй эше белән ярдәм итә. Миңа аның белән кызык һәм күңелле. Мин уйлыйм, ул чын дус, һәм миннән яхшырак.

Сораулар:

  • Гүзәлгә ничә яшь һәм ул кайда укый?

  • Әлфия дусты белән кайда дуслаша?

  • Буш вакытта алар бергә нишлиләр?

  • Ул нинди дус?

Сорауларга җавапның дөреслеген тикшерү (һәр группадан 1 әр укучының җавабы тыңлана)



Укучылар текстны тыңлыйлар. Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап эзлиләр:

  1. сорауга җавапны уйлыйлар;

  2. кәгазьгә җавабын язалар;

  3. чиратлап командада фикер алышалар.


Ахырда һәр группадан 1 укучы сорауларга җавапны укый (әйтә)

Финк-райт - раунд


Аудированиегә текст


кәгазьләр



10-11 мин.

V. Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү

Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә дусты турында сөйләргә тиеш. (кемнең чәче озынрак, шул укучы беренче башлый)


Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа билгеле бер вакыт эчендә ( 1 мин.) дусты турында сөйләргә тиеш.


Микс-пэа-шэа

музыка

10 мин.

VI. Рефлексия.

“Дус нинди булырга тиеш? Ни өчен дуслашалар?” сорауларына гомуми җавапны тыңлау.

Дәрестә нинди эш төрләре булды?

Нинди яңа нәрсәләр белдегез?


Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр. “Дус нинди булырга тиеш?” соравына нәтиҗә ясап, фикерләрен әйтәләр

Фронталь сорау


5 мин.

VII. Өй эше. Билге кую.

Укытучы укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя, өй эше бирә.

Дустың турында текст язып килергә (8-10 җөмлә) яки аның турында сөйләргә әзерләнергә



2 мин.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Минем дустым” темасы буенча д?ресне? план конспекты

Автор: Харисова Алсу Рашитовна

Дата: 01.04.2015

Номер свидетельства: 195569


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Курсы ПК и ППК для учителей!
1000 руб.
4000 руб.
1000 руб.
4000 руб.
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства