kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"7 саны һәм цифры"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Я работаю в начальной школе уже 21 год. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"7 саны һәм цифры"»


Татарстан Республикасы

Чирмешән районы

Бәркәтә гомуми урта белем бирү мәктәбе













Дәрес эшкәртмәсе.

7 саны һәм цифры.

















Төзеде:

Бәркәтә урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Хаертдинова Гөлия Мингата кызы.









7 саны һәм цифры

(Математика дәресе. 1сыйныф).Төзеде башлагыч сыйныф укытучысы Хаертдинова Галия Мингата кызы.

Максатлар:

Дидактик максат : 7 санының төзелешен; 3элементтан торган 7 санының язылышын үзләштерү;7 цифрын язарга өйрәтү.

Психологик – материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру.

Тәрбияви – бер – беренә карата игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары формалашу өчен җирлек тудыру.

Предмет нәтиҗәлелек:7 цифрын дөрес итеп, язылышын туры китереп язу.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

Регулятив УУГ:максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып белү УУГ:эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

Коммуникатив УУГ:проблеманы ачу,аны тормышка ашыру; төркемдә үзара ярдәм итешү.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Көтелгән нәтиҗәлелек: 7 санының натураль рәттәге урынын,7 санының килеп чыгышын белү,7 цифрын дөрес язу.

Ресурслар һәм җиһазлар:Дәреслек.Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова. Математика. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2016, 1 нче кисәк,78-79б.

Тема буенча презентация, мультимедиа техникасы,экран,төрле предметлар салынган конвертлар, 7 цифры язылган карточка, төсле карандашлар, дидактик карточкалар, смайликлар.

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Күктән кояш, шаярып,

Безгә күзләрен кыса.

Җылы нурлары белән

Безнең битләрнеүбә.

Әйдә, барыбыз бергә,

Елмайыйк, елмайыйк.

Елмаеп, тирә-якны

Җылытыйк, җылытыйк.

Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.(1 слайд)

Актуальләштерү. ( белемнәрне тигезләү).

2.Алдагы дәрестә өйрәнгән 6 санының сан составын искә төшерү.

(карточкалар тарату)

(2 слайд)

1+5= 2+4= 4+2=

3+3= 6+0= 5+1=

( укучылар парларда бер-берсенең эшләрен тикшереп бәя куялар , электрон тактада дөрес җаваплар чыга)

1.”Тиен һәм гөмбә” уены.

(Тактада агач рәсемнәре төшкән плакат.Укучыларга гөмбә рәсемнәре таратыла).

-Тиен һәр көнне кыш өчен 6 шар гөмбә киптергән.Аларны агач ботакларына элеп барган.

-Ул гөмбәләрне ничек итеп урнаштырыр?

-Кайсыгыз Тиен була?

-1 нче көнне ничек урнаштырыр?

-2 нче көне ничек урнаштырыр?

(6 санының төзелешен искә төшерү)

-Ничек таптык?

-4 кә ничә өстәлде?

-3 кә ничә өстәлде?

- Нинди нәтиҗә ясадык? ( 6 санының төзелешен сөйләп бирәләр, парларда бер – берсенә кабатлыйлар,смайликлар ярдәмендә бәяләү).

II. Уку мәсьәләсен кую ситуациясен тудыру.

- Сез ничә яшьтә укырга кердегез? ( 7 яшьтә).

-Бер атнада ничә көн?(7)

-Атнага ничә көн укыйбыз әле без?(5)

-Ничә көн укымыйбыз?(2)

-Хәзер нинди ел фасылы?(көз)

-Ә көзнең алдында нинди ел фасылы иде? (җәй)

Җәй көнен әлбәттә сез бик нык яратасыз инде?

Искә төшерегез әле,җәй көне җылы яңгыр явып үткәннән соң,матур булып кояш чыкса,көянтәгә охшаган нәрсә килеп чыга?

-Әйе,әлбәттә салават күпере.Барыгызның да күргәне бармы?

(Слайд 3)

(укучыларга салават күпере рәсеме төшкән битләр таратыла.Барыгыз да төсле карандашларыгызны алыгыз.)

-Хәзер алдыгызда торган салават күпере рәсемен буярбыз.

(укучылар рәсемне буйыйлар)

-Әйдәгез әле,салават күпере төсләрен санап карыйк.

-Ничә төс булды?(7)

(Балалар бакчасында алган тәҗрибәләренә нигезләнеп саныйлар).

-Берәрегез әйтә алмыймы:без бүген ничә санын һәм цифрын өйрәнербез?(7)

(Укучыларның фикерләрен тыңлау)

(слайд 4)

-7 саны һәм цифры.

III. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

1) Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Укытучыга ияреп хор белән уку мәсьәләсе куела.

- Әйдәгез дөрес итеп татарча әйтеп карыйк : җиде.

- Кем әйтә ала русча ничек атала ул?

- Хәзер һавада язып карыйк.

- Кем 7 санын тактада язып күрсәтә ала?

(Балалар бакчасында алган тәҗрибәләренә нигезләнеп сөйлиләр, язып күрсәтәләр).

7 санын тактада язу.

Хәзер 7 цифрын язып карарбыз:

5 слайд

-Тулы шакмакның яртысыннан сулдан уңга таба дулкынлы сызык сызабыз( ~ )

-Шакмакка өстән аска таба ярым авыш сызык сызабыз.( / )

-Шакмакның уртасыннан сулдан уңга таба туры сызык сызабыз.( - )

-Нинди цифр килеп чыкты? (7)

Игътибар белән карагыз әле, ничә элементтан тора ул?(3)

2)Ысул аерып алу.

Димәк, 7 саны ничә элементтан төзелде?

(укучыларны тыңлау)

  • Ә хәзер дәреслегебезнең 79 битен ачыгыз әле .

  • Без 7 санын дөрес яздыкмы?

(укучыларның фикерләрен тыңлау, бер–берсе белән килешү, килешмәүләрен әйтәләр).

-Укучыларга дидактик карточкалар таратыла.

1+*=7 2+*=7 3+*=7 4+*=7 5+*=7 6+*=7 7+*=7

(парларда эшләрен тикшерәләр, бәялиләр)

-7 санының төзелешен тагын ничек чыгарырга мөмкин?

(балалар алдына тиенлек акчалар салына шулардан 7 сум җыярга тәкъдим ителә)

1+1+1+1+1+1+1=7 5+1+1=7

2+2+2+1=7

3+3+1=7

5+2=7

-7 санының төзелешен бергәләп әйтү. ( Укытучыга ияреп, тактадан санның төзелешенә карап, хор белән, аннан соң бер – берсенә сөйлиләр).

1) 7 саны 3 элементтан төзелде.

2) 1 һәм 6 саны 7 не төзи.

3) 5 һәм 2 саны...

4) 4 һәм 3 саны...

5) 6 һәм 1...

(Укучылар бер-берсенең җавапларын тулыландыралар)

Эш дәфтәрләрендә язу.

Арифметик диктант

1. Шакмакның уртасыннан башлап сулдан уңга таба дулкынлы сызык язабыз.( ~ )

2. Шакмакка ярым авыш сызыклар язабыз.( / )

3. Шакмакның уртасыннан сулдан уңга таба туры сызык сызабыз.( - )

4. 7 санын язабыз.

Динамик пауза:

1,2— без бастык,

Чап-чап итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык,кабат бастык.

1 утырдык, 1 бастык,

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллануны тикшерү .

-Әйбәт,ручкаларны куйдык.Хәзер без сезнең белән түтәлләргә кабак утыртырбыз.Менә сезгә җидешәр орлык.Шушы орлыкларны ике түтәлгә утыртыгыз.

(Укучы җаваплары)

-Түтәлләрне ничек бүлдегез?

-Салават ,син ничек утырттың?......

-Кем тагын башка төрле утыртты?

7 санының төзелешен төркемнәрдә табу. Укучы фикерен тыңлау, бер – берсенең эшен бәяләү.

Ә хәзер тактада үзегезнең эшләрегезнең дөреслеген исбатлыйбыз.

(Тактада дөрес җаваплар чыга)

4+3=7 5+2=7 4+3=7 0+7=7 1+6=7 2+5=7

Үзбәя.

(Балалар критерийларны игътибар белән тыңлыйлар һәм эшләренә адекват бәя бирәләр).

Кем җиде санының төзелешентактага карап кына сөйли ала, үзенә сары түгәрәк ала. Кем тактага карамыйча сөйли, зәңгәр түгәрәк ала. Кем сөйли алмый, кызыл түгәрәк ала. Кем сөйли дә, яза да ала, яшел түгәрәк ала. Кемнең ничек үзен бәяләгәненнән чыгып, уку эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге ачыклана: (“5”) яшел түгәрәк – укучы; (“4”) зәңгәр түгәрәк – укучы; (“3”) сары түгәрәк – укучы; (“2”) кызыл түгәрәк – укучы.

-7 саны кайларда кулланыла? (укучы фикерен тыңлау).

7 санының төзелешен бергәләп әйтик әле. ( Укытучыга ияреп, тактадан санның төзелешенә карап, хор белән, аннан соң бер – берсенә сөйлиләр).

1) 7 саны 3 элементтан төзелде.

2) 1 һәм 6 саны 7 не төзи.

3) 5 һәм 2 саны...

4) 4 һәм 3 саны...

5) 6 һәм 1........

IV. Рефлексия, бәяләү этабы.

1) Дәрескә гомуми йомгак.

- Балалар, без бүген дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? ( укытучыга ияреп, парларда, уку мәсьәләсен искә төшерәләр).

- Ничек эшләдек?

- Нинди нәтиҗә ясадык? ( 7 санының төзелешен сөйләп бирәләр, парларда бер – берсенә кабатлыйлар).

2) Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.

Бәяләү критерийлары бирәм:

(Үз эшчәнлекләренә адекват бәя куялар – тиешле түгәрәкне сайлап алалар).

Кемнең нинди түгәрәк алуын барлап, дәреснең нәтиҗәлелеген ачыклыйбыз.

Өйгә эш алу.

1.Әти-әниеңә 7 цифрының ничек килеп чыгышын сөйлә.

2.Бирелгән рәсемдә чәчәк бәйләме.Шуның кайсысы 7 цифры белән күрсәтелгән шуны кызыл төс белән буя , 5 цифры белән күрсәтелгәнен яшел төс белән буя.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
"7 саны һәм цифры"

Автор: Хаертдинова Галия Мингатовна

Дата: 13.05.2017

Номер свидетельства: 414951

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(70) "Конспект урока на тему "0 саны ??м цифры""
    ["seo_title"] => string(34) "konspiekturokanatiemu0sanyhmtsifry"
    ["file_id"] => string(6) "310843"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1459101175"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(30) "8 саны мен цифры. "
    ["seo_title"] => string(20) "8-sany-mien-tsifry-1"
    ["file_id"] => string(6) "172920"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1423899574"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(145) "Қарапайым математикалық түсініктерді қалыптастыру. Тақырыбы: "3 саны мен цифры""
    ["seo_title"] => string(80) "k_arapaiym_matiematikalyk_tusiniktierdi_k_alyptastyru_tak_yryby_3_sany_mien_tsif"
    ["file_id"] => string(6) "376300"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1483811467"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Та?ырыбы:10 саны мен цифры "
    ["seo_title"] => string(29) "tak-yryby-10-sany-mien-tsifry"
    ["file_id"] => string(6) "170005"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1423492832"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Саба?ты? та?ырыбы: 15 саны мен цифры. "
    ["seo_title"] => string(39) "sabak-tyn-tak-yryby-15-sany-mien-tsifry"
    ["file_id"] => string(6) "166102"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422900407"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства